Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

Руслан Ибраһимов: «Мин татар булуым белән бәхетле»

«Чәчрәтү» стилендә рәсемнәр ясаучы Руслан Ибраһимовның иҗаты башкалардан нык аерылып тора. Ул хаостан таныш образлар тудырырга сәләтле. Рәссамның картиналарында җанлылык, хәрәкәт һәм бунтарьлык сизелә. Шуңадыр да «Сызгыра торган уклар» сериясе халыкны аеруча да җәлеп иткән. Безне исә Руслан Ибраһимовның шәхесе кызыксындырды, шуңа күрә аның белән аралашырга ашыктык.

Рәссам Руслан Ибраһимов.
Рәссам Руслан Ибраһимов.

– Руслан, үзегез белән таныштырып китсәгез иде. Сез Себер татарлары җирлегендә яшәгәнсез дип беләм.

– Мин Нефтеюганск шәһәрендә үстем һәм, шул сәбәпле, татар дөньясыннан ераклаштым. Әти-әнием – Ютазы районының Кече Урыссу авылыннан. Әлеге авылны Иске Урыссу дип тә атап йөртәләр. Бу төбәкнең борынгы тарихы бар дип беләм, чөнки археологик казу эшләре барышында анда борынгы чор эзләре табылган. Себердә яшәсәм дә, мин татар җирендә туганмын. Әнинең йөклелек чоры авыр барганга, себер табиблары, куркып, аны кабул итүдән баш тартканнар. Шулай итеп, гаиләм кире туган авылына кайткан. Авыл табиблары исә әнине кабул иткәннәр. Аннан инде без кире Себергә кайтып киткәнбез.

– Гаиләгез рәсем сәнгатенә якын идеме? Бу сәләт Сезгә кемнән килгән?

– Гаиләдә рәссамнар юк иде, мин – беренче. Әти – агач остасы, бик яратып, бөтен күңелен биреп, агач белән эш итә. Әтиемнең апасы исә – шагыйрә, баянда һәм тальянда уйный, җырлар яза. Иҗатка тартылу миңа әти ягыннан килгән дип уйлыйм.

«Чәй остасы». 2023 ел.
«Чәй остасы». 2023 ел.

– Рәсем белән кайчан мавыга башладыгыз?

– Балачакта миңа астмалы бронхит белән еш кына хастаханәләрдә ятарга туры килде. Кызганыч, әлеге проблема аркасында, бик күп шөгыльләрдән мәхрүм калдым. Тәмам төшенкелеккә бирелмәс һәм яшәү ямен югалтмас өчен, миңа берәр эш, шөгыль кирәк иде, һәм мин якты тәэсирләрне рәсемдә таптым. Моңсу, күңелсез була башласа, рәсем ясарга керешә идем. Шул рәвешле буш вакытымны файдалы итеп уздырырга тырыштым. Аннан инде сәнгатькә тартылуым тагын да көчәйде, һәм әлеге өлкәне профессиональ рәвештә өйрәнә башладым.

– Иҗатыгыз Казанда тагын да зуррак үсеш алган дип беләм. Әлеге шәһәр тормышыгызны ничек үзгәртте дип саныйсыз?

– Казанга күченгәч, тормышым 180 градуска әйләнде дә куйды. Иҗат, әйләнәтирә мохит, шәхси тормыш – барысы да татар җаны белән тулыланды. Нефтеюганск, Новосибирск шәһәрләрендә мин үз урынымда түгеллегемне ачык сизә идем. Күңелгә нәрсәдер җитми, тынгысызлыкта яши идем. Шуннан соң: «Бәлки, туган җиремә кайтырга кирәктер», – дигән уй килде. Казанга күченгәч, шуны аңладым: мине монда кан тарткан икән. Казанга кайтып, мин, ниһаять, күңел тынычлыгына ирештем, монда бәхетле булуымны аңладым. Иң беренче эш итеп, телне өйрәнә башладым, татар мәдәниятенең яшь иҗатчылары белән таныштым, уртак фикердәшләремне таптым. Казанда тапкан иң зур бәхетем ул – тормыш иптәшем Зөләйха Камалова. Ул чын татар интеллигенциясе гаиләсеннән, танылган язучы, тарихчы Нурихан Фәттахның оныгы. Аның аша мин татар дөньясының үткәненә чумдым.

Композитор Эльмир Низамов белән аның портреты янында. 2022 ел.
Композитор Эльмир Низамов белән аның портреты янында. 2022 ел.

– Руслан, Сез бик үзенчәлекле стильдә иҗат итәсез. Көнбатыш рәссамнары гына куллана торган әлеге стильгә ничек килдегез?

– Бу стиль «чәчрәтү» дип атала. Ул зур җиңел пумала белән ясалган сызыклардан, буяулардан һәм ирекле чәчрәтүдән гыйбарәт. Бу стиль ике капма-каршы дөнья симбиозыннан килеп чыккан алым дип әйтергә кирәк. Киндерне буш калдыруга Япония минимализмы белән илһамланып килсәм, заманча импрессионизмга Көнбатыш, Европа остазларының эшләрен күреп мөрәҗәгать иттем.

– Картиналарыгыз еш кына портрет жанрында иҗат ителгән. Уңышлы портрет килеп чыксын өчен, нинди кагыйдәләргә таянып эш итәргә кирәк?

– Нинди генә җанрны алсак та, аңа туры килерлек формат табу мөһим. Портретларда кешеләрнең хис-тойгыларын чагылдырырга тырышам. Алар гәүдә торышы, күзләре, мимикасы һ.б. аша тасвирлана. Андый алым белән эш иткәндә, рәсем җанлырак күренә.

«Чәегез тәмле булсын!» 2021 ел.
«Чәегез тәмле булсын!» 2021 ел.

– Танылган шәхесләрнең портретларын ясаганда аерым бер җаваплылык тоясызмы?

– Юк, чөнки өстенлекне эш белән мавыгу ала. Процесс белән кызыксынып, барысы да онытыла. Портрет ясаучы ул – гади рәссам гына түгел, ул шул ук вакытта психолог, менталь көчләр белән элемтәгә керүче, шулар аша яшьләрне танылган шәхесләр, инде бу дөньядан киткән мәшһүр затларыбыз белән таныштыручы да.

– Алтын Урда чоры образлары белән илһамланып ясалган портретларга карагач, тарих белән кызыксынуыгызны да аңлыйбыз.

– Тарих аркылы мин үз асылымны тирәнрәк өйрәнәм һәм шул процесстан рәхәт алам. Татар икәнлегемә төшенгәч, үземнең чыннан да бәхетле булуымны аңладым. Тарих китапларын укый башлагач, татар гына түгел, ә төрки халыкларның вәкиле икәнлегемне дә белдем. Билгеле, бу горурлык хисе тудыра. Алтын Урда, борынгы бабаларыбыз – һуннар тарихын, аларның тормыш-көнкүрешләрен җентекләп өйрәнеп, Олы Дала һәм күчмә мәдәният белән танышып, иҗатта яңа мөмкинлекләр ачтым.

«Безнең инеш». 2021 ел.
«Безнең инеш». 2021 ел.

– Димәк, тарихи чыганакларны еш кулланырга туры килә…

– Әйе, алар миңа тарихи иллюстрацияләр булдырырга ярдәм итә. «Сызгыра торган уклар» романы өчен дә рәсемнәр шул рәвешле туды. Беләсезме, ул роман буенча миңа хәтта «имтихан» да бирергә туры килде. Зөләйханы кияүгә сорар алдыннан, ул миңа, әлеге китапны тапшырып, болай диде: «Нәнәйнең хәер-фатихасын алыр өчен, аңа ошарга кирәк. Бу романны укып чыксаң гына, бабаема һәм, гомумән, гаиләбезгә хөрмәтеңне күрсәтә алачаксың». Әлбәттә, ул бу сүзләрне шаяртып әйтте, тик мин барыбер китапны укып чыктым, һәм ул миңа бик ошады. Нәнәй белән дә уртак тел табылды. Нәтиҗәдә, роман белән илһамланып, ун картинадан торган «Сызгыра торган уклар» сериясе барлыкка килде.

– Руслан, Сез үз стилегездә архитектураны да бик оста сурәтлисез.

– Мин архитектураны, пейзажны, натюрмортны, портретны – барысын да ясарга яратам. Вакыт кына җитми.

«Сызгыра торган уклар» романының беренче иллюстрациясе. 2022 ел.
«Сызгыра торган уклар» романының беренче иллюстрациясе. 2022 ел.

– Миңа Сезнең татар рухын, милләтебезнең кунакчыллыгын һәм яктылыгын чагылдырган табын натюрмортларыгыз аеруча якын. Аларны нинди хисләр белән иҗат итәсез?

– Сәбәбе гади: мин чәй эчәргә яратам. Үзебезчә, татарча: башта самавыр куясың, мәтрүшкәле чәй пешерәсең, аннары касәгә сөт салып, өстәлгә как, бал, кипкән җиләк-җимешләр чыгарасың. Чәй эчү процессы миндә җылы хисләр генә тудыра. Бала чакта җәен без бер-ике айга әби янына авылга кайта идек. Анда – авыл йорты, тәрәз төбендә – яран гөл һәм тәмле ризыклардан сыгылып торган бай табын. Шуннан бирле чәйгә олы мәхәббәт тоям. Хәтта үзем дә аны дөрес итеп ясарга өйрәндем.

– Әлеге картиналарны бары якты төсләр белән генә иҗат итәсез, шулай бит?

– Әлбәттә, чөнки алар бары якты, матур хатирәләр белән генә бәйле. Ул – минем балачак, кояш нурлары белән тулы тыныч иртәләрем һәм әбием белән җылы аралашуларым.

«Юлга!» 2025 ел.
«Юлга!» 2025 ел.

– Руслан, гадәттә, бер картинага күпме вакыт багышлыйсыз? Эш процессы ничек бара?

– Картина җиңел, җанлы булып тоелсын өчен, аны тиз һәм гади буялыш белән ясарга кирәк. Аның өчен рәссамның кулы ышанычлы хәрәкәт итәргә тиеш. Моңа ирешер өчен, мин күбрәк буш биткә карап уйланып вакыт үткәрәм. Уемда һәрбер төсне, сызымны һәм катны ясап, композицияне планлаштырам да бик аз вакыт эчендә картинаны ясап та куям. Гадәттә, 60х60 үлчәмендәге рәсемгә берике көн кирәк. Әлбәттә, бу барысы да уңышлы барган очракта. Эшне төзәтәсең икән, ул җанлы килеп чыкмаячак.

– Иҗат иткәндә иң авыр бирелгән картинагызны хәтерлисезме?

– «Сызгыра торган уклар» сериясенең беренче иллюстрациясе бик җиңел бирелде. Аның образы әсәрне укыганда ук барлыкка килде, һәм ул яңа стиль белән үзеннән-үзе килеп чыкты. Дөресен генә әйткәндә, рәсем искиткеч булды. Мин бу эшне дәвам итәргә теләдем, ләкин… бернәрсә дә килеп чыкмады. 4-5 ел дәвамында әлеге хезмәтне башкарырга тырыштым. Ул вакытта тәмам аптырашта калган идем. 2012 елда исә Казакъстанга, Олы Дала җирләренә киттем, казакъ мәдәнияте белән таныштым. Шулай итеп, иҗатта яңа сулыш ачылды. Шуннан соң әлеге серияне янәдән дәвам итеп карадым, һәм ярты ел эчендә тагын тугыз иллюстрация ясалды.

«Су анасы». 2025 ел.
«Су анасы». 2025 ел.

– Сез: «Иң танылган татар буласым килә», – дип әйткән булгансыз. Бу хыял белән әле дә янып йөрисезме, әллә хәзер инде карашларыгыз үзгәрдеме?

– Әйе. Хәзер исә мин гаиләм өчен яшим, аларның бәхете һәм тулы тормышы өчен иҗат итәм, дөнья авырлыклары белән көрәшәм. Иң танылган татар... Бәлки, бәлки…

– Ничек уйлыйсыз, бүгенге вазгыятьтә рәссамнарга социаль челтәрләрне алып бару файда китерәме, әллә, киресенчә, вакытны гына аламы?

– Мин социаль челтәрләремне начар алып барам дип саныйм. Ә бу исә – замана рәссамы өчен начар күренеш. Хәзер дөнья челтәрендә үзеңне күрсәтмәсәң, җәмгыятьтә шундук югаласың.

«Чәй вакыты». 2025 ел.
«Чәй вакыты». 2025 ел.

– Алда Руслан Ибраһимовны нинди эшләр көтә?

– «Итил суы ага торур» әсәре буенча комикс ясау буенча зур эш башлап җибәрдек. Ул бизәгән романнарымның тугызынчысы булачак. Аллаһ боерса, татар дөньясында олылар өчен тарихи романга нигезләнгән комикс нәшер ителәчәк.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Әлеге масштаблы хезмәтегез уңышлы нәтиҗә китерсен!

Руслан Ибраһимов эш вакытында.
Руслан Ибраһимов эш вакытында.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи