Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Пенза өлкәсенең Ялгаш, Дәхтәрни, Татар Кынадысы авыллары

Ялгаш – Пенза өлкәсенең Күзнәй районындагы иң борынгы татар авылларының берсе. Ул Турай елгасының югары агымында урнашкан. Кынады карьясе кебек үк, 1701 елдан башлап шул тирәләрдә бүленгән җирләрдә татарлар тарафыннан нигезләнә.

 

Пенза өлкәсенең Дәхтәрни авылында 2002-2009 нчы елларда Мансур Әхмәт улы Мәҗитов төзеткән мәчет.

 

 

1795 елда авылда морзалар һәм татарлар яшәгән 120 йорт була. Монда шулай ук дәүләт крестьяннары да яшәгән: алар 55 йорт тәшкил иткән, ревизия буенча 295 зат исәпләнгән. XVIII гасыр урталарыннан өяздә һөнәрчелекнең төрле тармаклары үсә башлый: тире һәм җәнлек тиреләрен эшкәртү, май эретү, дегет һәм поташ җитештерү киң тарала. Базарларга ит, бал, сөт ризыклары, күн эшләнмәләре, йон, кыргый җәнлек тиреләре һәм башка товарлар чыгарылган. Рус документларында ул «Большой Труев», кайчак «Безводное» дип тә теркәлгән. Бүген бу авылның тамырлары тирәнгә барып тоташа. Ялгаш – гасырлар дәвамында телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап килгән татар төбәге.


Авыл халкы бүген дә аның яшен кимендә 450 ел дип саный. Риваятьләргә караганда, авылга Явыз Иван заманында көнчыгыш тарафлардан килгән татарлар нигез сала.

 

 

 

 

Татар Кынадысы мәктәбе музеендагы этнографик ядкярләр.

 

 

Авыл картлары сөйләвенчә, Ялгаш җиренә килеп утырган беренче кешеләр Тамбов губернасының Төмән авылыннан күчеп килгән җиде гаилә була. Алар, мөселман динен һәм ирекле тормышларын саклап калу өчен, барщинадан качып, Турай елгасы башланган урыннарга килеп төпләнгәннәр. Авылның «Труевские Вершины» дип аталуы да шуннан калган.


1700-1720 нче елларда борынгы авыл өч өлешкә аерыла. Җире күбрәк булган өлеше Ялгаш булып кала, кечерәк җирле авыл Дәхтәрнигә әверелә, Кынады елгасы башындагы өченче өлеше Татар Кынадысы карьясе була.


Ялгаш урнашкан төбәк борынгыдан ук әһәмиятле урын саналган. XIII гасыр уртасыннан хәзерге Күзнәй районы территориясе Алтын Урданың уң канаты составына керә һәм Чыңгыз хан оныгы Сартак олысына карый. Археологлар бүген дә Бестянка авылы янындагы Никольск кырында шул чор тәңкәләрен табалар.


Алтын Урда таркалганнан соң, Труев елгасы буендагы җирләр Казан ханлыгына керә. 1683 елда Сызрань-Пенза Турай сызыгы төзелә башлагач, бу төбәккә чирүле татарлар күпләп күченә. Алар дәүләт чиген саклыйлар, шул ук вакытта авыллар корып, җир дә эшкәртәләр. Ялгашка нигез салучылар арасында Инсар һәм Темников өязләреннән килгән морзалар һәм чирүле татарлар булуы турында документлар сакланган.


1700 елгы чыганакларда Инсар һәм Темников өязләреннән килгән 53 татар һәм морзага 5185 дисәтинә җир бирелүе әйтелә. Һәр гаилә уртача йөз дисәтинә җир һәм биш йөз чүмәләле печәнлек алган.


XVIII гасыр ахырында Турай буендагы җирләр өчен көрәш көчәя. 1691 елда патша нәселеннән булган Василий Нарышкин Турай елгасы буендагы зур биләмәләрне үз кулына ала. Соңрак ул җирләрдә Кузнецк (Күзнәй) шәһәре үсеп чыга.


Ялгашның географик урыны да үзенчәлекле. Авыл тирәсендәге калкулыклар төбәкнең иң биек урыннары санала. Авыл аша зур юл уза. Борынгы заманда шул юлдан сөргенгә җибәрелгән тоткыннарны алып барганнар. Бүген дә авыл янында геодезик билге бар. Зур юл өстендә урнашуы сәбәпле, Ялгаш тирәсендә сәүдә дә, хәрәкәт тә өзелмәгән.

 

XX гасыр урталарына кадәр Ялгаш тирәсендә тагын бер татар авылы – Якты Юл булган. Якты Юл – элекке Ялгаш авыл советы карамагындагы татар саласы, аннан 6 чакрым ераклыкта, рус-татар Курмай, Зур Чиркәй һәм Мордва Кынадысы авыллары күршесендә урнашкан булган. Бистә 1911-1926 нчы еллар арасында нигезләнгән. Өлкән буын вәкилләре сөйләве буенча, әлеге авылларда яшәүчеләр үз төбәкләрендәге җирләрне озак вакытлар гадел итеп бүлә алмаган. Җир мәсьәләләрен хәл итү еш кына сугышлар, талаулар, хәтта үтерешләр белән тәмамланган. Шушы канлы бәрелешләргә чик кую максатыннан, Пенза өлкә башкарма комитеты крестьян гаиләләренә буш яткан җирләргә күчеп утырырга тәкъдим итә. Мондый буш җирләр Дәхтәрнинең көньягындагы урман полосасында була. Шулай итеп, 1920 нче елларның беренче яртысында монда Чиркәй авылыннан ирекле рәвештә берничә гаилә күчеп килә: Янгазов Мөхәммәтша гаиләсе, аның энесе Янгазов Хәйбулла гаиләсе һәм Сөләйманов Таһир гаиләсе. Нәкъ менә шул күчеп килүче гаиләләр Якты Юл авылына нигез салучылар булып санала. Соңрак Якты Юлга тагын алты гаилә күчеп утыра, ике елдан соң аларга тагын шулкадәр үк гаилә өстәлә. 1955 елда авылда Ленин исемендәге колхоз эшли башлый. 1959 елда Дәхтәрни, Ялгаш, Татар Кынадысы һәм Якты Юл авыллары «Евлашевский» совхозына берләштерелә. Якты Юлда 60-70 йорт исәпләнгән. Әмма 1976 елга ул юкка чыгып бетә. Ә 1987 елның 11 мартындагы карар нигезендә, барлык кешеләрнең күчеп китүе сәбәпле, Якты Юл рәсми исәп-хисап мәгълүматларыннан төшереп калдырыла. 1926 елда – 37 кеше, 1930 елда – 91 кеше, 1939 елда – якынча 79 кеше, 1959 елда 63 кеше яшәгән.

 


Авыл мәктәбе


1920 елда Ялгаш мәктәбе ике бүлмәле иске йортта урнаша. Анда дүрт класс була, һәм ике укытучы – Абдулла Ибраев белән Вилдан Йосыпов белем бирә. Бер бүлмәдә берьюлы ике класс укый. Балалар грифель такталарга яза, аякларында – чабата, өсләрендә киндер кием була. Дәреслекләр һәм язу әсбаплары җитми.


1925 елда авылда яңа дүртьеллык мәктәп төзелә. Мәктәптә Абдулла Ибраев, Гали Нигъмәтуллин, Вилдан Йосыпов, Җиһанша Йосыпов эшли. 1937 елга кадәр мәктәп мөдире булып Абдулла Ибраев кала. 1933 елга кадәр, авыл клубы булмаганлыктан, мәдәни тормыш мәктәптә үтә. Укучылар спектакльләр куя, концертлар оештыра. Дүртенче класс укучылары наданлыкны бетерү курсларына укытучы булып катнаша.


1933 елга кадәр Ялгаш, Дәхтәрни һәм Татар Кынадысында бары тик башлангыч белем генә бирелә. Укуын дәвам итәргә теләгән балалар Кузнецк шәһәрендәге 8 нче татар мәктәбенә йөреп укый.

 


Дәхтәрни: сакланып калган авыл хәтере


Пенза төбәгенең татар авыллары арасында Дәхтәрни катлаулы тарихы, мәгърифәт традицияләре белән аерылып тора.


1886 елгы мәгълүматларга караганда, Дәхтәрнидә 146 йорт исәпләнә, авылда ике мәчет һәм мәдрәсә була. 1911 елда авылда 134 хуҗалык теркәлә, мәчет һәм аның каршында мәктәп эшли. Бер хуҗалыкка уртача 4,7 дисәтинә чәчү җире туры килә. Авылда тимер сукалар, ашлык җилләткечләр кулланыла.

 

XIX гасыр урталарына кадәр авыллар бары тик Труев исеме белән генә йөртелә. Соңрак, аларны аеру өчен, Большой Труев һәм Малый Труев атамалары кулланыла башлый. Дәхтәрни Ялгаштан аерылып чыккан кечерәк авыл буларак формалаша.


Саланың исеме турында төрле фикерләр сакланган. Өлкәннәр сөйләвенчә, «Дәхтәрни» атамасы борынгы төрки сүзләргә бәйле булырга мөмкин.


Авыл янындагы Дуванный елгасы исеме «дуванить» – «табышны бүлешү» сүзеннән чыккан дип аңлатыла. XVIII гасыр башларында Труев тирәсендә юлбасарлар йөрүе турында тарихи язмалар сакланган. XVIII-XIX гасырларда Дәхтәрни халкы игенчелек белән шөгыльләнә. Авыл халкы арыш, бодай, тары чәчә, терлек асрый.


Авыл тарихында мәгърифәт аерым урын алып тора. 1895 елда Дәхтәрнидә мәчет каршында мәктәп ачыла. Аны авылның хәлле крестьяны Минһаҗетдин Ямашев үз акчасына төзетә.


1895-1905 нче елларда авылда мулла булып Габдрахман Хәсән улы Мамин эшли. Аның башлангычы белән авылда мәдрәсә төзелә. Беренче совет мәктәбе 1927 елда ачыла. 1929 елда агач мәктәп бинасы төзелә. Мәктәп озак еллар ике сменада эшли, укучылар саны 170кә кадәр җитә. Башлангыч чорда укыту татар телендә алып барыла, рус теле аерым фән буларак кына кертелә. Сугыштан соң укыту рус теленә күчерелә, ә татар теле фән буларак кына калдырыла.


Мәктәптә озак еллар Ф.З.Ганиев, Ш.З.Баишев, Р.Б.Мәҗитова, С.М.Ваһапова, В.А.Исаева, Ф.Г.Хальметова, Р.Р.Рамазанова, Т.Ш.Юнысова эшли. 1980 нче елларда мәктәпкә яшь укытучылар килә, матди-техник база ныгый. Әмма укучылар саны 90га кадәр кими. 1992 елдан мәктәп белән Н.Т.Аитова җитәкчелек итә. Бу вакытта 27-39 бала гына укый.


2011-2014 нче елларда Дәхтәрнидә яңа белем бирү комплексы төзелә. Концессия килешүе буенча, эшмәкәр Р.Ф.Әбүзәров катнашында «Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» комплексы сафка баса. 25 урынлы балалар бакчасы һәм 40 укучыга исәпләнгән мәктәп Ялгаш, Татар Кынадысы халкы өчен дә мәдәни-мәгариф үзәгенә әйләнә.


Дәхтәрни авылында мәчетләр, мәктәпләр, татар теле һәм мәгърифәт традицияләре сакланган. XIX гасырдагы мәдрәсәдән башлап XXI гасырдагы белем бирү комплексына кадәрге юл авыл халкының үз тамырларына тугрылыгын күрсәтә.

 


Татар Кынадысы: елга буендагы татар дөньясы


Татар Кынадысы – Пенза өлкәсенең Күзнәй районындагы татар авылларының берсе. Авылның исеме география белән бәйле. Рус документларында авыл «Татарский Канадей» дип теркәлә, чөнки аны күрше рус авылларыннан аерып күрсәтергә кирәк була. Татар Кынадысы үз атамасын Кынады елгасыннан алган. 1700-1720 нче елларда, Турай буендагы халык арткач, бер төркем гаиләләр Кынады елгасы ягына күченә.
Авыл, сакланып калган документларга караганда, 1720 елдан мәгълүм, әмма аңа нигез салучыларның биредә тагын берничә дистә ел алданрак килеп урнашуы ихтимал. Авылга Саранск приказ өе тарафыннан Пешлә авылы (хәзерге Мордовиянең Рузай районындагы Татар Пешләсе саласы) татарларына һәм ясаклы мордваларга бирелгән җирләрдә нигез салына, шул ук вакытта монда берничә чирүле татар гаиләсе дә җир ала. 1720 елгы чыганакларда авыл Пенза өязенең Үзин ыстанындагы татар авылы буларак искә алына. 1747 елда Адмиралтейство карамагына кораб төзү эшләре өчен беркетелгән татарлар яшәгән Кынады авылында 413 ревизия заты (ревизская душа) исәпләнә. Шуларның 103е 1762 елга кадәр туып-үсеп яшәгән, 128е вафат булган, 14е рекрутлыкка алынган, 64е чукындырылган, 41 кеше яңадан төзелгән авылларга күчерелгән.

 

 

Татар Кынадысы мәчете.

 


XVIII гасыр уртасында Кынады волосте төбәктә әһәмиятле административ үзәкләрнең берсенә әверелә. Биредә почта станциясе һәм кунак йорты (постоялый двор) эшләгән. Авыл аша олы юл узган.


1781 елда Кузнецк өяз шәһәре статусы алгач, Кынады тирәсендәге юлларның әһәмияте тагын да арткан. Әмма янгыннан соң, Кынады шәһәр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган.


XIX гасыр уртасында Татар Кынадысында мәчет һәм мәктәп эшләве турында мәгълүмат сакланган. Авыл халкы дингә нык бирелгән булган.


1897 елгы халык санын алу материалларында авылда татар халкы яшәве күрсәтелә. Халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек була. Алар арыш, бодай, тары чәчкән, ат һәм сыер асраган.


XX гасыр башында авылда берничә дистә йорт исәпләнгән. Авыл халкы арасында Ибраевлар, Йосыповлар, Адикаевлар, Салиховлар, Кутуевлар, Бадаевлар нәселләре киң таралган.


1901 елдан башлап Ярулла Йосыпов мәктәбе Татар Кынадысы балалары өчен төп белем үзәге була. 1914 елда Ярулла Йосыпов ахун дәрәҗәсе алгач, аның мәктәбе тирә-як татар авыллары өчен иң абруйлы уку йортларының берсенә әверелә.


1917 елгы революциядән соң элекке дини мәктәпләр ябыла. Шулай да авыл кешеләре балаларга яшерен рәвештә дин нигезләрен өйрәтә. 1920 нче елларда Татар Кынадысында башлангыч мәктәп эшли башлый, әмма җидееллык белем алу өчен, балалар Ялгашка яки Кузнецк шәһәренә йөрергә мәҗбүр була.


1930 нчы елларда күмәкләштерү башлангач, авыл халкы колхозга берләштерелә. Шул чорда үз малларын тапшыру һәм хуҗалык яңалыклары авыл тормышын тамырдан үзгәртә.


1933 елга кадәр Татар Кынадысында клуб булмый. Авыл яшьләре концертларны һәм спектакльләрне мәктәп биналарында куя.


Бөек Ватан сугышы елларында Татар Кынадысыннан күп ир-егетләр фронтка китә. Авылда калган хатын-кызлар һәм балалар басуда эшли. Атлар фронтка алынгач, җирне сыер җигеп сөргән очраклар да була.

 

1940-1950 нче елларда авыл мәктәбендә укытучылар кытлыгы кискенләшә. Кайбер укытучылар берьюлы ике-өч сыйныф белән эшли. Авыл халкының белемгә омтылышы көчле була. Күпләр балаларын Кузнецкка, Пензага, Казанга укырга җибәрергә тырыша.


Өлкәннәр хәтерендә Сабантуйлары, мөнәҗәтләр, кич утырулар турында истәлекләр сакланган. Авылда гармунчылар һәм мөнәҗәт әйтүчеләр аеруча хөрмәт ителгән.


Татар Кынадысы тирәсендәге зиратларда XVIII-XIX гасыр кабер ташлары да саклана.


XX гасыр ахырына авыл халкы кими башлый, яшьләр шәһәрләргә китә. Шулай да авылның тарихи йөзе сакланып кала.


Татар Кынадысының үзенчәлеге – аның юл өстендәге авыл булуында. Ул XVIII гасырдан башлап Пенза татарларының мәдәни, дини һәм мәгърифәт үзәкләренең берсе булып яши.


Ялгаш белән Дәхтәрнидән аермалы буларак, Татар Кынадысы һәрчак зур юл һәм административ үзәкләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Шуңа күрә монда яңалыклар, китаплар, газета-журналлар тизрәк килеп җитә.


Авыл тарихында мәктәп тә, мәчет тә, юл да, почта станциясе дә зур роль уйный. Нәкъ менә шушы үзенчәлекләр Татар Кынадысын Пенза татарлары тарихында аерым урынга куя.

 


Бөек Ватан сугышы елларында


Бөек Ватан сугышы еллары Кузнецк районы татар авыллары тарихында тирән эз калдыра. Сугышның беренче айларында ук ир-атларның күпчелеге фронтка китә. Авылларда хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр һәм балалар гына кала. Барлык авыр хезмәт – җир сөрү, иген үстерү, терлек карау, азык хәзерләү, оборона траншеялары казу – алар җилкәсенә төшә. Ялгаш администрациясе авылларыннан якынча 400 кеше яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Дәхтәрни авылыннан мобилизацияләнгән 160 кешенең яртысы диярлек – 80нән артыгы һәлак була. Иң зур югалтуларны Әбүзәровлар, Хальметовлар, Йосыповлар гаиләләре кичерә.


Сугыш елларында авылдашлар арасында зур батырлык күрсәткән кешеләр дә күп була. Ялгаш авылында туган Аббаз Хәлиулла улы Измайлов Дан орденының өч дәрәҗәсе белән бүләкләнгән тулы кавалер була. Ул Ленинград өлкәсе, Нарва, Польша җирләрендәге каты сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана, әмма яңадан сафка баса. 1945 елда Кельце шәһәре янындагы бәрелешләрдә дошман танкын юк итеп, ике контрһөҗүмне кире кагуда катнаша. Сугыштан соң туган авылына кайтып, авыл советы рәисе, совхоз җитәкчесе булып эшли. Мәктәпкә һәм авыл урамына аның исеме бирелә.


Татар Кынадысы авылыннан чыккан Абделкадыйр Хәйбулла улы Мостафин фронтта медицина хезмәте офицеры буларак хезмәт итә. Ул Сталинград өчен сугышта, Кенигсберг, Будапешт һәм Берлинны азат итүдә катнаша. Җиңүдән соң да Ерак Көнчыгыш фронтында Япониягә каршы хәрби хәрәкәтләрдә була. Сугыштан кайткач, колхоз рәисе һәм медпункт мөдире булып эшли. Фронтта алган яралар һәм контузияләр нәтиҗәсендә, аның сәламәтлеге какшый, әмма балаларының барысы да югары белем алып, җәмгыятьтә лаеклы урын таба.

 

Фатих Зюзин, Рәшит Алюшев

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи