БЕЗДӘ КУНАК БАР Уку өчен 3 минут

Рөстәм ХӨСӘЕНОВ: «Халкыма хезмәт итәсем килә»

Бүген бездә кунакта искиткеч талантлы, моңлы, яшь булуына карамастан, танылган җырчы Рөстәм Хөсәенов булыр. Ул – бик максатчан егет. Сынатырга яратмый. Саф татарча сөйләшүе белән дә таң калдыра.

 

 

– Рөстәм, сәнгатькә тартылуың кайдан килә? Әти-әниең дә җыр-моңга гашыйк кешеләрме?

 

– Иҗатка тартылу гаиләдән килә. Әтием Рәхимҗан, әнием Әлфинә икесе дә җыр-­моңга гашыйк кешеләр. Әнием Саба районында төрле конкурс һәм концертларда чыгыш ясаган. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Әтием ягында тальянда уйнаучылар, биючеләр бар. Бертуган абыем Айнур Казанда П.И.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбенең баян классын тәмамлады. Мин аңа кушылып бии, җырлый идем. Бик күңелле вакытлар. Хәзер Айнур абый хатыны Гөлнур белән кызлары Хәятне үстерәләр.

 

– Сине Казан егете дип беләбез. Кайсы мәктәптә, ничәнче сыйныфта укыйсың?

 

– Туган җирем – Казан. Хәтта ки, быел аның турында җыр яздым. «Казан – йөрәк тибеше» дип атала. Бүгенге көндә 187 нче лицейның IX А сыйныфында укыйм. Мәктәбемне бик яратам. Кечкенәдән авылга еш кайтып йөрдек. Әниемнең туган ягы – Саба районының Иләбәр авылына. Шуңа күрә мине Саба районы егете дип әйтергә дә мөмкин. Балачагым әбием Әлфия, бабам Барис янында узды. Әбиемнең урыны оҗмахта булсын. Ул 2 ай элек бакыйлыкка күчте. Мин аңа бик рәхмәтле. Әбиемне бик яраттым. Безнең ике арада аеруча җылы мәхәббәт иде.

 

– Бик күп иҗади конкурсларда катнашып, җиңүләр яулап киләсең. Шулай да иң канатландырган конкурс кайсысы булды?

 

– Конкурсларда катнашырга яратам. Һәркайсы зур тәҗрибә бирә. Аларда бик күп кеше белән танышасың, дуслар белән күрешәсең. Минем өчен истә калырлык, көтеп ала торганы – Татарстанда оештырыла торган «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль­-конкурсы! Андагы мохит гаиләдәге кебек, барысы да дустанә мөнәсәбәттә үтә. Шәһәр, республика турларын көтеп аласың. Аннан соң финал җитә. Финалны узсаң, гала-­концертлар була. Анда призлы урыннарны яулаучыларны игълан итәләр. Күп бүләкләр тапшыралар.

 

 

Рөстәм Хөсәенов быел Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль­конкурсның Гран­приена лаек булды.

 

 

Бер караганда, конкурс-фестивальләрдә катнашу талчыктыра кебек. Әмма анда алган хис­-кичерешләр күңелгә ялкын өсти һәм ел буена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итә. Өстәвенә, кайбер җиңүчеләрне җәйге лагерьларга чакыралар. Мәсәлән, мин 4 ел буе Кырымга бардым. Быел «Сәләт – Ак Барс» базасында ял иттек. Вакытны бик күңелле үткәрдек.

 

– Актив тормыш алып баруың укуда авырлыклар тудырмыймы? Мәктәптә нинди билгеләргә укыйсың?

 

– Әлбәттә, укуда авырлыклар тудыра. Әмма мин аларны җиңеп чыгам. Аңламаган темаларны үзем өйрәнәм яки абыема мөрәҗәгать итәм. VIII сыйныфка кадәр гел «5»легә генә укыдым. Менә IX сыйныфта «4»леләр бераз күренә башлады (елмая). Мин аеруча төгәл предметларны – алгебра, геометрия, физика, информатика дәресләрен яратып укыйм.

 

– Кайсы җырчыларны тыңлыйсың?

 

– Бик күп җырчыны тыңлыйм. Әлбәттә, Илһам абый Шакировны әйтеп үтәсем килә. Аның җырларын өйрәнәм. Ул – киң диапазонлы, моңлы тавышлы бөек артист. Шулай ук легендар шәхесебез – Хәйдәр абый Бигичевның репертуарын да барлыйм. Аңарда булган тавыш мөмкинлекләре бүген әле бер татар җырчысында да юктыр. Ул теләсә ария, теләсә романс, теләсә халык җырларын башкарган. Шулай ук Мөслим Магомаевны яратып тыңлыйм. Хәзерге татар эстрадасыннан, әлбәттә, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Рузил Гатин башкарган җырлар күңелемә якын. Рифат Зариповның кайбер җырларын яратып тыңлый алам. Хатын-­кыз җырчылардан Алинә Кәримова, Зәйнәп Фәрхетдинованың иҗатын якын итәм.

 

– Берничә телдә җырлый алганыңны беләбез. Үзең кайсы телләрне камил беләсең?

 

– Татар, рус һәм инглиз телләрендә аралаша алам. Татар, рус, инглиз, француз, итальян, неаполитан телләрендә җырлыйм. Кытайда булдым. Әзме­-күпме кытай телен өйрәнеп алдым. Хәзер әни белән гарәп телен өйрәнә башладык.

 

– Конкурслар вакытында төрле кызык хәлләр булмый калмыйдыр? Мәсәлән, сәхнә артында…

 

– Сәхнә артында кызык хәлләр күп була инде ул. Мәсәлән, май аенда Мәскәүдә өч чара узды: беренче көнне – конкурс, икенче көнне – гала-­концерт, өченче көнне – патриотик конкурс. Беренче конкурста катнашучыларны сәхнә янына 3-­4 номер алдан чакырып алдылар. Шулай үземнең чыгышымны көтеп эскәмиядә утырам. Бер номер үтте, икенчесе, өченчесе... Берзаман кисәк кенә йоклап киткәнмен. Поездда килгән идек, анда бик йоклап та булмады, арылган... «Рустам! Вставай, вставай!» – дигән тавышка уянып киттем. Ул көнне «Әллүки»не башкардым. Әни тамаша залында утырды. Җырны идеаль башкардың, диделәр. Жюрида утыручылар да нык алкышлады…

 

 

Рөстәм әнисе Әлфинә, әтисе Рәхимҗан белән. /Фотолар – Р.Хөсәеновның шәхси архивыннан.

 

 

– Җырлаудан кала, тагын нинди яраткан шөгылең бар?

 

– Курайда уйнарга яратам. Җырлаганда да ул кулымнан төшми. «Курай җене кагылган малай», – ди әни миңа. Һәр җырымны башкарыр алдыннан курайда уйныйм.

 

Ярты ел элек үземә музыкаль җиһазлар сатып алдым. Җыр һәм көйләргә аранжировка ясау серләренә төшенә башладым. Моны иҗатта үзем өчен яңа юнәлеш дип саныйм. Шәригать кануннары буенча уен кораллары бездә каралмаган. Шуңа күрә хәләл форматта 30-­40 төрле тавыш, битбокс чыгарып, үземә вокал өчен аранжировкалар ясыйм. Рамазан айларында, дини чараларда шундый аражировкага чыгыш ясыйм. Кайда инструменталь аранжировка тыела, мин шунда җырлыйм.

 

Шулай ук өстәл теннисы уйнарга яратам. Кайвакыт мәктәптә 20 минутлык озын тәнәфестә уйнап, ашханәгә өлгермичә кала идем. Футбол уйнарга яратам. Хоккей да карыйм. Шахмат, шашка кебек уеннарны да хуп күрәм.

 

– Киләчәктә кем булырга хыялланасың?

 

– IX сыйныфтан соң, Казан музыка көллиятенә укырга керергә планлаштырам. Аны тәмамлагач, әлбәттә, консерваториядә белем алу турында хыялланам. Киләчәктә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга телим. Үз җырларымны тәкъдим итәсем, тамашачы күңеленә юл табасым килә. Профессиональ белем алу, музыка өлкәсендә үсү, заманча милли җырлар иҗат итү, үз мәктәбемне һәм студиямне булдыру турында хыялланам. Татарстанның гына түгел, Россиянең дә танылган артисты булып, халкыма хезмәт итәсем килә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 21
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи