Мәдәният Уку өчен 2 минут

Булдыклы кул осталары

Казанда өлкән яшьтәге кешеләрне мәдәни тормышка җәлеп итүгә йөз тоткан «Жизнелюб», ягъни «Яшәү яме» дип исемләнгән проект гамәлгә ашырыла. Башкала хакимиятенең 2016 елда башланган әлеге социаль-­мәдәни проекты кысаларында мәдәният сарайлары, китапханәләр, спорт учреждениеләрендә, ә җәен парк һәм скверларда өлкәннәр өчен бушлай төрле чаралар, дәресләр оештырыла. Анда һәркем үзенә кызыклы юнәлешне сайлый ала – җыр, бию, театр, сынлы сәнгать, спорт һ.б. Казан хакимияте мәгълүматларына караганда, узган 2024 елда мондый дәресләрдә 623 меңнән артык пенсионер катнашкан. 13 төрле юнәлешне колачлаган осталык дәресләрендә һәр көн 2 меңләп кеше шөгыльләнә!

 

 

Казанның 15 нче шәһәр китапханәсендә һәр җомга оста куллар клубы дәресләре уза.

 

 

Казанның Әүфар Зәкиев урамында урнашкан 15 нче шәһәр китапханәсе дә әлеге проектта актив катнаша. Китапханә мөдире Роза Нигъмәт кызы ЗАКИРОВА белән әңгәмәбез шул хакта.

 

 

Китапханә мөдире Роза Закирова.

 

 

– Роза ханым, сезнең китапханәдә, укучыларга хезмәт күрсәтүдән тыш, төрле социаль-мәдәни проектларга да зур игътибар бирелә.

 

– Безнең китапханә каршында 2010 елда кул эшләре осталарыннан тупланган «Вдохновение» клубы оешкан иде. Бүген «Жизнелюб» проекты кысаларында биредә киңкырлы эшчәнлек алып барыла. Клубны нырты челтәр бәйләү остасы, «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы, шулай ук лаеклы ялдагы кешеләр арасында оештырылган «Алтынбикә» конкурсы лауреаты Альбина Обрезкова җитәкли.

 

Ханымнар һәр җомга китапханәгә җыелып кул эшләре белән шөгыльләнә – бәйли, чигә, тегә һ.б. Альбина Петровна агач җиякләр ярдәмендә челтәр бәйләү серләренә өйрәтә. Тарихтан мәгълүм булганча, берничә гасыр элек республикабызның Завод-Нырты авылында челтәр бәйләме буенча сәнәгать­-сәнгать мәктәбе эшләгән. Бу кәсеп бөтенләй онытылган, әмма Альбина Обрезкова элек Саба, хәзер Теләче районына кергән Әбди авылында укытканда, бүгенгәчә сакланып калган челтәрле бәйләм үрнәкләренә игътибар итеп, нырты челтәр бәйләмен яңартырга алына. Ул озак еллар Казанда Балалар иҗаты үзәгендә, 12 ел Казан дәүләт мәдәният институтында шушы осталыкка укыта.

 

 

Клубны челтәр бәйләү остасы Альбина Обрезкова җитәкли.

 

 

– Китапханә каршында эшли торган клубка күпме кеше йөри?

 

– Пандемиягә кадәр күбрәк иде. Шулай да даими килүчеләр шактый. Мәсәлән, Эльза ханым Садыйковага 87 яшь тулса да очрашуларны калдырмаска тырыша: ул матур итеп чигә, тегә, рәсем ясый. Рәссам Ирина Семёнованың әсәрләре, ыргак белән бәйләгән уенчыклары, бәйләгән тастымаллары да искиткеч зәвыклы. Наталья Барскова да ыргак белән киемнәр бәйләүгә һәвәс... Нырты челтәр бәйләмен үзләштергән Раиса Тихонова исә бүген үзе башкаларны өйрәтә. Раиса Мозуляк бакчачылыкта үтә гыйлемле, ул әлеге шөгыльнең нечкәлекләре белән таныштыра. Клубтагы иң өлкән остабыз – 93 яшьлек Юлия Гафарованың иҗаты Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрә торган бәйгеләрдә катнаша. Гомумән, осталарыбызның кул эшләре шәһәр күләмендәге төрле конкурсларда призлы урыннарга лаек була. Китапханә залында тәкъдим ителгән күргәзмәләрне китап укырга килгән халык та кызыксынып карый. Әйтергә кирәк, «Вдохновение» клубы осталары мәктәп балаларын да үз кәсепләре белән якыннан таныштыра, аларга дәресләр үткәрә.

 

Мондый клубларның максаты – халыкка, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә аралашу мөмкинлеге булдыру, төрле өлкәдә талантларын үстерү. Сер түгел, яраткан кул эше белән шөгыльләнү рухи һәм физик сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, кәефне күтәрә, илһамландыра. Галимнәр әйтүенчә, ярты сәгать вакытыңны бәйләүгә багышлау йөрәк тибешен, нерв системасын тынычландырырга, зиһенне арттырырга сәләтле. Башкарган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү дә шатлык хисләре бүләк итә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи