Дини мирас Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре*

Укы һәм исеңдә калдыр!

Кол Шәриф мәчете.
Кол Шәриф мәчете.

***

Ибн Мәсгуд (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Кыямәт алдында шундый көннәр булыр: ул көннәрдә наданлык килер, гыйлем китәр, үтерү күп булыр».

***

Хәзлә бинте Сәмир (р.г-һә) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: « Тәхкыйк, Аллаһ малында тиешсез йөзүче (тиешсез алып, тиешсез тотучылар) ирләргә Кыямәт көнендә ут газабы булыр».

***

Мугыйрә бин Шәгъбә (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Мине ялганлау башканы ялганлау кебек түгел. Кем минем исемемнән ялган сөйләсә, үзенә уттан булган урын әзерләсен».

***

Әнәс (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Һәр пәйгамбәрнең мәкьбүл (кабул күрелгән) догасы бар. Мин догамны Кыямәттә өммәтемә шәфәгать өчен калдырдым».

***

Әбү Һөрәйра (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Аллаһның 99 исеме бар. Йөздән мәгәр бергә генә ким. Кем ул исемнәрне яденә алса (хәтергә китерсә), җәннәткә керер».

***

Әнәс (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Кыямәт галәмәтләреннән: гыйлем күтәрелер, наданлык өскә чыгар, зина фаш булыр, исерткеч эчелер, ирләр аз булып, хатыннар калыр, хәтта илле хатынга бер генә ир мәслихәтләрен (файдасын) күрүче булыр».


* Хәдисләр Габделхатыйб әт-Тәбризинең (1340 елда вафат) «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.

Журналга Айсылу Вәлиева әзерләде

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи