Казан ханлыгына кайчан һәм кем тарафыннан нигез салынган? Бу сорау галимнәр арасында озак еллар буе бәхәс тудырып килгән.
Әйтик, XIX гасыр тарихчылары, алар арасында А.И.Лызлов, П.И.Рычков, Н.М.Карамзин кебек күренекле тарихчылар раславына караганда, Казан ханлыгына 1437 елда Алтын Урдадан куылган Олуг Мөхәммәт хан нигез салган. Алар бу фикерне XVI гасырда 20 ел буе Казанда әсирлектә яшәгән һәм 1552 елда Иван Грозный гаскәрләре шәһәрне басып алганнан соң азат ителгән бер рус рухание язып калдырган «Казан тарихы» дигән язмаларга таянып әйткәннәр. Менә шул автор, Казанның әүвәлге тарихын язганда, бары тик халык телендә йөргән, дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәгән мәгълүматлардан файдаланган. Аныңча, 1437 елда үзенең энесе Кече Мөхәммәт тарафыннан Урдадан куылган Олуг Мөхәммәт Казан тарафына юл тоткан, тик анда 1392 елда рус гаскәрләре басып кергәннән соң калган хәрабәләрне генә күргән һәм шәһәрне яңа урында төзегән, шул рәвешчә, яңа Урда – Казан Урдасы барлыкка килгән.
Хәтта менә шушы кечкенә хәбәрдә дә берничә тупас хата бар: Кече Мөхәммәт берничек тә Олуг Мөхәммәтнең энесе була алмый. Алар –
бөтенләй аерым тармакларыннан чыккан кешеләр. Олуг Мөхәммәт 1437 елда Казан ягына таба китмәгән, чөнки әле ул 1438 елда да Алтын Урда ханы булган. Моны без шул заманда татар җирләрен йөреп үткән сәяхәтче Иосафат Барбаро язмаларыннан укып та белә алабыз. Елъязмаларда теркәлгәнчә, 1390 нчы еллар вакыйгаларыннан соң Казан шәһәре яшәвеннән туктамаган (ул чакта рус гаскәрләре Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчек һәм Казан калаларын алалар һәм, бихисап байлык төяп, күпсанлы әсирләр белән кайтып китәләр). Археологик тикшеренүләр раслаганча, Казан бу хәлләрдән соң да үз урынында яшәвен дәвам иткән. Кызганыч ки, алда искә алган тарихчылардан тыш, башка галимнәр дә «Казан тарихы» авторының ялгышын кабатлаганнар. Хәтта әле хәзерге көндә дә шушы фикерне очратырга туры килә.
Казан ханлыгына Мәхмүтәк нигез салган
Әмма узган гасыр уртасында ук Шәрык тарихын өйрәнүче атаклы галим, академик В.В.Вельяминов-Зернов, XV гасырның 30-40 нчы елларындагы тарихи вакыйгалар турында сакланган барлык чыганакларны җентекләп өйрәнгәннән соң, бөтенләй башка нәтиҗәгә килә. Ул шуны исбатлый: Олуг Мөхәммәт үз гаскәре белән Алтын Урдадан төньяк тарафка чыгып киткәч, Казанда түгел, ә Түбән Новгородның иске бистәсендә тукталып яши башлаган; Казан ханлыгына 1445 елда аның өлкән улы Мәхмүтәк нигез салган.
Хәзер инде тәртип буенча барыйк. Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәт үзенең гаиләсе һәм барча гаскәре белән 1438 елда Үкә (Ока) елгасы буендагы кечкенә рус шәһәре Белевка (бу җирләр Алтын Урда биләмәләре булган) килеп тукталган. Хан биредә кыш чыгарга ниятләгән, ләкин Мәскәүнең олы кенәзе Василий II ханны аннан куып чыгарырга уйлаган һәм аңа каршы күпсанлы гаскәр җибәргән. Тик татарлар аны тар-мар иткәннәр. Олуг Мөхәммәт бер елдан соң Мәскәү ягына барып җиткән, шәһәрне 10 көнләп камап торганнан соң, яңадан чигенгән. 1445 елның кышында ул Муромга яуга чыккан, ләкин аны ала алмаган һәм кире кайтып киткән. Шул ук елның язында хан үзенең уллары Мәхмүтәк белән Якуб җитәкчелегендә олы кенәзгә каршы гаскәр җибәргән. Василий II тагын гаскәр белән аларга каршы килгән, ләкин Суздаль янындагы бәрелештә әсирлеккә төшкән. Ханзадәләр аны Түбән Новгородка әтиләре янына алып кайтканнар.
Әйтергә кирәк, Олуг Мөхәммәт Белев янындагы бәрелештән соң ук Түбән Новгородка килеп урнашкан. Бу хакта рус елъязмаларында болай диелгән: «Падишаһ Белевтан соң Нижний Новгородка килде һәм дә Новгородның Иске бистәсендә төпләнде»; «Нижний Новгородтан Иске Муромга юл тотты»; «Нижнийның Иске бистәсенә кайтып төште һәм шунда яшәргә калды». Бу хәбәрләрдән күренгәнчә, Олуг Мөхәммәт Түбән Новгородның үзендә түгел, ә Иске бистәсендә яшәгән. Ул урында, 1221 елны рус шәһәренә нигез салынганчы, Болгар шәһәре булган дигән фикер дә бар. Алтын Урда ханының үзенә вакытлы тукталу урыны итеп элекке мөселман шәһәрчеген сайлап алган булуы ихтимал.
1445 елның август азагында Олуг Мөхәммәт үзенең уллары белән Түбән Новгородтан Кормышка (хәзерге Чувашстандагы кечкенә бер шәһәрчек) таба юлга чыга. Хан һәм аның өлкән улы Мәхмүтәк шунда Василий IIне иреккә җибәрәләр. Чыганакларда шулай язылган. Әмма бу сәяси вакыйгада башка ханзадәләрнең дә катнашкан булуы мөмкин. Үзен әсирлектән азат иткән өчен, Василий II соңыннан аларның барысына да рәхмәтен җиткергән.
Олуг Мөхәммәтнең исеме шул елның октябреннән соңгы чыганакларда бүтән телгә алынмый. Аның кинәт юкка чыгуы «Казан тарихы»нда ниндидер дәрәҗәдә чагылыш тапкан – Мәхмүтәк үзенең әтисен һәм энесе Якубны (дөресе –Йосыфны) үтергән, дип әйтелгән. Хан үлгәнме әллә үтерелгәнме – билгесез булып кала, чөнки башка чыганакларда бүтән төрле мәгълүмат очрамый. Тик шунысы ачык: тарих мәйданыннан ул бөтенләйгә төшеп калган, аның урынын өлкән улы алган.
Тарихи чыганаклар арасында шундыйлары күбрәк: алар Мәхмүтәкнең чыннан да Казан биен үтерүен, шәһәрне үз кулына алуын һәм Казанда беренче хан булуын ачык итеп раслыйлар (рус елъязмаларында хан «патша» – «царь» дип бирелгән). Әйдәгез, инде елъязмаларның үзләренә мөрәҗәгать итик. Менә Воскресенье елъязмасы: «Шушы көздә (1445 елда. – Р.Ф.) патша Мамотяк, Олуг Мөхәммәт углы, Казанны алды, Казанның биләмәче, бие Либейне үтерде, ә үзе Казанга патшалыкка утырды». Никон елъязмасы: «Ә патша Мамүтәк Кармыштан Казанга килде, ә Казан кенәзе Азыйны үтерде, ә үзе Казан тәхетенә утырды, һәм дә шуннан Казан патшалыгы башланды». Шәҗәрәләр китабы (рус чыганагы, шунда ук «Казан патшалары шәҗәрәсе» дә бирелгән): «Олуг Мөхәммәтнең углы Мамотяк – Казанның беренче патшасы». 1602-1605 нче елларда Касыйм шәһәрендә татарча төзелгән елъязмалар мәҗмугасы да шул чыганаклардагы хәбәрләргә якынрак мәгълүматлар бирә: «Олуг Мөхәммәтнең углы Мәхмүтәк Казан җиренә килде».
Казан ханлыгының беренче хакиме, беренче ханы Мәхмүтәк булганлыгын ышандырырлык дәлилләүче чыганаклар менә шундый. Бәхәссез, аңарчы да Казанда үз хакиме утырган, әмма ул хан булмаган әле, ә би (бәк) генә, ягъни үзәге башта – Иске Казанда, ә соңрак Яңа Казанда урнашкан Казан билегенең хакимдары гына булган.
Олуг Мөхәммәт белән бергә күпсанлы татар кешеләре килгән
Мәхмүтәк, ягъни Җүчи нәселеннән чыккан, Алтын Урдадан килгән яңа хан хакимлекне үз кулына алгач, Казан билегенең статусы да үзгәргән. Ул үзидарәле билек кенә булудан туктаган һәм башында хан торган аерым дәүләткә әверелгән. Нәкъ менә шушы чорда, XV гасырның 30-40 нчы елларында, Алтын Урда тәмам таркалып беткәннән соң, тагын башка татар ханлыклары да барлыкка килгән.
Шулай да, бер урынлы сорау туа: ә күп кенә тарихчыларның Олуг Мөхәммәтне Казанның беренче ханы дип раслауларына ничек карарга соң? Инде алда әйтелгәнчә, бу буталчыклыкны, нигездә, «Казан тарихы» авторының ялгышы һәм башка тарихчыларның шуны кабатлаулары дип кенә бәяләргә кирәк. Ләкин Олуг Мөхәммәтне Казан ханлыгы тарихыннан бөтенләй сызып ташларга да һич ярамый: яңа татар дәүләте – Казан ханлыгының оешуын Урта Иделгә нәкъ менә аның килүе белән бәйләнешле тарихи вакыйгалар хәл иткән. Шуның өстенә, ул Казан ханнары династиясенең атасы, нәсел башы булып тора. Бу нәселгә тотрыклылык хас, һәм ул дәүләтнең куәте бик нык үскән чорда идарә иткән.

«XVI гасырда Арча кыры ягыннан Казан күренеше». Фиринат Халиков рәсеме.
Тагын шуңа да игътибар итәргә кирәк: шул ук «Казан тарихы»нда Олуг Мөхәммәт белән бергә 3 мең сугышчының килүе әйтелгән. Бу – бик нык киметелгән сан. Хәтта дәүләтнең таркалуына, байтак гаскәр башлыкларының һәм күп кенә сугышчыларның аннан китүенә карамастан, Алтын Урда гаскәренең шулкадәр азаюына ышанып булмый. Шуннан соңгы кайбер вакыйгалар да Олуг Мөхәммәтнең куәте зуррак булганлыгы турында сөйли. Мәсәлән, аның гаскәре Василий IIнең 40 меңле армиясен туздырып ташлаган, ә 3000 кешеле бер төркем белән генә аны эшләп буламы? Һәм андый гаскәр белән генә бер елдан соң Мәскәү тикле Мәскәүне 10 көн буена камалышта тотып, ниһаять, 1445 елда олы кенәзнең үзен әсирлеккә алып, Мәскәү гаскәрен янә бер тапкыр тар-мар итеп буламы? Боларның һәммәсен исәпләп карасаң, Олуг Мөхәммәт гаскәренең «Казан тарихы»нда әйтелгәндәгегә караганда күбрәк санлы булуына ышанырга туры килә. Мәгәр, ул 40 меңле рус гаскәрен җиңгән икән, хан гаскәре дә шуннан ким булмаган дигән сүз. Шул рәвешчә, Олуг Мөхәммәт урдасында татар халкының гомуми саны кимендә 200 меңгә җиткәндер дип уйларга мөмкин. Гадәттә, нинди дә булса дәүләт яки шәһәрнең халык санын исәпләгәндә, әгәр сугышчылар саны билгеле булса, шул санны бишкә тапкырлыйлар, чөнки һәр сугышчының гаиләсе (әти-әнисе, бала-чагасы, карт-корысы һ.б.) уртача биш кешедән торган дип исәпләнелә. Тарих-этнография фәнендә шулай кабул ителгән.
Димәк, Урта Иделгә Олуг Мөхәммәт белән бергә күпсанлы татар кешеләре килгән булып чыга, һәм шул хәл Казан татарларының халык булып оешып җитүендә бик әһәмиятле урын тоткан.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала