4 сентябрьдә җәмәгатьчелек киңкырлы талант иясе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театр рәссамы Ленар Гыйльметдинов белән хушлашты.
Казанда мәрхүмне озату мәрасименә халык күп килгән иде. Татар зыялылары – Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Раил Садриев, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Илнур Ганиев, язучылар – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Мансур Гыйләҗев, Ләбиб Лерон, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Ядкәр Хәбибуллин һ.б., мәрхүмнең якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре аның зыялы һәм итагатьле булуын ассызыклап, ихлас, җылы сүзләр белән искә алды.
Ленар Рафис улы Гыйльметдинов 1963 елның 22 декабрендә Казан шәһәрендә туган. Казан сәнгать училищесын, шулай ук 1984 елда Казан театр училищесын тәмамлаган. Ленар Гыйльметдинов озак еллар (2006-2021) Казан дәүләт рус яшь тамашачы театрында баш рәссам вазифасын башкарды. Төрле елларда ул Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев исемендәге, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама, Уфа «Нур» татар театрлары белән хезмәттәшлек итте, татар телендә төшерелгән егермедән артык нәфис фильмда – рәссам һәм берничәсендә актер буларак катнашты.
Ленар Рафис улының якты рухы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала