Шөкер, киң колачлы бәйрәмнәребез арта бара. Һичшиксез, шуларның берсе – башкалабыз Казанның үзендә, республикабыз шәһәр-районнарында тәгаен бер мәйданга гына сыймыйча урамнарга күчеп уздырыла башлаган Мәүлид бәйрәме – Җир йөзенә Аллаһның рәхмәте итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең туган көне. Быел ул Казан каласында аеруча җылы, тантаналы шартларда үткәрелде.
Җылы дигәндә туры мәгънәсендә әйтәбез, ихласлыкны да күздә тотабыз. Искиткеч матур, кояшлы көн булды ул. Югыйсә, болытларга ишарәләп, Мәүлид бәйрәме, Татарстан Республикасы көнендә дә явып аптыратыр инде дип борчылып торган идек. Шөкер, күкләр Татарстаныбызга мәрхәмәтле булды, чалт аяз һавасы, рәхимле кояшы белән 29-30 августны тоташтан нурга төрде.
29 август көнне Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри урамнары туй кунакларын көткән купшы, юмарт, көләч хуҗабикәне хәтерләтте. Җанга ягымлы милли көйләр яңгырый. Татарстан дәүләт фольклор ансамбле кызлары булдымы, танып бетермәдем: Мәрҗани урамындагы ике катлы йортның балконыннан җырчы туташларыбыз моңлы, матур җырларыбызны ишеттерде. Милли-дини кием-салым, кирәк-ярак, бүләк-мазар сатып алыйм дигән кешегә ни генә юк күргәзмә-ярминкәдә! Урамның ике ягын сырып алган сәүдә рәтләрендә йөреп, остазлык дәресләрендә утырып арыгач, чәйләп алу мөмкинлеге дә каралган. Үзең нәрсә сатып алдың соң дисезме? «Алмаз» Кукмара оеклары ширкәте теккән, милли бизәкләр төшерелгән оеклар.
Әнә Мәрҗани мәчете янәшәсендә, ак тирмә янындагы ышыкта Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башлыгы Булат хәзрәт Мәрданов быел беренче сыйныфка баручы сабыйларны каршы ала. Монда мохтаҗ һәм ишле гаиләләрнең нарасыйларына – җәмгысе 150 балага бүләк итеп портфель бирәселәр.
Мәрҗани мәчете янындагы, «Иске шәһәр» префектурасы сәхнәсе каршындагы мәйданда халык төркеме отыры зурая бара. Олысы-кечесе сәхнә янындагы өстәлдә торган үтәкүренмәле савыт-барабан янына ашыга. Зур хаҗга һәм гомрәгә бару форсаты биргән билетларны лоторея барабанына салып калырга кирәк! Менә, ниһаять, мәрасимне алып баручы егетләр халыкны бәйрәм белән котларга килгән, сәхнәгә чыккан олы кунакларга сүз бирә.
– Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле ватандашлар! Сезне республикабыз Рәисе, барча депутатлар исеменнән кыйблабызга бәйле олы бәйрәм белән котлыйм! Бирегә шушылай җыелып, күркәм-ишле булып килгәнегез өчен рәхмәт! Монда татарлык хисе, милли хис, рухи чисталыгыбыз балкып тора! Халкыбыз, милләтебез үз башыннан шактый катлаулы чорларны кичерде. Кыйблабызны бутап, әллә кайдан, чит дөньялардан матурлык эзләп йөргән еллар да булды. Әмма туксанынчы еллар башыннан без үзебезнең дөрес кыйблабызны – Коръән, ислам дине кыйбласын табып, елданел шушы юнәлештә ныграк туплана, күңелебезне чистарта барабыз. Бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк, ягымлырак, ачыграк булырга тырышабыз, – дип, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов өммәттәшләребез белән бәйрәм шатлыгын уртаклашты. – Бирегә килгән барча милләттәшләребезнең йөзендә матурлык, чисталык сизелеп тора. Без дөрес юлда! Намусыбыз, Аллаһы Тәгалә кушканча, Пәйгамбәребез әйткәнчә, Коръәнчә яшәргә тырышабыз. Хәзер тормышыбызга башка күзлектән – шөкер итә белү күзлегеннән, алга максат куеп, берберебезгә ярдәмләшеп, республикабыз үсешен тәэмин итеп киләбез. Бүгенге матурлык, иртәгә буласы Республика көне бәйрәме күңелләрдә горурлык хисе уята. Мондый матур җирләр сирәк. Без бергә, бердәм булганга, республикабыз җитәкчелеге, халык язмышын уртак язмыш итеп кабул итеп, киләчәкне кайгыртып яшәгәнгә, күркәм уңышларга ирешәбез. Киләчәктә дә шулай булсын иде.
– Хөрмәтле бәйрәм кунаклары! Барыгызны да чын күңелдән шушы бәйрәм белән тәбрик итәм! Республикабыз Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сезгә иң изге, иң җылы теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә барчабызга саулык-сәламәтлек, иминлек, бәрәкәт, иман ныклыгы насыйп итсен, – дип, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова бер-бербезгә хәерхаһлы, яхшы, дустанә мөнәбәттә булырга чакырды. – Милләттәшләребезнең, өммәттәшләребезнең эш-гамәлләрен хөрмәт итеп яшәргә язсын. Бүгенге көндә республикабызда шушы дини-рухи юнәлештә бик күп чаралар үтә. Мәчет-мәдрәсәләр яңартыла, яңалары төзелә. Барыбызга да Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешеп яшәргә насыйп булсын! Илләребез тыныч, имин булсын! Бергә-бергә матур гамәлләр кылып, республикабызны үстереп яшәргә язсын!
– Хөрмәтле дуслар, барыгызны да Мәүлид бәйрәме белән котлыйм! Сезгә озын гомер, исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык телим! – дип Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе аппаратындагы эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов өммәттәшләребезне бердәм-тату булырга өндәде. – Киләчәктә дә шушылай бергә җыелырга язсын! Алга таба да шушылай күркәм, күңелле итеп бәйрәм итәргә, бердәм булырга насыйп булсын!
– Дин кардәшләрем, кунаклар! Әгәр дә Раббыбыз бер рәхмәт җибәрә икән, без шатланырга тиешбез. «Әнбия» сүрәсенең 107 нче аятендә: «Әй, Мөхәммәд салләлаһү галәйһи вә сәллам, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек», – дип әйтелә. Ягъни дөньяларга бирелгән иң зур рәхмәт – Пәйгамбәребезнең килүе. Без шуңа шатланабыз. Пәйгамбәребез үз туган көненә шатланганмы? Шатланган. Ул һәр дүшәмбе көнне ураза тота торган булган. Моның сәбәбен, бу – минем туган көнем, дип аңлаткан. Шуңа күрә дә без бу көннәрдә, Пәйгамбәребез дөньяга килгән ай, дип шатланабыз, – дип, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид аеның фазыйләтләрен бәян итте. – Бу көннәрдә Пәйгамбәребез турында уйлап, салаватлар укып, аның тормыш юлын өйрәнеп, аның юлыннан барырга һәрберебезгә насыйп булсын. Әгәр без сөннәт буенча гамәл кылмасак, беркайчан да дөрес юлда була алмыйбыз. Бүген ике хаҗ юлламасы уйнатыла. Моның өчен республикабыз Рәисенә зур рәхмәт! Янә ике гомрә уйнатылачак. Аларның берсен – Татарстандагы Дагстан вәкиллеге, икенчесен Чечня вәкиллеге бүләк итте. Аллаһ алардан разый булсын! Бик зур рәхмәт! Пәйгамбәребез: «Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, ул Раббыбызга да рәхмәтле була алмый», – дигән.
Янә сәхнәдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов чыгыш ясады.
Котлаулар тәмамланганнан соң, хаҗ юлламалары уйнатылды. Олы хаҗга бару бәхете Казан янындагы Зур Клыки авылы мәчете имамхатыйбы Илдар хәзрәт Ситдыйковка һәм Казанда шофер булып эшләүче өммәттәшебез Марат Шәйхелисламовка елмайды. Гомрәгә бару форсаты Казаннан фотограф Марат Хафизов белән Әгерҗе районының Исәнбай авылыннан Наилә Шәйдуллинага насыйп булды.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала