Ислам мәдәнияте музеенда – татар намазлыгы тарихы
«Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы: хәтер җепләре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул Казанның 2026 елда ислам дөньясы мәдәни башкаласы булып игълан ителүе һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.
Әлеге проект татар гаиләләрендә сакланган намазлыкларга багышлана. «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә Татарстан һәм Башкортстан республикалары, Мәскәү, Санкт-Петербург, Вологда, Ижевск, Самара, Оренбург һәм Чиләбе шәһәрләре, шулай ук Казахстанның Абай өлкәсеннән барлыгы 30дан артык гаиләнең намазлыклары тәкъдим ителә. Экспозициядәге XIX гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәр төрле төбәктә, төрле техникада (чигү, туку, үрү) һәм төрле материалдан (йон, ефәк, мамык һ.б.) эшләнгән 50 намазлык иман көчен чагылдыра.
Ислам мәдәнияте музее Кол Шәриф мәчетендә урнашкан. Музей мөдире Илнур Низамиев бу күргәзмәне оештыру эшләре турында сөйләде, гаиләләрдә намазлык кебек ядкәрләр буыннан буынга тапшырылып, рухи бергәлекне, тарихи хәтерне саклаучы ролен үтәгәнен искәртте.
Татарстан мөфтие урынбасары Ришат Хәмидуллин намазлыкның дин күзлегеннән әһәмияте турында әйтте. «Гаиләләрдә буыннан буынга тапшырыла торган намазлыклар – безнең мирасыбыз. Аларны сакларга кирәк, чөнки намазлыкның әһәмияте бик зур. Намаз вакытында без Аллаһ белән аралашабыз, Аңа серләребезне сөйлибез, шатлыкларыбыз белән уртаклашабыз, күз яшьләре аша борчуларыбызны җиткерәбез. Безнең барлык серләребезне Аллаһ кына белә. Намазлык – безнең юлдашыбыз, дустыбыз. Без сөйләгән һәм уйлаган бар нәрсәне ул үзендә саклый. Шуңа күрә бу күргәзмәнең дини эчтәлеге аеруча зур әһәмияткә ия», – диде ул.
ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова: «Без татарлар яшәгән төрле төбәккә экспедициягә чыгып йөрибез. Кая гына барсак та, һәр җирдә искиткеч матур итеп чигелгән намазлыкларны очратабыз. Әмма аларның барысын да Казанга алып кайтып булмый, чөнки алар – гаилә ядкәрләре. Шуны да билгеләп үтәсем килә: миңа еш кына ак төстәге намазлыклар очрады. Чөнки кешеләр өйләрендә булган гади материалларны кулланган», – дип сөйләде.
Күргәзмәгә куелган намазлыклар аларның нинди шартларда һәм кем тарафыннан эшләнүе, гаилә тормышының нинди вакыйгалары белән бәйле булуы турындагы истәлекләр белән тулыландырылган. Шул рәвешле һәр намазлык гаилә ядкәре генә түгел, ә дин тотучы кешенең көндәлек тормышында кулланыла торган әйбер буларак та ачыла (дини йолаларны үтәү өчен кирәкле әйбер, интерьер бизәге, кәләш бирнәсе). Шулай ук алар бүгенге көндә һөнәри осталыкның буыннан буынга ничек тапшырылуын да күзалларга ярдәм итә.
Күргәзмә тәмамланганнан соң намазлыклар киредән үз гаиләләренә кайтарылачак.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала