Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Безнең гомернең дә фасылы языла язмышка көз булып...

Көз темасына багышланган шигырьләр

Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.
Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.

Сәяф Шәйхи

Көзге күктә

Көзге күктә ертык болыт

Җилферди җилкән сыман;

Сүрән кояш күренгәндә

Тарала юеш томан.

Кара чырайлы болытка

Җирдән сөрем иңгәндер…

Гөнаһ тулы җирнең өстен

Юу кирәк дигәндер.

Сибәләп ява вак яңгыр,

Туктар вакыт җитсә дә…

Артыккарак китсә дә.

Яума, яңгыр, туктап торчы,

Артык тырышма инде.

Һич сафландырып булмаслык

Сазлык каплады җирне.

Күктәге ертык болытлар

Вакыт җилкәне сыман…

Гөнаһлы ямьсез мизгелне

Яшерде аксыл томан.

 

Рухия Ахунҗанова

Көзге табын

Көз муллыгы – ил муллыгы.

Алда – табын.

Китергәннәр нигъмәтләрнең

Җыеп барын.

 

Алмасы да, чиясе дә,

Хөрмәсе дә

Урын алган лимон-груша

Тирәсендә.

 

Күз камаша өстәлдәге

Төрле төстән.

...Шулчак ипи телеменә

Күзем төшә.

 

Гаепледәй, аңа карап

Башым иям.

«Кадерлесе, икмәккәем,

Син бит», – диям.

 

Гәрәй Рәхим

Көз йөри

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

 

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп, шаулап,

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

 

Балаларны мәктәпләргә дәшеп,

Аяк асларына яфрак чәчеп,

Тәрәзләрне яңгыр белән юып,

Күр, кошларны җылы якка куып,

Урам буйлап наян көз йөри.

 

Кадыйр Сибгатуллин

Көзләр җитте

Киек кошлар китә безне ташлап,

кызлар китә табып ишләрен.

Җырлар китә, инеш буйларында

казлар гына кала кичләрен.

Моңнар гына кала кичләрен.

 

Сау булыгыз, диеп куллар изәп,

шушы көзнең берәр көнендә

кызларына, җырларына ияреп

бер китәсем килә минем дә.

Көзге моңнар салып күңелемә.

 

Талгын гына болытлар агыла,

түбәләргә төшеп җитәләр…

Көзләр җитте инде, китәр вакыт,

болытлар да әнә китәләр,

Болытлар да әнә китәләр…

Китәләр.

Юк, мин калам әле –

язлар килер, кайтыр киткәннәр.

Каршы алыр өзелеп көткәннәр.

 

 

Фирүзә Җамалетдинова

Көзге яфрак

Балконга төште ул, өзелеп, очыпмы? –

Көзләрдә сыналды.

Ачы җил бүлмәмә куалап кертте дә,

Югалып, тын калды.

 

Сап-сары күзләрен төбәгән яратып,

Жәлләтә мәллә соң?

Көзләрдән искәртү бу миңа, беләмен,

Көзләрдән бер чың.

 

Ниләрдер кузгалды, яфракка текәлгәч,

Уянды хәтер дә.

Урамда көз инде, тел бармас барыбер

Яз диеп әйтергә.

 

Кайчандыр каенның балконнан күзәттем

Тулышкан бөресен.

Ятладым, пышылдап җырлаган җырының

Меңнәрдән бересен.

 

Бәхеттән тулышып күкләргә үрелгән

Бу минем җыр иде.

Бу кичтә коймага кадалган якты ай

Бары тик сер иде.

 

Ачылды шул бөре! Яфраклар биеде.

Түкте җәй назларын.

Бүлмәмдә шул яфрак! Мин аның бу мәлдә

Ник уйлыйм язларын?!

 

Гөлшат Зәйнашева

Көзге сагыш

Тагын ялгыз йөрим урманнарда,

Сагыну-сагышларга юк чама.

Чыршыларның ылыс керфегеннән

Күз яшьләре кебек чык тама.

 

Яфрак ява иңнәремә

Әкрен генә җилпенеп.

Пышылдап кына колакка

«Яратам» дигән кебек.

 

Җәйләр үтте инде, көзләр җитте,

Сагышларга салды урманны.

Үзәк өзгеч моң бар урманнарда,

Кошлар сайравыннан калганмы?

 

Җәй буена бер дә күрешалмадык,

Урманнарда бергә йөрмәдек.

Бергә йөрмәсәк тә, күңелләрдә

Бар безнең илаһи бергәлек.

 

Яфрак ява иңнәремә

Әкрен генә җилпенеп.

Пышылдап кына колакка

“Яратам” дигән кебек.

 

Нур Әхмәдиев

Соңарган көз

Миләшләрдә сыңар яфрак юк,

Тәлгәш-тәлгәш мәрҗән эленгән.

Кара болытларны ерта-ерта,

Саран кояш карый күгеннән.

 

Кошлар киткән.

Ихатада хуҗа

Әрсез чыпчык белән чәүкәләр.

Өйнең түбәсендә, гөрли-гөрли,

Күгәрченнәр азан әйтәләр.

 

Диварларда күләгәләр бии,

Караганда кояш болыттан.

Таралышып, маллар уҗым кыркый,

«Ярамый»ны алар оныткан.

 

Эрергәме-эремәскә микән? –

Төнлә туган бозлар баш вата.

Кое сиртмәсендә пар саескан

Бертуктамый сата сафсата.

 

Саҗидә Сөләйманова

Көзләр якты быел

Көзләр якты быел, язлар сыман!

Гел үзенчә ямьле көз яме, –

Сабан туйгамыни җыелганнар

Табигатьнең бөтен төсләре.

 

Ак каеннар сары шәл бөркәнгән,

кызыл чулпы таккан усаклар.

Яшь миләшләр мәрҗәннәрен кигән, –

бәйрәм, туйлар чоры бу чаклар!

 

Йөзләр якты! Нурлы кояш төсле

кайнар икмәк бизи өстәлне.

Баллы, майлы мул табыны белән,

ил байлыгы белән көз ямьле.

 

Дулкын-дулкын иген кырларыннан

амбарларга күчкән арышлар.

...Төсләргә бай, хисләргә бай көздә

әллә нинди генә сагыш бар.

 

 

 

Әлфия Ситдыйкова

Көз инде

Моң иңде дөньяга. Көз инде. Һавада торналар тавышы.

Китәләр кошкайлар, китәләр. Күк йота канатлар кагышын.

 

Сагышка күмелеп, табигать озата кошларның төркемен.

Моң какмый калмыйдыр бу чакта күңелен беркемнең, беркемнең.

 

Таулар да иелгән сагыштан. Агымсу өстенә яшь тама.

Суларга сагышын салганмы, дулкынга ут капкан, күр, яна.

 

Җиркәй дә туңадыр көз җиткәч. Яфраклар коела тын гына.

Корама юрганны ябынып, талыр ул бик тиздән йокыга.

 

Безнең гомернең дә фасылы языла язмышка көз булып.

Көннәре коела яфрактай, җаннарны тетрәткән моң булып.

Көз инде…

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи