Кендегебез туган авылыбызга, аның яланаяк йөгереп йөргән урамнары, яшел хәтфә чирәме, җиләкле урман-таулары, чишмә-күлләренә бәйләнгән. Илебез буйлап таралып яшәүче авылдашлар җәй җитүгә балачагын, туганнарын, әти-әнисен сагынып кайтыр юлга кузгала. Бигрәк тә Сабан туе чорында күпләр белән күрешү-очрашырга җай чыга.
Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче Асия апа Әхмәтҗанованың авылга кайтуы минем өчен аеруча кадерле. Аның әтисе Рәхимҗан абый белән әнисе Сәүдәҗиһан апа безнең гаилә белән туганнарча аралашып гомер итте. Асия апа туып үскән нигезенә аяк басуга ук минем белән «түбән инеш»не күрергә төшеп менә. «Авылыбызның чишмәсен күргәч, әти-әни янына кайткан кебек булам», – дип яшьлеген искә төшерә. Әйе, күпме гомер яшьләрнең танышу-кавышу урыны да, көянтә-чиләкләр белән су ташу, юган керләрне чайкау урыны да, үрдәк-каз бәбкәләренең йөзеп йөрүләрен карап хозурланган табигать кочагы да иде бу урын. Асия апа чишмәгә үзе белән өч литрлы банка күтәреп төшкән иде. «Мин бу суны Йошкар-Олага алып китәм, кашыклап кына дару урынына эчәрмен», – диде.
Чишмә янында гына электән Сабан туе үткәрелә торган мәйдан бар. Тау итәгендә урнашу сәбәпле, халыкка Сабан туе барышын биредә утырып карарга бик уңайлы. Бу истәлекле урынны авыл халкына ата-бабаларыбыздан калган мәңгелек бүләк, дип атарга мөмкин. Хәзер авылыбызның балта осталары, тау астыннан ургылып чыккан шушы чишмәне төзекләндереп, бүрәнәдән өй салып, Ай сурәте уеп ясап куйды.
Элек авылда оста гармунчылар бар иде. Бу язмамны язганда Тәфкил Галләм улы Зыятдинов, Рөстәм Рыязетдин улы Минһаҗев, Шәйхулла Кәрим улы Кәримов исемнәре хәтердә яңарды. Алар бакыйлыкка күчте инде. Шәйхулла абый авылда зур вакыйга – Сабан туе буласын белдереп, гармунда уйный-уйный өч урамны да әйләнеп чыга иде. Без яшь чакта авыл клубында «вечер» ясап яшьләрне гармунга биетүче дә ул иде.
Моңлы гомерләр җитешми,
Моңсызлар күбрәк әле.
Моңсызларны уятырга
Гармуннар кирәк әле!
Гармуннар кирәк әле!
Әнгам Атнабаев, «Таңнарда гармун уйнадың».
Бәчек авылында клуб күптән юк инде. Аны утынга турап, урынына мәчет салып куйдылар. Ә быел Яшел Үзән районы Бәчек авылы Сабан туен ата-бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган урында, халык өчен җайлы, хәтерне яңартучы «түбән инеш» мәйданында түгел, шул мәчет кырыенда үткәрделәр. Аның янында балык тотарга елга да, июнь челләсендә су эчәрлек чишмә дә, төрле ярыш-көрәшләрдә катнашып тирләгәннәргә битләрен юарга су да, ышыкланырга урман да юк. Ә сәдака салырга тартма бар. Мәчет янындагы территория тигезлек. Алдыңда кеше басып торса, Сабан туе мәйданын күзәтү өчен аның җилкәсе аша сузылып карарга кирәк.
Мәчеттән ике йөз метр ераклыкта «югары инеш» бар. Авылда чишмә-колонкалар, өйләргә су кермәгән чакларда халык суны шуннан ташыды. Бүген бу инеш ташландык хәлдә. Аның янына бару мөмкин түгел, адәм буе үскән үлән юлны каплаган. Шулай итеп без Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә апа яшәгән тарихи авылны да, андагы изге чишмәләрне дә ятим калдырдык сыман.
Мәчет янында Сабан туе... Бәйрәмгә кайткан кунакларны йорт хуҗалары ишегалдында яки бакчада табын корып кунак итә. Сер түгел, табынга күрешү хөрмәтенә теләгән кеше өчен «әче су» да куялар. Кунаклар кайткан бит, гадәте шул. «Кәефләре күтәрелгән» кешеләр мәчет янына Сабан туе карарга җыела. Миңа авылыбызның бер егете, өч яшьтәше белән күрешеп, бер яртыны салып, мәчет читендәге агач төбендә сөйләшеп утыруларын сөйләде. «Ярамый бит», димәдем, нишлисең, бүген бәйрәм, бүген туй…
Мин быел хөрмәт итеп чакырылгач, Түбән Урысбага, Олы Ачасыр, Кармыш авылларында булдым. Аларда Сабан туйлары безгә яхшы таныш, тирәсендә тау елгалары агып яткан, элекке мәйданнарда узды, яшьлек еллары хәтердә яңарды.
Кармыш авылындагы Сабан туе мәйданына һәм елга буена тимер баскычлар буйлап төшәргә кирәк. Илледән артык баскыч бардыр. Өлкән яшьтәге апалар бер дә зарланмый, акрын гына баскычлар буйлап, яшьлек елларын хәтерләп төште. Әле мин шаяртып, бу баскычлар турында: «Сират күпере шушымы әллә?» – дигәч, тыйнак кына көлеште апалар. Кармышта да мәчет янында, тигезлектә генә үткәрергә була иде, югыйсә. Юк, ата-бабалардан калган тарихи урынны алыштырмый алар. Мәчет – Сабан туе үткәрә торган җир түгел.
Менә тагын алтын көз килде. Тагын кошларыбыз җылы якларга очып китте. Алар язын туган якларына әйләнеп кайтканда, кешеләрне дә туган туфрак тартып кайтарыр. Үзем Сабан туе турында мәкалә язып утырам, ә «Тәртип» радиосыннан җыр яңгырый: «Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм, чишмәләрдә иренем чылатам...»
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала