ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!
Йокысызлыктан дәва
Дару эчәргә ашыкмагыз, кайвакыт 1 чәй кашыгы бал кабу да бик тиз йокыга китәргә булыша. Яисә бераз дымлы киҗе-мамык оекбаш киеп ятарга кирәк – 2-3 минуттан соң ук йокыга китәргә мөмкин.
Тәмле дару
Бавыр авыртканда, мондый сихәтле кайнатма хәлне җиңеләйтә. 2 алманы турап, 1 литр суда 10-15 минут кайнаталар, тәменчә шикәр һәм лимон өстәп, җылы килеш, көненә 2-3 стакан эчәләр.
Иммунитетны ныгыту
2 аш кашыгы гөлҗимеш җимешен порошок итеп төяләр, 1 әр аш кашыгы артыш җиләге һәм төелгән имбир яки канәфер кушалар. Өстенә 1 литр кайнар су коеп, термоста төн буена төнәтәләр. Көненә 2 тапкыр – иртән һәм йоклар алдыннан – ач карынга 100 әр мл эчәләр. Тәменчә бал өстәргә ярый.
Икмәк дәвалый
Ангинадан дәвалану өчен, 1 телем бодай икмәген кайнап торган сөткә салалар да, бераз суынгач, икмәкне алып ашыйлар. Көненә 3 тапкыр кабатлыйлар. Томау төшкәндә, арыш сохариен табага салып, газдагы ут өстенә куялар, көя башлагач, 2-3 минут буе төтенен сулыйлар, көненә берничә тапкыр кабатлыйлар. Ашказаны авыртканда, гастрит булганда, ак икмәк телемен 1 чәй кашыгы атланмайда кыздырып алалар, суынгач, өстенә 1 стакан су салалар, 30 минут төнәтәләр, көненә 3 тапкыр ашар алдыннан эчәләр.
Йөрәк эшчәнлеген яхшырту
Иттарткычтан кабыгы белән (әмма төшсез) 2 лимон, 100 грамм күрәгә чыгарып, 1 аш кашыгы бал кушалар, әйбәтләп болгаталар, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 100 грамм чи кызыл чөгендерне угычта кырып, ярты литр салкын суга салалар, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Көненә 2-3 тапкыр лимон кабыгы чәйнәү дә файдалы. 1 чәй кашыгы энҗе чәчәк (ландыш) чәчәген 1 стакан суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр.
Бәрхет куллар
Кул тиресе коры һәм кытыршы булса, болай йомшарталар. 1 чәй кашыгы крахмалны 1 литр суда пешерәләр, тагын 1 литр җылы су өстиләр дә, шунда кулны тыгып, 15 минут утыралар. Аннан соң кулны корытып, тукландыргыч крем сөртәләр.
Шоколадлы-чикләвекле печенье
Нью-Йоркның атаклы Levain Bakery икмәк пешерү йортында әзерләнә торган печенье бу. 115 г салкын атланмайны миксер белән күпертеп, 190 г шикәр, 1 йомырка өстәп тагын туглыйлар, 245 г он, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 0,5 чәй кашыгы тоз кушып, камыр басалар. Вакланган 60 г әстерхан чикләвеге белән 200 г шоколад өстиләр дә, 100 әр граммлы шарчыклар әвәләп, пергамент кәгазе җәелгән табага тезәләр, суыткычта 1 сәгать суыталар. Аннары 170 градуслы газ мичендә 17-20 минут пешерәләр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала