Хәтер сандыгы Уку өчен 2 минут

Кем ул легендар энергетик Кәбир Мөхетдинов?

Кайбыч районының Кошман авылында җылылык техникасы инженеры, «Казэнерго» идарәсенең элекке җитәкчесе Кәбир Мөхетдиновның исемен тантаналы рәвештә мәңгеләштерделәр: быел 26 майда җирле мәктәп фасадына аның истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды.

ТАССРның социалистик төзелеш батыры Кәбир Мөхетдинов
ТАССРның социалистик төзелеш батыры Кәбир Мөхетдинов.

Авыл халкы һәм Казаннан килгән кунаклар катнашында узган әлеге тантанада «Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев та бар иде. Чара Кәбир Хәял улының тууына 120 ел тулу һәм «Татэнерго» АҖ оешуга 95 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Истәлек тактасы куюның инициаторы – авыл имамы Илфар Сафиуллин. Ул озак вакыт дәвамында Кәбир Мөхетдиновның тормышы турында мәгълүмат җыйган.

Кәбир Мөхетдинов (1906-1982) энергетика үсешенә зур өлеш кертә, «Казэнерго»ны 1942 елдан 1952 елга кадәр җитәкли. 1949 елда аның җитәкчелегендә Казанда «Казэнерго»ның административ бинасын төзү башлана. Баштарак әлеге бинаны Татарстан Совнархозына тапшыру турында карар булса да, Мөхетдиновның тырышлыгы нәтиҗәсендә, ахыр чиктә ул энергетиклар карамагына кире кайта.

Язмабызның герое Кәбир Мөхетдинов – гап-гади крестьян улы – СССРдагы иң авторитетлы җитәкче дәрәҗәсенә ирешә. Ул 1906 елда Олы Кошман авылында туа, мәдрәсәдә укый, соңрак дәүләт уку йортларында техник белем ала һәм хезмәт юлын энергетика тармагында монтаж инженеры буларак башлап җибәрә.

Кәбир Мөхетдиновның оныкчасы Сергей Эмиль улы Щелкалин һәм «Сетевая компания» АҖнең филиалы директоры урынбасары, мәкалә авторы Зөлфәт Мингалиев истәлек тактасы янында. Кайбыч районының Кошман авылы. 2026 ел.
Кәбир Мөхетдиновның оныкчасы Сергей Эмиль улы Щелкалин һәм «Сетевая компания» АҖнең филиалы директоры урынбасары, мәкалә авторы Зөлфәт Мингалиев истәлек тактасы янында. Кайбыч районының Кошман авылы. 2026 ел.

Түбәннән күтәрелгән җитәкче

Кәбир Хәял улы 1906 елның 6 июнендә ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бу вакытта Мөхетдиновлар гаиләсе Казан губернасының Зөя өязендәге Кошман волостеның административ үзәге булган Олы Кошман авылында яшәгәннәр.

Әтисе Хәял Мөхетдинов гаилә хуҗалыгында хезмәт итә, унсигез яшьтән исә төрле шәһәрләрдә, шул исәптән, Бакуда, Грозныйда һәм Златоустта кара эшчедән алып, шахтер, ягучы һәм приказчикка кадәр төрле эшләр башкара.

1916 елда аларның гаиләсе Урта Азиягә – Коканд шәһәренә күченә. Анда булачак инженерның әтисе Урта Азия тимер юл депосында хезмәтен дәвам итә. Кәбир, җидееллык белем алгач, 1922 елда Коканд тимер юл техникумына укырга керә. 1925 елда аны тәмамлый һәм укуын Ташкентта, Урта Азия дәүләт университетының инженер-мелиорация факультетында дәвам итә. Соңрак, уку йорты үзгәртеп корылганнан соң, Кәбир Мөхетдинов җылылык техникасы белгечлеге буенча Урта Азия мамык-ирригация политехник институтының механика факультетына күчерелә. 1925-1926 нчы елларда ул иҗтимагый тормышта актив катнаша, Ташкент сәнәгать берлеге идарәсе секретаре вазыйфасын башкара һәм җир-су реформасы буенча волость комиссиясен җитәкли.

Пар турбинасы темасына диплом яклагач, Мөхетдинов Мәскәүдә МОГЭСта җитештерү практикасын уза, шулай ук совет ГРЭСларында белемен камилләштерә. Шатурадагы Ленин исемендәге, Каширадагы Кржижановский исемендәге, Электрогорскидагы Классон исемендәге электростанцияләрдә, шулай ук Красногорскиның 1 нче һәм 2 нче МГЭСларында һәм 1 нче Мәскәү ТЭЦында [Смидович исемендәге ГЭС-1] бай тәҗрибә ала.

1931 елда институтны тәмамлаганнан соң, аны Урта Азия энерготөзелешенә (алга таба – Үзбәкэнерго) җибәрәләр, аннары ул Мәскәү җылылык-электропроектына күчерелә. Анда Урта Азиядә энергетика объектларын проектлау һәм төзү белән шөгыльләнә. Бу вазыйфада Кәбир 1932 елга кадәр эшли. Башта – Кувасай ГРЭСы төзелеше начальнигы урынбасары (Фәрганә өлкәсенең Кувасай бистәсендә), аннары Кызыл-Кия РЭСы төзелешенең төзелеш начальнигы ярдәмчесе һәм механикалаштыруны рационализацияләү инженеры (Кыргыз ССРның Ош өлкәсендәге Кызыл-Кия шәһәрендә) булып хезмәт итә.

Туган республикасында

1932 елда Кәбир Мөхетдиновны Казан ТЭЦ-1гә командировкага җибәрәләр. Ул анда (станция әле төзелеп кенә килгәндә) монтаж буенча прорабтан котельный цехы начальнигына һәм техник бүлек җитәкчесенә кадәр юл уза. Станцияне төзүгә һәм сафка бастыруга керткән өлеше өчен аңа 1933 елда «Татарстанның Социалистик Төзелеш Герое» дигән мактаулы исем бирелә.

1934 елның маеннан 1942 елның гыйнварына кадәр Казан ТЭЦ-2дә төрле вазыйфалар башкара: техник бүлек начальнигы, баш инженер урынбасары, котельный цехы җитәкчесе, монтаж бүлеге начальнигы, баш инженер, монтаж һәм капиталь төзелеш буенча директор урынбасары. 1942 елның февраленнән 1943 елның апреленә кадәр Казан энергокомбинаты идарәчесе була.

1943 елның 13 мартында, СССР электр станцияләре наркомы Дмитрий Жимерин боерыгы белән, Кәбир Хәял улы «Казэнерго» идарәчесе итеп билгеләнә. Ул – ТАССР буенча «Главцентрэнерго» Бөтенсоюз берләшмәсе бүлекчәләренең берсе. Аны Кәбир Мөхетдинов 1952 елның августына кадәр җитәкли. Бөек Ватан сугышы елларында аның җитәкчелегендә яңа һәм эвакуацияләнгән ТЭЦларның энергетика җиһазларын вакытында табып урнаштыру өчен зур эшләр башкарыла, аларның энергетика куәтләре арттырыла, Урыссу ГРЭСы төзелә, нефть чыгару үсеш алган районнарны электрлаштыру башлана, берничә район электр станциясе төзелә.

Кәбир Мөхетдинов СССР Фәннәр академиясенең Энергетика институты белән дә тыгыз элемтәдә тора, ягулык һәм электр энергиясен экономияләү режим карталарын эшләүдә катнаша, Татарстан энергетика предприятиеләрендә рационализаторлык хәрәкәтенә ярдәм итә.

Бөек Ватан сугышы еллары бөтен ил өчен, бигрәк тә энергетика тармагы өчен авыр сынау була. Бу катлаулы вакытта Кәбир Мөхетдинов искиткеч оештыру сәләтен күрсәтә, электр станцияләренең өзлексез эшләвен һәм яшәү өчен мөһим предприятиеләрне энергия белән тәэмин итү өчен барлык ресурсларны мобилизацияләүгә ирешә. Аның бу чордагы эшчәнлеге дә бәяләп бетергесез зур масштабка ия.

Партия оешмасы «Казэнерго» җитәкчесен – Кәбир Мөхетдиновны грамоталы белгеч, инициативалы һәм сәяси яктан әзерлекле хезмәткәр буларак тасвирлый. «Энергетикада 20 еллык эш стажы булган К.Мөхетдинов оештыру сәләтенә һәм зур предприятиене җитәкләү тәҗрибәсенә ия. Болар барысы да аңа дәүләт планнарын һәм биремнәрен үтәүнең иң катлаулы мәсьәләләрен хәл итәргә, шулай ук дәүләт дисциплинасын сакларга мөмкинлек бирә», – дип язылган 1951 елгы характеристикада. Әлеге документны Казанның Бауман районы ВКП(б) комитеты җитәкчесе Белогорская имзалаган.

Кәбир Мөхетдиновның «Казэнерго»ны җитәкләү чоры – 1942-1952 нче еллар – предприятие өчен «алтын гасыр» була. Ул гади идарәче генә түгел, ә чын визионер иде. Безнең, аның варислары өчен, төп казанышларының тагын берсе – 1949 елда Казанда «Казэнерго»ның административ бинасын төзи башлавы. Бу вакыйга төбәктә энергетика тармагы үсешенең һәм ныгуының символына әйләнде.

***

1952 елда Кәбир Мөхетдинов туган республикасыннан китәргә мәҗбүр була. Аны Воронеж ТЭЦ-1 төзелешен һәм Нововоронеж АЭСын җитәкләргә билгелиләр, ул илдә ВВЭР тибындагы реакторлы беренче атом электр станциясе була. 1958 елдан 1966 елга кадәр ул Воронеж ТЭЦ-2 директоры вазыйфасын үти.

Гаиләсе

Кәбир Мөхетдиновның автобиографиясендә 1936 елда никахлашуы һәм өч баласы булуы язылган: улы Имиль (1937 елгы) һәм кызлары – Флора (1939 елгы) белән Ильвира (1941 елгы). Хатыны – Лилия Йосыф кызы Мөхетдинова (1915-1983), партиясез булган, медицина белгечлеге буенча укыган һәм Казанда эшләгән.

Әнисе – Фатыйма Мөхетдинова, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнгән, 1940 елда вафат булган. Әтисе 1935 елдан лаеклы ялда булган һәм соңрак Казанда үлгән. Воронежга күчкәнче, гаилә Казандагы Бутлеров урамындагы 13 нче йортта, ә аннары Киров урамындагы обком хезмәткәрләре йортында яшәгән.

Шәхси язмасында туганнары хакында да мәгълүмат бар: абыйсы – Малик Мөхетдинов (1909 елгы), ВКП(б) әгъзасы, агроном, Сталинабадта [хәзерге Дүшәнбе, Таҗик ССР башкаласы] яшәгән. Икенче абыйсы – Бари Мөхетдинов (1913 елгы), шулай ук ВКП(б) әгъзасы, төзүче-инженер, Совет Армиясендә хезмәт иткән. Тагын бер абыйсы – Хәмзә Мөхетдинов (1917 елгы), партиясез, Казан компрессор заводында авиатор-инженер вазыйфасын башкарган. Сеңлесе – Гайшә Әхмәтҗанова (1921 елгы), партиясез, Казанның финанс органнарында икътисадчы-инженер булган. Икенче сеңлесе – Маһирә Нуриева (1925 елгы), партиясез, Казанда табиб булып эшләгән.

Кәбир Мөхетдинов – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Кызыл Йолдыз, «Почет Билгесе» орденнары, шулай ук электротехника тармагында социалистик ярыштагы уңышлары өчен төрле медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

Кызганыч ки, улы Имиль 19 яшендә йөрәк зәгыйфьлегеннән бакыйлыкка күчә. Кызы Флора Власкина танылган Воронеж офтальмологы була. Икенче кызы Ильвира Мөхетдинова Воронеж филармониясе скрипкачысы була, аның ире Владимир Георгиевич Щелкалин – СССРның халык артисты, опера җырчысы. Оныгы Элана Эдуардовна Подольская (Власкина, 1966 елгы) – теш табибы, медицина фәннәре кандидаты, Воронежда яши. Оныгы Эмиль Владимирович Щелкалин (1967-2019) – МВД капитаны, журналист һәм шагыйрь. Икенче оныгы Владимир Владимирович Щелкалин (1976-2021) – төзүче-инженер, ведомство карамагыннан тыш саклау өлкәсендә җитәкче вазыйфасын башкарган. Кәбир Мөхетдиновның әлеге ике оныгы да Воронежда яшәгән.

Кәбир Хәял улы 1982 елның 28 мартында вафат була, һәм Воронеждагы Коминтерн зиратында җирләнә.

***

Кәбир Мөхетдинов – җылылык техникасы инженеры һәм «Казэнерго»ның данлыклы җитәкчесе генә түгел, ә үз һөнәренә тугрылыклы, туган ягына ихластан хезмәт иткән һәм аны үстерүгә зур өлеш керткән үрнәк шәхес тә.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи