Күренекле тюрколог Николай Фёдорович Катанов исеме безнең илдәге генә түгел, чит илләрдәге Көнчыгышны өйрәнүче галимнәргә дә яхшы таныш. Тюркологлар арасында Н. Ф. Катановтай татар халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, китап басу эшләрен өйрәнүгә олы хезмәт куйган кешене атап күрсәтү кыен.

Николай Фёдорович Катанов (1862-1922)
Аның китапханәсе турында сөйли башлаганчы кыскача гына булса да чыгышы буенча «абакан татарларыннан» (хәзер алар «хакаслар» дип атала) булган Николай Фёдорович Катановның шәхесе, тормыш юлы һәм хезмәтләре белән таныштырып китү кирәктер дип саныйм. Аның чын исеме Хызыл улы Пора, ә Николай Федорович – чукындырылгач алган исеме.
Ориенталистикада ул энциклопедист-галим буларак билгеле. Ул Казан университеты профессоры, Казанская духовная академиянең доценты һәм профессоры, Төньяк-көнчыгыш археология һәм этнографиясе институты деканы, төрле фәнни һәм иҗтимагый берлекләренең рәисе, әгъзасы булып торган, зур җәмәгать эше алып барган, педагогика, гыйлем, китап басу, редакторлык, тәрҗемә өлкәсендә зур эшчәнлек күрсәткән.
Аны бик күп төрки халыкларның килеп чыгышы, теле, әдәбияты, тарихы, фольклоры, этнографиясе, нумизматикасы, археологиясе дә кызыксындырган. Гыйльми эзләнүләре барышында ул шулай ук урыс, фин-угор халыкларының тарихы, кытай, һинд, фарсы, гарәп халыкларының фольклоры, мәдәнияте һәм тарихы мәсьәләләренә дә кагылган.
Моннан тыш ул китап, музей белгече, библиограф һәм журналист, географ һәм сәяхәтче дә булган. Ул Европа һәм Көнчыгыш телләрен белгән, шулай ук Европа һәм Көнчыгышның борынгы классик «үле» телләрен дә аңлаган, төрки рун, шумер, чөй язмасын, Мисыр һәм Кытай иероглифларын, санскрит язуын, гарәп, борынгы уйгыр һәм арамей графикасындагы язмаларны иркен укый алган. Галим үзенең фәнни хезмәтләрен язганда жир шарының 114 телендәге чыганаклардан файдаланган.
*
1888 елда Н. Ф. Катанов Казан университетының Көнчыгыш бүлеге нигезендә оештырылган Петербург университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлый. 1888 һәм 1892 еллар арасында Россия академиясе эше буенча Себер, Монголия, Кытай Төрекстанында гыйльми командировкаларда була, фәнни эзләнүләр алып бара. 1894 елда Н. Ф. Катанов Казанга килә һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.
Гыйльми һәм педагогик эшчәнлегеннән тыш, ул җәмәгать тәртибендә Казан университетының археология, этнография һәм тарих җәмгыятенең башта сәркәтибе, соңрак рәисе, Казан укыту округының тәрҗемә коллегиясе рәисе, изге Гурий туганлыгы (братство св. Гурия) каршындагы шундый ук комиссия әгъзасы, Казан университетының нумизматика музее директоры, «Деятель» һәм «Инородческое обозрение» журналлары мөхәррире, Казан аеклар җәмгыяте рәисе булып эшли.
Аның дуслары, хезмәттәшләре һәм остазлары арасында академик һәм профессорлар В. В. Радлов, В. П. Васильев, Л. М. Мелиоранский, К. Г. Залеман, И. А. Бодуэн де Куртенэ, В. А. Богородицкий, Н. Н. Фирсов, А. Я. Гордягин, И. Ф. Готвальд, Н. П. Загорский, Н. Н. Парфентьев, Д. И. Нигуевский, П. А. Пономарев, П. В. Знаменский, Көнчыгышны өйрәнүчеләр Н. М. Ядринцев, Г. Н. Потанин, П. Н. Пантусов, В. П. Наливкин, төрки халыклар галимнәре Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Әхмәров, А. А. Диваев, М. Н. Бекимов һәм башкалар бар.
**
Н. Ф. Катанов хезмәтләре үзе исән вакытта ук олы бәягә лаек булган, ул Гельсингфорс университетының фин-угыр җәмгыяте (Финляндия), Будапешттагы этнография җәмгыяте, Петербургтагы Урта һәм Көнчыгыш Азияне өйрәнү буенча урыс комитеты әгъза-корреспонденты; Нижний Новгород урыс археология җәмгыяте, Петербургтагы Император Урыс география жәмгыяте, Мәскәүдәге Император табигатьне, антропология һәм этнографияне яратучылар җәмгыяте, Казандагы А. С. Пушкин истәлегенә оештырылган рус телен яратучылар җәмгыяте, Левендагы Халыкара фән һәм әдәбият җәмгыятьләренең хакыйкый әгъзасы, Тобол губерна музееның әгъзасы, Казан шәһәр күргәзмә музее советы рәисе һ. б.
1921 елның 18 августында төзелгән соңгы автобиографик анкетасында Н. Ф. Катанов 382 басма хезмәтен исәпкә ала. Монда аның йөзәрләгән Көнчыгышка һәм Көнчыгышны өйрәнүгә багышланган басмаларга рецензия-рефератлары әле кертелмәгән. Галимнең басылмаган фәнни мирасы исә 15 мең кулъязма бит күләмендә исәпләнә.
Галимнең тормышы һәм иҗат юлы әлегә тулысынча өйрәнелмәгән. Бу хакта 1958 елда Абаканда басылган аның тормыш һәм иҗат юлы турындагы С. Н. Иванов монографиясен, мәкаләләр җыентыгын һәм аерым мәкаләләрне генә күрсәтеп була.
Үз вакытында безнең тарафтан да галимнең китап тарихчысы һәм библиограф буларак эшчәнлеген яктыртуга омтылыш ясалган иде. Басылып чыккан хезмәтләрдә галимнең күпкырлы эшчәнлеге тулысынча яктыртылмаган, аның бөтендөнья ориенталистикасына керткән өлешенә, шул исәптән татар халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгэ багышланган хезмәтләренә, чын-гадел бәһа бирелмәгән әле. Н. Ф. Катанов басма китапның чын кадерен белүче, бигрәк тә татар китапларына күзәтүләр, рецензия-рефератларның авторы булды.
***
Казанга күчеп килу белән Н. Ф. Катанов татар теле һәм әдәбияты, төрки халыкларның тарихы буенча лекция курслары әзерли, гарәп, фарсы, соңрак татар һәм төрек телләрен укыта. Әлеге курсларны хәзерләгәндә аңа татар басмалары кирәк була һәм ул ХІХ гасырда басылган барлык татар китаплары репертуарын тулысынча ачыклап чыга.
Аның үз кулы белән төзегән 1801-1899 еллар арасында чыккан татар китапларының исемлеге Татарстан үзәк дәүләт архивында сакланып калган.
Н. Ф. Катанов шулай ук элек һәм яңа басылган көнчыгышны өйрәнүгә багышланган Петербург, Мәскәү, Одесса, Харьков, Кырым галимнәренең китапларын ачыклау һәм җыюга да игътибар итә. Галим һәрдаим Көнбатыш ориенталистикасының үсешен дә күзәтеп бара, Вена, Париж, Рим, Лондоннан аларның хезмәтләрен алдыра. Көнбатышка командировкаларга барган вакытларында аннан бик күп Көнчыгыш басмаларын алып кайта торган була.
Казан университеты һәм духовная академия профессоры буларак, Н. Ф. Катанов үзенең китапханәсен Көнчыгышны өйрәнүгә багышланган хезмәтләр белән генә түгел, православие христиан миссионерларының башлыча татарга, мөселманлыкка каршы рухтагы әдәбият белән дә тулыландырырга тырышкан.
Күрәсең, әлеге басмаларны ул духовная академия 24 профессоры булган өчен генә түгел, ә миссионерлык хәрәкәте һәм Россия халыкларын көчләп чукындыру тарихын өйрәнү һәм, ахыр чикта, чукындырылган «инородец» буларак, үз хәлен аңлар өчен дә җыеп баргандыр.
****
Замандашлары язганча, Катанов «чын христиан» булып «көн-төн · түләүсез-нисез ах-вах килеп төрки Себер халыклары телләренә христиан китаплары тәрҗемә итсә дә», шовинистик рухтагы чиновникларның һәм хакимият вәкилләренең эзәрлекләүләренә, мыскыл итүләренә дучар була.
Ул Петербург университетыннан да нәкъ менә шуның өчен китә, күрәсең. Казанда да Н. Ф. Катановны кул чабып каршы алмаганнар. Замандашларының истәлекләренә караганда, университет профессурасының аксөяк катлавы үзләре арасына «инородец»ның килеп керүенә чирканып караган. «Бераздан безгә кыргый кешеләр дә җибәрә башларлар инде», – дип көлә торган булганнар.
Н. Ф. Катановны Казанская духовная академиянең профессоры итеп сайлатмас өчен, Казан православие миссионерларының барлык башлыклары – П. К. Жузе, А. Михайлов, Я. Д. Коблов, бигрәк тә Е. А. Маловлар, каршы күтәреләләр.
Катанов духовная академиянен советы тарафыннан профессор булып сайлангач та әле Е. А. Малов, бу карарга каршы чыгып, Изге Синодның баш прокурорына донос яза. Үзенең доносында ул православие миссионерларының идеологы Н. И. Ильминский «тәгълиматына» таяна.
Аның фикер сөреше Н. И. Ильминскийның Победоносцевка язган билгеле хатындагы «миссионерлык эшенә бары тик Казанская духовная академиядә махсус белем алган кешеләрне генә тартырга кирәк», Петербург университетының Көнчыгыш факультетын бетерүчеләрнең «патриотик миссионерлык мәсләге юк», чөнки анда, «Азия халыкларының әдәбиятын, тарихын, этнографиясен объектив рәвештә өйрәнәләр һәм аларга теләктәшлек итә башлыйлар» дигән сүзләргә аваздаш.
Билгеле инде, башкаланың бу университетын тәмамлаган Н. Ф. Катанов «Казанская духовная академиянең кафедра җитәкчесе була алмый» (Иванов С. Николай Федорович Катанов. – М., 1962, с. 74). Шушы доностан соң, Изге Синод күрсәтмәсе белән, духовная академия советының Катановны профессор итеп сайлау турындагы карары гамәлдән чыгарыла.
Соңыннан Н. Ф. Катановның белеме, эрудициясе, эш сөючәнлеге, тыңлаучанлыгы өскә чыга, аны духовная академия профессоры итеп барыбер сайлыйлар. Духовная академиядә төп эшеннән тыш килеп эшләргә омтылуын мин аның академияне эчтән өйрәнү теләге белән, андагы «эшлеклеләрне», кемнең кем булуын белү өчен булгандыр дип аңлыйм.
Шул ук вакытта Н. Ф. Катанов уз теләге белән Изге Гурий братствосы каршындагы православие дини әсәрләрне христиан булмаган халыклар теленә тәрҗемә итү буенча комиссиянең әгъзасы һәм тәрҗемәчесе булып эшли, ел саен ул комиссиянен отчетларын төзеп бастыра.
*****
1905-1907 елгы революциянең тәэсире белән Санкт-Петербург цензура комитетында татар китапларын цензуралау да туктатыла. Аның урынына 1907 елда Казанда нигездә татар китапларын цензуралаган матбугат буенча вакытлы комитет ачыла. Шул комитетның татар китаплары цензоры итеп Н. Ф. Катанов чакырыла.
1912 елда вакытлы комитетның рәисе Н. П. Пинегинга язган хатында Катанов бу тәкъдимне канәгатьләнү белән кабул иткәнлеген белдерә. Галимнең бу адымын да аңлап була. Эш шунда ки, татар китаплары буенча цензор булудан файдаланып, ул татар халкының рухи тормышын тулырак күзәтергә, үзенең китапханәсен фәнни эзләнүләр вакытында зарури булган яңа татар басмалары белән тулыландырырга мөмкинлек алган.
Шунысы да мөһим, цензор вазифасы аңа татар китапларын түләүсез алырга мөмкинлек биргән, шулай итеп аны күп кенә акча чыгымнарыннан да коткарган. Н. Ф. Катанов китап жыю эшен фәнни максатлардан чыгып алып бара. Үзенең тупланмасы белән ул укучыларны да таныштыра. Казанга күчеп килүнең беренче көннәреннән үк Көнчыгыш, урыс, Көнбатыш Европа телләрендәге үзе туплаган китапларга күзәтүләр язып бастыру эшенә керешә.
Аның Көнчыгыш басмаларына библиографик, аннотацияле күзәтүләре «Известия общества археологии, этнографии и истории», «Ученые записки Казанского императорского университета», «Мир ислама», «Циркуляр Казанского учебного округа», «Инородческое обозрение» һ. б. җыентык һәм журналларда һәрдаим басылып тора.
Казан аеклар җәмгыятенең үз редакторлыгында чыккан «Деятель» журналында ул «Шәрыкъ библиографиясе» дигән бүлек ача һәм 1896 дан 1904 елга кадәр системалы рәвештә татар китапларының аңлатмалы күзәтүләрен чыгара.
«1880 елдан 1896 елга кадәр Казан император университеты типографиясендә басылган китаплар каталогы»нда шул елларда чыккан татар китапларына документлаштырылган күрсәткечләр ясалган. Бу да аның хезмәте.
Шулай ук аерым җыентыкларда һәм аерым китап булып чыккан татар китапларының тематик күрсәткечләре дә аның каләме астыннан чыккан. Безгә билгеле булган мәгълүматлар буенча, Н. Ф. Катанов татар һәм башка Көнчыгыш китапларына, Көнчыгышны өйрәнүгә багышланган басмаларга 900ләп рецензия-аңлатмалар язган. Аның библиографиясендә 7000 исемдәге урыс, татар, Көнбатыш Европа телләрендәге китапларга тасвирлама ясалган. Аның күпчелеге галимнең шәхси китапханәсендә саклана.
******
Болар һәммәсе Н. Ф. Катановның олы галим-библиограф, китап пропагандалаучы икәнлеге турында сөйли. Замандашларының һәм кызының (миңа аның белән шәхсән күрешергә насыйп булды) истәлекләренә караганда, Н. Ф. Катанов үзенең эш хакының зур өлешен китап сатып алуга туздыра торган булган. Мөгаен, Н. Ф. Катанов, берьюлы төрле җирләрдә дә эшләгәч, байтак кына акча да ала торган булгандыр, әмма ул аңа һәрчак мохтажлык кичергән.
Ул үзенең эш хакын китап алу һәм аларны төпләтүгә генә түгел, ә халыктан нумизматик, археологик, этнографик табылдыкларны, искедән калган әйберләрне сатып алуга да тоткан.
Ә менә Н. Ф. Катановның шәхси китапханәсе үзенчәлекле язмышка дучар булган. Алдарак әйтелгәнчә, Н. Ф. Катановның хәле университетта да, духовная академиядә дә икеле-микелерәк булган.
Арусыз-талусыз булуы, тырышлыгы, эшкә бирелгәнлеге, сүз тыңлаучан булуы да аны бер төркем шовинистик рухтагы «хезмәттәшләренең» мыскыллауларыннан коткара алмаган. Алар өчен ул барыбер «инородец» булып калган. Шундый авыр вакытларында ул ярсып эшкә тотына торган була.
Тюркологиянен төрле тармаклары буенча лекция курслары хәзерли, Көнчыгышны өйрәнү буенча хезмәтләр яза, нәширлек, редакторлык эше алып бара, төрле фәнни җәмгыятьләр белән җитәкчелек итә. Армый-талмый эшләү, әйткәнне карусыз үтәү, күндәмлек һәм тагын хезмәт, хезмәт, хезмәт…
Бары тик шулай гына ул, «инородец», үзенең шовинистик рухтагы «хезмәттәшләрен» һәм җитәкчелекнең ризалыгын яулап тора. Ул аларга бары тик бернәрсәгә дә карышмаучан үтәүче, үз эшенең зур белгече булган өчен генә кирәк иде, бары шуның өчен генә аңа карата түземлелек күрсәтә килделәр.
Ул беркем белән дә алыштырып булмый торган, конкурентсыз белгеч булганга түзделәр. Ә көндәшләр булганда, без алдарак духовная академияда профессор урынын алырга теләгән чагында ачык күрдек.
*******
Н. Ф. Катанов тора-бара шуңа төшенә: «инородец», кирәк өч мәртәбә чукынып христиан булсын, никадәр талантлы булсын, великоросслар белән хәтта гыйльми даирәләрдә дә тигезлеккә ирешә алмый. Әлеге башыннан кичкән эшләр аның күзен ача, үзенең халәтендә халыклар төрмәсендәге «инородец»ның ачы язмышын күрә.
Н. Ф. Катановның биографы, Ленинград университетының профессоры С. Иванов язганча: «Ул бик олы нәрсәне, үз-үзенә, үз көченә ышанычын югалта, үзенең элекке максатчанлыгын һәм көч-куәтен югалта» (Иванов С., с. 74).
Күңел канатларының сынуы, гомер буе үзе хезмәт иткән нәрсәләргә ышаныч югалу, ХХ гасырның унынчы елларында материаль авырлыклар кичерү галимне фәнни эшенә, тарихи истәлекләр, басылган китаплар жыюга кызыксынуын тәмам бетерде, хәтта элегрәк бик яраткан һәм саклык белән караган шәхси китапханәсенә карата да кызыксынуы бетте. Эш шуңа барып җитә ки, Н. Ф. Катанов үзенең китапханәсеннән, фәнни казанышларын яулавының, шатлык-сөенечләренең шаһите булган китапханәсеннән дә котылырга карар бирә.
Н. В. Никольскийның истәлекләренә караганда, Н. Ф. Катанов үзенең китапханәсе турында түбәндәгеләрне сөйләгән: «Китапханәмне мин Төркиягә саттым. Ни өчен? Хәл болай булды. Мин аны Фәннәр академиясенә (Россия Фәннәр академиясенә – Ә. К.) тәкъдим иттем, ләкин алар сатып алудан баш тарттылар.
Мин китапханәм Иркутск университетының Көнчыгыш факультеты, востоковедлар китапханәсе өчен нигез булыр, анда Көнчыгыш факультеты ачсыннар, дип, Себер генерал-губернаторына тәкъдим итеп караган идем. Себер генерал-губернаторы мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп карады, әмма аннан «отказ» килде.
Шуннан соң мин Ташкент университетын күз алдында тотып, әлеге мәсьәлә белән Төркстан генерал-губернаторына мөрәҗәгать иттем. Ул вакыттагы генерал-губернатор Кауфман мәгариф министрлыгыннан рөхсәт сорап карады, аңа да «отказ» килде. Алга таба мин Лейпцигка, андагы мәшһүр нәширләр белән бәйләнешкә кердем, алар минем барлык китапларымны алырга теләделәр, ләкин шул вакытта Казанга үзенең хезмәткәрләре белән Төркиянең премьер-министры Хильми Паша килде.
Алар сәүдәгәр Юнысовларда тукталганнар иде. Алар минем китапханәм сатылачагы турында һәм анда Көнчыгыш басмалары һәм сүзлекләр булуын белгәннәр. Хильми Паша шундук килеп җитте, китапханә өчен түләүне килеште. Шунда ук үзенең хезмәткәрләренә китапларны бәйләргә һәм Төркиягә-Истанбулга, җирле университетның китапханәсенә җибәрергә кушты» (Николай Федорович Катанов: Очерки жизни и творчества. - Абакан, 1958, с. 169-170).
Н. Ф. Катанов өчен китапханәсе белән хушлашу тагын бер зур удар була. «Мин китапханәм белән хушлаштым, – ди ул, – минем халәтем шундый, әйтерсең иң якын җан иясен җирләгәнмен» (Николай Федорович Катанов, с. 170). Бу беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, 1914 елның җәендә була.
Н. Ф. Катанов көнкүрештә гамәл кешесе булмый, ул «Известия ОАИЭ», «Деятель» өчен секретарьлар тота, акчасын музейлар өчен экспонатлар алуга туздыра…
Башыннан кичкән түбәнсетүләр, төшенкелеккә бирелу, 1921-1922 еллардагы ачлык үз эшен эшләгән – Н. Ф. Катановны паралич суга. Аның университетта бик күп профессор-медик танышлары булуга карамастан, беркем дә аңа ярдәм итәргә ашыкмаган. Бераздан аңа эренле плеврит чире ирешә һәм 1922 елның 10 мартында, 60 яшен дә тутырмастан, Николай Федоровичның йөрәге тибүдән туктый.
********
Н. Ф. Катанов китапханәсенең язмышы ничек булган соң? Профессор М. Гайнуллин бу китапханәнең Истанбул университетына эләгүе һәм аны ул вакытта анда рус теле укытучысы булып эшләгән татар язучысы Муса Акъегетзадә эшкәрткән дигән мәгълүмат биргән иде. (М. Г. Гайнуллин. Татарская литература XIX века. Казань, 1975, с. 200.)
Төркиядәге бу китапханә турында башкача хәбәрләр юк иде. Исән микән ул китапханә? Кайда саклана? Сакланышы ничек? Аннан кем файдалана? Октябрьдан соңгы бик күп рус һәм татар галимнәренең шәхси китапханәләрен национализацияләүләр чорындагы кебек юкка чыкмаганмы ул?
Шушы һәм башка төрле сораулар мине, китап тарихчысы, әдәбиятчы һәм библиограф буларак, күптән борчып килә иде. Һәм менә дистәләрчә еллар буе борчып килгән сорауларга җавап табарга мөмкинлек туды. 1988 елда мине һәм профессор Я. Г. Абдуллинны Төркиянең социаль һәм экономик тарихы буенча V Халыкара фәнни конгрессында доклад белән катнашырга чакырдылар.
Ул Истанбулда 1989 елның августында үтте. Бу конгресска катнашуга хәзерлек алып бару белән бергә, мин Төркиядәге Катанов китапханәсе турында да белешмәләр жыя башладым. Ачыклык кертүгә өмет итеп, Парижга, татар халкының мәдәният, әдәбият һәм иҗтимагый хәрәкәт тарихлары буенча монографияләр авторы профессор А. Беннигсонга мөрәҗәгать иттем.
Аның хезмәтләрендә Төркиядәге Н. Ф. Катанов китапханәсенә сылтамалар бар иде. Истанбулда барысы биш университет бар, аның кайсында бу китапханә? Минем хатыма Александр Беннигсонның кызы — Лондондагы Үзәк Азияне өйрәнү җәмгыятенең директоры Мария Броуксоп җавап бирде.
Ул әтисе минем хатны алганда авырып ятканлыгы һәм аңа Н. Ф. Катанов китапханәсенең Истанбулдагы Төрек институтында булуын хәбәр итәргә кушуы турында язган иде. Килуебезнең беренче көнендә үк без, Я. Абдуллин белән, бу инсти тут турында белешмәләр җыя башладык.
Төрки рун язмаларын өйрәнү буенча күренекле хезмәтләре белән билгеле телче, борынгы төрки язмалар текстологы, Истанбул университетының яшь галиме Осман Сертский безгә ярдәмгә килде. Ул безне Эминью пристаненнан әллә ничә чакрымнарга сузылган, җаның ни тели шуны алырга мөмкин булган ачык һәм ябык Капулы Чаршы базарлары аша Истанбул университетына алып китте. (Сүз унаенда әйтик, бу университетта 80000 студент укый икән, бу Казандагы барлык студентлар саныннан ике мәртәбә күбрәк дигән сүз.)
Без Истанбул университетының төп корпусыннан ерак түгел урнашкан ике катлы таш йортка барып кердек. Бу әлеге Төрек институты, безнеңчә әйтсәк, Истанбул университеты каршындагы тюркология тикшеренү институты икән. Икенче катка мендек. Безне Истанбул университетының төрек теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Мертол Тулум каршы алды. Ул шуның белән бергә Н. Ф. Катанов китапханәсенең директор вазифасын да үти икән. Без үзебез белән таныштырып, килүебезнең максатын сөйләп бирдек.
Ул көлемсерәп, Советлар Союзыннан Н. Ф. Катанов китапханәсе белән кызыксынып килгән беренче кешеләр булуыбызны әйтте. Аның әйтүенчә, Н. Ф. Катанов китапханәсе шушы институт көтепханәсенең бер өлеше икән. Шулай булуга карамастан, ул гомуми фондка кушылмаган һәм аерым саклана. Алга таба без көтепханә белән танышып йөрдек.
Китаплар өчен махсус шкафлар ясалган. Алар бик астында сакланалар. Шкафлар түгәрәк бүлмәнең стена буена тезелеп киткән, аларга кояш нурлары төшми. Бүлмәдә тәрәзәләр юк, яктылык түшәм аша төшә. Н. Ф. Катанов китаплары сакланган шкафларның ачкычлары профессорда икән. Анда укучыларны кертмиләр. Шунда ук әлеге китапханәнең һәм Төрек институтының гомуми фондларының каталоглары.
Монда Н. Ф. Катанов көтепханәсенең тулы сакланылышын тәэмин итү өчен бөтенесен эшлиләр. Сакланыш кагыйдәләре катгый булуга карамастан, профессор М. Тулум безгә шкаф ачкычларын бирде һәм безгә бу китап тупланмасында теләгәнчә «казынырга» мөмкинлек бирелде. Безгә монда байтак кына үзебезнең элеккеге «танышларыбыз» белән очрашырга туры килде, чөнки Н. Ф. Катанов китапханәсенең төп өлешен Казанда, Уфада, Оренбургта чыккан китаплар тәшкил итә иде. Урыс телендәге китаплар, шул исәптән Казанның православие миссионерларының басмалары да күп.
Профессор М. Тулум әйткәнчә, Н. Ф. Катанов китапханәсе фондында 5-6 мең томлап китап саклана икән. Ә безгә билгеле булганча, галимнең китапханәсендә 9000 том булырга тиеш иде. Кая икән соң китапханәнең бер өлеше? Алары да шушында икән. Эш шунда ки, бер тышлык астында берничә китап төпләнгән. Бәлки Н. Ф. Катанов кайбер китапларны үзендә дә калдыргандыр. Казан университеты китапханәсендә Н. Ф. Катановның аерым китаплары очрау шуны дәлилли кебек. Н. Ф. Катанов китапханәсе фондларында безнең илебездә булмаган китаплар да саклануы мөмкин. Алар Н. Ф. Катанов тарафыннан аеруча үҗәтлек белән җыелган «арест» салынган китаплар.
Әлеге китапханәдәге басмаларда автографлылары да, кулъязма китаплар да очрый. Н. Ф. Катанов китапханәсе белән тулысынча танышып чыгарга безнең вакытыбыз житмәде. Шулай да безнең көтепханәләрдә булмаган берничә китапны күрдем. Алар: О. С. Лебедеваның «Кыскача Казан тарихы» дигән 1893 елда Римда басылган итальян телендәге автографлы китабы, Гатаулла Баязитовның төрек телендә Истанбулда басылган китабы һ. б.
********
Н. Ф. Катановның китапханәсе тик тормый. Монда һәрчак төрекнең Көнчыгышны өйрәнүче галимнәре эшләп утыралар. Англиядән, Франциядән, Америкадан, хәтта Япония, Иран, Австрия һ. б. илләр ориенталистлары да монда еш була. Н. Ф. Катанов китапханәсендәге гарәп графикасында басылган татар китапларының каталоглардагы тасвирламалары, Төркиядә кабул ителгәнчә, латин имлясында бирелгән.
Төреклар бу графикага 20 еллар уртасында күчкән иделәр. Шуннан чыгып әйтергә була ки, Муса Акъегетзадә аны әле төрекләр латин графикасына күчкәнче, гарәп графикасында тасвирламалар ясаган булган, соңыннан Катанов фонды яңадан каталоглаштырылган. Ләкин бу вакытта татар язмасының традицияләрен, исем-фамилияләрнең язылышын белмәгән кеше эшләгән, күрәсең, барлык татар китапларының автор исемнәре хата белән язылган. Әгәр китапта, мәсәлән, автор «Габделкаюм Габделнасыйри» дип күрсәтелсә, ул тасвирламада «Габделкаюм» дип күрсәтелгән һ. б.
Каталог өчен тасвирламалар төзегәндә әсәрнең исеме белән башка төрле язмаларны бутау очраклары бар. Без бу турыда профессор М. Тулумга да әйттек. Ул безнең искәртмәләрне кабул итте һәм яңадан тасвирлама ясаганда искә алачакларын белдерде. Ул тиз арада Н. Ф. Катанов китапханәсе фондына яңа тасвирлама ясау һәм яңа каталог бастыру планлаштырыла, диде.
Шулай ук китапларның, авторларның исемнәрен ачыклауда ярдәм кирәклеген әйтеп, бу эштә татар галимнәре һәм белгечләре дә катнашсын иде, дигән теләк белдерде. Минем Н. Ф. Катановның китапны өйрәнү, библиография буенча фәнни хезмәтләре турында гыйльми эшләр авторы икәнемне һәм китап тарихы өйрәнүче һәм библиографлыгымны белгәч, бу эштә турыдан-туры катнашуымны теләде.
Мин шундук риза булдым, чөнки бу мин эшләгән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты планнарына тәңгәл килә. Чыннан да, бу эш татар китабының берләштерелгән каталогын төзегәндә аның состав өлеше булып кереп китә ала. Н. Ф. Катанов китапханәсенең бастырылган каталогын тудыру татар мәдәнияте тарихының әле күрелмәгән сәхифәләрен ачар. Аларга тасвирлама ясаганда без әле, һичшиксез, безнең китапханәләрдә булмаган байтак татар китапларын, шул исәптән цензура тарафыннан тыелганнарын, цензура «төзәтмәләре» кергән экземплярларын да, күрербез.
Н. Ф. Катанов китапханәсенең фондында әле татар галимнәре, язучыларының басу станогына барып җитә алмаган кульязмалары да булуы мөмкин. Һәрхәлдә монда халкыбызның мәдәният тарихы белән бәйләнешле яңа материаллар, яңа фактлар көтә безне. Н. Ф. Катанов китапханәсе хәзер төрек мәдәнияте хәзинәсе булып санала, әмма эчтәлеге белән ул татар халкыныкы.
Бу китапханәдә безнең илебез фондларында булмаган китапларны ачыклау халкыбызның милли китап репертуарын тулырак итеп күзалларга ярдәм итәр иде. Бу көтепханәдә, һичшиксез, безнең ил тупланмаларында булмаган, илебездә, чит илләрдә чыккан уникаль китаплар, шулай ук гарәп, фарсы басмалары да табылачак әле. Билгеле булганча, Н. Ф. Катанов чит илләрдән кайтканда бик күп китаплар алып кайта торган була, китап сатучылар аша да ул көнбатыш Европа илләрендәге Көнчыгышны өйрәнү үзәкләреннән китаплар яздырып ала.
Н. Ф. Катанов китапханәсенең язмышы урыс нәшире һәм китаплар жыючысы Г. В. Юдинны хәтерләтә. Аның 500 000 томнан торган китапханәсе, шундый ук сәбәпләр аркасында, АКШка күчеп кита. Г. В. Юдин китапханәсен өйрәнү өчен АКШка белгечләр төркеме китте, ул китапларның ксерокопия кучермәләре инде Россиягә кайтарылды да. Хәзер безнең галимнәргә ул китапханәнең эчтәлеге билгеле. Н. Ф. Катанов китапханәсе фондларын кайтарту буенча да шуны эшләргә тиешбездер.
«Мирас». – 1992. – №5. – Б.23-29.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала