Бәхет һәм бәхетсезлек – без яши торган сикәлтәле тормышның ике ямьле-ямьсез ягы, бер-берсенә капма-каршы торган өлеше. Югыйсә, алар бергә яши, бер-берсен тулыландыра һәм тормышның сикәлтәле юлларыннан бергә атлый.
Бу ике күренешнең бергәлекләре безнең яшәешебезнең тирән мәгънәсен җентекләп ачыклап, үзүзебезне аңлауга, башкаларны санлауга ярдәм итә. Әйе, бәхет – күңел тынычлыгы, шатлык хисләре, тормыштагы максат һәм мәгънә. Ул мәхәббәттә, дуслыкта, гаиләдә, эштә уңышта, яраткан кешеләр белән бергә булганда ачык күренә.
Бәхетнең төрле чагылышын чамалау авыр түгел. Әйтик, гаиләдәге тынычлык, эшләнгән эшләрнең максатчан нәтиҗәсе, замана таләбенә яраклы-үтемле яңа белемнәр алу һәм карьера үсеше, табигатьтәге илаһи матурлыкны күреп, аның серләрен ихлас аңлау. Ләкин бәхет тәкъдим ителгән кебек үк тәэмин ителми шул. Аның өчен шактый тир түгәргә, сыналырга, сынауларда сөрлекмәскә, сынмаска да кирәк…
Бәхетсезлек – бәхеткә капма-каршы күренеш, әмма аның да үз мәгънәсе бар. Ул тормышны тулырак аңларга өйрәтә, кешегә үз күңелен ачыкларга ярдәм итүне дә үз өстенә ала, көч һәм сабырлыкны арттыра, бәхетнең кыйммәтен төшенергә мөмкинлек ача. Без бәхетсезлек аркылы аннан котылу юлларын да эзлибез, табабыз бит. Ихтыяр көчебезне барлыйбыз. Хаталану ихтималын да истән чыгармыйбыз. Бәхет белән бәхетсезлек янәшә дигән сүз тормышның үсеш-үзгәрештә икәнлеген дәлилли.
Күрегезче, бу ике чит-ят тоелган күренеш бер-берсен яшәүгә хөкем иткән түгелме соң?!. Бәхетсезлек бәхетне аңлауда ярдәм кулы суза. Без бәхетне тиешенчә аңламаганда бәхетсезлек белән чагыштырып аңлыйбыз. Бәхет исә, бәхетсезлектән соң килеп, яшәүгә яңа мәгънә өсти. Алар бер-берсеннән аерылгысызланган саен, кеше, үзенең тормыш юлын билгеләп, төпле мәгънәсен эзли, таба. Әлеге янәшәлек яшәешнең табынган үз кыйбласы, аларсыз яшәү мөмкин дә булмас иде. Бәхет белән бәхетсезлек янәшәлеге – бу тормышның табигый кануннарының иң зур өстенлеге, дип, янә бер кат тәкрарлау да хата булмас сыман. Алар кешегә тормышның никадәр кызыклылыгын, күп яклылыгын һәм мәгънәлелеген аңларга мөмкинлек бирә. Бәхетсезлекне кабул итү гаять авыр әлбәттә. Тик аны да читкә какмау көчәйгән саен, без бәхетне дә тирәнтен аңлый башлыйбыз. Шуңа күрә, бәхет һәм бәхетсезлек тормышның бер-берсе белән санлашкан, яклашкан, хәтта якалашкан, дулкынланып агучы ике яры…
Бәхет белән бәхетсезлек янәшә, әллә инде ялгыз яши алмыйлар?!
Икесе дә гүя серләшә, яшиләр бит, армый-талмыйлар…
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала