Тарихи мирас Уку өчен 6 минут

Нигъмәтулла хаҗи

Нигъмәтулла хаҗи Сибириядә «Бухарец» дип йөртелә торган мөселманнардан иде. Ерак бабалары, сәүдә өчен Бохарадан килеп, ислам хөкүмәтләре заманында ошбу җирдә урнашып калганнар. Нигъмәтулла хаҗи Карамшак бине Сәедүк бине Касыйм бине Шәриф бине Әш-Шәрәф исемле кемсәнең углы иде. Атасы Карамшак яшь вакытында Төмән шәһәре янында Манчыл карьясенең Габделкәрим исемле байда приказчик иде. Әлеге бай Семи берлә Павлодар арасында Ямеш исемле казак-рус авылында сату кылып торды. Шул җирнең гадәт-горефләрен белеп бетердегеннән, баеннан рөхсәт алып, үзенә кәсеп башлады вә үзе илә берлектә Габделкәрим байда хезмәт кылучы Ишморад Илбәков исемле авылдашы илә берлектә сәүдә кылырга керештеләр. Әүвәлләре казакъ арасында вак-төяк галантерия берлә йөреп сәүдә кылырлар вә алардан җон-ябага, чимал алып, Төмән шәһәренә китереп сатарлар иде. Акчалары артып, эшләре бәрәкәт таптыгыннан соң, Эрбет ярминкәсеннән аршынлы маллар китереп, яхшы бәһаләр илә казакъларга бурычка таратырлар иде. Моннан соң Павлодар шәһәрендә кечек бер кибет ачып, үзләренә күрә яхшы гына мөгамәлә кыла башладылар.

Нигъмәтулла хаҗи Карамшаков

Ул вакытларда кыргыз җирләре иркен, аяклы мал күп булу сәбәпле, тире, җон-ябага, кыл бихисап булу өстенә, шул нәрсәләрне алучы аз булыр иде. Безнең тырыш Карамшак бабабыз ошбу форсатларның кадерен белде. Казаклардан нәрсәне арзан вә күбесен дә алмашып алыр вә Төмән шәһәренә китереп тә яхшы бәһагә сатар иде. Эрбеттән фабрика нәрсәләрен очсыз алып, казакларга файда илә таратыр иде. Ошбу сәбәпле Карамшак бабай акчалы вә яхшы байлар җөмләсенә керде. Бу вакытта угыллары да, җитешеп, кул арасына керделәр вә Карамшак бабай, үзе Төмәндә торып, угыллары Рәхмәтулла илә Нигъмәтулланы үзенең иптәше Ишморадка тапшырды. Алар исә, Семи шәһәренә барып, кибет ачтылар. Соңрак Нигъмәтулла хаҗи атасы янына Төмәнгә кайтты вә аның урынына Хәбибулла Семигә китте.

Нигъмәтулла хаҗи. Нигъмәтулла хаҗи 1829 елның 18 октябрендә Табул губернасы Төмән өязе Олуг Манчыл (русча – Янбай) авылында дөньяга килде. Анасы Зарифә бинте Габделхәй иде. Карамшак бабай вафатыннан соң, угыллары Ишморад Илбәков илә аерылыштылар вә, риваятьләргә күрә, иллешәр мең сум акча бүлмешләрдер.

 

Кабере. Нигъмәтулла хаҗиның кабере үзенең карьясе булган Олуг Манчыл зиратында. Кабере өстендәге язуы: «1901 елда 73 яшендә хаҗи Нигъмәтулла мәрхүм бине хаҗи Карамшак мәрхүм рамазан шәриф 21дә [17 декабрьдә] дәфен булды. Рәхмәтулла галәйһи вәсәгат»тер. Рәсеме табылмады. Юклыгы катгый, диләр.

Гомерләрендә газета исемен ишетмәгән меллаларның, багана сызыкларына игътибар итми, сызыклардан атлап тоташтан укып китүләренә мыек астыннан көлеп утырыр вә бәгъзе вакыт: «Йә, дамелла! Газета ни сөйләде?» – дип сорар иде.

Укуы вә әдәбият белән шөгыльләнүе. Нигъмәтулла хаҗи яшь вакытында Манчыл карьясендә Мөхәммәдрәхим мелла, Ибраһим ахун, мелла Хәмидулла Сәгыйдов, Галимҗан бине Гүидҗан, мелла Бакый хаҗи исемле затлардан белем алды. Сарыф гарәби башлап шул заман рәсеменә муафыйк гакаидәләргә кадәр укып барды. Фәкать Нигъмәтулла хаҗиның гыйлеме мәдрәсәдән түгел, бәлки үз иҗтиһады илә соңрак хасил булган гыйлем иде. Төрле рисалә вә китапларны укыр, гыйлем әһелләре илә аралашыр иде. Ханәсе әдәби бер мәҗлес булып, күңелләргә сөенеч вә гайрәт бирер иде. Кыйраәт гыйлемендә сәләте бар адәмнәргә очраса, Коръән Шәриф укыттырыр вә үзе дә: «Мәрхәмәт кылып кыйраәтемне тыңлагыз да хаталарымны әйтегез!» – дип, укып күрсәтер иде. Хаҗ сәфәренә бардыгында Мисырда туктап, шәех Мөтәвәлли хәзрәтләрендә кыйраәт өйрәнде вә мәшһүр Кәмал әфәнде җәнапларыннан кыйраәт гыйлеменә өйрәнде. Бөтен мәҗлесе гыйлем мәҗлесе булып, гыйлемнән, мәктәп вә мәдрәсәләрдән, китап вә матбугаттан, китапханә вә мәсҗидтән сөйләнер иде. Тарих вә география, хисап вә астрономия фәннәрендә, аеруча ислам тарихыннан белемле булып, гыйлем фикъһедән дә хәбәрсез түгел иде. Сөйләгәне кагыйдәле, җөмләләре чыгышлы, язуы гүзәл булыр иде. Китапханә вә мәсҗид хакындагы вәкыфнамәсен үзе тәртип итмештер. Гыйлем вә мәгърифәткә булган мәхәббәте Нигъмәтулла хаҗиның башкалардан аерган бер сыйфаты булса кирәк. Башлап русча тарала торган «Всемирная иллюстрация» исемле газетаны укый башлады. Соңрак мәшһүр «Новая время»не укуны дәвам итте. Чыккан саннарыннан башлап, «Тәрҗеман»ны укый барды. Болардан да башка Истанбулдан – төрекчә, Бәйрут вә Мисырдан гарәпчә газета вә журналлар алдырып укыр иде. Бер җирдә ят бер китап барлыгын ишетсә, шул ук вакытта сатып алыр, хакы бәһале булуына карамас, бәлки мондый сирәк китапларның кулына төшүе өчен сөенер иде. Ошбу юл илә бик күп китап җыйды. Ләкин килгән меллалар, үзләренең иске гадәтләренчә: «Мин моны алып торыйм әле!» – дип, кирәк булса-булмаса алып китәрләр вә күбесенчә китереп бирмәсләр иде. Ошбу рәвештә китапларының югалганын белеп, Нигъмәтулла хаҗи китапларына махсус бер китапханә ачарга карар бирде. Йортына килгән меллаларга: «Менә газета укыгыз, ул бик файдалы нәрсә», – дип, кулларына «Тәрҗемән» газетасын тоттырыр. Гомерләрендә газета исемен ишетмәгән меллаларның, багана сызыкларына игътибар итми, сызыклардан атлап тоташтан укып китүләренә мыек астыннан көлеп утырыр вә бәгъзе вакыт: «Йә, дамелла! Газета ни сөйләде?» – дип сорар иде.

 

Гыйлемгә хөрмәте. Гыйлемгә, дингә хезмәт итү тугрысында Нигъмәтулла хаҗиның мисалы аз табылыр. Сибириягә гыйлем нурын башлап кертүче адәм – Нигъмәтулла хаҗидыр. Үзенең яшь заманнарында мәдрәсәсенә мөдәррис итеп Гыйсмәтулла хәзрәтне алды. Ошбу мәдрәсәдә һәрвакыт 300 микъдарында шәкерт булыр вә фарыз сәдакасының күбрәген хаҗи ошбу мәдрәсә шәкертләренә бирер иде. Сыйныфка аерылган шәкертләрнең иң аз алучыларына 15 сум микъдарында өлеш чыгар иде. Үз байлыгы илә һәрвакыт Мәккә вә Мәдинә, Бохара вә Мисыр, Истанбул вә Казанда шәкертләр укытыр, Троицкий, Кышкар вә Эстәрлетамак кеби урыннарда моның акчасына укучы шәкертләр күп булыр иде. Ләкин бу кадәр акчаны тотып, читләрдә укыткан кешеләре арасында һиммәтле адәм аз чыкты. Фәкыйрь адәмнәрнең балалары да гыйлемнән өлеш алсыннар өчен, 1890 елда үзенең карьясендә бер ысуле җәдидә мәктәбе ачып, Истанбулдан (асылы Русияле) Мостафа әфәнде исемендә бер мөгаллим китерде. Бу вакытта Русия мөселманнары арасында ысуле җәдидәнең исеме дә юк иде. Мостафа әфәнде кайтып киткәннән соң, Хәйрулла әфәнде Госманов килде, аңа да берникадәр хезмәт хакы тәгаен кылып, якынча йөз кадәр баланы ысуле җәдид илә укыттырды. Үзе һәр көн, мәктәпкә кереп, балаларның укуларын тикшерер, үзе кыйраәт укытыр вә дәресләренең яхшылануын күрсә, гаять шатланыр иде. Балаларның күңелләре күтәрелсен, мәхәббәтләре артсын өчен, һәрберенә бер формада җөббәләр кидерер, Эрбет ярминкәсеннән һәрберенә читек, кәвеш, кәләпүш кеби бүләкләр китерер иде. Балаларның дәрес китапларын Истанбул вә Бакчасарайдан үз хисабына алдырып өләшер иде. Кырымда Гаспринский хәзрәтләре тарафыннан ачылган үрнәк мәктәбенә Манчылдан адәм күндереп укыттырды вә ысуле җәдид тәртибе өйрәнеп кайтканнан соң, шул затны үз мәктәбенә мөгаллим итте. Соңрак таштан бик яхшы итеп ысуле җәдид мәктәбе бина кылды вә моның барлык чыгымын үзеннән тотып, вафат көненә кадәр дәвам иттерде. 1892 елда мәшһүр Кәмалетдин хәзрәтләрен үзенә китереп, аннан кыйраәт өйрәнде вә Коръән Кәримне башыннан ахырына кадәр мәгънәсе илә укып чыкты. Тирә-якта булган мелла вә мөгаллимәләрне, хәлфә вә шәкертләрне җыеп, Кәмал карыйдан кыйраәт иттерде. Манчыл вә аның тирә-ягында кыйраәт гыйлемен яхшы белүче меллаларның күп булуына сәбәп ошбудыр. Дамелла Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләре Кәмал әфәнде илә берлектә булып, хаҗинең авылдан өч чакрым ераклыктагы утарында бергә яттылар. Нигъмәтулла хаҗи, үзенең мәктәп вә мәдрәсәләренә хисапсыз акчалар тоту белән бергә, чит авылларда булган мәктәп вә мәсәҗидләр өчен дә күп иганәтләр кылыр иде. Биш мең сумнарга төшереп үз авылында бер кызлар мәктәбе дә төзеде. Ошбуның өчен Манчыл карьясендә 25 яшьтән түбән булган ирләр вә кызлар арасында язу яза һәм укый белмәгәне юктыр.

Ямбай авылында Нигъмәтулла хаҗи салдырган мәчет

Юмартлыгы адәм ышанмаслык иде. Берьюлы бер кешегә мең сум сәдака иткән вакытлары булды. Бәгъзе бер чакларда кесәсендә бер тиен акчасы калмас, шушы вакытта килгән сәдака әһелләренә бурычка алып бирер иде.

 

Юмартлыгы, нигъмәт бирүе вә ярдәм-изгелеге. Нигъмәтулла хаҗиның капкасы бөтен халык өчен ачык булып, кунакларга махсус бер мосафирханә бина иттерде вә аңа да кирәк кадәр хезмәткәрләр куйды. Мөселманнарны ачык йөз илә каршы алыр иде. Азия, Казан, Төркия вә Гарәбстан мосафирлары өчен хаҗиның гомуми бер йорты булып, һәркем шунда төшәр вә хаҗәтләрен табып китәрләр иде. Моның ялгыз гына ашавы күрелмәмештер. Аеруча шәкертләр, гыйлем әһелләре, фәкыйрь вә гаҗизләргә изгелеге мул булыр иде. Шушы кадәр мал вә гомер сарыф итүе илә дә кәсепләренә зарар китермәс, бәлки көннән-көн иҗтиһадын арттырыр, баеп торыр иде. 1881 ел 16 майда Олуг Манчыл карьясендә ут казасы булып, бөтен авыл диярлек (җәмгысы 160 йорт) янды. Бу вакытта Нигъмәтулла хаҗи хаҗ сәфәрендә булып, янып торган ут өстенә кайтып төште. Ошбу вакыт Нигъмәтулла хаҗи үзенең ир туганнары Рәхмәтулла, Хәбибулла илә утыз мең сумлык агач алдылар вә бөтен карьяне бер фасадта үз кесәләреннән салдылар. Фәкыйрь вә гаҗизләр өчен 175 йорт бина иттекләре мәгълүмдер. Өйләр һәркаюсы алты почмаклы булып, башлары такта илә ябылды, йорт урыннары егерме сажин булып, ихаталары вә йорт әсбаплары тәмам кылынды. Йортларның һичбере мең сумнан кимгә төшмәгәндер. Хакларын кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән алмак шарты илә фәкыйрьләрне, гаҗизләрне ошбу йортларга кертеп утырттылар. Читтән килүчеләр Манчыл карьясенең төзеклегенә вә бер фасадта тәртипле салынуына гаҗәп итәләр. Аның сәбәбе исә ошбуында язган нәрсәдер. Юмартлыгы адәм ышанмаслык иде. Берьюлы бер кешегә мең сум сәдака иткән вакытлары булды. Бәгъзе бер чакларда кесәсендә бер тиен акчасы калмас, шушы вакытта килгән сәдака әһелләренә бурычка алып бирер иде.

1881 ел 16 майда Олуг Манчыл карьясендә ут казасы булып, бөтен авыл диярлек (җәмгысы 160 йорт) янды. Бу вакытта Нигъмәтулла хаҗи хаҗ сәфәрендә булып, янып торган ут өстенә кайтып төште. Ошбу вакыт Нигъмәтулла хаҗи үзенең ир туганнары Рәхмәтулла, Хәбибулла илә утыз мең сумлык агач алдылар вә бөтен карьяне бер фасадта үз кесәләреннән салдылар. Фәкыйрь вә гаҗизләр өчен 175 йорт бина иттекләре мәгълүмдер. Өйләр һәркаюсы алты почмаклы булып, башлары такта илә ябылды, йорт урыннары егерме сажин булып, ихаталары вә йорт әсбаплары тәмам кылынды. 

Мәсҗиде вә китапханәсе һәм мәдрәсәсе. Нигъмәтулла хаҗи илә туганнары Рәхмәтулла вә Хәбибулла әфәнделәрнең иң олуг хәератлары – үзләре дөньяга килгән ватан асыллары Олуг Манчыл карьясенә салган мәсҗидләредер. Бу мәсҗид ике катлы булып, мавритански стильдә, алты чуен баганага корылган. Бинасы 1884тә башланып, 1888дә тәмам булды. Моның асыл фасадын Нигъмәтулла хаҗи үзе төзеп бирмештер. Гәрчә тыштан күренүдә башка мәсҗидләрнең биналарыннан күп аермасы булмаса да, эчендә аермасы күптер. Тәрәзә түшәме вә баскычлары саф мәрмәр ташыннан ясалмыштыр. Эчендә исә солтан Габделхәмид хан тарафыннан һәдия ителгән [пәйгамбәребезнең] чәч бөртеге мөбарәк булып дикъкать илә искә алыныр.

Мәсҗиденең ихатасы эчендә таштан бина кылынган өч бүлмәле биек бер китапханәсе бар. Бер бүлмәсе – китаплар торыр өчен, икенчесе – уку урыны, өченчесе – китап укучыга ял итү урыныдыр. Китапханә һәр көн ачык торыр, сүз язып алучылар өчен каләм, кәгазь, кара хәзердер. Китапханәдә 2200 томнан артык язма вә басма китап бар. Кулъязмалар арасында бик иске әсәрләр вә тарихи ядкәрләр бихисап. Бу китапларны Бохара вә Төркестан тарафыннан вә 1880 ел икенче мәртәбә хаҗ сәфәрендә төрле шәһәрләрдән сатып алып китермештер. Китапханәнең байтак меңнәргә төшүендә шөбһә юк. Мәсәлән, өч җилд кулъязма Мохит Борһани китабын Бохарадан 700 сумга алдырган иде. Соңгы хаҗ сәфәрендә сарыф ителгән утыз алты мең сум акчаның иң күп өлеше дә китаплар өчен киткән булуында шөбһә юк.

Ошбу мәсҗид янында асты таш вә өсте агачтан бина ителгән мәдрәсәсе вә аның янында да таштан салынган ашханә вә җылы госелханәсе, мөгаллим өчен урыннары бар. Шулай ук мәдрәсә янында ике бүлмәле, ике коридорлы таштан эшләнгән ысуле җәдид мәктәбе бар. Ошбу мәсҗид вә китапханә, мәдрәсә вә мәктәпләр өчен никадәр акча тотылдыгы ачык мәгълүм булмаса да (чөнки хаҗи үзе моны үзе һич кешегә сөйләмидер, сораучыга әйтмидер иде), сәламәт вакытында вәкиле булып хезмәтләрен кылучы Гайнулла әфәнде Салихов риваятенә күрә, якынча ике йөз мең сумнар акча тотылмыштыр. Рәхмәтулла, Нигъмәтулла, Хәбибулла байлар, безнең Русияле мөселман байларының күбесе мисалында, ошбу биналарны салдырып та, милләт өстенә ташлап китмәделәр, бәлки ошбу кылган хәератларының кыямәт көненә кадәр дәвамы өчен мәсҗид, китапханә файдасына унтугыз мең сум акча вакыф итеп, дәүләт банкына тапшырмышлар иде. Моннан һәр сәнә өчен алты йөз җитмеш сум процент килә вә шуннан имам вә мөәзин һәм дә хафиз кятиб вә мәсҗид караучы хезмәткәрләргә айлык вазыйфа бирелә, керосин вә шәм кеби хаҗәтләргә сарыф ителенә вә шуннан артканы да сберегательная кассага салынадыр. Кирәк вакытта моннан алынып, чыгымнарга тотыладыр. Кылган эшне җиренә җиткереп кылу ошбу рәвештә булса кирәк. Изгелекне кылдылар, ләкин милләт өстенә ташлап китми, бәлки бөтен эшен бетереп киттеләр. Ысуле җәдид мәктәбен исә: «Бу мәктәп инсаннарның хөкемендәдер, шуның өчен аны халык үзе алып барыр, авылыбызда бездән башка да байларыбыз күп һәм саваплы эшне без үзебез генә җыеп алып, башкаларны мәхрүм итәргә теләмибез, аларга да калсын!» – дип булса кирәк, халык өстенә калдырганнардыр. Ләкин мәрхүмнәрнең калдырган адәмнәре, үзара низаглашып, мәктәпне көч-хәл илә генә алып баралар. Бу эшләрдә дә: «Шулкадәр дәүләтле була торып, бер мәктәп тә тәрбия итә алмыйлар», – дип кешеләрдән сүз ишетмәс өчен генә булуы аңлашыладыр. Мәсҗид хозурында имам һәм мөдәррисләр өчен вакыф иткән биналар да бар. Дәресханәсе дә таштан бина ителгән.

Нигъмәтулла хаҗи үзе яшәргә тиешле булган заманнан беркадәр алдарак килгән адәм иде. Шуның өчен дә гыйлем юлына түккән байлыгына нисбәт илә нәтиҗәсе азрак күрелде.

Әхлагы. Нигъмәтулла хаҗиның әхлагы игътибарга алынса, һәркем өчен үрнәк булырга ярарлыктыр. Юмартлыгы илә мәшһүр булу кеби күркәм холкы вә адәмчелеге илә дә башкалардан аерылган иде. Бала вакытында иптәшләре илә орышып-сугышып йөрмәде, кирәк яшь вә кирәк олуг вакытында яман сүзләр әйтмәде, үзе һичбер адәмне рәнҗетмәде вә гомерендә гайбәт сөйләгәне ишетелмәде. Хәтта янында иң бозык бер адәмнең гайбәтен сөйләгәндә дә хуш күрмәс вә риза булмас, әгәр дә сүз озынга китә башласа, икенче бер сүз табып, шуңа борыр иде. Бер адәмнең гыйлем вә кәмиллеге, күркәм холкы вә тырышлыгы илә танылуын ишетсә, шуңа кәефе килер, хозурланыр вә шул сүзгә каршы: «Аны мин дә шулай уйлый идем, дөрес икән!» – дип кушылыр иде. Мәҗлесендә бай вә фәкыйрь, карт вә яшь, сәламәт вә авыру, надан вә галим өчен якты йөз күрсәтер вә һәрберенә туры килгән сүз табар вә барчасын риза кылыр иде. Бәгъзе адәмнәр хаҗины үзләренә дошман хисап кылып йөрсәләр дә, ул, мондый эшләрен белә торып, аларга өлфәт вә мәхәббәттә булыр иде. Гомерендә бер адәмне оялтканы вә йөз пәрдәсен җыртканы булмагандыр. Хадимнәре бер адәмне үз хозурына якалап китереп: «Фәлән нәрсәне угрылаган вакытта тоттык», – дигәндә: «Юк, бу адәм андый угры түгел, ни булса да бер ялгышлык булгандыр, җибәрегез!» – дип азат итмеш вә соңра, шул адәмне аулакка чакырып: «Хадимнәрем сине рәнҗеттеләр, риза бул!» – дип, бишәр сум сәдака биреп җибәрмештер. Иң хозурланган нәрсәсе адәм шатландырмак, кешеләрнең зарур нәрсәләрен җитештермәк, йомышларын үтәмәк, мәшәкатьтән коткармак вә ике дошман арасын килештермәк иде. Кыз карендәшләренә гаять шәфкатьле булып, берәр җирдән йөреп кайтканда, аларга бүләкләр алып кайтыр иде. Бәла вә казаларга дучар булып никадәр кыз балалары вә бөтен ир баласы үзе сәламәт вакытта вафат итеп беттеләр исә дә, зарланып-моңланып сөйләве беленмәде. Зирәклек вә батырлык галәмәтләре күрелгән Гатаулла исемле углы вафат булганнан күңеленә гаять йомшаклык килсә дә, һичбер шикаять итмәде. Бер кызы вафат булган вакытта, шуны кунакларына белдерми алар илә сөйләшеп утырдыгы билгеле. Манчыл яндыгыннан соң халыклар Нигъмәтулла хаҗи хозурына барып: «Алланың казасына, ачуына очрадык, яндык-көйдек, харап булдык бит!» – дидекләрендә хаҗи: «Һич кайгырмагыз, зарланмагыз, шикаять кылмагыз, бу – Алланың ачуы түгел, бәлки нигъмәте! Алла насыйп итсә, авыл әүвәлгедән яхшы сурәттә бина кылыныр, сез әүвәлгедән бай булырсыз, югалган бернәрсә дә юк, ни өчен кайгырасыз?» – дип, бәхетсезлеккә дучар булганнарның янган йортларына салкын су сибеп җибәрде вә йортларын төзеп бирде. Чынлыкта халыклар бернәрсәләрен дә югалткан булмадылар.

***

Нигъмәтулла хаҗины без үзебез күрдек. Уфа шәһәрендә тордыгыбыз вакытларда ике мәртәбә безгә килеп, һәрбер мәртәбәсендә байтак көннәр торып китте. Гомуми мәҗлесләрдә бергә булдык. Вакытыбызны белештереп, йортыбызга килеп тә күп мәртәбәләр утырды. Мөселманнарның киләчәкләренә өмиде зур иде. Бер кеше өстеннән шикаять кылмады, дөньядан бервакытта зарланмады, иҗтимагый түбәнлекләребезне, дин вә гыйлем тугрысында булган кимчелекләребезне кешеләр өстенә ташлап утырдыгын ишетмәдем. Русиянең эчендә вә аеруча Сибириядә «ысуле җәдид» илә дәрес укуны ошбу зат башлап җибәрде.

Нигъмәтулла хаҗи үзе яшәргә тиешле булган заманнан беркадәр алдарак килгән адәм иде. Шуның өчен дә гыйлем юлына түккән байлыгына нисбәт илә нәтиҗәсе азрак күрелде.

Шулкадәр кыйммәтле мәсҗид илә газиз әсәрләр җыелган китапханәне бер авылда бина кылуына сәбәп үзенең ватаны, кавем кабиләсен сөюе булса кирәк. Юкса, шул дәрәҗәдә кыйммәтле китапханә шәкерт вә мөгаллимнәр күп җирләрдә булырга тиешле иде.

Зур бәдәнле, ачык йөзле, зур күзле, мөлаем сүзле булып, кеше сүзен дикъкать илә тыңлар, үзе сөйләгәндә җөмләләрне өзеп, бәхәсләрне аерып бик ачык кылып сөйләр, кеше илә җиңешмәс, бер сүзне тәкрар кылмас, икейөзле түгел, ялагайланмый торган, саф вә риясыз бер адәм иде. Бер мәҗлестә бик күп тугрыларда вә бик күп адәмнәрдән зарландылар, сыкрандылар, шуларның һәрберенә Нигъмәтулла хаҗиның: «Ни эшлисең соң, күпчелек!»  – дип сүз кушып торуын тәҗрибә кылып утырдым.

Нигъмәтулла хаҗи вафат итсә дә, хәераты сәясендә һаман да хәяттадыр. Иншаллаһ моннан соң да исеме онытылмас. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын!

 

Шура. – 1913. – №17.– Б.513-516; №18. – Б.545-548.

 

 

Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи