Республикада Уку өчен 6 минут

Киләчәккә билет

«Мәдәни җомга»ны Яңа ел белән ничек итеп котлыйк икән, дип уйлаштык-уйлаштык та, бер кызык ясарга булдык. Татарстан радиосында без бит ел саен җырлы-биюле, уен-көлкеле радиотамашалар әзерлибез. Шуларның берсен укучылар игътибарына да тәкъдим итик әле, дидек. Аның кыскача эчтәлеген укый һәм инде тамашаның үзен аудиоязмада (16+) тыңлый аласыз.

 

Татарстан радиосы коллективы Яңа ел кичәсендә. /Фото – Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

 

 

...Әкияттәге хәлләр менә бүген – Яңа ел алды көнендә булган, диләр. Һәм ул Казандагы биек йортларның берсендә яшәүче татар гаиләсендә башланып китә.

 

(Чәй табыны тавышы).

 

Гаделбану. Улым, утызга җитеп киләсең, киләчәгеңне бер дә уйламыйсың. Атаң белән бик борчылабыз…

 

Таһир (аптырап). Уйлыйм, әнием, бик уйлыйм. Университетны кызыл дипломга бетердем, бизнес ачып җибәрдем. Эш гөрләп бара. Акча бар, машина бар! Һич борчылма, әнкәй, киләчәк якты булыр!

 

Гаделбану. Киләчәккә машина белән генә барып булса иде ул?!

 

Таһир. «Тайота» беләнме?! Биш миллионлык! Килеп туктап, сигнал бирсәм, киләчәкнең бөтен капкалары ачылып китәчәк!

 

Гаделбану. Әтисе, син әйтер идең, ичмасам…

 

Самат. (киная белән) Анда керү өчен билет кирәк шул, улым.

 

Таһир. Билет? Каян сатып алалар соң аны?

 

Самат. Сатыла торган нәрсә түгел, улым.

 

Таһир. Кызык икән. Интрига салдыгыз. Эзләп карамыйча булмас…

 

Самат. Кыскасы шул. Бүген Яңа ел кичәсенә барам, дидеңме әле?

 

Таһир. Исәп барые…

 

Самат. Сиңа бездән задание: Яңа ел кичәсеннән киләчәккә билет табып кайтасың! Бүгеннән соңга каласы түгел, кара аны!

 

Таһир. Һо-һо, Кыш бабайдан сорап карармын.

 

Гаделбану. Кыш бабайның капчыгында андый бүләк булмый улым.

 

Таһир. Кайда була соң ул?

 

Гаделбану. Ул синең йөрәгеңдә улым, йөрәгеңгнән сорарсың.

 

Рамил (боларны әле һаман шаярталар дип уйлап). Есть, әткәй! Есть, Әнкәй! Бүген киләчәккә билет табып кайтмасам, исемем Таһир булмасын!

 

Менә шулай итеп, Таһир, Киләчәккә билет эзләп, Яңа ел кичәсенә юл тотты. Ялгызы гына йөрмәс өчен, күрше кызы Зөһрәне дә ияртергә булды.

 

Таһир. Зөһрә, минем белән Чыршы бәйрәменә барасыңмы?

 

Зөһрә (тыйнак кына шаяртып). Сорап-сорап чакыргачтын, бармый булмас инде...

 

Зөһрәнең шулай җайлы гына ризалык бирүе юкка гына түгел иде. Ул инде күптәннән сиздерми генә Таһирга гашыйк. Хәер, Таһир үзе дә бу тыйнак кызга битараф түгел бугай…

 

Такси алып, чыршы мәйданына килеп җиттеләр. Монда Таһирның танышлары күп булып чыкты. Танышлары дип, һаман да шул кызлар инде: Наташа, Марина, Зуля, Гуля, Регина... Һәрберсе, сусыл иреннәрен турсайтып, аны үзләре янына биергә чакырды.

 

Зөһрә. Ай-яй, кызлар ярата икән үзеңне, Таһир абый…

 

Таһир. Кызлар кайгысы түгел әле монда, Зөһрәкәй…

 

Зөһрә. Нинди кайгың бар, Таһир абый?

 

Таһир. Аптыраган инде. Билет табарга кирәк.

 

Зөһрә. Оһо, театргамы әллә?

 

Таһир. Театр үебезнең өйдә, Зөһрәкәй. Иртән әти белән әни спектакль куйды. Киләчәккә билет табып кайт, диләр. Ә мин җүләр, сүз биреп ташладым.

 

Зөһрә. Киләчәккә билет? (уйланып) Киләчәк... Киләчәк... Җитди нәрсә шул бу, Таһир абый. Баш җитмәле түгел... Шәп спектакль бара икән монда... Разил Вәлиев. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!»

 

Таһир. Син моны каян беләсең?

 

Зөһрә. Спектакльләренең барысын да карап барам, Таһир абый. Аннары безнең өйдә Татарстан радиосы гел сөйләп тора бит…

 

Таһир. Әйтәм җирле, татарча матур итеп сөйләшәсең…

 

Зөһрә. Тукта. Карыйк әле, Таһир абый, бигрәк кызык спектакль...

 

Спектакльдәге тасма телле Әфләтүнгә ачуы чыкты Таһирның. Шулай да ул татарча чыршы бәйрәменә килгәненә, туган телендәге бер мохиттта булуына эчтән рәхәтлек кичерә иде. Һаман эш дип чабып, моңа кадәр вакыты булмады шул бахырның. Һәм монда Таһирның күңеленә рәхәтлек бирә торган тагын бер кеше бар әле – янында басып торучы Зөһрәсе. Нишәләп шуны аңлый алмый икән соң ул, бахыр?

 

Ул арада сәхнәгә парлы җырчылар чыкты. Аларның бер-берсен өзелеп яратулары йөзләреннән, күзләреннән сирпелә иде. Һәм аларның мәхббәт ялкыны бөтен Казан күгенә таралды.

 

Зөһрә. (җырга кушылып китеп) Син ген бит минем гомерем, Өметем, бәхетем, өметем, бәхетем... Нинди матур сүзләр, Таһир абый!..

 

Таһир. Әйе, Зөһрәкәй, мәгънәле сүзләр...

 

Таһир белән Зөһрә шунда гына тоеп алдылар: бу җырны тыңлаганда алар кулга-кул тотынышканнар икән бит. Күрделәр, тик, никтер, берсенең дә кулын ычкындырасы килмәде. Гүя, шушы куллар аша аларның йөрәкләре бер-берсенә тоташкан иде…

 

Чыршы бәйрәме дәвам итте. Туфан Миңнуллинның «Килен белән кайнана» хикәясен сөйләделәр.

 

Таһир. Шәп хикәя. Зөһрә, син аны шундый игътибар белән тыңладың…

 

Зөһрә. Кияүгә чыккач, кирәк булыр дип тыңладым, Таһир абый.

 

Таһир (сискәнеп). Кияүгә... Әллә ... чыгарга җыенасыңмы?

 

Зөһрә. Яраткан кешем чакырса, бүген үк чыгар идем, Таһир абый…

 

Таһир. Яраткан кешең дә бармы, Зөһрә?

 

Зөһрә. Барын бар да, тик ул гына минем мәхәббәтемне аңламый.

 

Шулай диде дә, Зөһрә Таһирга күзләрен тутырып карады. Егетнең йөрәге сулкылдап куйды. Күрше кызы Зөһрәнең, инде кайчаннан бирле күз атып, сүз кушарга кыймыйча йөргән Зөһрәнең кемнедер яратуын ишетү авыр иде аңа... Ләкин кайдадыр бер көндәш булуын тоеп, конкурентларга каршы көрәшеп ияләшкән бизнесменның канына кайнарлык йөгерде. Әле ярый шул мизгелдә сәхнәдә җыр баланып китте.

 

Таһир һәм Зөһрә. (җырга кушылып) Син генә аңлый аласың минем яшь йөрәгемне...

 

Таһир белән Зөһрә менә шулай җырга кушылып китүләрен сизми дә калдылар. Хәер, алар шушы җырны тыңлаганда бер-берсенә сыенышуларын да сизми калганнар иде. Җыр тәмамлангач сизделәр анысы, тик берсенең дә шушы халәттән чыгасы килмәде. Ул арада вальс игълан ителде.

 

Таһир. Биибезме, Зөһрәкәй?

 

Зөһрә. Сорап чакыргачтын, биими булмас, Таһир абый.

 

Вальс дәвам итте. Таһир белән Зөһрә дөньяларын онытып бииләр иде. Менә шул чакта могъҗиза булды.Таһир Зөһрәнең колагына үрелде дә әйтте.

 

Таһир. Зөһрә, мин сине яратам...

 

Зөһрә дәшмәде. Күзләрен озын керфекләренә яшереп, башын Таһирның күкрәгенә салды. Алар йөрәкләренең бер булып тибүен сизделәр.

 

(Шәһәр тавышы. Аяк астында кар шыгырдый).

 

Чыршы бәйрәменнән Таһир белән Зөһрә җәяүләп кайтты. Юллары парк аша иде. Шаярышып, бер-берсенә кар ыргытышып барганда, Таһир Зөһрәне көчле кулларына күтәрде дә, әйләндерә башлады. Зөһрәнең күз алдында күктәге йолдызлар, парктагы нарат ябалдашлары әйләнде. Һәм алар йомшак кар өстенә егылдылар. Иреннәр иренгә кушылган мизгелдә кар астыннан гөлләр шытып чыгар кебек иде. Таһир фонарь яктысында ишелеп яуган карларга карап пышылдап кына сөйли башлады.

 

Таһир. Кемнәрендер эзләп карлар ява

Кемнәрендер эзләп исә җилләр...

Безгә бер-беребезне эзлисе юк,

Без бит бергә, дустым,

Без бит – икәү!

 

Зөһрә. Йолдызлар бездән җавап көтә, Таһирым.

 

Таһир. Ни дип сорыйлар соң алар, Зөһрә?

 

Зөһрә. Йолдызлар да, әнә, безгә баккан,

Күзләрендә – сынау катыш бәхет.

Шатлыклары мөлдерәп тулыр иде,

Без кузгалсак икәү җитәкләшеп…

 

Таһир. Әйт йолдызларга: Мин Таһир белән гомер юлы буйлап бергә җитәкләшеп барырга риза, диген. (Көлешәләр) Син ризадыр бит инде, Зөһрә?

 

Зөһрә. Беләсеңме күпме көттем мин, Таһир шушы сүзләреңне... Тик…

 

Таһир. Нәрсә «тик», Зөһрә? Әллә…

 

Зөһрә. Тик бер соравым бар…

 

Таһир. Әйт, соравыңны, Зөһрәкәй, бәгырьне телгәләмә инде…

 

Зөһрә. Таһир, дөресен әйт әле, яшермичә әйт: безнең гаиләдә кайсы тел дәүләт теле булачак?

 

Таһир. Мин сиңа, Зөһрә, соңгы сулышыма кадәр татарчалап сөеп дәшәрмен.

 

Зөһрә. Балаларыбыз белән кайсы телдә сөйләшерсең?

 

Таһир. (катгый итеп) Без балаларны саф татар егетләре-кызлары итеп үстерербез, Зөһрә... Өчесен дә!

 

Зөһрә. Өчесен дә?

 

Таһир. Әйе, Зөһрә, безнең өйдә бала-чага тавышы тынып тормас...

 

Төн уртасы. Таһирның әти-әнисе әле һаман күз-керфек йоммаган. Ишектә кыңгырау шылтырый, Таһир белән Зөһрә кайтып керә.

 

Гаделбану. Ай-яй озак йөрдең, улым.

 

Самат. Киләчәккә билет эзләгәндер ул, шуңа озак торгандыр.

 

Таһир. Әти, әни, менә Зөһрә бу…

 

Гаделбану. Менә сиңа, иске авыздан яңа сүз, соң безнең күрше кызы Зөһрәне бишектән үк беләбез бит инде, улым.

 

Самат. Әти-әнисе менә дигән күршеләр…

 

Таһир. Зөһрә белән өйләнешергә дип сөйләшкән идек, әткәй…

 

Гаделбану. (сөенеп) Сөбеханналлаһ…

 

Таһир. Тик син, әткәй, ачуланма инде, табып булмады билетны…

 

Зөһрә. Без аны бөтенләй онытып җибәргәнбез, Самат абый.

 

Шул вакыт ата кеше кулын югары күтәрде, өйдә барысы да тын калды. Һәм ул әйтте:

 

Самат.  Менә, балалар, сез бүген Киләчәккә билет табып кайткансыз. Сезнең мәхәббәтегез һәм туган телегез киләчәккә ачкыч булыр!

 

Яңа ел бәйрәменең иң тантанлы мизгеле менә шушы иде.

 

«Мәдәни җомга»  газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи