Гарәп язулы татар кабер ташларын өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлегебез 1990 нчы елларда башланып, хәзергәчә дәвам итеп килә.
Татарстанның егермеләп районындагы, шулай ук Россиянең милләттәшләребез яши торган биш республика-өлкәсендәге татар авылларына һәм шәһәрләренә эпиграфик экспедицияләр оештырдык, нәтиҗәләрен аерым китаплар рәвешендә һәм мәкаләләр итеп матбугатта чыгардык. Әгерҗе, Кукмара, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Алабуга һәм Менделеев районнарында булган татар-мөселман зиратларының һәммәсен дә тикшереп, алардагы эпиграфик истәлекләрнең фоторәсемнәрен һәм текстларын биреп, тупланган мәгълүмат нигезендә фәнни кереш мәкаләләр язып, «Татар эпиграфикасы» сериясендә аерым китап-җыентыклар рәвешендә бастырып, халыкка җиткердек. Шуны да искәртү кирәк: XIV-XX гасырларда гарәп язуы белән уелган меңнәрчә кабер ташлары төп хезмәтебездән тыш вакытта өйрәнелде.
Максатларыбызның берсе «таш архив»ларны фәнни әйләнешкә кертү, шуның белән бергә төбәк тарихларын өйрәнүчеләргә ярдәм итү булса, икенчесе – җирле халыкның зиратларга, ата-бабаларының каберләренә карата игътибарын һәм ихтирамын арттыру, шуның аша сакланышларын кайгырту иде.
Дөрестән дә, басылып чыккан китапларыбызның һәм мәкаләләребезнең фәнни җәмәгатьчелеккә, төбәкчеләргә, шулай ук авыл һәм шәһәр кешеләренә уңай тәэсире булды. Галимнәрнең хезмәтләрендә алар еш телгә алынды, төбәк тарихларына багышланган китапларга кертелде, кайбер авылларның ташъязмаларын туплаган аерым җыентыклар буларак кабат-кабат нәшер ителде.
Җәмәгатьчелекнең иске кабер ташларына игътибары артуның һәм аларны саклауга әһәмият бирелүнең кайбер мисаллары белән таныштырыйк.
Кукмара районындагы Мәчкәрә – бай тарихлы, заманында даны тирә-якта гына түгел, бик еракларга да таралган мәдрәсәсе, шул мәдрәсәдә гыйлем биргән остазлары һәм монда укып чыгып, илнең төрле төбәкләрендә имамлык, мөгаллимлек иткән күпсанлы шәкертләре, халкыбызның мәдәни һәм рухи үсешенә зур өлеш керткән сәүдәгәрләре, эшкуар-хәйриячеләре белән мәшһүр авыл. Электән сакланып калган күпсанлы һәм әһәмиятле ташъязма ядкярләре белән үзенчәлекле Мәчкәрә зираты ачык һавадагы музейны хәтерләтә. 1990 нчы еллар ахырында булган эпиграфик экспедициябездә монда 1805 елдан алып 1920 нче елларга кадәр куелган 33 кабер ташын өйрәнгән идек. Бу истәлекләрнең алга таба сакланышын тәэмин итүне авыл имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов үз өстенә алды. Игелекле иганәчеләр табып, тарихи ташъязмаларга реставрация ясатты, һәрберсенең төп мәгълүматын хәзергечә яздырып, янәшәләренә элмә такталар куйдыртты, зиратка капка-коймалар эшләтте, җәй айларында берничә мәртәбә үләннәрен дә чаптырта. Мөнир хәзрәт үзе һәрбер кабер ташын махсус эремә белән эшкәртә, шулай итеп озак еллар саклануларын кайгырта. Моның өстенә, күп еллар дәвамында «Мәчкәрә укулары» фәнни-гамәли конференциясе оештырып, анда катнашучыларга зираттагы кабер ташларын күрсәтә, алар турында тәфсилләп сөйли, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Кунаклар, үз нәүбәтләрендә, хәзрәтнең изге гамәлләренә сокланып, гыйбрәт һәм үрнәк алып китәләр.

2014 елда дөнья күргән «Кукмара төбәгенең ташъязма истәлекләре» дигән китабыбызда Мәмәшир авылы зиратындагы кабер ташлары да урын алды. Берничәсе шушы авылның күренекле шәхесе, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Илгизәр Ибраһимовның әби-бабаларыныкы икәнлеге ачыкланды. Хөрмәтле зат аларга яңа чардуганнар ясатып, исемнәрен һәм елларын яздыртып куйды.
Эпиграфик эзләнүләребезнең башлангычында ук, төгәлрәге, 2001 елда, күренекле дин эшлеклесе Җәлил хәзрәт Фазлыев чакыруы һәм тәкъдиме белән, Балтач районының Бөрбаш авылы зиратында сакланган борынгы ташъязманы укып-өйрәндек. Ул 1675 (1676) елда вафат булган Көчек улы Туктаргалигә мәшһүр татар кятибе (ташка язу остасы) Килмөхәммәд Ишмән улы тарафыннан ясалып һәм язылып куелган. Көчек – Бөрбаш авылына нигез салган кеше. Бу шәхес һәм аның нәсел-нәсәбе хакында Шиһабетдин Мәрҗани китабында да мәгълүмат бар. Хәзерге вакытта Бөрбашта яшәүчеләрнең күпчелеге шушы нәселне дәвам итә. Ташъязма өйрәнелеп, аның турында матбугатта мәкаләләр басылганнан соң, озак та үтмәде, Җәлил хәзрәт тырышлыгы белән, Бөрбаштагы әлеге XVII гасыр ташбилгесе янәшәсендә аның мәгълүматларын хәзерге язу белән тасвирлаган яңа истәлек ташы урнаштырылды.

Мамадыш районының Дусай авылы эчендәге аерым каберлектә ХVII гасырга караган ике ташбилге янәшә тора. Икесенең дә көньяк тарафларында гарәп хәрефләре белән уелган язулары сакланган. Аларның тулы текстлары һәм фоторәсемнәре 2013 елгы мәкаләбездә («Чын мирас», 2013, №7) һәм «Мамадыш төбәгенең ташъязма истәлекләре» (2015) дигән китабыбызда дөнья күрде. Ташларның сул яктагысы 1677 елда – Байыш суфый улы Дусмөхәммәд каберенә, уң яктагысы 1679 елда Сабай остабикә улы Шәехмөхәммәд каберенә куелган. Әлеге ике ташның янәшә торуына карап, аларда исемнәре язылган Дусмөхәммәд белән Шәехмөхәммәд кардәш-туганнар булгандыр дип фаразлаган идек. Архив документларын тәфсилләп өйрәнү, моны, дөрестән дә, раслады. Тагын да киңрәк эзләнүләр нәтиҗәсендә, Дусмөхәммәд Байыш улының нәсел дәвамчыларын ачыкладык, бу турыда «Безнең мирас» журналында (2017, №2) язылды. Нәкъ менә шушы мәгълүматлар нәтиҗәсендә, әлеге каберлек һәм андагы ташъязмалар 2020 елда төзекләндерелеп, яңа матур чардуган куелган, аңа аңлатма язулы махсус табличкалар беркетелгән.

«Мамадыш төбәгенең ташъязма истәлекләре» китабы басылып чыкканнан соң берничә ел үткәч, безгә менә мондый хәбәр иреште: «Мин Тәкәнеш авылыннан Гөлназ булам. Сезгә бик зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Чыккан китабыгыз һәм эзләнүләрегез аша Кыравыл (Сарбаш Пустошь) авылы зиратында өченче буын бабамның һәм аның улының кабер ташлары билгеле булды. Китаптан башта аларның текст һәм рәсемнәрен, аннары ташларның үзләрен табып, чардуганнар һәм тәрҗемәсе белән таш табличкалар куелды, Аллаһка шөкер. Сезгә дә саваплары барып ирешер, иншәАллаһ». Бу ташларның берсе 1891 елда вафат булган мулла Мөхәммәдкәрим Муса улы белән аның 1893 елда үлгән хатыны Бибишәһидә Исхак кызына уртак, икенче таш шушы авылда 40 ел мулла булган Мөхәммәдзакир Мөхәммәдкәрим улына (1856-1925) куелган.

2025 елның май аенда иске кабер ташлары белән бәйле тагын бер хәбәр килде: «Минем исемем – Диләрә Гафиятуллина (Гадиева). Нәсел шәҗәрәсен җыйганда Сезнең «Мамадыш төбәгенең ташъязма истәлекләре» китабында бабамның бабасы Мөхәммәдһадый һәм аның хатыны Бибимәрфуганың кабер ташлары турында язма таптык». Бу хәбәрдә Мамадыш районының Иске Комазан авылы зиратындагы, китабыбызның 53 нче битендә XII-7 һәм XII-8 номерлары белән билгеләнгән кабер ташлары турында сүз бара. Диләрә ханым, шушы ташъязмалар ярдәмендә, тулыландырылган нәсел шәҗәрәсен дә кушып җибәргән. Мондый фактлар гарәп язулы борынгы һәм әүвәлге татар кабер ташлары текстларының төрле нәселләргә бәйле рәвештә шактый тулы шәҗәрәләр барлыкка китерүен (югарыда Дусай авылының борынгы кабер ташлары турында яздык), кайберләренә ачыклык һәм мөһим өстәмәләр кертүен раслый. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: узган ел ахырында Диләрә Гафиятуллина, «Шәҗәрәдә – нәсел тамырларым, ядкярләрдә – аның тарихы» бөтенроссия бәйге-фестивалендә җиңеп, «Гаилә шәҗәрәсе» номинациясендә беренче урынны алды.

Әтнә районындагы Түбән Бәрәскә авылының «Югары авыл зираты»нда 1784 елда вафат булган Ибраһим Йосыф улы Бәрәскәигә куелган мәһабәт кабер ташы сакланган. Шушы авылдагы борынгы таш мәчетне төзеткән Ибраһим байның кабер ташы – XVIII гасырдан калган сирәк эпиграфик истәлекләрнең берсе. Ул үз чорының башка ташъязмаларыннан зурлыгы, зәвыклы эшләнеше, нәфис бизәлеше һәм текстының бай эчтәлеге белән аерылып тора. Әлеге тарихи истәлек биек һәм калын диварлары кызыл кирпечтән корылган бик зур ике төрбәнең берсе эчендә урнашкан. Без 2015-2016 нчы елларда Әтнә төбәгендә иске кабер ташларын өйрәнгән вакытта Ибраһим байның ташы урыныннан купкан, төрбә диварына сөяп куелган иде. Эшләребезнең барышы һәм нәтиҗәләре белән җентекләп кызыксынган җирле җитәкче – Ленин исемендәге нәсел заводы (авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин кайгыртуы белән, 2017 елның җәендә тарихи ташъязма ныклап корылган нигезгә какшамаслык итеп утыртып куелды. Татар зират-каберлекләрендә бик аз калган, милли архитектураның күркәм истәлеге булып саналырлык Бәрәскә төрбәләре үзләре дә саклауга һәм төзекләндерүгә мохтаҗ.
Түбән Кама сусаклагычын төзү вакытында Әгерҗе районының Рыс авылын һәм зиратын Салагыш авылына күчергәннәр, ә зиратта булган борынгы кабер ташы су астында калган. Ул 1681 елда үлгән Тутач Сака улына куелган булган. Аның тексты, фотосурәте һәм башка мәгълүматлары, төрле чыганаклардан алынып, «Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре» дигән китабыбызда (2008) басылды. Инде бөтенләй юкка чыккан дип саналган бу таш Рыс авылында туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче күренекле табиб Рамил Тураев башлангычы белән, 2020 елның җәендә су астыннан эзләп табылган һәм Салагыштагы Рыс авылы кешеләренең күмәк каберлегенә китереп урнаштырылган.

1860 елда вафат булган Габделгаф-фар ишанның Әгерҗе районындагы Наҗар авылы зиратындагы кабере электән үк мәһабәт төрбә итеп, аскы өлеше кирпечтән, өсте агачтан эшләнгән зур чардуган кебек әйләндереп алынган. 2000 елның язында кабер ташының текстын укып, шул ук елның көзендә район газетасында мәкалә бастырган идек. «Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре» дигән китабыбызда ишан кабере һәм кабер ташы турында тулы мәгълүмат һәм фотосурәтләре бирелде. Соңгы вакытта каберлек таушалган халәттә иде. Наҗар авылының игелекле кешесе Әлфия ханым Гыйльманованың берничә еллык тырышлыгы нәтиҗәсендә, авылдашлары да ярдәм итеп, 2023 елның җәендә ишан төрбәсе һәм чардуганы яңартылды, мәгълүмат язуы беркетелде.

Мәшһүр педагоглар, дин галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре – бертуган Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисә Бубыйларның аталары Габделгалләм хәзрәт Нигъмәтуллинның (1903 елда вафат булган) зур кабер ташын Иж-Бубый авылының «Яңа зират»ында 2000 елның язында, авып яткан хәлендә табып, укып ачыклаган идек. Кемнеке икәне инде күптән онытылган кабер ташын мәктәп укытучылары һәм укучылары торгызып бастырды. 2023 елның июль аенда чардуган куелуы турында да хәбәр булды.
Менделеев районының Бәзәкә авылы зираты уртасындагы 1689 елгы кабер ташын 2004 елның май аенда табып укыган идек. Ул Йөзекәй бабайның каберенә куелган, аны Йөзекәйнең улы Айман куйдырган. Әлеге ташъязма янына Йөзекәй бабайның 11 нче һәм 12 нче буын нәсел дәвамчылары тарафыннан 2017 елда хәзерге татар телендәге язулы такта урнаштырылды.

Республикабызның Югары Ослан районындагы Татар Мәмәтхуҗасы авылының көньяк тарафындагы басуында Казан ханлыгы чорына нисбәтле борынгы ике кабер ташы саклана. Алар икесе бер чардуган эчендә. Берсенең өске өлеше сынык булса да, язуларын укырга мөмкин, ул 1548 елда вафат булган Йөзәй Айбак улына куелган. Икенчесенең, шәкеле төзек булса да, язулары бик аз сакланган. Әлеге истәлекләрне без 2018 елның көзендә һәм 2019 елның язында махсус барып өйрәндек. Аларның текстларын һәм фоторәсемнәрен биреп, «Безнең мирас» журналы укучыларына аерым мәкалә тәкъдим иттек (2020, №11). Нәсел җепләре Татар Мәмәтхуҗасына бәйле Раил Рәис улы Касыймов шушы авылның тарихи урыннарын торгызуга һәм чишмәләрен төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Борынгы кабер ташларын өйрәнү дә аның соравы белән башкарылды. Озак та үтмәде, бу фидакяр милләттәшебез аларның киләчәк өчен сакланышын тәэмин итү хәстәрен күрде. 2020 елның май аенда Р.Касыймов, матди чыгымнарын үз хисабыннан түләп, борынгы каберлекнең тирә-юнен чистартып, яңа чардуган белән әйләндереп алуны оештырды. Чардуганга татар һәм рус телләрендә язылган таштакта беркеткәннәр, түбәле махсус эскәмия урнаштырганнар. Бу эшләрне башкаручы өлкәннәр янәшәсендә Аяз, Наил, Руслан исемле малайларның да ихластан ярдәм итеп йөрүләре, соңыннан кабер ияләренең рухларына Коръән укып дога кылулары – милли һәм дини тәрбиянең матур һәм гыйбрәтле бер үрнәге.

Яшел Үзән районының Бәчек авылы зиратында 1540 елның декабрендәге яуда (ташның үзендә: «Хан Муромга барганда», – дип язылган) шәһид киткән Туйхуҗа улына куелган тарихи кабер ташы саклана. Бәчек авылында XIX гасырда мулла булып торган Минһаҗетдин Сәйфулла улы Җәбәли «Тәварихы Болгарийә вә татарийә» («Болгар һәм татар тарихы», 1878) дип исемләнгән хезмәтендә шушы борынгы ташъязманы да тасвирлап үткән. 2013 елда бу кабер ташының текстын без дә укыдык һәм аерым мәкалә бастырдык. Бәчек зиратындагы тикшеренүләребез дәвамында Минһаҗетдин мулланың һәм аның хәләл җефете Ләйләҗамал абыстайның кабер ташлары да өйрәнелде. Бәчекнең хәзерге имамы, туган авылының тарихын барлап, бүгенге тормышын кайгыртып яшәүче Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин әлеге өч кабергә язулы махсус таштакталар ясатып, 2024 елның җәендә аларны иске кабер ташлары янәшәсенә куйдыртты.

Элекке хезмәттәшебез Рәшит Баһаветдинов Теләче районының Олы Тиләҗе авылы зиратындагы гарәп язулы иске кабер ташларының текстларын ачыклауда ярдәмләшүебезне сораган иде. Нәтиҗәдә, әлеге берничә таш Рәшит әфәнденең бабаларыныкы булып, ул, кардәшләре белән бергәләп, чардуганнарны яңарткан, һәрбер ташның кемнеке икәнлеген белдергән һәм хәзерге нәсел дәвамчыларының исемнәрен дә күрсәткән табличкалар беркеткән.

Күренекле шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс үзенең истәлекләрендә болай дип язган: «Кәче зиратында Габделвәли бабам кабере дә табылды. Мең рәхмәт, күп зиратлар аша үткән галимнәр – Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиев табып бирделәр аны миңа! Минем Кәчем зиратындагы минем бабамны! Зиратны тулаем карап чыккан да бар иде, юкса. Агачлар куерган җирдә икән шул... Әти дә берни әйтмәде бит. Бәлкем, белмәгәндер дә, бабай үлгәндә дүрт кенә яшь булган бит аңа. Ятим калган әти. Бераз үскәч, Әстерхандагы бер кибеткә малайлыкка биргәннәр аны... Бабам исә Наласада яшәгән. Әти туганда 74 яшь булган инде аңа, 1799 елда туган ул. Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән китабында Габделвәли мулла хакында да мәгълүмат бар. Болай дип әйткән бөегебез: «Алдан күрүчәнлеге белән, китаплар тикшерү, хакыйкатьне эзләүдә көчле фикерле булуы һәм эшчәнлеге белән аерылып тора иде...» Кәче авылы зиратында без 2001 елның 24 октябрендә булып, гарәп язулы әүвәлге кабер ташларын өйрәндек: текстларын укып, язып алдык, фотосурәткә төшердек. Шунда Габделвәли мулла Вәлид мулла улына (1881 елда 85 нче яшендә вафат) һәм аның улы Мөхәммәтлатыйфка (1875 елда 48 яшендә вафат) уртак куелган бер ташъязма Рәфикъ Юнысның бабаларыныкы икәнен ачыкладык. Моны хәбәр иткәч, Рәфикъ абый бик ихластан сөенгән иде шул... Хәзерге вакытта бу ике кабергә уртак чардуган куелган һәм аңа язулы таштакта беркетелгән.

Хәзерге замандашларыбызны элекке дәверләр белән тоташтырып торган, үткән тарихка сакчыл мөнәсәбәтен һәм оныкларының бабаларына олы хөрмәтен чагылдыра торган күркәм үрнәкләрнең үзебезгә билгеле булган бер өлешен искә алу белән чикләндек. Андый мисаллар, әлбәттә, тагын да бар.
Шөкер, изге ниятле, игелекле кешеләребез нәселләре һәм авыллары тарихына игътибарларын даими юнәлтәләр, халкыбызның бүгенгәчә сакланган ядкярләренә ихтирам да күрсәтә беләләр. Аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын!
Ирек Һадиев, Раиф Мәрданов
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала