1912 елның 8 ноябрендә журналист Фатих Кәрими җитәкчелегендәге бер төркем татар кызлары – Чистайдан Өммегөлсем Камалова, Петербургтан Ркоя Юнысова, Ташкенттан Мәрьям Якупова, Ростовтан Мәрьям Паташевалар, Одессадан пароходта кузгалып, 9 ноябрьдә Истанбулга килеп төшәләр. Петербургтагы Югары хатын-кыз медицина курсында укучы бу туташларның максаты – Балкан сугышында авыр хәлдә калган төрек кардәшләребезгә хәл кадәри ярдәм итү. Шулай итеп, алар биш ай дәвамында «Һилял әхмәр» («Кызыл ай») җәмгыяте карамагындагы хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли, сугыш кырында яраланган төрек гаскәриләренә медицина хезмәте күрсәтә.
Яралыларны дәвалаудан кала, татар кызлары төрек хатын-кызлары хәрәкәтен оештыруда да актив катнаша. Өммегөлсем Камалова төрекләрнең иң мәртәбәле мөгаллимәләре, әдибәләре җыелган митингта – университет залында татар кызлары исеменнән чыгыш ясый. Җыенда 6 меңнән артык хатын-кыз катнашуы билгеле.
Татар кызларының төрек кардәшләребезгә күрсәткән игелеге Госманлы империясе җитәкчеләренә дә барып ирешә. Төрек солтаны Мәхмәд Vнең аларны кул күтәреп сәламләве, садер әгъзам (баш министр) Мәхмүд Шәүкәт пашаның кызлар белән кул биреп күрешүе мәгълүм. Паша татар шәфкать туташларына: «Мөселман хатын-кызларының зур калебле, галиҗәнап икәнлеген сез гамәлдә күрсәттегез!» – дип, олы рәхмәтләр дә әйтә. Фатих Кәрими «Истанбул мәктүбләре»ндә татар кызлары турында: «Эштә, урамда, җәмәгать оешмаларында, халыклар арасында үзләрен тота белүләре, булдыклылыклары белән алар һәр очраган кешеләрне үзләренә хөрмәт белән карарга мәҗбүр итәләр», – дип язып калдырган[1].
Сүз уңаеннан: Балкан сугышында катнашкан кызларның берсе – Мәрьям Якупованың (1887-1971) 1915 елда Мәскәүдә Гаяз Исхакый чыгарган «Ил» газетасында «Милли гимназия кирәк» дип исемләнгән мәкалә бастыруы билгеле. «Минем телемнең кай җире җитмәгән? Аның нинди зур гаебе бар, нигә шулкадәр үз телемезне яхшылап өйрәнмибез? Нигә без төрле фәннәр белән үз телемез аркылы танышмыйбыз. «Китап юк», дию, миңа калса, җавап түгел, гыйлем – дөньяда бер генә. Шул бер гыйлемне төрле халык үз телендә өйрәнә. (...) Минемчә, баланы яшь чагында үз ана теле белән генә тәрбияләргә, мәктәпкә кереп укый башлагач кына, аңа рус телен кушып өйрәтә башларга кирәк. Бу вакыт инде бала үскәнрәк була һәм тәртипле укудан аңа һич зарар тими», – дип яза ул бу мәкаләсендә. Шактый тәҗрибә тупларга өлгергән шәфкать туташы 1922-1927 елларда Ташкент акушерлык техникумында укый. 1923 елдан Үзбәк хатын-кызлары институты укытучысы, шәһәр хастаханәсе табибәсе булып эшли.
Төркиядән кайткач, туташларның берсе Мәрьям Рәхмәт Паташева Оренбургта Фатих Кәрими мөхәррирлегендә чыга торган «Вакыт» газетасының 1913 елгы 1201, 1211, 1223, 1245 нче саннарында Балкан сугышында, хастаханәдә күргән-кичергәннәрен тәфсилле тасвирлап, «Истанбул хатирәләре» исемле күләмле мәкалә бастыра. Истәлек-мәкаләдә татар кызының, яраланган төрек ирләрен яклап, хастаханә җитәкчеләре белән каршылыкка керүен беләбез. Автор гаскәриләр кичергән газап-хәсрәтне үз йөрәге аша үткәрә, төрекләрдәге, аеруча кызлар мәгарифендәге җитешсезлекләргә сыкрана, төрки кардәшләребезнең хәлен җиңеләйтү юлларын эзли. Иң мөһиме – киләчәктә Госманлы Империясен һәлакәткә илтәчәк Балкан сугышында төрекләрнең җиңелү сәбәпләрен барлый. Төрек сәясәтчеләре милли рухлы мәктәп-мәдрәсәләрне кайгыртасы урында, милләт вә өммәтне коткару юлын читләрдән эзлиләр, тышкы сәясәт белән генә мавыгалар, ди. Мәрьям Паташева күтәргән мәсьәләләр госманлы мәмләкәтенең эчтән таркалып килүенә җан сыкравы булып яңгырый, илгә һәм милләткә сугышларсыз гына зур үзгәртеп корулар кирәклегенә ишарәли.
Текст төрек кардәшләребезгә дә адресланып язылган булса кирәк. Бу инде «Вакыт» газетасының таралу географиясе Россия белән генә чикләнмәгәнлеге турында сөйли.
Мәкалә тулысы белән диярлек хәзерге татар әдәби теленә якынайтылды. Кайбер төрекчә сүзләрнең тәрҗемәсен ачыклауда, астөшермәләрне, Төркия чыганакларыннан фотоларны барлаудагы ярдәме өчен, Фатиһ Кутлуга олы рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез.
| ИСТАНБУЛ ХАТИРӘЛӘРЕ Мәрьям Рәхмәт Паташева |
Италия сугышы туктар-туктамас, Төркия дәүләтенә рәхәт бирмәс өчен, Яуропа сәясәте балканлыларны Төркия өстенә җибәргән иде. Сугыш башланды. Балкан христианнарына һәр тарафтан төрле ярдәм күндерелә башлады. Әүвәлге сугышларда хәлдән тайган Төркиягә һичбер тарафтан ярдәм юк иде.
Ватан юлында, дин юлында җаннарын фида кыла килгән төрек гаскәриләренең хасталарына, яралыларына сугыш мәйданында хезмәт итәр өчен дүрт кыз, Петербургтан сәфәр итеп, Истанбулга килдек. Истанбулда Кадырга[2] исемендәге хастаханәдә биш ай хезмәт иттек.
Истанбул – тәмам дөнья җәннәтедер: вакыт кыш фасылы булса да, һәр тарафта яшеллек, күк йөзе ачык, кояш иртәдән кичкә кадәр матур җирләрне һәр тарафтан яктырта, җан бирә, һәр җирдә зур, гүзәл мәчетләр, озын, матур манаралар бөек шәһәргә зиннәт биреп торалар.
Без кайттык... Ләкин минем күңелем – һаман Истанбулда. Хасталар янында биш ай хезмәт минем күңелдә бик тирән эз калдырды. Истанбулда һаман буласым килә: дин юлында җаннарын фида иткән хасталарның тавышларын һаман ишетәсем килә; һәр җирдә, һәр нәрсәдә бар гүзәллекне күрәсем килә; төрекләрнең һәрбер эшләрендә күренеп торган аяныч ялкаулыкларына хәсрәт күзе илә карап, сүзләрем илә аларга бераз булса да җан бирәсем килә; күңелебезгә авырлык, йөзебезгә кызыллык бирә торган ялкаулыкларын әллә нинди бер куәт илә бетерәсем килә... Күңелемдә калган хатирәләремне Русия мөселманнарына белдерәсем килә, төрек кардәшләремә әйтәчәк сүзләремне «Вакыт» газетасы аша әйтәсем килә.
Истанбулга барудан элек тә, Истанбулга ирешүнең әүвәлге көннәрендә дә төрекләрнең чигенүләренә без ышанган идек. Ләкин, төрек хасталарының хәлләрен белә башлагач, әүвәлге иманыбыз, берничә көннән соң, янә куәтләнә башлады. Һәр тарафта төрек гаскәренең җиңелү хәбәрләре һәр көн, һәр сәгать килә башлады. Кадырга хастаханәсенең баш табибы яһүди Сухами төрек гаскәренең җиңелүләрен, качуларын һәрвакыт шатлык илә көлеп сөйли иде. Кыска буйлы, калын тәнле, зур корсаклы, исерек яһүдинең шатлыкларына протест ясаучы һич юк диярлек иде. Табиб Сухами илә бу турыда мин һәрвакыт талаша идем. Табиб Сухами, һичбервакыт үзенең шатлыкларын үзгәртмәсә дә, миңа һәрвакыт: «Мәрьям ханым, син һичбер эш аңламыйсың!» – ди торган иде.
Тора-бара шатлыклар арта башлады. Яһүди Сухами, студент Жузеф, хастаханәдә мадам Дәрузман бүлмәсендә тупланып, һәр кич шәраб мәҗлесләре ясый башладылар. Мадам Дәрузманның романсларын алкышлап, төн буена кәеф-сафа кыла башладылар.
Һиндстаннан «Һилял әхмәр» җәмгыятенә күндерелгән егерме ике адәм, Кадырга хастаханәсенә урынлашып, бер ай кадәр эшсез тордылар. Көндезләрдә Истанбул тамашаларына йөреп, кичләрдә Сухами, мадам Дәрузман компаниясендә кәеф-сафа сөрәләр иде. Мадам Дәрузман зур тавыш илә романслар җырлый иде, компаниясе хастаханәне яңгыратып алкышлый иде.
Кәеф-сафа бүлмәсе безнең бүлмәбезгә якын иде. Исерек компания тавышлары бичара хасталарның рәхәтен ала иде. Бутылкалардан атылып чыккан пробка тавышларыннан җаныбыз газаплана иде. Истанбул капусы төбендә ислам каны түгелеп торган сәгатьләрдә, мескен хасталарны онытып, бер мадам гыйшкына бутылкалардан әллә нинди шәраб түгеп, кәеф-сафа кылмак безгә бик авыр, бик гаҗәп күренә иде.
Һиндстан адәмнәре Җиталҗа янына хастаханәләр ачу өчен киттеләр. Кәеф-сафа компаниясенең әгъзалары аз калды. Хастаханәдә яхшы гына әдәпле аптекарь Гасыйм бәк бар иде. Элек бик яхшы эшли иде. Мадам Дәрузман Гасыйм бәкне дә компаниясенә тартты. Бичара Гасыйм бәк тә, шәраб мәҗлесләренә ияләшеп, Сухами кеби һәрвакыт сәрхуш була башлады.
Хастаханәдә мондый әдәпсезлек без киткәнгәчә дәвам итте. Хасталар, хастаханә адәмнәре бу әдәпсезлекләргә, бәлки, разый булмаганнардыр, ләкин баш доктор Сухамига авыз ачып бер сүз әйтүче булмады. Мин ерничә кат Сухами яһүди илә шул хакта да талаштым: һичбер илтифат кылмады, һаман үз эшләрендә дәвам кыла иде.
«Һилял әхмәр» рәисе доктор Бәсим Гомәр пашага[3] без һәм дә бәгъзе адәмнәр шикаять кыла идек. Доктор Бәсим Гомәр паша әйтә торган иде: «Тыныгызны чыгармагыз! «Һилял әхмәр» намусын хурламагыз! Төркиягә рәхәтсезлек бирмәгез. Бу эшләрне мин үзем багармын!» Ләкин, нидәндер, һичбер вакыт бакмады. Әдәпсезлек хастаханәдә һаман дәвам итә иде. Алай гына түгел, бәлки Сухамигә: «Хастаханәне фәхешханә иттең!» – дигән доктор Әхмәд әфәндене, төрле фетнәләр кылып, Сухами сөрдерде.
Хастаханәбездә тәртип тә юк, баш доктор күбесенчә исерек була иде. Хасталарны карау сәгатьләрендә дә һаман исерек була иде. Бик күп вакыт хасталар өстенә ава иде. Хезмәт итүчеләргә дә күп әдәпсезлекләр кыла иде.
Склад хезмәткәре Хатифә ханым хасталарга да, хезмәтчеләргә дә һичбер вакыт рәхәт бирми иде. Юк-бар нәрсәләрне сылтап, бичара хезмәтчеләрнең җаннарын ала иде. Хасаталарга эчке кием йә җәймә алган сәгатьләрдә талашудан башка һичбер вакыт алып булмый иде. Хасталарның җәймә, эчке киемнәре күп вакыт пычрак кала иде.
Яралыларга операция ясаганда да хастаханәләрдә бик күп илтифатсызлык күренә иде. Кадырга хастаханәсендә операция күбрәк мадам Дәрузман кулы белән ясала иде. Мадам Дәрузман операция вакытларында да, яраларны сару вакытларында да бичара хасталарга бик зәхмәт бирә иде.
Фәкать практика өчен генә килгән немец студентлары мескен төрек гаскәрләрен хайван кеби турап-кисеп, яраларын казып, бик күп хасталарны тәҗрибә юлында фида кылганнар. Башка хастаханәләрдән Кадырга хастаханәсенә күчеп килгән яралы хасталарны күреп, аларның шикаятьләрен ишетеп, мин хәйран була идем, күңел сукрана иде. Бичара хасаталарның аяныч хәлләрен күреп, Кадырга хастаханәсендәге әрмән Җырах Ягъкубиян әфәнде илә Капамачьян әфәнде һәрвакыт шикаять кыла торганнар иде.
Мондый аяныч хәлләр бер түгел, ун түгел, бик күп иде. Яшь чактан хәтеремдә калган – әбием әйтә торган иде: «Әй, Мәрьям, күргәнең бер тугыз, күрмәгәнең унтугыз!» Мәрхүм әбиемнең шул хикмәтле сүзе Кадырга хастаханәсендә һәрвакыт хәтеремә килеп, бичара төрек гаскәренең авыр хәлләренә күңелем яна, газаплана, баш ватыла, йөз кызара иде. Бу хәлләр бер миңа гына түгел, бәлки, хөкүмәт адәмнәренә дә, төрекләрнең үзләренә дә, хастаханә табибларына да, әлбәттә, мәгълүм иде.
Балаларын, ата-аналарын ачлыкта ташлап, бичара гаскәри сугышка китә. Дин юлында, ватан юлында ун көн, унбиш көн ач-ялангач йөреп, сугыш мәйданнарында шәһид була, әгъзасы сына, җәрәхәтләнә, хасталана. Кыш көннәрендә кырда кала. Салкынлыктан, ачлыктан, сусызлыктан, ялангачлыктан, дәһшәтле газап күрүдән үлә. Меңнән бере үзенең көче илә, кесәсендә бар акчасы илә миллион зәхмәт күреп, көчкә генә Истанбул хастаханәләренә үзе килеп җитә. Җәрәхәтле булса, әгъзасы сынган булса, бичара хаста мадам Дәрузманнарның «мәрхәмәтләренә», алман студентларының кулларына тапшырыла да, зәхмәт, мәшәкать күреп, күбрәк вакытта теге дөньяга китә. Сугышта ач-ялангач йөргән бичара гаскәри хастаханәдә һаман ач тора. Һаман түбәнсетелә, һаман зәхмәтләнә. Суда пешерелгән аз гына дөге бирәләр. Бичара гаскәри икмәк өчен дә талаша. Илтифат юк. Арттыру, туйдыру юк. Ачлыктан йөдәгән бичара хаста тапса – урлый, тапмаса – һаман ач кала, акчасы булса, сатып ала.
Мондый хәлләрне белә, күрә торып, хөкүмәт адәмнәренең разый булуларына, мөселман төрекләренең тик торуларына мин бик гаҗәпләнә идем. Алман студентларына айга йөзәр лира биреп тә, мөселман гаскәриләренең хасталарын ач-ялангач тоту, мадам Дәрузманнарның гыйшкына чамасыз хөрмәт күрсәтеп тә, мөселман гаскәриләрен хур кылу бөтенебезгә гаять уңайсыз күренә, гакылдан шаштыра иде. Шикаять кыла идек, ләкин файдасы юк иде. «Тыныгызны чыгармагыз! «Һилял әхмәр» намусын пычратмагыз!» – диюдән башка бер җавап юк иде.
Мин моңа бик аптырап кала идем. Тын чыгармау ни өчен иде? Хыянәтләргә, хурлыкларга разый булуның сәбәпләре ни иде? Хөкүмәт нигә болай булган? Төрек халкы ник бу хәлләргә калган? Мондый сораулар күңелемә килә башлады. Шуңа күрә төрекләрнең һәрбер эшенә, хасталарның хәлләренә, сүзләренә хәсрәт күзе илә, игътибар күзе илә карый башладым.
Биш ай эчендә вак-төяк байтак хәлләр күрдем, гаҗәп нәрсәләр ишеттем.
II
Бөтенләй һәлакәт булмаса да, бөтен Төркиянең бу кеби хурлык астында калып, зур фаҗигаләргә төшүенең сәбәпләре нидә?
Моның сәбәпләре бик күптер. Аларны тикшерү вазыйфам булмаса да, шул дәһшәтле тарихи вакыйгалар вакытында Төркиядә булганлыгымнан, кайберләре хакында аңлаган кадәр язуны тиешле күрәмен. Төркияне бу кеби бәхетсезлекләргә китергән сәбәпләрнең кайсылары шул вакыйгалар вакытында мәйданга килгән булып, кайсылары исә электән киләләр. Бу сәбәпләрнең бере – Төркиядә гаилә мәсьәләсе, дип беләм. Чөнки бу мәсьәлә аларда хәзергә кадәр хәл ителмәгән. Моннан ничә йөз еллар элек ничек булган булса, хәзер дә шул көйдәдер.
Гаиләдә ниндидер бер уңайсызлык бар: ир илә хатын тормышы бер түгел. Ире – бер дөньяда, хатыны икенче дөньяда тора. Берсе икенчесен аңламый һәм аңларга да теләми. Шулай итеп, гаиләдә иң кыйммәтле булган мәгънәви бәйләнеш югалган һәм гаилә үзенең төсен җуйган. Шул сәбәптән булса кирәк, балалар тәрбиясе дә уңайсыз бер хәлгә килгән: ата булган кеше балалар тәрбиясе хакында уйламый, бәлки, бала тәрбиясе илә мәшгуль булырга вакыты да юктыр. Чөнки ул иртә белән йокыдан торгач та каһвәсен эчә, бала-чагасын күрмичә чыгып китә. Көндез илә аш вакытында өенә кайтып, хатын, бала-чагасы илә сөйләшеп, рәхәт-рәхәт ашап ял итәсе җирдә, берәр ашханәгә кереп тамагын туйдыргач, эше булса, эшенә китә, булмаса, тулып яткан каһвәханәләрнең беренә кереп, уймак кадәр бер чынаяк каһвә илә сәгатьләрчә гомер үткәрергә һич авырсынмый, иренеп кенә сугыш мәйданында булган уңыш яки уңышсызлыклар хакында сөйләшә яки аны да бик авыр эш санаган шикелле, һичбер нәрсә сөйләмәстән, наргилә (кальян) тартып яртылаш йоклап, үзенчә рәхәт итәдер. Шулай итеп, ата балалар тәрбиясенә һич катышмый, бәлки, көн буена балаларын исенә төшергәне дә беленмидер.
Аналары да бала тәрбиясенә зур әһәмият бирмәгән шикелле күренә. Бала кечкенә икән, аны ашатып-эчертеп тамагын туйдыру тәрбия саналып, бала зурая төшкәч, мәктәпкә җибәрәләр. Шуның илә эш тәмам була. Бала ничек укый, әхлагы ничек – бу хакта һич уйламаган төсле күренә.
Гомумән, төрек хатыннары ялкау. Дүрт-биш көнлек ашны берьюлы пешереп (һәркөн аш пешереп үзен рәхәтсезләтми), шуны һәр көн җылытып кына ашыйлар. Шуннан башка эше юк. Шуңа күрә тик утыра, эче пошса, тәмәке тарта, каһвә эчә, баерак гаилә булса, пианино уйный, чит телдән тәрҗемә ителгән юк-бар мәгънәсез романнар укый, шулай итеп көнне үткәрә.
Төрек хатыннары урамда йөргәндә дә ялкаулыкларын ташлый алмыйлар. Берничәсе бергә урам буенча акрын-акрын йөри. Читтән караган кешегә боларның бер дә эшләре юк төсле күренә. Йөзләре капланган булса да, үткән-барган кешеләрне дикъкать илә карап калалар.
Гомумән, төрекләр үзләре һәм хатыннары акрын йөрергә яраталар. Ашыкмыйлар, ашыгып-ашыгып, эшемнән калмыйм, тиз генә җитешим, дип йөргән бер төрекне күрергә никадәр теләсәм дә, һич күрә алмадым. Кыскасы, төрекләрдә иҗтиһад юк, бөтен милләтне ниндидер куркыныч ялкаулык, эшсезлек, хәтта өметсезлек чолгап алган.
Төрекләр, шулкадәр ялкау булган хәлдә, тышкы якны матурлауга иренмиләр. Хатыннарның да һәм ирләрнең дә тышкы яклары кирәгеннән артык тәртипле: чәчләре гаять яхшы таралган булып, һичбер чәч чыгып тормас, киеме яңа гына тегүчедән алынган шикелле таза, бөкләнгән-җыерылган җире юк, ботинкалары иң соңгы модада ясалган – һичбер сүз әйтерлек түгел. Ике кулын кесәләренә тыгып тик йөри – киемем бозылыр, дип, утырырга да курыккан шикелле күренәдер. Мондый кешеләр тәмам ясап куйган матур, ләкин җансыз курчак кеби күренеп, карауга да бик аянычтыр.
Кешеләр тәртипсез, пычрак йөрергә тиешледер, дип әйтмим. Әлбәттә, һәркем үзен ару йөртергә тиеш. Ләкин төрекләр бигрәк тә артык кыланалар. Карт кына ирләр, башка эш беткән шикелле, үтеп барган хатын-кызның киеменә дикъкать итеп: «Бу хатынның киеме тар, моныкы киң, килешсез...», – шикелле мәгънәсез сүзләр сөйләп торудан тартынмыйлар. Хәтта минем иске зур якалы туным да аларның дикъкатеннән котыла алмады, аны да сөйләп калганнарын ишетергә туры килә иде. Болай әйткәнче, бу әфәнделәр кирәкле бер эш илә мәшгуль булса иделәр! Эш юкмы? Эш күп, эшләүче юк... Аеруча Ватан шундый хәлдә булып, һәр угылыннан ярдәм көткән бер вакытта төрекләрнең болай эшсез, һичнәрсә уйламый йөрүләре кешеләргә бик авыр буладыр.
Бу – тыштан күренеш, тышкы тараф, әмма мәгънәви тормыш төрекләрдә күренмидер. Гаиләдә ирлек юк. Ире, хатыны бөтенләй башка, һәркайсы үз дөньясында тора, ире хатынына тәмам хуҗа, хатыны иренә тәмам кол шикелледер: ире ни әйтмәсен, ни кушмасын, хакы бер ахмаклык булса да, хатын, һичбер сүз әйтмәстән, шуны эшләргә мәҗбүрдер. «Бездә хатыннар ирләренең гакылга сыймастай әмерләренә итагать кылмыйлар», – дисәк, төрекләр бик тә гаҗәпләнәләр. Хатын иренең әмеренә буйсынмауны төрекләр аңлый алмыйлар, чөнки, алар фикеренчә, хатын – бөтенләй ихтыярсыз бер колдыр.
Гаилә хәле, югарыда әйтелгәнчә, уңайсыз бер рәвештә булудан, һәммәсеннән бигрәк, мескен балалар зарар күрәләр. Ата-анасы яхшы тәрбия итә алмый, яхшы тәрбия бирерлек мәктәпләре дә юк диярлек. Аеруча кызлар өчен яхшы мәктәп бик сирәк. Мондый мәктәптән әдибә Халидә ханым[4] мәктәбе иң яхшылардан саналырга тиеш. Бинасы зур булмаса да, якты, һәр җирдә чисталык, парталар, уку әсбаплары да бик яхшы, барып кергәч тә кешегә яхшы тәэсир итә, күңелгә шатлык бирәдер. Бу мәктәптә кызлар да яхшы, гакыллылар, үзләрен хөр генә тоталар, куркып-өркеп тормыйлар, хәтта бөтен Төркиядә беренче булган хатыннар җәмгыятендә шул мәктәп шәкертләреннән нотык сөйләгәннәре дә булды. Мөгаллимә илә шәкертләрнең мөгамәләсе иптәш мөгамәләсе шикелле. Белмәгәннәрен, шәкертләр һич тартынып тормый, сөекле мөгаллимәләреннән килеп сорыйлар. Алар да аналары шикелле бик якты йөз белән генә аңлатып, аларның тәрәккыйсенә ярдәм итәләр. Бу мәктәпкә әйтәсе бер сүз юк, фәкать, кызганыч ки, мондый мәктәпләр бик аз. Мондыйлар күбрәк булса иделәр!
Башка мәктәпләргә кереп, карап йөрергә туры килмәсә дә, тыштан караганда, бик начар күренәләр: тәрәзәләре аз, кечкенәләр, ишекләре дә кечкенә, зуррак балаларга баш иеп керергә туры килә, коридоры пычрак... Шуларны күргәндә бик уңайсыз була, өмет өзү дәрәҗәсенә киләсең. Тышы болай булгач, мәктәпнең эче дә тәртипсездер, дигән уй килә...
Айя-Суфия мәчете яныннан үткән вакытта урамның икенче ягында ике яки өч катлы бер йорт күрдем. Бинасы – таш, сөйкемсез, тәрәзәләре кечкенә генә, пыялалары ватык... Ватык тәрәзәләренең берендә үсеп утырган матур кызыл чәчкә күренмәсә, бу йортны тәмам хәбесханә (төрмә), дип уйланырлык иде. Әмма бу хәбесханә түгел, бәлки, киләчәктә Төркияне коткарачак, Төркиянең өмете булган балалар мәктәбе, имеш... Соңыннан мондый хәбесханә шикелле мәктәпләрне күп күрдем, болар аз түгел, әмма «Мәктәбе Солтани», «Вәфа Идадиси» кеби күңелгә шатлык, өмет бирә торган мәктәпләр бик аз.
Диңгез бугазы эчендә бик яхшы мәктәпләр күрдем. Биналары зур, тәрәзәләре дә зур, якты, диңгез янында гына, манзаралары да бик матур, һава яхшы, тирә-ягында җәннәт кебек зур-зур бакчалар. Бу мәктәпләр Төркиядә, әмма төрекләрнеке түгел, чит милләтләр мәктәбе. Боларның шәкертләре сәламәт, тазалар, шатлар. Югарыда сөйләгән төрек мәктәпләренең шәкертләре арык, йөзләре сары, күңелләре төшкән булып, араларында аерма бик зурдыр. Тышларында аерма булган шикелле, боларның рухларында да аерма булачагына шөбһә юктыр.
Үзләрендә шундый яхшы мәктәп булмаганлыктан, төрекләрнең зурлары балаларын чит милләт мәктәпләренә бирергә мәҗбүрләр. Фән өйрәнү өчен бу мәктәпләр бик яхшы булса да, төрек балаларының мәгънәви тәрбияләрендә зарарлы булачагы шөбһәсез. Бу мәктәпләрдә ватан, ислам тәмам бетерелә, балалар Төркияне сөймәс дәрәҗәгә киләләр. Бала вакытта ватаннан аерылган рух зурайгач та ватанга якын булмый. Шул юл белән төрекләр үзләреннән-үзләре, һич сизмәстән, төреклекне һәм Төркияне бетерүгә ярдәм итәләр.
Хәтеремдә калды: дәүләт әгъзаларыннан беренең балалары француз мәктәбендә укый иде. Балаларның аналарына: «Чит ил мәктәпләрендәге тәрбия төрек балаларындагы ватан вә ислам мәхәббәтенә күп зарар китерә, бәлки, ул мөкатдәс хисләрне бөтенләй бетерә», – дип, сүз арасында әйтүемдә, ханым-әфәнде: «Юк, алай булмас! Мин үзем аларны тәрбия кылам, ватанга мәхәббәтләрен арттырырга тырышам», – диде. Бу сүзләргә бөтенләй ышанып бетмәгәнлектән, ханым-әфәнденең кәефе китә төште. Кайсыбызның фикере тугры икәнен ачык хәл итү өчен, ханымның иң кечкенә кызын чакырып, сөйләшергә уйладым. Бу кыз чакта чит ил мәктәпләрендә тәрбияләнгән балаларның берсе иде. Кызчык килгәч: «Төркиянеме, Франциянеме күбрәк сөясең?» – дип, төрекчә соравыма, бала, һич уйламастан: «Әлбәттә, Францияне күбрәк сөям!» – дип, французча җавап бирде. Мескен бала, төрекчә сөйли белсә дә, ана телендә сөйләмәскә тырыша. Ханым-әфәнде аптырап калды, ни әйтергә белмәде, ниһаять, бик төшенке тавыш белән: «Үзебездә яхшы мәктәпләр юк, балаларыбызны шулай тәрбия итәргә мәҗбүрбез инде», – диюдән башка бер сүз тапмады. «Сез үзегез яхшы мәгълүматлы бер ханым. Сезнең кеби башка ханымнар да юк түгел. Җыелышып берәр милли мәктәп ачсагыз, шул мәгъсум төрек балаларын төреклек вә ислам рухында тәрбия итү шикелле мөкатдәс бер эш башласагыз, киләчәктә Төркия читләр йогынтысыннан котылып, сезгә милләт тә, тарих та рәхмәтләр укырлар иде...» – дидем. Ханым-әфәнде бик уңайсызланды, бер сүз әйтмәсә дә, йөзендә күренгән яшь галәмәте бу эшләрнең булуына ышанмаганлыкны күрсәтә иде.
III
Мөхтәрәм газетагызда төрекләрнең гаилә мәсьәләсе вә аның уңайсыз җәһәтләре хакында, балалар тәрбиясе ни рәвештә вә ул тәрбиянең Төркия киләчәгенә ничек тәэсир итәчәге турында бераз язган идем. Бу турыда язганда, төрекләр арасында катыш никахлар хәтергә килә.
Христиан кызларына өйләнү төрекләрдә гадәт булып киткән – модага әйләнгән. Бу эштә шәригать рөхсәт итә дигән сылтау белән, төрекләр бу юлда сүи истигъмаль итү[5] дәрәҗәсенә киләләр. Ләкин, миңа калса, катыш никахларның зарары бик күп һәм төрекләрнең киләчәге өчен хәвефледер.
Бер гаилә рәхәт яшәсен өчен, аның әгъзалары арасында берлек булу һәм берсенең башрак булып, башкаларының аңа бераз итагать итүе кирәк. Минемчә, бер дәүләт, гадәттә, бер зур гаилә хөкемендә булып, анда булган һәр милләтләр дә бер тормыш илә яшәргә, һәммәсе бер кеше кеби булырга, гаиләне идарә итүче баш әгъза урынындагы хөкүмәт аталган бер төркемнең тәдбирләренә күнәргә һәм тәрәкъкый вә мәдәният юлында ул төркемгә милләт ярдәм итәргә тиештер. Табигый, һәр дәүләттә хөкүмәт түрәләре шул дәүләттә күпчелек тәшкил иткән милләт кешеләреннән булып, дәүләт аның исеме илә исемләнә, ул милләт тә хаким милләт санала. Төркиядә хаким милләт – төрекләр.
Төркия мөстәкыйль, куәтле, бәхетле булсын өчен, төрекләр аны ватан дип танып, аны саклауны үзләренә мөкатдәс вазыйфа санарга, аның үсеше өчен һаман тырышырга, кирәк булганда аның өчен җан бирүдән дә курыкмаска тиешләр. Юкса төрекләр, истикълялне (бәйсезлекне) саклый алмый, башка бер милләт кул астына кереп, тереклекне югалтулары шөбһәсездер.
Күп төрекләр, хәтта зур гына урында торганнары да, мөстәкыйль булып тору илә икенче бер милләт кул астында торуның аермасын аңламаганнар. «Бер зур дәүләт безне үз химаясенә алса иде дә, без дә аякка басар идек...» – шикелле гакыл аңламастай сүзләр сөйлиләр. Мондый сүзләрне ишетү бик авыр була иде.
Бичаралар, «химая»ны һаман аңламыйлармы? Ислам дәүләтләреннән шундый «химая» астына кергәннәре азмы? Аннан бер файда өмет итү мөмкинме? Мөстәкыйль яшәү мөмкин икән, аз гына иҗтиһад итүгә иренгән шикелле: «Башкалар ярдәм итсә иде!» – дип көтеп тору тәмам гаҗиз булу түгелме?
Истикълял бик газиз булган шикелле, бер мәртәбә кулдан китсә, аны кайтару да бик читен, хәтта мөмкин дә булмыйдыр. Төрекләр дә, теләсәләр, бер дәүләтнең химаясенә керә калсалар, аннан котылулары бик шөбһәле, бәлки, өметсездер. Кызганыч, яхшы бер тормышка чыгу өчен, иҗтиһад кылу без мөселманнарда юк. Бер мәртәбә кол булса, шул көе калына һәм шул хәл табигый санала. Шул юлда төрле кыенлык, читенлекләр күренсә, һәммәсе дә тәкъдиргә йөкләтелеп, эш шуның илә тәмам була, яхшылатырга тырышылмый.
Бәйсезлекне бер югалткач, аны кире кайтара алмый даими кол булып калган милләтләр аз түгел. Бер вакытлар азатлыкны югалтып та, соңыннан мөстәкыйль булган милләтләр дә юк түгел. Русияне татарлар яулап алдылар. Ике йөз ел татарлар хуҗа булып торсалар да, руслар һәммәсе бер кеше шикелле иҗтиһад иттеләр.Татарлар исә бер-бере илә сугышудан бушамадылар. Ниһаять, руслар хаким, татарлар исә мәхкүм (буйсынучы) булдылар. Икенче мәртәбә Русия французларның явыннан котылды. Әмма Төркиядә болай булу ихтималы юк, чөнки төрекләрдә ватан хисе, берлек юк. Коллыктан курку вә аны уйлап, дошман илә көрәшерлек гайрәт юклыкны янә исбат иттеләр.
Төрекләр берничә сәяси партиягә бүленгәннәр, бере-берен һич яратмыйча, кулыннан килсә, бере-беренә зарар итәргә тырышалар, хәтта ватаннарына шулкадәр зур фаҗига килгән вакытта да берләшә алмадылар, һаман партия низагы дәвам итте һәм боларның үзара низаглары Төркиягә дошманыннан артыграк зарар китерде.
Кырым ханнары, Польша кенәзләренең үтенүе илә, анда ярдәм өчен үз гаскәрләрен җибәргән иделәр. Бу мөселман гаскәре Польшада озак торганлыктан, поляклар илә катыша-катыша, ниһаять, алар поляк кызларына өйләнә башладылар. Алардан балалар туды. Бу балалар христиан ана тәрбиясендә булу сәбәпле, татар телен, гадәтләрен һәм ватаннары булган Кырымны белми үстеләр. Ватаннарына мәхәббәтләре булмады, шулай итеп, тәмам мөселман түгел, тәмам христиан түгел, татар да түгел, поляк та түгел – милләтне югалткан бер литва татары булып калдылар. Бөтен бер милләт үз телен, гореф вә гадәтен югалтып, бөтенләй бер чит милләт арасында үзе дә югалу дәрәҗәсенә килде. Бичаралар бу хәлгә үзләре дә кайгыра, уңайсызлана, хакыйкать аяныч хәлдер!
Литва татарларының бу аяныч хәлгә килүләренә сәбәп ни? Минемчә, ачык бер сәбәп – ул да аналарының христиан кызы булуы.
Катыш никах хәзерге Төркиядә бик күбәеп бара.
Төрек яшьләре электән уку өчен Яуропага бара иделәр һәм хәзер дә баралар. Боларның кайберләре, Яуропада озак торулары сәбәпле, шунда христиан кызларына өйләнергә мәҗбүр булалар. Анда өйләнми кайтканнары исә, Төркиядә үзләренә сөйләгән сүзләрен аңларлык, укыган, тәрбия күргән төрек кызы таба алмаганлыкларыннан, чарасыз, яхшы укыган, тәрбия күргән христиан кызы алырга мәҗбүр булганнар.
Төрек кызлары исә хөррият дәверенә кадәр чит мәмләкәтләргә чыгып йөрү хакыннан мәхрүм, үзләрендә яхшы тәрбия алырлык мәктәпләр булмаганлыктан, әлбәттә, читтә укып кайткан яшьләргә үзләрен яраттыра алмый иделәр. Чөнки хөр, тәрбия күргән, яхшы укыган христан кызы илә, һичбер җиргә чыкмый, һаман хәрәмдә (гаремда) генә утырган, бернәрсә дә күрмәгән, яхшы тәрбия һәм мәгълүмат алмаган төрек кызы арасында, әлбәттә, аерма булырга тиеш. Әүвәлгеләр никадәр хәятле булса, соңгыларының шулкадәр рухсыз, төшкен күңелле булучылыгы бик табигыйдыр.
Укыган яшьләрдә күренгән бу хәл, килә-килә гадәт, мода шикелле булып, һич кирәкмәгән кешеләр дә, ягъни гади, һич Яуропаны күрмәгән төрекләр дә шулай кылана башлаганнар. Шулай итеп, әүвәл чарасыз эшләнгән бер эш хәзер миллият вә милләт кирәкләрен оныттырыр дәрәҗәдә бер гадәткә әйләнгән.
Инсан үз милләтен онытмаска, миллиятне югалтмаска тиеш. Хәлбуки, катыш никахлар исә моның киресенә хезмәт итә һәм милләтнең нигезен какшата. Төрекләрдә күренгән катыш никахларны арада булган сөешү һәм тирән хиссиятнең мәгънәви нәтиҗәсе, дип тә булмый, бәлки, һичбер фикергә нигезләнмәгән җиңелчә генә бер хәрәкәттер.
Христиан кызына өйләнгән гади, аз-маз гына укыган бер төректән: «Ни өчен төрек кызын алмадың? Хатыным, балаларымның анасы, диярлек бер мөселман кызы юкмыни?» – дип сорагачтын, һич тартынмастан, эреләнеп кенә: «Кызганыч, милләтебез кызларыннан үземә тиң, үзем яратырлык бер кыз таба алмадым!» – җавабын бирде.
Бөтен һөнәре матур киенүдән артмаган төрек, үзен шулкадәр мәдәни санап, мөселман кызын хатын итеп алуны бер түбәнчелек хисап итә. Шуларны күрү кешегә бик авыр була, хәттә елыйсы килә...
Христиан кызын алып, мөселман баласын христиан ана тәрбиясенә бирә вә моның илә милләтенә әйтеп бетергесез зарар китерә, ислам һәм Төркиянең зәгыйфьләнүенә сәбәп була. Бичара шуны аңламый яки аңларга теләми?!
Анасы христиан икән, баласының чын мөселман, ватанпәрвәр булып тәрбия кылынуы читен, гадәттә, мөмкин түгелдер. Чөнки бала, карында икән, анасына газиз, дөньяга килгәч исә, аралары бигрәк тә якынлаша: ана, сөте илә баланы туйдыра, мәхәббәт илә тулы күкрәгенә кыса, һич арымастан, балага һаман йомшак, хәлим сүзләр генә сөйли. Шунлыктан, бала һаман христиан ананың сүзләрен генә ишетә, аның телен аңлый һәм ул тел бала өчен газиз ана теле булып кала. Бер генә христиан кызының да Төркиягә вә төрекләргә мәхәббәт күзе илә карау ихтималы юктыр. Моңа һич ышанып та булмый, киресенчә, христиан кызы Төркиягә дошман, аны сөйми һәм үзендәге дошманлык хисен баласына да күчерә.
Искедән бирле һаман зәхмәт эчендә килгән бичара Төркиянең тышында һәм эчендә дошманнары аз түгел. Катыш никахлар исә төрекләрнең үз араларында ватанга дошманнарны күбәйтүдән башка бер файда бирми, һаман эшне авырлаштырадыр. Шуңа күрә төрекләрдә мондый катыш никахлар бетәргә тиеш. Белүемчә, бер дәүләтнең тәрәккыйсе андагы хатыннарның мәгълүматлы, яхшы ана булуларына баглыдыр.
Форсат бар икән, төрек хатыннары укырга, мәгълүмат алырга, тәрбиядә христиан кызларыннан югары торып, ирләрне үзләрнә багларга, мөселман балаларын ислам рухында ватанга мәхәббәт белән тәрбия итәргә тиеш. Шулай иткәндә төрек балалары ватан баласы булырлар, Төркиянең коллыктан котылуына хезмәт итәрләр һәм, шөбһәсез, Төркия дә бәхетле дәүләт, төрекләр дә бәхетле милләт булырлар, инша Аллаһ.
IV
Истанбулга сугышта яраланганнарны карар өчен баруыбыз сәбәпле, әлбәттә, төрекләрнең күп офицерларын һәм солдатларын күрергә туры килде. Бөтен вакыт шулар илә үтә иде. Хуш вә күңелле хәлләр күрәсең – шатланасың, ләкин, күңелсез, яраксыз нәрсәләр күреп тә хафаланасың.
Никадәр авыр булса да, төрек гаскәре арасында укый-яза белмәгәннәрнең күплеген әйтергә туры килә. Укый-яза белмәгәннәр гаскәрдә бик күп, хәтта укый-яза белми торган унтер-офицерлар, офицерлар да очрый. Әлбәттә, алар хезмәт күрсәткәннәр, шуңа күрә аларга беркадәр дәрәҗә бирелгән. Шулай булса да, алар укый-яза белми торган кеше булып, алардан зур эшләр көтәргә туры килми.
Офицерлар илә гади солдат арасында, аңлавымча, бәйләнеш юк, мәгънәви берлек, кардәшчә мәхәббәт һәм бер-беренә хөрмәт юк.
Офицерларның күбесе үзләрен солдатлардан бик аерым тоталар. Кечкенә кәрдәшләре булган солдатка якын булырга һич тырышмыйлар. Моның сәбәпләрен офицерлардан сорашкаладым, белергә тырышсам да, канәгать итәрлек җавап ала алмадым. «Әгәр якын, кардәш кеби мөгамәлә итә башласаң, алар бик үзсенеп китәләр, санга санамый, хөрмәт итми башлыйлар. Шул юл илә гаскәрдә иң мөһим, иң кирәкле дисциплина бетә, югала», – кеби сүзләр сөйләделәр. Бу мәсьәләне мин аңламыйм, бәлки, аларның бу сүзләре тугрыдыр, әмма офицер илә солдат арасындагы яхшы, кардәшчә мөгамәләдән дисциплина югалуны аңлау бик читен, хәтта мөмкин түгел, чөнки үзең хөрмәт иткән, сөйгән кешенең әмеренә буйсыну кеше өчен бик күңелле, рәхәт булырга тиеш. Офицерлар дисциплина өчен солдатларның мәхәббәтен корбан кылып, файда итмәсләр. Чөнки офицерларга «дошманнарыбыз» дип тә әйткәннәрен ишетә идек. Аралары шулкадәр бозылган вә ераклашкан икән, офицерлар илә солдатларга бер-берен аңлап эш итүләре уңайсыз булырга тиеш.
Һәрвакыт кеше кайнап торган Яңа күпердән карап торсаң, күренә иде: үткән-барган солдатлар офицерга честь бирми. Берәр бичара солдат чын күңелдән, хөрмәт илә офицерга честь бирә, әмма тегесе, үзен гаять югары тотып, аны күрмәгән шикелле җавап бирми узып китә. Бу бичара солдатның күңелен төшерә, җәрәхәтли. Бер мәртәбә шулай булгач, икенчедә ул аңа хөрмәт илә честь бирми. Әлбәттә, бирмәс, чөнки аның гыйззәте нәфесе (үз-үзен сөючәнлеге) бер мәртәбә аяк астында тапталып калды.
Соңгы җиңелүле сугышта төрек гаскәрен сүктеләр, куркак, дип тә гаепләделәр, ләкин бу бик тугры булмаса кирәк. Минемчә, төрек гаскәрендә гаеп юк. Гаскәр – камил, батыр, гайрәтле һәм шулкадәр дә шәфкатьле. Гаеп бары гаскәрнең башлыкларындадыр.
Хәтеремдә калды: хастаханәбезгә өч офицерны китерделәр. Доктор яныннан чыгып барганда боларны беренче мәртәбә күрдем, әмма һич хастага охшамаганнар – бөтенләй сәламәт кеше кеби күренделәр. Гаҗәпләнеп: «Боларда нинди хасталык бар икән?» – дигән уйга килдем. Хастаханә башлыгы доктордан: «Бу өч офицер ни илә авырыйлар?» – дип сорагач, ул: «Боларның хасталыгы куркыныч хасталыктыр. Боларда «ялкаулык» хасталыгы бар! Башка бернәрсә дә юк, хастаханәгә кабул итмәс идем, ләкин Кадырга хастаханәсенә урнаштырырга әмер алдым, чарасыз кабул итәргә мәҗбүрмен», – диде. Җавапны биргәч тә, мин, доктор уйнап сөйли, дип уйладым, ләкин доктор дөресен сөйләгән.
Кич бу өч офицер янына палатага кердем. Яннарыннан узганда, бераз туктап, баш очларына куелган хаста кәгазенә күз салдым. Кәгазьдә туйганчы ашарга, хорурәт (калория) юк, дип язылган, бәйләнгән җәрәхәт-фәлән дә күренми... Ниһаять: «Сездә ни чир бар соң?» – дип, үзләреннән сорадым. Бере – бераз саңгырау, икенчеләрендә бизгәк шикелле нәрсә, имеш. Соңрак гаять таза бер кеше кычкырып көлә, хәтта ул көлгәндә, колак авыртадыр. Бераз сөйләштек. Сүз арасында ялкау сез, фәлән кеби сүзләр илә бераз үзләрен ачуландым да. Соңрак, бер сүз дә тапмагач: «Без бик ардык, ял итәргә хастаханәгә кердек», – диделәр. Димәк, болар һич хаста түгел, фәкать эштән качып, монда килгән булалар. Мин дә алардан көлеп: «Аллаһ сезгә тизрәк сәламәтлек бирсен дә, мөкаддәс вазыйфагызга кайтыгыз!» – дип киттем.
Берничә көннән соң боларның саңгырауларын офицер киемендә коридорда күрдем. «Янә сугышка китәм», – диде. Бераз рәхәт булып китте...
Моннан берничә көн узгач, тыйббия (медицина) мәктәбенә барырга туры килде. Мәктәп бакчасында хасталар йөри иделәр (мәктәп бакчасында лазарет бар). Ни күрим: хасталар арасында теге саңгырау офицер да йөри. «Сез мондамы? Ни эшлисез?» – дип, гаҗәпләнеп сорадым. Саңгырау офицер бераз гаҗәпләнеп торды да уйлаган сымак булып: «Бу хастаханәдә ятам, Кадырга хастаханәсеннән Сез безне кудыгыз бит!» – диде. Мин дә аның яныннан киттем. Бәлки, хастаханәдә мондый хасталар болар гына булмагандыр, боларның ишләре күп булгандыр, кем белсен...
Бу язганнар һәммә офицерлар хакында түгел. Әлбәттә, мондый яраксызлары булган шикелле, тырыш, гайрәтле, ватан юлында җан фида кылудан тартынмаганнары да аз түгел. Андыйлар гади солдатлар арасында күп. Бер солдат алты мәртәбә җәрәхәтләнеп, җәрәхәте төзәлгәч тә, кире сугыш полкына китә иде.
Бер таныш төрек ханымы – офицер хатыны бар иде. Сугышка кадәр гаиләсе илә (ире һәм кечкенә углы) Әдрәнәдә торганнар. Сугыш башланды, Балкан ярымутравының күп өлеше канга буялды. Дошманнар да Әдрәнәгә якынлашып киләләр иде. Ул вакытта Әдрәнә халкы шәһәрне ташлап китә башлады. Әлеге төрек ханымы да китүгә әзерләнгән. Шул вакытта бу ханым кан илә буялган бу җирләрдән тизрәк читкә китәргә ирен никадәр димләсә дә, ялынса да, ире күнмәгән, үзенең туган шәһәрен, ислам илә Төркияне саклаудан качмыйча, Әдрәнәдә калган. Төрек ханымы баласы илә Истанбулга килгән. Кем белсен, бу бичара, бәлки, актык тамчы канга кадәр шул Әдрәнәне саклап, шунда шәһид булгандыр. Ире шундый фидакярлеккә хәзер икән, аны шул мөкаддәс эшеннән аерырга тырышкан бу хатын шуны сөйләгәндә бик ямсез, сөйкемсез күренә иде. Мин дә бу мөгамәләсе өчен аны (хакым булмаса да) шелтәләүдән үземне тыя алмадым. Хатын да, кәефсезләнеп, минем янымнан чыгып китте.
Хастаханәдә авыру саклаган төннәрнең берендә бер палатага кердем. Ягылган мич янында Зәйнәп ханым-карчык утыра иде. Шулкадәр тирән уйга чумган, хәтта минем керүемне һич сизмәде. Хасталар рәхәт йокыларында. Башка бер эшем булмагач, Зәйнәп ханым янына килеп утырдым. Матур кара күзләренең карашы моңлы, кайгылы булып, мәрхүмә сөекле әбиемне хәтеремә төшерде. Шулвакыт, уянган хиссиятемә каршы тора алмый, Зәйнәп ханымны сөя-сөя үбүдән үземне туктата алмадым... Күзләреннән яшьләр китте... Мин аптырап калдым. Нидән елаганын аңлый алмадым. Соңрак, тәгәрәп-тәгәрәп төшкән яшьләрен сөртә-сөртә, сүзгә кереште: «Бу вакытка кадәр бер кайгым барлыгын бер кешегә дә сөйләгәнем юк иде әле, сезнең һәммәгезне үз балаларым шикелле сөйгәнлегемнән, хәзер сиңа сөйлисем килә», – диде һәм хәлен аңлата башлады. Сугышка киткән дүрт улыннан өчесе өйләнгән, бала-чагалары булып, Зәйнәп ханым тәрбиячесез калган. Шул мескин балаларның хәлләре ничек булачагы хакында уйлап утыра икән. Үзеннән туган балалар сугыш мәйданында һәр минут үлемгә хәзер булган вакытта, шулардан калган ятимнәр хакында мескинәнең аналык шәфкате илә уйлап утыруы миңа бик нык тәэсир итте. Шул вакытта Зәйнәп ханым үзе дә гөнаһсыз фәрештә шикелле күренә иде. Зәйнәп ханым саф җанлы төрек хатыныдыр. Андыйлар чын мәгънәсе илә ана һәм чын мәгънәсе илә хатыннардыр. Аллаһ бирсен дә, Төркиядә болар кеби хатыннар күп булсын!
Бер-бер эш илә хастаханәдән чыгып китсәң, тизрәк кайтасы, шул саф күңелле яралыларны күрәсе килә. Хасталар арасында рәхәт була. Боларда булган дин, ватан мәхәббәте, бер-беренә шәфкать сөйләп бетергесез. Кешедәге кайгыдан тәэсирле булу боларда бик куәтле. Иртә берлә палатага керсәң, һәммә нәрсәне онытасың, гакылыңда фәкать шул сөекле хасталар гына буладыр. Бере артыннан бере уяна баралар. «Сабах шәрифләр (иртәләр) хәерле булсын!» – дип, безгә һәм дә бер-беренә хәерхаһлык телиләр. Иртә берлән ишетелгән шул сүзләр көн буена, музыка шикелле, колактан китми тора. Күзләрендә мәхәббәт, шәфкать күренеп тора. Боларны күргән инсан шатлана, шулар шикелле шәфкатьле, рәхимле буласы килә. Начар мөгамәләдә булган булсаң, үкенәсең, көн буе бик яхшы гына булып, бер-бер кешегә авырлык килердәй эш эшләмәскә тырышасың. Болар гаҗәп халык: беренең шатлыгы – икенчесенә шатлык, беренең кайгысы – икенчесенә кайгыдыр.
Ватаннары дошман кулына төшкән, харап ителгән яралылар да аз түгел иде. Бичаралар үзләре хастаханәдә, әмма гаиләләре, Аллаһ белсен, кайдадыр, бәлки, бөтенләй дөньяда да юктыр. Бу кеби мескиннәрдән безнең палатада икесе бар иде. Бере – өйләнмәгән, яшь кенә Танаш исемле бер рум (грек) баласы, икенчесе – гаилә хуҗасы Мөхәммәд ага. Боларның караватлары янәшә иде. Бу бер мөселман илә бер грек арасындагы дуслык бик куәтле иде. Боларны аерым куярга кирәк булган вакытлар булды исә дә, еглый-еглый, безне аермагыз, дип ялынып, һаман бергә калдылар. Хастаханәдә мөселман солдатлары илә христиан солдатлары арасында нәфрәт шикелле хиснең әсәре дә сизелми иде.
Мөхәммәд ага күп вакытлар уйга чума, зур күзләре яшь илә тула. Ахрысы, гаиләсе хакында уйлана иде. Танаш вә башкалар исә аның кайгысын таратырга тырышалар, чәй эчерәләр яки, янына утырып, берәр нәрсә сөйләргә тотыналар. Шулай итеп, Мөхәммәд аганың кайгысын таратып, үзләре дә шат була иделәр.
Иттифакчыларның[6] сугышып кергән җирдәге халык илә ничек мөгамәлә итүләрен Мөхәммәд ага үз күзе илә күргәнлектән, гаиләсе дә шул дошманнар тарафыннан юк ителгән дип уйлый вә бик җәфалана иде. Мөхәммәд ага бер көн хастаханәдән китәчәк. Кайтыйм дисә – гаиләсе юк, кайда барырга да белми. Бу уйлар да аны борчый иде булса кирәк. Анатулы хасталарының күбесе, гаять шәфкать илә һәм аның җәрәхәтләрен яңартмас өчен, бик сакланып кына, Мөхәммәд аганы хастаханәдән чыкканда, үзләренә – кайсы шәһәргә, кайсы – авылга кунакка чакыра: «Аллаһ бирер дә, гаиләң булыр», – дип әйтә иделәр. Кулларыннан килгән кадәр Мөхәммәд агага ярдәм итәчәкләренә, вакытлыча булса да, аны яхшы мосафир итеп, шәфкать-мәхәббәт илә тәрбия итүләренә һич шөбһә итәргә туры килмидер. Чөнки Анатулының саф төрекләре – гаять шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм инсаниятле бер милләттер.
Хәлил исемле бер хаста да һич хәтеремнән чыкмый. Гаҗәеп бер кеше! Һәркемгә лаек, йомшак сүз таба, кешене һич рәнҗетмәс. Аның җанының сафлыгы кешене хәйран итәдер. Укымаган-нитмәгән шул төрек мужиклары үзләренең саф күңелле вә шәфкатьле табигыятьләре илә кешене хәйранга калдыралар. Аларның мөгамәләләрендә ниндидер йомшаклык, матурлык, инсанлык бар ки, ул, башка кешеләргә дә тәэсир итеп, инсанны рәхәт хәлгә китерә: яшьләре картларына, атага лаек хөрмәт күрсәтә, картлары яшьләренә угыллары кеби бик сөеп мөгамәлә итәләр.
«Әдернә китте!» – хәбәре килгән вакыт хасталар бик уңайсызландылар, елаганнары да булды. Хәтта хаста көенчә янә сугышка китәргә, Әдернәне кире алыр өчен барырга теләгәннәре дә аз түгел иде.
Рус газетасы укыганны күрсәләр: «Чит ил газеталары ни язалар?» – дип сорашырга тотыналар. Бервакыт рус газеталары: «Төрек гаскәре сугыш мәйданыннан кача», – дип язалар, дидем. Бичараларның күзләре яшь илә тулды. Соңрак: «Сугышның иң кызу вакытында офицерлар гаскәрне ташлап качалар, офицерсыз гаскәр нәрсә эшләргә дә белми, мәгънәсез җан корбан иткәнче, алда берәр җиргә ярармын фикере илә, табигый, кача башлый. Шуңа күрә бөтен гаеп офицерларда», – дип сөйли иделәр. Кайбер гаскәр һичбер тупсыз калган, дошман исә туплардан яңгыр кеби яудырып тора. Шул хәлдә дә төрекләр качмый, тәмам кырылып беткәнгә кадәр сугышкан җирләр дә булган. Чөнки башлыклары булган офицерлар яхшы кешеләр туры килеп, үзләре дә ут эчендә йөреп, гаскәргә үрнәк булганнар. Шуңа күрә төрек гаскәренең башына килгән хурлыкларның сәбәбен, минемчә, гаскәрдән эзләргә кирәкми. Ул сәбәпләр башка җирдәдер, чөнки төрек гаскәре куркак түгел, батырдыр.
Күп вакытта, операция ясаганда, хасталарның сабырлыгына докторлар хәйран кала иделәр. Исмәгыйль исемле бер хастаның кул сөякләрен шрапнель ватып бетергән, җәрәхәтенә карарга куркыныч. Бер көн доктор Исмәгыйльнең җәрәхәтен бәйләгәндә эчтә бер ватык сөяк барлыгын аңлаган. Шуны алырга кирәк булган. Сөяк ватылган булса да, бер кырые бөтенләй тәннән аерылмый, сеңергә бәйләнеп тора икән. Доктор, сөякне кыскыч илә эләктереп, бора башлады. Ниһаять, сеңгер өзелеп, сөяк алынды. Шул вакытта бичара Исмәгыйль һич тавыш чыгармый сабыр итеп торды. Моның кеби хасталар бик күп. Боларның һәркайсы хакында язачак булсаң, әлбәттә, бик озын булачактыр. Кайвакыт, аптырап: «Операция вакытында бик тыныч кына тордың, бик авыртмады булса кирәк», – дип сорасаң: «Авыртмасмы, бик авыртты! Әмма зәхмәт чигүеңне кешегә белдерергә ярамый, аны ачык бер Аллаһ белергә тиеш. Безнең дошман белән сугышучыларның бөтен чиккән зәхмәтләре бер Аллаһ өчендер», – дип әйтәләр.
Бу кадәр яхшы сыйфатларга ия булган төрек гаскәре бераз укыган булып, укый-яза да белә торган булса, болар хакыйкатьтә беренче гаскәр булыр иделәр.
Хасталар арасында Траблистан кайткан гаскәриләр дә була иде. Бичаралар, ватаннарыннан еракта, ватан, дин юлында сугышып зәхмәтләр чигеп, Истанбулга кайтканнар. Боларның бераз ял итәргә, әлбәттә, хаклары бар иде. Ләкин ватан бу кадәр куркыныч астында икән, алар үзләренең арганлыкларын, хәлсезлекләрен онытканнар. Һич шикаять итмәстән, ватанны саклар өчен, Балканда булган сугышка киткәннәр.
***
Бу сугыш төрек гаскәре өчен никадәр фаҗига булмасын, гаскәрнең яхшылыгына, аның тарихи шөһрәтенә һич зарары тимәскә тиештер. Төрекләр әүвәлдә ялгыз булсалар, бу сугышта да алар үзләре генә калдылар. Балкан иттифакы бу сугышка изелгәннәрне коткару төсе бирде. Сугыш максатын һич җир-фәлән алу түгел, бары тик салибне (тәрене) – ай коллыгыннан, җәберсетелгәннәрне залим кулыннан коткару өчен итеп күрсәттеләр. Бөтен дөнья шуңа ышанды! Шуңа күрә күпчелек Балкан иттифакы тарафында булды. Ләкин бу алдану озакка бармады: төрек белән сугыш бетәр-бетмәс, иттифакчылар алынган җирләрне бүләргә керештеләр. Башта бер-беренә, кардәш, дип йөргән булсалар да, соңрак, сөяк өчен талашып, үзара сугышырга керештеләр һәм үзләренең кем булуларын бөтен дөньяга күрсәттеләр.
Мәдәни Яуропа гәзитләре: «Исламның соңгы көннәре, ислам инде үлем түшәгендә, ислам инде бетсен...» – дип, исламга авыр нәрсәләр яздылар, аны хур иттеләр. Яуропада ислам дигән сүз мәгънәсез бер сүз булып, мәйданда фәкать христиан булырга тиеш дигән фикерне ачыктан-ачык әйтеп күрсәттеләр. Без, шәрыклылар да, мәдәни Яуропаның инсан дигән сүзгә биргән мәгънәсен аңлап калдык. Бу да – зур дәрестер.
Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде
[2] Иттифакчылар – Сербия, Черногория, Греция һәм Болгариянең Төркиягә каршы хәрби-сәяси берләшмәсе (Балкан союзы).
[1] Бу турыда М.Гайнетдиннең «Татар кызларын төрек солтаны да сәламләгән» (Заман-Татарстан. – 1997. – 28 март), «Халык каһарманнары» (Сөембикә. – 1997. – №6. – Б.13-14.) исемле мәкаләләреннән, Фатих Кәриминең «Истанбул мәктүбләре» хезмәтеннән тулырак укып белергә мөмкин.
[2] Кадырга – бу сүз төрек теленә грек теленнән кергән (катергон). Җилкән һәм ишкәк ярдәмендә тиз йөрешле, егерме биш урынлы элеккеге сугыш көймәсенең атамасы.
[3] Бәсим Гомәр Акалын (1862-1940) — төрек табибы, заманча гинекология һәм акушерлыкка нигез салучы. Бу елларда төрекләрнең Кызыл Хач җәмгыяте директоры.
[4] Халидә Әдип Адывар (1882-1964) — төрек сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе, романнар авторы, Ататөрекнең якын дусты һәм көрәштәше.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала