Республикада Уку өчен 2 минут

Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык

Татар халкы гомер­-гомергә китаплы булган, «Китап – белем чишмәсе», ди халык мәкале. Ләкин мәгълүмати технологияләр үсеш алган бүгенге заманда китап укучы балалар гына түгел, өлкәннәр саны да сирәгәйгәнен күрәбез. Шушы вәзгыятьтә күпләрне китапка мөрәҗәгать итәргә этәргән, аның «иң тәмле» өлешләренә тукталып, аларны башка кешеләргә дә җиткерү мөмкинлеге биргән дөньякүләм «Әдәби марафон» үткәрелгәндә, китап уку белән кызыксынучылар артмый калмас, минемчә. Раил Гатауллин җитәкчелегендәге «Татнетны үстерү фонды» һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 9 ел дәвамында квартал саен оештырыла торган проектның 33 нче тапкыр үтүе үк шуны раслый түгелме?!

 

10 декабрьдә Казанда «Әдәби марафон­-2025» проекты финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Ел ахырында җыелышып күрешү, йомгак ясау китап сөючеләр түземсезлек белән көтеп алган вакыйгага әйләнде. Тантанага меңгә якын кеше килгән иде. /А.Бариева фотосы.

 

 

«Әдәби марафон»ның милли рухлы китап укучылар сафлары елдан-­ел ишәя бара. Республика күләмендә башланган хәрәкәт хәзер дөнья дәрәҗәсендә уза, һәм ул Татарстанның «Ел бренды» буларак танылды.

 

2025 елда марафонда 4 ил һәм Россиянең 23 төбәгеннән, шулай ук Татарстан шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 2558 кеше катнашуы – шатлыклы күренеш. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында узды. Әгерҗе төбәге марафончылары бу тантанада зур дулкынлану хисе белән катнашты. Марафон башланган чорларда районыбыздан аңа 2 генә кеше кушылган иде. Зур тырышлык белән 60 кешелек команда туплаган мөхтәрәм укытучы, язучы Наилә Харисова эстафетаны безгә тапшырды. Авыл мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти­-әниләр минем җитәкчелектә булса, шәһәрдәге укучылар, укытучылар һәм Әгерҗе районы китапханәчеләрен Миләүшә Шәйхетдинова әйдәп барды. Бу эшчәнлектә икебез дә «Оста әйдаман» статусына лаек булдык, ә Әгерҗе районы, 3 позициягә югары күтәрелеп, беренче өчлеккә керде. Әгерҗе районы үзәкләштерелгән китапханә системасы исә җиңүче кубогына ия булды.

 

113 марафончыны бер командага туплап, татар китабын укуга тартуда, әйдаманнар белән беррәттән, мәктәп укытучылары һәм китапханәчеләрнең дә роле зур. Кемнең китабы күп укыла? Әлбәттә, кайсы язучыны ныграк беләсең, якыннан таныш буласың, шуның әсәрләре күбрәк укыла. 2025 елда без районга берничә язучыны чакырдык. Кадыбаш авылы клубына Хәбир Ибраһим белән Газинур Морат килеп киткәч, гыйнвар марафонында күбрәк аларның шигырьләрен укыдык. Әгерҗе шәһәрендә ике тапкыр Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу да эзсез калмады. Язучының берсеннән­-берсе матур китапларын сатып алып, шәхси китапханәбезне баеттык һәм чираттагы марафон барышында, социаль челтәрләрдәге төркемдәшләребезне дә кызыктырып, әсәрләреннән өземтәләр белән бүлештек. Чыннан да, Айгөл Әхмәтгалиева бүгенге көндә иң популяр язучыларның берсе. Кулдан-кулга йөртеп, әсәрләрен яратып укыйбыз. Ул, гомумән, 2025 ел марафончылары арасында иң укыла торган язучы буларак танылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының икенче бүлегендә язучылар белән сәхнәдә очрашу вакытында Әлмәт командасы да аның иҗатын яхшы белүен, яратып укуын күрсәтте.

 

Кадыбаш урта мәктәбе районыбызда милли мәгарифне үстерүдә ресурс үзәге санала. Без башлап җибәргән бик матур проект «Ихластан сөйләшү» дип атала. Ел да язучыларны кунаккка чакырабыз. 2025 елда танылган әдипләр, Чаллыда яшәп иҗат итүче Факил Сафин һәм Лилия Гыйбадуллина белән очрашу аларның иҗаты белән кызыксынуны арттырды. Бигрәк тә мәктәп укучылары һәм укытучылар «ВКонтакте» социаль челтәренә аларның әсәрләреннән өзекләр урнаштырып барды.

 

Апрель аенда узган марафонда исә әгерҗелеләр якташларыбыз – дәрәҗәле бәйгеләр җиңүчесе язучы Наилә Харисова һәм шагыйрә Эльвира Әхмәтова иҗаты белән танышты. Ике язучының да яңа чыккан «Ачы җимеш» һәм «Үзең булып кал» китапларын укыдык. Әгерҗедә язучыларның китапларын тәкъдим итү кичәсе һәм аларның үзләре белән очрашу тәэсиреннән иҗатлары социаль челтәрләрдә урын алды, уңай шәрехләүләргә лаек булды.

 

Проект җитәкчесе Раил Гатауллин марафончыларда язучылар белән очрашу аркылы аларның иҗатларын өйрәнүгә кызыксыну уятты. Ел дәвамында узган күпсанлы онлайн­-вебинарларда Айгөл Әхмәтгалиева, Факил Сафин, Гөлүсә Баттал, Рабит Батулла, Лилия Гыйбадуллина, Газинур Морат, Рәхимә Арсланова, Галия Гайнетдинова белән бик җылы очрашулар булды.

 

Әгерҗе районы китапханәчеләре тарафыннан якташ юбиляр язучыларыбызның иҗатларын популярлаштыру максатыннан, октябрь аенда узган марафонда драматург, актер Таҗи Гыйззәтнең 130 еллыгы уңаеннан – драмалары; шагыйрь, композитор Ләбиб Айтугановның 90 еллыгына – шигырьләре; драматург, шагыйрь Таһир Закировның 100 еллыгы уңаеннан әсәрләре укылып, социаль челтәрләрдә яктыртылып барылды.

 

2025 ел марафонын йомгаклау тантанасында дәрәҗәле кунаклар, яраткан язучы һәм артистларыбызны күрүгә бик куандык. Әйдаман Нурия Вәлиәхмәтова җитәкчелегендәге Башкортстаннан килгән команданың бер төстән киенеп, бердәм булып килүенә сокландык, үрнәк алдык.

 

Раил Гатауллин тантанага әзерлек вакытында бик күп сюрпризлар вәгъдә иткән иде. Чыннан да, бәйрәм бик яхшы уйланып, әзерлекле үтте. Сценарий авторы – Гөлүсә Батталова. Алып баручылар Артем Пискунов белән Гөлүсә Сөнгатуллинаның аһәңле тавышлары, кызыклы юморлары нур өстенә нур булды. Раил әфәнде ел дәвамында «Әйдаманнар мәктәбе» оештырды. Даими рәвештә вебинарлар үткәрде, лидерлык сыйфатларыбызны үстерде. Әйдаманнарга «башлап килүче», «тәҗрибәле», «оста», «көмеш», «агалтын» дәрәҗәле статуслар бирүдән тыш, алга таба үсешкә омтылыш уяту максатыннан, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов тарафыннан акчалата сертификатлар да тапшырылды.

 

Марафонда катнашкан 387 баланың кунакка килгәннәре сәхнә тутырып басып торуы, Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» китабы белән бүләкләнүләре бигрәк күркәм күренеш булды. Яшь буынны күреп, күзләр яшьләнде. Өмет бар икән әле!

 

Безнең Әгерҗе районыннан да 15 бала китап укыды. Без алдагы марафонга күбрәк укучыны җәлеп итәргә кирәк дигән бурыч куйдык. Дөньякүләм әдәби марафон дәвам иткәндә, яшь буын да туган телдә китап укыр, ә кулына китап алган балаларның күңеле саф, тәртибе­-әхлагы яхшы булыр.

 

Әдәби марафон дәвамлы булсын! Бөтендөнья татарларын берләштергән проект туган телебезне үстерүдә терәк булсын.

 

Эльмира РӘСҮЛОВА, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи