АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

Фото livemaster.ru сайтыннан алынды.

 

 

Шомырт шифасы

 

Иммунитетны ныгыту, салкын тиюдән саклану өчен, 50 г шомырт җимешен термостагы 1 литр кайнар суда 1-2 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бер уч шомырт ашасаң, эч китү туктый. Яисә 1 стакан суга 1 аш кашыгы кипкән шомырт салып, 20 минут кайнаталар, сөзәләр һәм эч киткәндә көненә 2-­3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

 

 

Холестерин артса

 

Кандагы начар холестерин микъдарын киметү өчен, нарат кайрысын каһвәтарткычта тарттырып, шул порошокны көн саен ярты чәй кашыгы кабалар, артыннан су эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннары 1 атна ял итеп, кабат дәваланырга була. 1 стакан кефирга яртышар чәй кашыгы куркум (һинд зәгъфраны) һәм бал кушып эчү исә холестеринны да киметә, бавырны да дәвалый.

 

 

Эчәклекне чистарту

 

Чөгендерне юып, вак угычтан уалар, согын сыгып алалар (аны суыткычта тотып, йокларга ятар алдыннан бераз тоз кушып эчәргә була). Калган түптән фасоль кадәр шарчыклар әвәлиләр дә, шуларның дүрт­-биш данәсен, ашарга ярты сәгать кала, чәйнәмичә йоталар (калганнары суыткычта 5 көн бозылмый саклана ала). Чөгендер пектиннары эчәклектәге агулы матдәләрне үзләренә сеңдерә һәм алып чыгып китә. Пектин шулай ук алма һәм кабакта да күп, алар белән дә шулай дәваланып була.

 

 

Миләш шикәрне киметә

 

Диабеттан интеккәндә, кандагы шикәрне киметә торган даруларга өстәп, мондый компот эчү дә файдалы. 1 әр стакан кипкән миләш белән грушаны 1 литр суда йомшарганчы пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Каһвәтарткычта тарттырылган миләшне ризыкка кушып ашау да шикәрне киметә.

 

 

Лимонлы-әфлисунлы бал

 

Инсульт ихтималын киметү өчен, 1әр кг әфлисун һәм лимонны (төшләрен алып, кабыгын чистартмыйча) иттарткычтан чыгаралар, 6­-8 аш кашыгы бал өстәп, пыяла савытта бүлмә температурасында 1 тәүлек тоталар, аннары суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы кабалар.

 

 

Кишерле-суганлы чөгендер

 

Тирән чуен казанда әзерләү яхшы. Чөгендерне яртылаш пешерәләр, суытып, чистарталар, эре угычтан уалар. Казанда үсемлек мае кыздырып, шуңа эре угычта уылган 3-­4 кишер салалар, чөгендер өстиләр, әледән-әле болгаткалап, 30 минут томалап пешерәләр. Тоз, борыч, 2-­3 баш кыздырылган суган, сүндергәч, 1 баш вак кына туралган сарымсак өстиләр. Ипигә ак май өстенә ягып ашыйлар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи