Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Мәчкәрә мәдрәсәсе

Мәдрәсәнең нигезләнгән елы билгеле түгел, әмма аның 1750 нче елларда инде эшләп килүе турында Ш.Мәрҗани язмаларында ачык күренә.

 

Мәчкәрә авылы һәм тарихи мәчет (реставрациягә кадәр) күренеше. Владимир Васильев фотосурәте. 2022 ел

 

 

Габделхәмит Түнтәри чоры

 

Мәдрәсәдә беренче мәчет имамнары мөдәррислек итә. Шуларның безгә мәгълүме – Габделхәмит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәт бине Мөхсин әт–Түнтәри. Габделхәмид хәзрәтнең шәкертләреннән иң танылганы – Габдулла бине Габдессәләм бине Үтәмешев – 1 нче гильдия сәүдәгәр һәм иганәче. Бу шәхеснең үзенең дә дин мәсәләләре буенча берничә китабы булган дигән мәгълүмат бар. Ул Мәчкәрә мәдрәсәсен матди яктан тәэмин итүне үз өстенә ала һәм, анда эшләү өчен, Россия буенча танылган дин эшлеклеләрен җәлеп итә. Аның вафатына чаклы, ягъни 1832 елга кадәрге вакыт мәдрәсәнең «алтын чоры» дип атала. Габдулла Үтәмешевнең хатыны Мәрхәбә күренекле дин белгече Габденнасыйр Курсавиның сеңлесе була. Бохарадан кайткач, Габденнасыйр хәзрәт, кияүләре Габдулла һәм аның уллары ярдәме белән, Югары Курсада мәдрәсә сала, анда мөдәррислек итү белән беррәттән, авылның имам-хатыйбы да булып тора.

 

Мөхәммәдрәхим әл-Ашыти шәкертләре

 

Икенче мөдәррис – Мөхәммәдрәхим бине Йосыф бине Габделкәрим бине Арслан әл-Ашыти. Ул, Ашыт авылында өч ел имамлык иткәннән соң, 10 ел Дагыстанда укый. Туган ягына кайткач, Мәчкәрә байлары аны, үз мәчетләренә имамлыкка чакырып, имам вә мөдәррис итеп куялар. Имам вә мөдәррис вазифасына ахун дәрәҗәсе дә өстәлә. 1818 елда Мәчкәрә авылында вафат була. Ул Габдессәлам бине Үтәмеш исемле сәүдәгәрнең Мәхбүбә һәм Хәбибә исемле кызлары белән бер-бер артлы никахланган. Аның шәкертләреннән иң танылганнарын да санап үтик:

 

– Габденнасыйр Курсави (1776-1812) – күренекле дин галиме, имам-хатыйб, мөдәррис;

– Габдулла бине Яхъя әл-Чиртуши – имам һәм Мәчкәрә мәдрәсәсе мөдәррисе;

– Нигъмәтулла бине Биктимер әл-Эстәрле – Эстәрлебаш авылындагы шәехләр һәм мөдәррисләренең нәсел башында торучы;

– Шәрәфеддин бине Зәйнеддин әл-Эстәрле – Эстәрлетамак мәдрәсәсенә нигез салучы;

– Әмирхан бине Габделмәннан әт-Талкышый – Фатих Әмирханның әтисенең бабасы, «Иске Таш» мәчете имамы һәм «Әмирхания» мәдрәсәсе мөдәррисе;

– Гали бине Сәйфулла бине Габдеррәшид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмәхҗәр бине Мохсин әт-Түнтәри – имам һәм Түнтәр мәдрәсәсе мөдәррисе;

– Таһир бине Сөбхан әл-Мокраи – Адай авылы имамы, кыйраәт остазы;

– Якуб бине Яхъя әд-Дөбъязи – имам һәм Кышкар мәдрәсәсе мөдәррисе;

– Габдессаттар һәм Габделгаффар әш-Шырданилар (Шәфиевләр) – Казандагы бишенче җәмигъ («Гали мәчете») мөдәррисләре;

– Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани – Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы, Кысна авылының имамы һәм мөдәррисе.

 

 

Мәрҗани һәм Мәчкәрә

 

Мәшһүр тарихчы һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани, 1851 елда хатыны вафат булганнан соң, 1852 елда икенче мәртәбә Хөсәен Йосыф улы Апанаевның кызы Бибинәгыймәгә өйләнә. Бибинәгыймәнең әнисе Бибихөснибану Габдулла Үтәмешевнең кызы була. Бибинәгыймә Шиһабетдин Мәрҗани белән 18 ел никахта барлыгы 10 бала таба, шуларның 4есе бала чакта вафат була. 1871 елда Бибинәгыймә Хөсәен кызы 39 яшендә вафат. Шулай итеп, Шиһабетдин Мәрҗани Габдулла Үтәмешев оныгының ире булып чыга. Казан тирәсендәге авылларга, аларның мәчетләренә һәм дин әһелләренә бәя биргәндә, Мәрҗани Мәчкәрә авылын да еш искә ала. Монда инде аның әлеге тарихны һәм Үтәмешевләрнең нәсел җебен яхшы белүен нәкъ менә Мәчкәрә бае кызының кияве булуында күрергә кирәк.

 

 

Чиртуши идарә иткән елларда меңләгән шәкерт белем ала

 

Өченче мөдәррис – Габдулла бине Яхъя бине Мәхмүд бине Максуд бине Сөләйман әл-Чиртуши. Ул мөдәррислек иткән 1818-1858 нче елларда мәдрәсәдә мең шәкерт белем алган дигән хәбәрләр бар. Алар арасында Казанның төп мәхәлләләреннән булган Апанай, Гали, Печән базары, Борнай мәчетләре һәм Ал мәчетнең имамнары булганлыгы билгеле. Чиртуши хәзрәтнең иң танылган шәкертләре:

 

- Мөхәммәдкәрим бине Мөхәммәдрәхим әт-Тәкәнеши (Мөхәммәдрәхимов) – Казанның икенче – «Апанай мәчете» имамы һәм мөдәррисе;

- Хәйрулла Госманов – Уфаның беренче «Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы;

- Мөхәммәдзакир бине Габделваһаб бине Габделкәрим әс-Саснави (Мөхәммәткамалов) – Чистайның беренче җәмигъ мәчете имамы, «Камалия» мәдрәсәсенә нигез салучы;

- Җамалетдин бине Сөбханкул бине Иманкол бине Мәхмүт – Троицк шәһәрендәге дүртенче мәчетнең имамы һәм мөдәррисе;

- Хөсәен бине Әмирхан бине Габделмәннан әт-Талкышый – «Әмирхания» мәдрәсәсе мөдәррисе, «Тәварихы Болгария» хезмәтенең авторы;

- Җәмалетдин Бикташи – Шәдче мәчете имамы, чыгышы белән Мәмәшир авылыннан, татар мәдрәсәләрендә яратып укылган «Фазаиле-ш-шөһүр» китабының авторы;

- Хисамеддин бине Габделкәрим бине Габделмәҗид – Оренбург шәһәренең беренче мәчете имамы;

- Мозаффар бине Габделгаффар бине Ибраһим бине Ядкяр бине Әҗмән бине Акмөхәммәд – Түнтәр мәдрәсәсе мөгаллиме, дин белгече;

- Габделхәким бине Габделкәрим бине Галим әл-Кормаши – Мәчкәрәнең беренче мәчете имамы;

- Мөхлисулла бине Максуд бине Сөбханкол әс-Сәгыйди – Габдулла хәзрәт әл-Чиртушидан соң Мәчкәрә имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе.

 

 

Мөхлисулла хәзрәт гомерен дәрес вә тәгълим берлә үткәрде

 

Мөхлисулла бине Максуд бине Сөбханкол әс-Сәгыйди турында «Асар»да мондый мәгълүмат бирелгән: «Мәшһүр Мәчкәрә карьясендә имам вә мөдәррис булып, 75 яшендә 1888 ел, 4 декабрьдә вафат булды вә ошбу карьянең каберлегенә дәфен ителде. Каберендә язулы ташы бар. Асыл ватаны Оренбург янындагы Сәгыйд касабәсе (Каргалы) иде. Мәчкәрәдә дамелла Габдулла бине Яхъя әл-Чиртуши хозурында укыды вә аның кызына никахланып, шунда имам вә мөдәррис булган иде, гомерен дәрес вә тәгълим берлә үткәрде. Рәсеми дәресләргә маһир иде, диләр. Сахибе тәрҗемә хакында ахунд Хәйрулла әс-Сәгыйди: «Гаять садә булып, һичбер мөгамәләсендә тәкәллеф булмас иде, ни тугры килсә, шуны киядер вә шәкертләрен бик якын күрәдер, буш вакытларында Коръән укыйдыр иде. Тәравихта Коръән хәтем итү өчен байлар кари китергәннәр иде, шулвакыт: «Андый Хафизларның эшләре мал җыю вә Коръәнне кәсеб коралы итү булып, Коръәннең ни сөйләгәнен белмиләр, белгәнләре кадәр берлә дә гамәл итмиләр, бөтен хәлләре моңа шаһид», – дип, мәсҗедтә имам булуына мөсагадә кылмады. Байлар үз өйләрендә хәтем кылдырдылар», – дип хикәят иттеләр. Шәкертләре: Мөхәммәдфатыйх бине Гайнеддин әл-Кушкати, Хәйрулла бине Госман әл-Уфави, Әхмәдшәриф бине Мәхмүд әс-Сәгыйди, Хәмидулла бине Фәтхулла әл-Питракси, Хәйрулла бине Госман әсСәгыйди, Мөхәммәдгали бине Әбү-Бәкер әс-Сәгыйди вә башкалар».

 

Болар арасыннан Хәйрулла бине Госман бине Тимерпулат Уфа шәһәренең беренче мәчетендә имам, мөдәррис һәм ахун булып тора. Алардан тыш, 1900 нче еллар башында Мамадыш өязендә имам булып торган 22 хәзрәтнең 10ысы – Мөхлисулла хәзрәт шәкертләре.

 

Хәзрәтнең улы Габдрахман Мөхлисуллин 1880-1890 нчы елларда мөдәррислек итә, әмма аның яшәгән еллары төгәл билгеле түгел.

 

Мөхлисулла хәзрәтнең тагын бер укучысы – Мөхәммәд бине Гали бине Ягъкуб бине Хәсән әл-Йулгави. Ул Мамадыш төбәгендәге Сатыш авылында имам вә мөдәррис булып, 1902 елның 19 августында вафат булды. Мәчкәрә мөдәррисе Габдеррәхман хәзрәт вафат булганнан соң, мәчкәрәләр килеп, имам вә мөдәррислек урынына Мөхәммәд хәзрәтне чакырган булса да: «Инде олыгайдым, монда да шәкертләрем күп, күчеп йөрүдә мәгънә тапмыйм», – дип, шушы урыныннан кузгалмады».

 

Әхмәдшәрәф хәзрәтнең «сөйләшүендә уйчанлык һәм җитдилек күренә»

 

Әхмәдшәриф Мәхмүт улы Габделбәшәров 1900 нче еллардан башлап мөдәррислек эшен алып бара. 1900 нче еллар башында хәзерге Кукмара районы территориясендә 46 имамның 22есе Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алган була. Алардан тыш, имамнарның 7се – Түнтәр, 5есе – Сатыш, 4есе – Курса, 8е Казанның төрле мәдрәсәләрен тәмамлаган. Күргәнебезчә, бу елларда мәдрәсә зур үсештә булмаса да, имамнар әзерләү эшендә үзенең темпын югалтмаган.

 

Мәчкәрә мәдрәсәсендәге тормышны тасвирлаган язмалардан 1903 елда Малмыж өязе татар мөселман мәктәпләрен тикшерү отчеты игътибарга лаек. Әлеге тикшерүне уздырган Малмыж өязе халык мәктәпләренең инспекторы В.Смиренномудров болай дип язып калдырган: «Мәчкәрә авылындагы мәдрәсә һәм аның каршындагы бер мәктәп дүрт агач бинадан тора. Аларның берсе –өлкән шәкертләр өчен дигәне, зур булмаса да, әле күптән түгел генә төзелгән булса кирәк, башкалары исә иске һәм караңгы булып күренә. Билгеле инде, мондагы бүлмәләр, иң беренче чиратта, шәкертләр өчен яшәү урыны, аннан соң гына аудиторияләр булып хезмәт итә.

 

 

Мәчкәрә мәчетенең эчке (реставрациягә кадәрге) күренеше. Владимир Васильев фотосы. 2022 ел

 

 

Мәчкәрә мәдрәсәсе салынуга 200 елдан артык, һәм ул кайчандыр Вятка губернасы өчен генә түгел, башкалар өчен дә мулла булучыларны әзерләүче бердәнбер уку йорты саналган. Мәчкәрәнең үзендә элек бик күп эре эшмәкәр татарлар яшәгән, һәм монда аларның завод һәм фабрикалары эшләп торган.

 

Мәчкәрә мәдрәсәсе шәкертләре миңа, мөдәррис рөхсәтеннән башка, бүлмәләрне карарга мөмкинлек бирмәделәр, һәм үзләре үк аның янына алып барырга тәкъдим иттеләр.

 

Мәчкәрә мөдәррисе, указлы мулла Әхмәтшәриф Мәхмүтов әле карт кеше түгел, ул 50 яшьтән бераз гына олырак. Белемне шул ук Мәчкәрә мәдрәсәсендә алган, аның бу югары урынны алуын беркадәр дәрәҗәдә очраклы хәл дип әйтәләр. Шуның белән бергә, аны акыллы һәм ислам динен тирәнтен белүче буларак бәялиләр. Әхмәтшәриф хәзрәтнең сөйләшүендә, чыннан да, уйчанлык һәм җитдилек күренә.

 

Мөдәррис рус телен бераз аңлый, шул телдә нәрсәдер әйтә дә ала. Минем белән әңгәмәне ике шәкерт ярдәмендә алып барды, алар рус телендә шактый иркен аралаша.

 

Мәчкәрә авылының икенче указлы мулласы һәм икенче мәктәпнең укытучысы – Нәҗип Әбүбәкер улы Янкәев (Еникеев), 40 яшьләрдә, бик кызыклы мулла. Ул югары белемне Бохарада алган, һәм аның мөдәррис дәрәҗәсе бар. Рус телендә иркен сөйләшә, бераз укый һәм яза да ала. Мулла вазифасын башкару белән бергә, бай татар хатынының вәкаләтле кешесе һәм җирләренең идарәчесе (управляющие) булып тора, шуңа күрә үзе дә байларча яши. Аның мәктәбе, әйтергә кирәк, шактый начар һәм, гадәттәгечә, бер бүлмәдән тора. Йозакка бикләнгән бу уку йорты әле ачылмаган иде.

 

Мулла миңа дәресләр өчен вакыты булмавын аңлатты: йә сату-алу өчен Малмыжга йөри, йә Вятка елгасы аръягына җирләрне карарга чыга, йә судта вәкаләт бирүче мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясый һ.б. Элегрәк ул мәктәптә дәрес бирүне укытучыга биреп карый, тик аннан файда чыкмый: укучылар шаярып кына ята, белем алмый. Шуңа күрә ул аларны мәдрәсә каршындагы мәктәпкә җибәрүне кулайрак күрә.

 

Мине сәгать ярым буе чәй һәм тәм-том белән сыйлаган арада Янкәев, гафу үтенеп, янымнан ике мәртәбә китеп, шушында ук ике мәртәбә намаз укып алды».

 

***

 

Бу елларда инде Мәчкәрә мәдрәсәсе, башка авыл мәдрәсәләре кебек үк, торгынлык чоры кичерә. Искечә алымнар белән укытуны башлыча Казан мәдрәсәләрендә яңа алым (җәдитчә) алыштыра, алдынгы карашлы (прогрессив) яшьләр дә укырга күбрәк нәкъ менә шундый мәдрәсәләргә тартыла.

 

1908 елда «Әл-Ислах» газетасында басылган мәкалә дә моны ачык күрсәтә: «Мәчкәрә мәдрәсәсе. Башка мәдрәсәләргә караганда, бу мәдрәсәнең үзенә бер аермасы бар. Ул да, шәкертләрнең һәркаюсы пишлек догасы кылып, ислах кирәксенмәүләредер. Арада бәгъзе бер фикерлеләре булса да, бик аз, булганы да көннән-көн югала гына баралар. Мөдәррис, билгеле, укытуда ятсынырлык түгел. Шәкертләр исә һаман азая, бетәләр. Мәдрәсәнең ике елдан соңгы хәлен аерымачык белерлек түгел».

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи