Республикада Уку өчен 1 минут

Галимне туган ягында искә алдылар

Республиканың Әтнә районында филология фәннәре докторы, профессор Илдар Мәлик улы Низамовның тууына 90 ел тулуга багышланган I республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Аны оештыруда Әтнә муниципаль районы хакимияте һәм Казан федераль университетының Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы катнашты.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. /Г.Мөхәммәтҗанова фотосы.
Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. /Г.Мөхәммәтҗанова фотосы.

Галимне искә алып, иң элек Әтнә районы Чишмәле Сап авылында Илдар Низамов яшәгән йорт нигезендә Коръән мәҗлесе үткәрелде. Илдар агага 3 сентябрьдә, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде. Шул көнне Казан федераль университеты укытучылары, журналистлар, күренекле галимнең шәкертләре аның каберен зиярәт кылды. Көннең икенче яртысында Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында фәнни-гамәли конференция зур мәртәбәле чара буларак узды. Кызыклы фәнни чыгышлар, Илдар Низамовка бәйле истәлекләр, аның дәрес-сабаклары турында хатирәләр дә күп яңгырады. Илдар Низамовның парчаларын да укыдылар. Конференция алдыннан һәркем Илдар аганың фәнни җыентыклары, әдәби китаплары белән таныша алды. Театр фойесында Илдар Низамовка багышланган күргәзмә эшләде. «Фәнни-гамәли конференция дигәч, куркып та калган идек. Чынлыкта мондый тәрбияви чаралар бик кирәк икән. Конференция бик уңышлы үтте», – диде Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов.

Шунысы сөенечле: Илдар Низамовка багышланган чаралар Әтнәдә ел дәвамында алып барылды. Фәнни мәкаләләр язылды, ачык дәресләр узды, мастер-класслар оештырылды. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә Илдар Низамов парчаларын укып видеолар урнаштырылды, һәм бу видеолар бәйгесендә галимнең хәләл җефете Мөсфия апа да катнашты, ул Илдар аганың үзе турында язылган парчасын укыды.

Илдар Мәлик улы Низамовның тууына 90 ел тулуга багышланган I республика фәнни-гамәли конференциясеннән.
Илдар Мәлик улы Низамовның тууына 90 ел тулуга багышланган I республика фәнни-гамәли конференциясеннән.

Мәшһүр галимнең тормыш мизгелләре, иҗат җимешләре, фәнни казанышларын яктырткан конференция материаллары аерым җыентык (16+) булып басылып чыкты. Ул әлеге истәлекле чарада катнашучыларга таратылды. Туган телнең кадере, аның әһәмияте турындагы чыгышлар, кызыклы фикерләр зал тутырып килгән мәктәп укучылары, укытучылар һәм кунаклар өчен файдалы булгандыр дип ышанабыз.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи