Татар гаме Уку өчен 2 минут

«Максатыбыз – Җәлилне заманының актив яшь кешесе буларак ачу»

2026 елның 15 февралендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулачак. Әлеге уңайдан Муса Җәлил музей-фатирының фәнни хезмәткәре Ләйсән Харрасова һәм музей-фатирның мөдире Ленария Мөслимова белән әңгәмә үткәрдек.

 

Муса Җәлил музей-фатирының мөдире Ленария Мөслимова

 

 

– Муса Җәлил – дөньякүләм танылган шәхес. Музей шагыйрьнең 120 еллык юбилеена әзерлекне кайчан башлап җибәрде һәм чараларның төп максаты нинди?

 

Ләйсән Харрасова:

 

– Юбилей елы булгач, әзерлек һәм чаралар нәкъ шул елда гына башлана дигән сүз түгел. Әлбәттә, әзерләнү алданрак башлана. Узган елның җәендә үк «Җәлил укулары» фәнни конференциясе турында уйлана башладык. Ул, гадәттә, ике елга бер тапкыр уздырыла. Быелгысы Бөтенроссия күләмендә узачак. 2016 елдан башлап Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән бергә оештырыла. Ул заманында халыкара статус белән уза иде, чит илләрдән дә (Алмания, Казакъстан) катнашучылар булды. Темаларын һәм максатларын уйлап, гаризалар кабул итәбез.

 

Музеебызга йөрүчеләр күп. Җәлилне беләләр. Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә дә беләләр. Музейда кайбер әйберләр таушала-туза да башлады, юбилей елы алдыннан музейны азрак төзекләндерәсебез килде. Декабрь аенда ябылып, гыйнварның 20ләренә кадәр төзекләндерү эшләре алып барылды. Зурдан кубып ремонт ясап булмады, чөнки аның өчен бер-ике елга ябылып тору сорала. Музеебызда идәннәр буялды һәм «Мусада кунакта» күргәзмәсенең кашагалары, чаршаулары яңартылды.

 

Юбилей елы уңаеннан, алга куелган планнар, төрле-төрле чаралар, әлбәттә, бик күп. Музей каршында эшләп килә торган «Кызыл ромашка» утырышлары дәвам итә. Җәлил һәм аның Җәлилчеләр турында лекцияләр, «Моабит дәфтәрләре» тарихы турында музей-дәрес һәм башкалар каралган. Музейда шагыйрьнең туган көненә багышланган «Бар җырымны илгә багышладым...» дип исемләнгән төп чара быел 13 февральдә узачак. Ленария Мөслимова: – Безгә, татар яшьләренә, Муса Җәлилне яшь егет буларак ачу мөһим. Аның тормышы сугышта гына башланмаган. Сугышка кадәр ул Казанда бик актив яшь татар егете булган. Опера һәм балет театрында әдәби бүлек җитәкчесе вазифасын башкарган. Максатыбыз – Җәлилне заманының актив яшь кешесе буларак ачу.

 

 

Муса Җәлил музей-фатирының фәнни хезмәткәре Ләйсән Харрасова

 

 

Ленария Мөслимова:

 

– Безгә, татар яшьләренә, Муса Җәлилне яшь егет буларак ачу мөһим. Аның тормышы сугышта гына башланмаган. Сугышка кадәр ул Казанда бик актив яшь татар егете булган. Опера һәм балет театрында әдәби бүлек җитәкчесе вазифасын башкарган. Максатыбыз – Җәлилне заманының актив яшь кешесе буларак ачу.

 

Ләйсән Харрасова:

 

– Өстәп, шуны да әйтергә кирәк: аны иҗади яктан күрсәтәсебез килә. Сугышка кадәр Муса Җәлил 10 шигырь җыентыгы бастырып чыгарган, заман таләпләренә туры килгән һәм шулай ук лирик шигырьләр дә язган. Аның сугышка кадәр язылган шигырьләрен дә халыкка җиткерәсе килә. Милли музей хезмәткәрләре белән берлектә, шагыйрьнең 120 еллыгы уңаеннан, «Муса Җәлил: батырлык һәм илгә тугрылык» дигән күчмә күргәзмә дә әзерләнде, ул Татарстан районнары мәктәпләре һәм музейлары буенча йөртеләчәк. Казанда була торган төрле чараларда да шушы күргәзмә куелачак. Әлеге күргәзмә – куб формасында, йөртү өчен җайлы итеп ясалган. Ул Җәлилнең тормыш юлын бәян итә, фотосурәтләр һәм документлар белән баетылган, шагыйрьнең шигырь юллары белән дә үрелеп бара. Тәрҗемәи хәленең һәр чорына туры килә торган шигырьләр дә сайланган.

 

– Шагыйрь туганнан соң 120 ел узгач, музей аның иҗаты һәм тормыш юлы аша хәзерге көнгә нинди төп фикер җиткерергә тели?

 

Ләйсән Харрасова:

 

– Муса Җәлил үз заманының алдынгы карашлы кешесе булган, яңалыкка омтылган. Ул яшь чагыннан ук үз янына сәләтле яшьләрне туплаган, соңрак Мәскәү һәм Казанда яшәгән вакытларында танылган кешеләр белән дус булган, аралашкан. Әлеге хәл соңрак, әсирлеккә эләккәннән соң да дәвам иткән. Туган илгә әйләнеп кайта алган көрәштәшләре аны болай дип искә ала: «Җәлил янына кайчан килсәң дә, искиткеч тынычлык хөкем сөрә иде». Димәк, кемнедер юаткан, кемгәдер киңәшләр биргән... Әсирлектә дә иленә тугры булып калган, үлемсез шигырьләр язган. Бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора. Бүгенге яшьләр дә заманына күрә шулай ук укымышлы, алдынгы карашлы була алалар.

 

Муса Җәлил гади кеше булган. Таш һәйкәл Җәлил дә гади кеше булган: ул шаярган да, көлгән дә, яраткан да, ялгышкан да... Гади кеше дә менә шундый каһарманга, заман героена әйләнгән.

 

Гадәттә, конкурсларда берүк шигырьләр яңгырый. «Моабит дәфтәрләре»ндә дә Җәлилнең әле киң даирәгә бик үк таныш булмаган шигырьләре бар. Аларга да игътибар итсеннәр, аларны да яңгыратсыннар иде. Шулай ук сугышка кадәр язган шигырьләре... Мәсәлән, «Ялгыз учак» дигән шигыре һәм башка лирик шигырьләре... Муса Җәлилне ниндидер мемориаль стенд итеп түгел, ә тере кеше итеп күрсәтәсе килә. Без шулай ук батырлык темасыннан да ерак китә алмыйбыз, экскурсия вакытында җәлилчеләрнең каһарманлыгы турында да, «Моабит дәфтәрләре» турында да сөйлибез.

 

Теләге булган һәр кешене музейда көтеп калабыз!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи