Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Кукмара төбәгенә бәйле кайбер язма истәлекләр

Мин 2005 елдан башлап татар халкының язма мирасын өйрәнү белән шөгыльләнәм. Шул вакыттан бирле төрле фәнни чараларда катнашып, Кукмара төбәгенә бәйле байтак борынгы кулъязмаларны, сирәк китапларны, эпиграфик истәлекләрне ачыкларга һәм өйрәнергә туры килде.

 

Кукмара төбәгендәге кулъязма мирасны өйрәнгән мәл

 

 

2013 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган комплекслы экспедиция вакытында төрле кулъязмалар, борынгы китаплар тупладык, барладык һәм өйрәндек1 . Барлыгы егермедән артык борынгы кулъязма китап, утызга якын иске басма китап, совет чорына караган 15 кулъязма дәфтәр һәм бик күп кулъязма битләр табылды. Алар арасында борынгы документлар, әдәби әсәрләр, дини характердагы язмалар зур тарихи әһәмияткә ия. Җыелган барлык материаллар хәзерге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана.

 

Шуны искәртик: әлеге экспедиция вакытында бәетләр, мөнәҗәтләр һәм шигырьләр иҗат итүче Әхмәди Җәмалетдин улының кулъязмалары табылуы зур ачыш булды. Ул әсәрләрен 1916 елда Австриядә әсирлектә булган чакта язып калдырган, үзе исә чыгышы белән Кукмара районындагы Киндеркүл авылыннан булган. Бәетләрендә сугыштагы хәлләрен, авырлыкларын, якыннарыннан аерылу газапларын сурәтли, мөнәҗәтендә традицион дини мотивлар урын алган, шигырендә исә туган җиреннән аерылу сәбәпле хәсрәтләнүе, эчке кичерешләре турында бәян ителә2. Бу табыш Кукмара төбәген ХХ гасыр башында яшәп иҗат иткән тагын бер әдипкә баетты.

 

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә Кукмара районындагы Югары Чура авылы тарихына багышланган материал саклана. Аны 1951 елгы фольклор экспедиция вакытында галимә Х.Гатина җирле төбәк тарихын өйрәнүче А.Матвеев дәфтәреннән күчереп язган булган. Материалда Югары Чура авылы тарихының аерым моментлары ачыклана, инкыйлаб вакытында булып узган кайбер вакыйгалар тасвирлана, әлеге төбәктә яшәүче керәшен татарларының сөйләш үзенчәлекләре чагыла3.

 

Казандагы бер шәхси коллекциядә Г.Барудиның көндәлекләре саклана. Алар арасында «Маһруй ханым тәрҗемәи хәле» дип аталган хезмәт табылды. Анда Маһруй Исхак кызы Үтәмешеваның тормыш юлы һәм эшчәнлеге сурәтләнгән. Татар тарихында тирән эз калдырган әлеге мәшһүр педагог, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче 1862 елның апрелендә Кукмара районының Мәчкәрә авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән. «Маһруй ханым тәрҗемәи хәле» хезмәтен заманында дин галиме, язучы, педагог, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Шәһер (Шәһретдин) Шәрәф, Г.Барудиның көндәлекләре белән бергә, пөхтә итеп күчереп язган. Ул Г.Барудиның иң яхшы шәкерте булган. Ш.Шәрәф аның энесе Салихҗан хәзрәтнең Әминә исемле кызына өйләнгән, Әминәнең анасы Бибинәгыймә исә Маһруй абыстайның бертуган сеңлесе булган. Г.Баруди сөекле хатынының тәрҗемәи хәленең бер бүлеген, ягъни яшьлек вакытын гына язып калдырырга җитешкән, тик, ни сәбәпледер, тәмамлый алмаган. Аның җитешмәгән, ким калган җирләрен тәмамларга Ш.Шәрәфкә васыять иткән. Ш.Шәрәф үз остазының шул васыятен үтәп, аны тулысынча тәрҗемәи хәл рәвешенә китереп, тәмамлап язган. 22 биттән торган «Маһруй ханым тәрҗемәи хәле» кулъязмасын мин, гарәп графикасыннан кириллицага күчереп, югары дәрәҗәдә хәзерге гамәлдәге телгә якынайтып, гарәп телендәге җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итеп, аңлашылмаган сүзләргә яки терминнарга җәяләр эчендә аңлатма биреп, басмага әзерләдем һәм ул 2022 елда «Иман» нәшриятында дөнья күрде4.

 

 

Сәхибзадә Солтанбәковка куелган ташъязма истәлек

 

 

Параллель рәвештә Кукмара районында сакланган борынгы кабер ташларын өйрәнүне дә дәвам итәм. 2013 елгы экспедиция вакытында районның байтак зиратлары тулысынча өйрәнелде һәм кайбер эш нәтиҗәләре мәкалә рәвешендә халыкка тәкъдим ителде5. Дөрес, И.Һадиев һәм Р.Мәрдановның «Кукмара төбәгенең ташъязма истәлекләре» дип аталган каталоглары нәшер ителгән инде6, тик, кызганыч ки, ул тулы түгел. Мәсәлән, Манзарас авылында 32 борынгы кабер ташы саклана, ә бу китапта бары тик 19 таш кына күрсәтелгән, Аш-Буҗи авылында гарәп язулы 3 ташбилге ачыкланды, ләкин искә алынган каталогта нибары 1 генә эпиграфик истәлек тасвирланган. Шул соңгы авылда озак еллар имам-хатыйб булып хезмәт куйган Сәхибзадә Солтанбәковка куелган ташъязма истәлекнең тексты белән таныштырып үтәсе килә:

 

Алгы ягы (уеп язылган):

• «Ли-Лләәһил-фәәтихәһ

• әл-галим әл-фазыйл

• имам хатыйб

• әш-шәйех Сәхибзадә

• ибне мулла Әхмәдсафа7

• ән-Нәкышбәнди әт-Түнтәри

• 73 йәшендә

• 1930 сәнә март

• 10нда мәдфүн».

 

Уң ягы (уеп язылган): «Гафәра-Ллааһү зүнүүбәһ».

 

Арткы ягы (уеп язылган):

• «Мөхтәрәм дин мөбин

• кардәшләрем рухымны

• бер фатиха укуб

• йад кыйлуб

• китсәң

• иде».

 

Хәзерге татар теленә күчермәсе:

 

Алгы ягы:

• «Аллаһ ризалыгы өчен «Фатиха» сүрәсе укы.

• Өстен галим,

• имам-хатыйб,

• шәех Сәхибзадә

• мулла Әхмәдсафа [Мөхәммәдсафа] улы

• Нәкышбәнди Түнтәри

• 73 яшендә

• 1930 елның 10 мартында җирләнде».

 

Уң ягы: «Аллаһ аның гөнаһларын кичерсен».

 

Арткы ягы:

• «Мөхтәрәм дөреслек белән ялганны аеручы дин

• кардәшләрем. Рухымны,

• бер дога укып,

• искә алып

• китсәң

• иде».

 

Таш үлчәмнәре: 85х36х15.

 

Әлеге кабер иясе – шагыйрь Колмөхәммәднең оныгы. Ул хәзерге Мамадыш районының Югары Ушма авылында туган, Түнтәр мәдрәсәсендә укыган, Аш-Буҗи авылында яшәгән һәм шунда җирләнгән. Сәхибзадә хәзрәтнең шәҗәрәсе мондый: Сәхибзадә бине Мөхәммәдсафа бине Колмөхәммәд бине Солтанбәк бине Мөхәммәдшәриф бине Габдулла бине Уразкилде. Мамадыш районына оештырылган бер экспедиция вакытында шагыйрьнең тулы шәҗәрәсе язылган кулъязма китап табылган иде.

 

 

Кукмара районының Уразай авылында табылган «Коръән» китабы

 

 

Киләчәктә Кукмара районында сакланган барлык ташъязма истәлекләрне барлап, өйрәнеп, аерым бер китап итеп бастыру зарур. Бу эшне соңга калдырырга ярамый, чөнки, вакытлар узган саен, ташбилгеләр җимерелеп, юкка чыгып бара.

 

Кукмара районы археографик һәм эпиграфик материалларга бай, чөнки биредә бик күп атаклы дин әһелләре, сәүдәгәрләр яшәгән, һәм алар төбәк тарихын кәгазь битләренә теркәп, ташларга уеп калдырганнар. Хәзер инде аларны эзләп табу, өйрәнү һәм халыкка җиткерү иң мөһим бурычларыбызның берсе булырга тиештер.

 


1 Гайнетдинов А. Кулъязмалар янмый / А.Гайнетдинов // Милли-мәдәни мирасыбыз: Кукмара. – Казан, 2016. – Б. 39-

50.

2 Гайнетдинов А.М. Австрия зинданнарында туган шигъри хатлар / А.М.Гайнетдинов // Чын мирас. – 2013. – №6. – Б. 94-99.

3 Гайнетдинов А.М. А.Матвеевның Югары Чура авылы тарихына кагылышлы язмалары / А.М.Гайнетдинов // Кряшенское историческое обозрение. – 2020. – №2. – Б. 135-140.

4 Кара: Баруди Г., Шәрәф Ш. Маһруй ханым тәрҗемәи хәле / Басмага әзерләүче А.Гайнетдинов. – Казан, 2022. – 64 б.

5 Гайнетдинов А. Кукмара төбәгенең кыйммәтле эпиграфик истәлекләре / А.Гайнетдинов // Хезмәт даны. – 2017. – 18 октябрь. – Б. 3.

6 Һадиев И.Г., Мәрданов Р.Ф. Кукмара төбәгенең ташъязма истәлекләре. Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2014. – 200 б.

7 Ялгыш язылган: Мөхәммәдсафа булырга тиеш.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи