Татарстанның талантлы рәссамнары, республикабызда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче халыкларны да иҗатлары белән таң калдыра. Шундыйларның берсе – 17 ел Чукоткада яшәп кайткан Рөстәм Шаһиев.
Рөстәм Шаһиевның иҗат җимешләре республиканың шәһәр һәм районнарында сынлы сәнгать сөючеләр игътибарына тәкъдим ителеп тора. Күптән түгел кылкаләм остасының Лениногорск, Мөслим районнары һәм Саба районының Шәмәрдән бистәсе музейлары, мәктәпләрендә «Ватанымның чиксез киңлекләре» дип исемләнгән күргәзмәләре үткәрелде.
Тумыштан бирелгән сәләт
Рөстәм Шаһиев 1959 елда Казанда туган. Әти-әнисе, аның бакча яшеннән үк рәсем ясауга сәләтен күреп, каланың 4нче балалар сәнгать мәктәбенә бирә. Шәһәрнең 72нче мәктәбен тәмамлагач, алга таба тормышын иҗат юлы белән бәйләргә хыялланган яшь егет театр училищесына имтихан тота, рәссам-гример һөнәрен үзләштерә. Тәүге эш урынында рәссам-бизәүче вазифасында көч куя. Хәрби хезмәтне Германиядә үтә, һәм шул чорда да иҗаттан аерылмый. Ул ясаган этюдлар җирле халыкта зур кызыксыну уята, аның картиналарын сатып алучылар күп була. Шуңа күрә иҗат җимешләренең кайберләре әле дә шундагы шәхси коллекцияләрдә саклануына шик юк.
Рөстәм Шаһиев, армиядән кайткач, 1982 елда Чукоткага китә. Төньякта рәссам-бизәүче, методист булып эшли. Мәңгелек туң җирләрдә, кышлар ун ай буена дәвам иткән бу кырыс табигатьле яктагы тормыш-көнкүрешне күзәтә. Берара болан көтүчеләр белән тундрада да яшәп ала. Төньяк халыкларының үзенчәлекле гореф-гадәтләре, йолаларын өйрәнә. Озак та үтми җирле халыкларның мәдәниятен һәм кырыс табигатьнең матурлыгын чагылдырган картиналарыннан торган беренче күргәзмәсен оештыра. Төбәктәге күмәк күргәзмәләрдә дә актив катнаша башлый.
Балачакның сәгадәтле мизгелләре
Гадәттә, теләсә кайсы рәссам яисә язучы, шагыйрьнең формалашуына балачактагы даирәсе нык йогынты ясый. Рөстәм Шаһиев иҗатта туган як табигатен, милли гореф-гадәтләр һәм халыкларның мәдәни байлыгын чагылдыруны үз итә икән, бу, һичшиксез, – кечкенәдән алган тәрбиянең йогынтысы. Рәссамның нәсел тамырлары, балачак еллары Шәмәрдән белән бәйле – аның дәү әнисе һәм әнисе шушы бистәдән. Ул дәү әнисе Коръән сүрәләрен, догаларны өйрәткән сәгадәтле мизгелләрне сагынып искә ала. «Кайсы тарафка китсәм, кайда гына яшәсәм дә мине әбием өйрәткән догалар озата бара, миңа көч бирә, ярдәм итә», – ди рәссам.
Сәүдәгәрләр гаиләсендә туып үскән, Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары елларында күп михнәт кичкән әбекәй үз заманы өчен белемле кеше булган. Ул татарча да, гарәпчә дә укый-яза белгән, бистәдә абыстай вазифасын алып барган, милли йолалар, гореф-гадәтләрне саклап яшәгән.
Туган җир – иң гүзәл як
Татарстанга әйләнеп кайткач, рәссамның иҗаты яңа сулыш ала. Республиканың халык рәссамы, Россия Федерациясе Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев Рөстәм Шаһиевның хезмәтенә югары бәя биреп, аның иҗаты ил күләмендә танытуга лаек булуы, бу юнәлештә актив эшләргә кирәклеген искәртте. Аңа заманында республикабызда күргәзмәләр оештырырга, якташларын әсәрләре белән таныштырырга Мөдәррис Минһаҗев булышкан, аны Россия Рәссамнар берлегенә алырга тәкъдим иткән.
Рөстәм Шаһиевның күргәзмәләрен ачу тантаналарында Татарстанның күренекле кылкаләм осталары катнаша. Нәкышчы, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗип Нәккаш рәссамның гаҗәеп осталыкка, кабатланмас талантка ия булуы турында әйтә. «Мин үзем өчен Рөстәм Шаһиевның иҗатын ачып, таң калдым. Татар рәссамы, дөнья читенә диярлек барып, Ерак Көнчыгышта йөреп, картиналарында шул яклар, анда яшәгән халыклар, күренекле шәхесләр, җирле этнографияне төгәл итеп сурәтләүгә ирешкән. Ул халыкларны берләштерү, дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертә», – диде ул. Нәҗип Нәккаш шулай ук картиналар җете төсләре белән тамашачы игътибарын җәлеп итүен искәртте. Дөрестән дә, аларда табигатьнең чәчкәгә күмелеп утырган, ә кайберләрендә алтын буяуларга манылган көннәре гаҗәеп сурәтләнгән. Аларда республикабызның, Шәмәрдән төбәгенең таулы, үзәнле болыннарын, усак, өрәңге, каенлы урманнарын да күрәсең.
Филология фәннәре кандидаты, соңгы елларда мәшһүр рәссамыбыз Бакый Урманче турында хезмәтләр бастырып чыгарган Зөфәр Мөхәммәтшин да Рөстәм Шаһиевка ихтирамын белдерде. «Чукотка якларында яшәп кайткан рәссамны, аның картиналарын инде күптән якыннан күрәсем килгән иде. Быел Шәмәрдән лицеенда үткәрелгән күргәзмә ачылышында катнашырга насыйп булды. Рөстәм әфәнденең академик стильдә башкарылган картиналарына карап хәйран калдым. Алар – искиткеч! Аның кылкаләме белән башкарылган портретлар – чын сәнгать әсәре. Рәссам картиналарында кешенең холкын, эчке дөньясын, уйларын, яшәү фәлсәфәсен ача. Өлкән яшьтәге шаман портреты булсынмы, көтүче яисә аучы сурәтеме, аларның мәгънә тулы карашы тамашачыны битараф калдырмый, уйландыра. График әсәрләре дә – искиткеч», – диде ул.
Рөстәм Шаһиев күргәзмәләре туган як табигате һәм төньякның хәйран калырлык манзаралары, илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының үзенчәлекле мәдәнияте, кешеләрнең күңел матурлыгы белән таныштыра.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала