М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Казанга «Джут» спектаклен алып килә дигән хәбәр колакка чалынгач, каз тәннәре чыкты. Ник дигәндә, Әлмәт театрында куелган «Кибет» искә төште. Тормышның караңгы, өметсез якларын күрсәткән бу спектакль бик авыр тәэсир калдырган иде. «Джут» һәм «Кибет» – бер үк автор Олжас Җанайдаров әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр. Ләкин башкорт туганнарыбыз алып килгән «Джут» бөтенләй бүтән тәэсир калдырды.

Сауле ролендә – Римма Каһарманова, Әхмәт – Фәнис Рәхмәтов.
Спектакльдә 1930 еллар башында Казахстандагы ачлык турында бәян ителә. Аңа исә коллективизация, колхозлар төзү, адәм баласына күтәрә алмаслык салымнар салу сәбәп була. Байтак еллар әлеге тема тыела килде, йөгән бушый төшеп, иҗатчыларыбыз сүз ирегенә ирешкәч, берочтан ачлык һәм аның чын сәбәпләре турында да әсәрләр, спектакльләр иҗат ителде. Әмма монысы үзгә бер иҗат әсәре булып тора. Автор Советларны тәнкыйтьләп кенә калса, «Джут» андый кызыксыну уятмас иде. Чынлыкта, әсәр тирәнлеге, күп мәгънәләрне үз эченә алуы белән игътибарны җәлеп итә. Теге яки бу халыкның гасырлардан килгән яшәү рәвешенә саксыз кагылу, тыкшыну нинди аяныч нәтиҗәләргә китерәсен күрсәтергә теләгән Олжас туган. Империячел дәүләтләрнең кылган золымы онытылмасын дип тырышкан. Киләчәк буыннар акны карадан аера белсен өчен иҗат иткән.
Тема исә чыннан да бик җитди. Иң башта китерелгән саннар ук шуны искәртә. Ачлык вакытында Казахстанда 2 миллионга якын кеше үлә. Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында 600 мең казах кешесе баш салган дип исәпләнелә. Ә монда 2 миллион! Хәзер 20 миллионга якын казах бар дип санала, ачлыкта шулкадәр халык кырылмаса, бу сан 50 миллионга җиткән булыр иде, дип искәртелә спектакльдә. Үзеннән-үзе, бу ачлык кемгә файда бирде, дигән сорау туа. Һәм күпләр әлеге сорауга җавапны беләдер дип уйларга кирәк.

Ербол ролендә – Хөрмәтулла Үтәшев, Елена – Милена Сираева.
Спектакльдә вакыйгалар ике яссылыкта бара. 1930 еллардагы җан өшеткеч хәлләр турында Әхмәт (Фәнис Рәхмәтов) һәм Сауле (Римма Каһарманова) уены аша беләбез. Бу гаилә бер балаларын югалткан инде, чират кызларына җиткән. Ач кызчык көнетөне ачыргаланып елагач, Әхмәт кызына ике бармагын өзеп бирсә дә, сабыйның хәле яхшырмый. Сауле – бай кызы, әйбәт тәрбия алган, кулыннан килмәгән эше юк. Нәкъ менә Сауле яза белгән иренә ачлык вакыйгаларын дәфтәргә теркәп барырга куша да инде. 1930 еллар күренеше саран сәхнә чаралары белән караңгы төсләрдә иҗат ителгән (рәссам Альберт Нестеров). Аның каравы икенче яссылыктагы вакыйгалар җете төсләр белән сурәтләнә. Анда исә хәзерге заман Мәскәү күренешен күрәбез. Ербол исемле казах (Хөрмәтулла Үтәшев) журналист Еленадан (Милена Сираева) джут турында мәкалә яздырмакчы була. Кулында ниндидер искереп беткән дәфтәр күрәбез. Кайчандыр Әхмәт язган дәфтәрне аның оныгы Мәскәүгә алып килгәне мәгълүм була.
Ербол һәм Елена образлары аркылы хәзерге заманның байтак проблемалары яктыртылган. Әйтик, тел бетү фаҗигасе. Мәскәү күренешләрендә геройлар гел русча сөйләшә. Шулай ук элгәре заманда кешеләрнең рухи көченә хәзерге чирләшкә буын каршы куела. 1930 еллар башында Әхмәт белән Сауленың һәрбер ипи валчыгын ничек кадерләгәнен күреп күзләргә яшь килә. Ә менә Мәскәү чытлыгы Елена ит ашамый, вегетариан, имеш. Әхмәт белән Сауленың балаларын исән саклап калу өчен ничек көрәшкәннәрен күреп өнсез каласың. Хәзер исә Елена ише чирләшкәләр бөтенләй бала табу бәхетеннән мәхрүм. Җәмгыятьтә хөкем сөргән бозыклык, уйнаш мөнәсәбәтләрнең чәчәк атуы, экология бозылу, яңа буыннарның булган табигый ризыктан да йөз чөереп, киләчәкләренә җавапсыз карау аркасында яшьләр баласызлык проблемасына килеп терәлгән дигән фикер үткәрергә тели автор. Әхмәт белән Сауленың бер-берсен шашып яратуын күрәбез. Мәскәүдәге журналист Елена исә, башта теләмәгән кебек кыланса да, ахыр чиктә Ерболның кочагына керә. Ире була торып! Чын хисләрнең очсызлануына, мәхәббәтнең уйнашка кайтып калуына шаһит булабыз. Һәм барыннан да бигрәк мәскәүлеләрнең читтән килүчеләрне кыргый маймыллардай күреп кимсетеп караулары җанны әрнетә. Ресторан официанты яшь ханым Ерболга җирәнеп каравын яшерми. Үзенең исә шундый ук читтән килүче әллә казах, әллә кыргыздан нәни баласы бар икән. Һәм бу чибәркәй ресторанда Лена белән казах Ерболны «чәйнәгән» вакытта шундый ук бер Ербол, әллә Әхмәт аның сабыен бага. Әмма, «Кибет»тән аермалы буларак, «Джут»та өмет бар. Журналист Лена казах күлмәген киеп, көзге янында бөтерелә. Официант ханым баласының әтисенә телефоннан мәхәббәтен аңлата…

Спектакльдән күренеш. /Фотолар – bashdram.ru.
Ачлык турында безнең «Әкият» Татар дәүләт курчак театры да Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрен сәхнәләштергән иде. Кыю адымнары мактаулы булса да, курчакларның вәхшиләрне уйнавы әллә ничек урынсыз кебек тоелды. «Джут» исә башка. Ник дигәндә, анда кеше ашау очраклары турында читләтеп кенә әйтелә. Вәхшилекне сәхнәдә күрмибез. Аның каравы, зур мәхәббәтне күреп сокланабыз. Кызчыгын да югалткач, Сауле яшәү мәгънәсен җуйган кебек була һәм Әхмәтне коткарып калыр өчен үзен корбан итә, ягъни сөйгәненә азык булсын өчен үз-үзен үтерә... Аның, без аерылмаячакбыз, мин мәңге синең белән булырмын, дигән сүзләре васыять булып яңгырый... Тирән мәгънәне үз эченә алган, шул ук вакытта җыйнак бу спектакльне сәхнәләштергән режиссер Айрат Әбүшахмановка карата күңелдә тагын да зуррак ихтирам уянды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала