Моннан дистә еллар элек Татарстан радиосында «Әй, матур дөнья» исемле гаҗәеп популяр бер тапшыру бар иде. Аның авторы Гөлназ Гыйльми тыңлаучыларны дөньяның гүзәллегенә сокланып, тормыштан ямь табып, үзләре дә безнең күңелләргә җылы биреп яшәүче кешеләр турында сөйләде.
Аларда дистәләрчә милләттәшләребезнең күңел дөньясы, уй-хыяллары, фәлсәфи карашлары, игелекле эшләре ачылып китте. Һәм менә күптән түгел шушы онытыла башлаган тапшыру яңартылып, аның махсус чыгарылышы әзерләнде. Бу юлы инде аның каһарманы танылган музыка белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Гыйльми үзе булды. Тапшыру 3 сентябрьдә – аның күркәм юбилее көнендә эфирга чыкты.
Милли моңнарны күңеленә сеңдереп үсә
...Гөлназ Гыйльми белән аралашкан саен, соклана гына барабыз. Дус-иптәш буларак та, үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән профессионал буларак та сокландыра. Ә инде аның татар телендә табигыйлек дәрәҗәсендә камил сөйләшүе бөтенләй таң калдыра. Туган телебезне яратып, ләззәтләнеп сөйләгәне сизелеп тора. Татарча сөйләшкәндә ул тагы да чибәрләнеп китә. Гомумән, татарча сөйләшкән кызлар чибәррәк сыман тоела минем үземә. Ә бит Гөлназ шәһәрдә туып үскән, рус мохитендә тәрбия алган бер бала. Бүгенге көндә танылган журналист Миләүшә Галиуллина белән алар бер мәктәптә, бер сыйныфта укыган. Партадашлар! Хәзерге вакытта Миләүшә – сурәт сәнгатен, театр дөньясын, Гөлназ музыка өлкәсен яктыртучы зур белгеч. Бер сыйныфтан ике шәп татар журналисты чыккан. Ул мәктәптә милли мохит өстенлек иткәндер, югыйсә шулай булмас иде дисәк, юк икән шул.
«Без бит совет заманы балалары, – дип сөйли Гөлназ Гыйльми хәзер сез тыңлаячак язмада. – Хәтерлим, беренче сыйныфка укырга кергәч, балалар әниләре янына киләләр дә: «Мама», – дип эндәшәләр. Ә безнең өйдә андый хәл юк, һәрвакыт «әти, әни» дип сөйләшәбез. Шул чакта үз гомеремдә беренче тапкыр күңелдә икеләнү хисе туды, чынбарлык белән каршылыкка кердем. Бөтен кеше «мама» дигәч, мин дә шулай сөйләшергә тиештер дип уйлап куйдым. Юк, барыбер «әни» сүзенә хыянәт итә алмадым. Шулай дип, җиде яшемдә мин үземә ниндидер бер кыйбла сайлаганмындыр инде...»
Гөлназ белән Миләүшә беренче сыйныфка кергәндә мәктәптә татар теле укытылмый әле. Җиденчегә җиткәч, ниһаять, расписаниедә «Ана теле» дәресе пәйда була, тик факультатив рәвештә. Керү ирекле. Кайсы баланың үз теләге белән өстәмә газап аласы килеп торсын инде? Ә менә безнең кызлар шул дәресне көтеп ала, аларга монда рәхәт, чөнки өйләрендәге мохит мәктәпкә дә килеп керә. Шул рәвешчә ике дус – Миләүшә белән Гөлназ – бер-берсенә терәк, фикердәшләр булып үсә, үзләре бик үк аңлап җиткермәсә дә, күңелләрендә милли хисләр янып тора.
Өйдә исә саф татар мохите. Дәү әниләре оныклары белән гел татарча гына сөйләшә, ялгыш русча эндәшсәләр, аңламаганга сабыша. Әти-әнисе дә шулай. Бәйрәмнәрдә фатирда туган-тумача, дуслар җыела. Күршедә генә яшәүче тәрҗемәче һәм шагыйрь Марат Хәйруллинның гаиләсе дә читтә калмый. Мәҗлесләр үзеннән-үзе татар җыры, милли моң кичәләренә әйләнә. Гөлназның әтисе Гыйльфан ага гармунын сайрата, кунаклар җыр суза. Гөлназ да кушыла. Ул инде бәләкәйдән татар халык җырларын да, композиторларның әсәрләрен дә белеп, күңеленә сеңдереп үсә.
Радиода музыкаль мирасны өйрәнә
Халыкның күңелендә милли хисләр уянган, туган телне саклау өчен дәррәү күтәрелгән бер вакытта урта мәктәпне дә, музыка мәктәбен дә тәмамлап, Казан музыка училищесының фортепиано бүлегенә килә Гөлназ. Нәкъ шул елда уку йортында татар бүлеге ачыла һәм аңа милли кадрлар туплау башланып китә. Пианистлар болай да күп, әйдә, син татар бүлегенә кер, безгә милли музыка белгечләре кирәк, диләр. Ризалаша Гөлназ, чөнки күңеле тартыла.
«Монда күбрәк авыл балалары укыды, – дип искә ала ул елларны Гөлназ ханым. – Вил Усманов, Гөлнара Тимерҗанова кебек талантлы егетләр, кызлар җыелган иде. Күп кенә сабакташларым хәзер районнарда музыка мәктәпләрендә укыта. Без аны яшьлек белән аңлап та җиткермәгәнбездер, әмма ул күтәрелеш чоры иде. Аңлап бетермәсәк тә, без аны тоя идек...»
Матди яктан авыр заманга туры килә Гөлназның студент еллары. Зур заводның иң авыр цехында – тимерчелектә эшләүче әтисенең хезмәт хакын айлар буе түләмичә тилмертәләр. Училищены тәмамлап Казан дәүләт консерваториясенә кергәч, эшләп укырга туры килә Гөлназга. Шөкер, ул чакта инде кулында училище дипломы бар, музыка мәктәбенә эшкә урнаша ала. Нәкъ шул вакытта музыка училищесында яңа юнәлеш пентатоникага нигезләнеп сольфеджио дәресе кертелә. Бу эшне яшь белгечкә ышанып тапшыралар.
Көннәрнең берендә консерваториядәге укытучысы, танылган музыка белгече Клара Таҗиева Гөлназны радиога алып килә. Сәләтең бар, әйдә тапшырулар эшләп кара әле, ди. Музыкаль редакция җитәкчесе Рафаэль Ильясов та, музыка белгечләре Нәркиз Мөштәри, Сиринә Латыйпова, Гөлнара Сәлмәнова да Гөлназның эшен ошаталар. Берничә тапшыру әзерләгәч, аны радиога эшкә алалар. Шулай итеп, Гөлназ Татарстан радиосында фонотекарь, ягъни архив хезмәткәре булып китә. Магнитофон тасмаларындагы язмаларны цифрлы форматка күчерү белән шөгыльләнә.
Җитәкчеләрнең зирәк бер адымы була бу. Халыкның күп еллар буе тупланып килгән музыкаль мирасын өйрәнә биредә Гөлназ. Александр Дюма архивта эшләп, борынгы кәгазьләргә теркәлеп калган вакыйгаларны сәхнә әсәрләре итеп җанландырган дип сөйлиләр бит. Фонотекарь эше Гөлназ өчен дә зур мәктәп була.
Авторлык программалары тыңлаучыларның мәхәббәтен казанды
Берничә елдан Гөлназ Яшьләр өчен тапшырулар редакциясенә күчте. Анда да үз белгечлегенә якын темаларны яктыртты. «Талпыну» исемле авторлык программасында тыңлаучыларны яшь талантлар белән таныштырды. Хәтердә, аның беренче тапшыруы ул чакта педагогика институтында укып кына йөрүче Гүзәл Уразова иҗатына багышланган иде. Хәзерге вакытта популяр җырчы Мәликә, тәүге тапкыр студиягә килгәндә, унбиш яшен тутырган гына иде әле. Бүгенге көндә танылган аранжировка остасы Марат Мухинга да зур иҗат юлына Гөлназ хәер-фатиха бирде.
Ике гасыр чигендә Татарстан радиосы тарихында бер кызыклы чор булып алды – аның бер бүлеге булып, «Болгар» радиосы оешты. Яшьләр редакциясендәге журналистлар төп радио өчен дә, «Болгар» өчен дә тапшырулар әзерләде. Ә инде яңа радио мөстәкыйльлек алып башка чыккач, әлеге редакция тулысы белән шунда күчте. Гөлназның режиссер Әлфинур Хисами белән берлектә оештырган «Гаҗәмәтләр иленә сәяхәт» дигән тапшыруларын ул замандагы яшь тыңлаучылар хәтерлидер әле.
Гөлназ Гыйльми яраткан яры Нәфис туганыбыз белән гаилә корып, декрет ялына киткәнче, «Болгар»да хезмәт куйды. Ә инде шуннан соңгы иҗат юлы Татарстан радиосы белән бәйләнгән. Рафаэль Ильясов, Гөлнара Сәлмәнова белән иңгә-иң торып, алар эфирны замана тудырган чүп-чар җырлардан саклап, зәвыклы музыка белән тәэмин итте. Аның «Иҗат канатларында», «Музыкаль манзара», «Әй матур дөнья!» кебек төрле елларда эшләнгән авторлык программалары тыңлаучыларның мәхәббәтен казанды. Республикабызның музыкаль тормышын яктыртып бару өстенә, Гөлназ Гыйльми тарафыннан «Татарстан дулкынында» программасында дистәләрчә җырчы, композитор, музыкантның иҗат портретлары барлыкка китерелде, никадәр яшь талант шушы тапшыруда беренче тапкыр халык хозурына чыкты.
Һәм көннәрнең берендә Гөлназыбыз баш-аягы белән, дөресрәге – җаны-тәне белән фольклор дөньясына кереп чумды. Күп еллар дәвамында радио фондындагы халык көйләрен өйрәнү, шул мохитта яшәү йогынтысымы, әллә башка сәбәбе булганмы, халык авыз иҗаты аның өчен төп темага әверелде дә куйды. Хәзер инде без аны шушы юнәлештә гыйльми эзләнүләр алып баручы галимә буларак та беләбез. Татарстан радиосында күп еллар эшләп, коллективыбыз тарихында якты эз калдырып, моннан беркадәр вакыт элек фән юлына таба китсә дә, аның радиобыздан аерылганы юк. Ул һаман да безнеке, аны яраткан тыңлаучыларныкы. Музыка белгече буларак, аның музыка дөньясындагы төрле вакыйга, композиторлар, җырчылар, музыкантларның иҗатына багышланган тапшырулары әледән-әле эфирда яңгырап тора. Без аңа саулык-сәламәтлек, фән юлында уңышлар, гаилә бәхете телибез. Иҗади хезмәттәшлегебез дәвам итсә иде!
Татарстан радиосында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Гыйльмига багышланган тапшыруның язмасын тыңларга (16+) тәкъдим итәбез. Анда юбилярга кагылышлы үтә дә кызыклы фактларга тап булырсыз.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала