Әдәбият сөючеләргә танылган әдипләр Фоат Садриев, Роза Хәбибуллина, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева исемнәре китаплар аша таныш булса, без, мөслимлеләр, якташларыбызны шәхсән белүебез белән горурланабыз.
Укытучылар нәселеннән
Роза Хәбибуллина – Мөслим районының Әмәкәй авылы кызы.
Дистәдән артык китап авторы, «Яшьлегем серләре», «Чишмә башы», «Калморза», «Назлыгөл», «Минзәлә тоткыны», «Миләш тәме» һ.б. кебек гыйбрәтле эчтәлекле әсәрләре белән укучылар күңелен яулап, йөзенче дистәсен ваклаган язучы бүген дә иҗат белән шөгыльләнә. Хезмәт юлын укытучы булып башлап җибәргән һәм утыз елдан артык яшь буынга белем, тәрбия биргән Роза апа лаеклы ялга чыккач кулына каләм ала.
– Мин 1934 елда дөньяга килгәнмен. Аллаһ насыйп итсә, быел 92 яшь тула. Мин туганда әтием Шакир авыл мәктәбендә директор булып эшләгән, әнием Газизә укытучы булган. Алар төрле район һәм авылларда хезмәт куйды. Шуңа күрә балачагым Минзәлә районының Калморза авылында үтте. Бикбау җидееллык мәктәбен тәмамладым. Әти-әнием кебек укытучы булырга теләп, Минзәлә педагогика училищесына кергән идем, ләкин авырып китү сәбәпле, анда укып булмады. Шул елларда әтине Мөслимгә эшкә билгеләделәр. Без янә Мөслимгә кайтып төпләндек. Шунда урта белем алгач, Алабуга педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем, – дип сөйләде Роза Хәбибуллина үзе турында.
1959 елда югары белем турында дипломны кулына алгач, аның язмышы гомерлеккә Мөслим ягы белән бәйләнә. Бу вакытта инде аның гаиләсе була: хәләл җефете Ильяс Хәбибуллин Мөслим үзәк хастаханәсендә хирург булып эшли. Ә ул исә үзе укыган мәктәпкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы, 1990 елга кадәр, рус теле һәм әдәбияты укыта. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы мактаулы исеменә лаек була.
– Әдәбиятны, һөнәремне, укучыларымны һәм аларның әти-әниләрен дә бик яраттым. Быел элеккеге укучыларым мәктәпне тәмамлауларына 50 ел, 40 ел һәм 35 ел тулу уңаеннан оештырган очрашуларда катнашырга насыйп булды. Рәхмәт чакыруларына, кадер-хөрмәт күрсәтүләренә! – ди хезмәт ветераны.
Роза апа мәктәптә эшләгән елларын сагынып искә ала:
– Совет чорында һәр кешенең, укытучының да, укучының да кадере бар иде! Әти-әниләр, балалар укытучыларга карата бик итагатьле булды. Мәктәптә белем генә түгел, тәрбия бирү дә игътибар үзәгендә иде. Мәктәптә атнаның һәр көнендә нинди дә булса укулар, сөйләшүләр, сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучыларым белән еш кына табигатькә, әти-әниләренең эш урыннарына экскурсиягә чыктык. Күп тапкыр Казанга бардык. Шулай ук Мәскәү, Ленинград, Ульяновск, Рига кебек шәһәрләрдә булып кайттык. Мин төзегән тәрбия планнары әле дә саклана һәм аларның һәркайсын бүген дә файдаланырлык, – ди ул.
Иҗат юлы
Роза Хәбибуллина лаеклы ялга чыккач та иҗтимагый эшчәнлектән читләшми. 1993 елда Республика медицина үзәге китапханәсенең Мөслим хастаханәсендәге филиалына китапханәче булып урнаша. Нәкъ шул чорда ул иҗат белән шөгыльләнә башлый.
– Мәктәптә, институтта укыган елларда хикәяләр языштыргаладым. Китапханәдә эшләгәндә балачагым турында хикәяләр, повестьлар иҗат иттем. Олы кызым аларны бастырып чыгарырга киңәш итте. Әсәрләремне хөрмәтле язучыбыз Фоат Садриевка укыттым. Ул исә аларны «Казан утлары» журналына тапшырды. Шул рәвешле 2003 елның маенда журналда «Яшьлегем серләре» дип исемләнгән тәүге повестем дөнья күрде, – дип искә ала бүген әдәби китаплар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган Роза апа.
Аның унынчы китабы узган ел нәшер ителгән. Туксан бер яшьлек язучының әлеге «Бөркетләр канат кагар чак» дигән повесте герое – озын гомер кичергән һәм бәхетнең нәрсә икәнен үзенчә ачкан һәм исбатлаган кеше.
– Унҗиде повестем бар. Алар белән төрле иҗади бәйгеләрдә катнаштым. 2014 елда китап булып чыккан «Мулла килене» повестем Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Милли китапханә үткәргән «Ел китабы» бәйгесендә җиңүче булды. Шөкер, китапларымны яратып укыйлар. Әдәбият сөючеләр шылтыратып, рәхмәтләрен, фикерләрен җиткерәләр, – дип елмая язучы.
Роза Хәбибуллина күңелендә иҗат ялкыны янып торуын әйтә. Димәк, ул янә яңа әсәрләре белән сөендерәчәк. Без исә язучыга исәнлек-саулык, уңышлар телибез.
«Кешенең йөрәгендә язучылык дәрте булмаса, ул каләмгә тотынмас иде. Бу хакта күпләрнең әйткәне бар, мин дә еш кабатлыйм. Каләм әһелләренең әдәбиятка килү юллары төрле. Әдәбият тарихы шактый өлкән яшькә җитеп, язучылык эшенә керешкән һәм дөньякүләм танылу алган мәртәбәле каләм әһелләрен белә. Марсель Пруст, Харриет Доэрр, Пенелопа Фицджеральд һәм башкалар. Ә Гарри Бернштейн дигән язучыга уңыш 93 яшьтә килә. Татар әдәбиятында да бар андыйлар. Соң гына язучылык эшенә керешеп танылу алган каләм ияләренең берсе – авылдашым Роза апа Хәбибуллина. Аның 78 яшьтә Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүе генә дә күп нәрсә турында сөйли», – дип яза якташыбыз турында язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала