1988 нче елның көзе иде. Шактый озакка сузылган өзеклектән соң, Төркиянең Төрек Тел Җәмгыяте (безнең академиягә тиң оешма) чираттагы халыкара конгрессын үткәрде. Конгресста катнашучы галимнәр, Әнкара белән саубуллашып, өйләренә таралышып бетте. Тик без, совет делегациясен тәшкил иткән дүрт кеше генә, «Аэрофлот» белән аңлашылмаучылык килеп чыгу сәбәпле, Әнкарада калырга мәҗбүр булдык. «Мәҗбүр» дию бик үк хак та булмас, кунакчыл хуҗаларда озагракка калу, мәҗбүрияттән бигрәк, күңелне хушландыру өлкәсенә карыйдыр.
Кайчандыр мәшһүр төрек шагыйре Яхъя Кемал: «Әнкарада күңелгә иң хуш килгәне – аның белән саубуллашу тойгысыдыр», – дигән, әмма минем өчен үзгәрәк хис тә бар иде.

Гаяз Исхакый белән аның кызы Сәгадәт
Биредә булганда мин милләттәшләребез профессорлар Сәгадәт ханым Чагатай-Исхакый, Әхмәт әфәнде Тимер, инженер (әмма аны энциклопедист галим дияргә дә мөмкиндер) Мәхмүт әфәнде Таһир, фәнни институт хезмәткәре Саидә ханым Арсланбәк, аның энесе – Төркия мәҗлесе хезмәткәре Мәсгут һәм башкалар белән танышып-дуслашып та киткән идем.
Һәрхәлдә миңа шулай тоелды. Һәм алар белән бергә булу көннәрен озайту өчен шат кына булдым.
Бер вакыйга исемә төшә. Төрек Тел Жәмгыятенең башканы (ягъни рәисе) профессор Хәсән Эрен китапханә белән таныштырганда, диварга эленгән рәсем янына килеп:
– Менә бу рәсемгә игътибар итегез. Анда җөмһүрбашканыбыз Мостафа Кемал Ататөрек үзенең фикердәш дуслары белән, диде.
Аннан соң миңа карады да:
– Шуларның икесе казанлы төрекләре, – дип өстәп куйды.
Гомумән, Төркиянең тормышында Идел буе татарлары белән күп төрле бәйләнешләр бар. Ләкин безнең күзлектән хәзерге көндә аерым халык яки милләт дип атаган төркемнәрне тикшерергә биредә берәүнең дә башына килмәс иде, чөнки бу җирләр, борынгыдан ук «ислам җирләре», «госманлы империясе биләмәсе» дип аталып килеп, аның кешеләре дә «мөселманнар» яки «госманлылар» булып танылган. Бары тик 1923 елда гына бу мәмләкәт рәсми рәвештә «Төркия» исемен кабул итә.
Шуңа күрә, «Төркиядә төрекләр яши» дигән гыйбарә хаклыкка туры килгән кебек, башка төрки халыкларны да «төрек» дип атау әллә ни гаҗәеп хәл түгел. Житмәсә төрек телендә «төрек» тә, «төрки» дә бер үк сүз белән белдерелә. Шунлыктан, Төркиядән тыштагы татарлар да «казан татарлары», «казанлылар» яки «шимали төрекләр» дип йөртелә.

Госманлы дәүләтендәге бәрбәрләр
Анадолу җирләрендә татарлар (Идел һәм Урал буе татарлары турында сүз бара) кайчан күренә башлаган соң? Бу мәсьәләне махсус тикшергән хезмәтләрнең минем кулга кергәне булмады, ләкин төрле рухтагы язмаларда, истәлекләрдә аерым мәгълүматлар да очрый.
Шунысы бәхәссез, татарларның бирегә күпләп күчүе XIX йөзнең ахырында була һәм бу күчеш Русия дәүләтендәге сәяси үзгәрешләр (бигрәк тә рус-төрек сугышы нәтиҗәләре) белән бәйле. 5 мең кешелек зур бер төркем беренче тапкыр 1893 еллар тирәсендә Анадолу туфрагына аяк баса. Бу турыда кайбер истәлекләр дә бар.
1976 елда Хәйретдин Келәчйөз Ататөрек университетын Анадолуда яшәгән татарларның фольклоры турында хезмәт язып тәмамлаган иде. Анда ул, 71 яшьлек Габдрахман хаҗи хатирәләренә нигезләнеп, казан татарларының Кече Азиягә күчешләре турында да хәбәрләр бирә.
Монда кечкенә генә аңлатма бирү дә кирәктер. Әйткәнемчә, «Төркия» дигән исем төрекләрдә 1923 елда гына рәсмиләштерелә, аңарчы «төрек» дип империянең күпчелеген тәшкил иткән Кече Азия өлешендә (ягъни Анадолуда) яшәгән күчмә һәм утрак тормыштагы крестьяннарны атаганнар. Истанбулдагы берәр аксөякка «төрек» дисәләр, ул моны иң зур мыскыллау итеп кабул иткән.
Ә болай карасаң, бары тик Босфор бугазы гына Төркияне ике өлешкә – Европа белән Азиягә аерып тора һәм Азия (Анадолу яссы таулыгы) ягы – илнең иң зур өлеше.
Менә шушы җирләргә татарлар күченә башлый да инде. Билгеле, туган җирләрен ташлаган, ата-ана нигезеннән аерылган халык өчен бу күченү җиңел булмый һәм моңа этәргән шартлар да бик җитди була. Русиядә татар халкының – беренче нәүбәттә крестьяннарның – сыйнфый һәм милли азатлык хәрәкәте Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, ярга бәргән дулкын сыман, бер көчәеп, бер сүрелеп торган.
ХІХ йөздә Русия белән Төркия, Англия, Франция арасында «Кырым сугышы» барышында гади халыкның тормышы тагын да мөшкелләнә. Бу вакыт баш күтәрүләр, төрле чыгышлар милли нигездә булсалар да, аларга дини төсмер дә өстәлә. «Төрекләр безнең дин кардәшләребез» дигән пропаганда алып барыла.
Моның өстенә 1877 елгы ачлык галәмәтләре, рус хөкүмәтенең барлык мәктәпләрдә дә христиан динен укытуны кертүе, чиркәү йогынтысын җәелдерү, татар муллаларының рус теленнән имтихан тотарга тиешлеге, мәдрәсәләрдәге Төркиядә, Мисырда һ. б. чит илләрдә басылган китапларны яндырырга дигән фәрман килү һәм башка вакыйгалар чуалышларны, баш күтәрүләрне ешайта гына.
Бу патша хөкүмәтенең руслаштыруга алып барган сәясәтенең бер өлеше генә була. 1890 елда шуңа өстәмә итеп чит илләр министрлыгы Русиядәге төрки халыкларның чит җирләргә күчәргә мөмкинлеге турында карар кабул итә. Шуның нигезендә Идел һәм Урал буйларында яшәүче берничә мең татар, туган җирләрен ташлап, Анадолуга күченергә карар кыла. 1892 елның июль аенда сөйләшүләр өчен 6 кешелек делегация госманлылар иленә юл тота.
Сөйләшүләр уңышлы тәмамлана: Солтан II Габделхәмид падишаһ аларга күченергә рөхсәт биреп, үзенең яклавы астына алырга вәгъдә бирә.
Ниһаять, 1893 елның башында 3 меңләгән кеше, Төркиягә таба йөз тотып, юлга чыга. Берәүләр Кырым аша, икенчеләре Батум, өченчеләре Севастополь аша Истанбулга барып җитә. Кыш көнендә кайда арба-чаналарда, кайда җәяүләп, кайда су юлы белән сәфәр итүнең газапларын без хәзер күз алдына гына китерә алабыз.
Хәер, Мәхмүт Галәү үзенең «Мөһаҗирләр» романында соңрак булган шундый бер күченешне тормышчан буяулар белән ачык итеп тасвирлап биргән һәм моның нәрсә икәнлеген шуннан чамаларга мөмкин.
Барлык мөһаҗирләр дә Истанбулда туплангач, аларга Искешәһәр каласы яныннан аккан Порсук елгасы буенда җирләр бирелә. Кайберәүләр Искешәһәрнең үзендә дә төпләнеп кала, иген игү белән шөгыльләнергә теләгән күпчелек исә хәзерге Зинҗирликуйу (ягъни «Чылбырлы кое») авылы урынына урнашырга рөхсәт ителә.
Шәһәргә якынрак урнашырга теләүчеләрнең саны да шактый булуын истә тотып, идарәче даирәләр хәзерге Канлыпынар («канлы чишмә, чыганак» яки «кан кардәшлек чыганагы» дип тәрҗемә итәргә мөмкин) авылы урынына төпләнүләренә дә каршы килми.
Соңрак татарларга Чифтеләр казасында (районында) да җир бирелә һәм алар биредә Куруһуйүк (ягъни «коры калкулык») исемле авылга нигез сала. Бу 1896 елда була. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, шушы якларда Габделхәмил солтанның да биләмәсе була. Чифтеләрнең үзендә дә зур бер ат заводы эшләп килә. Димәк ки, бу якларны бер дә ниндидер ташландык урыннар дип әйтергә нигез юк.
Бераз вакыттан соң Анадолуга икенче зур төркем күченергә теләк белдерә. Монда инде яна җирләргә урнашканнарның танышлары, дус-ишләре, туганнары, хәтта хәбәр көтеп вакытлыча калган гаилә әгъзалары белән бергә бөтенләй яңа кешеләр дә юлга чыгарга җыена. 1900 елда Бөгелмә ягының Әби авылы кешесе Мөхәммәд Зариф җитәкчелегендә 4 кеше, Төркиягә барып, күченергә рөхсәт тә алып кайта.
Моны ишетеп, Идел-Урал буйларыннан, казакъ-кыргыз далаларыннан ун меңгә якын кеше, паспорт алу нияте белән, Казанга һәм Мәскәүгә омтыла. Ике меңләп кешегә рөхсәт биргәннән соң, Николай патша «күченүне туктатырга» дигән әмер чыгара.
Рөхсәт кәгазьләрен саклап тотып Бакчасарайга килеп җиткән мөһаҗирләрне дә өстәмә сынау көтә – аларга зиннәтле әйберләрен, алтын-көмешне, затлы бизәнү әйберләрен алып китү тыела.
Монарчы күченүчеләргә үзләре белән 50 кг йөк алырга рөхсәт ителгән булса, андый «юмартлык» та юкка чыгарыла. Боларның барысы да кешеләр Төркиягә китмәсен өчен уйлап чыгарылган ясалма киртәләр икәнлеге көн кебек ачык була.
Ләкин мондый чаралар күчену теләкләре булганнарны туктата алмый, асылда Казан, Бөгелмә, Самара, Куакбаш, Шөгер, Иске һәм Яңа Иштирәк, Каратай кешеләреннән торган төркем су юлы белән Истанбулга юнәлә.
Боларның теләгәннәренә Истанбулда урнашырга рөхсәт ителә, әмма сәфәрчеләрнең бер өлеше Искешәһәргә, ә бер өлеше Куруһүйүккә китәргә теләк белдерә.
Аларның бу теләкләренә каршы чыгучы табылмый һәм алар шул урыннарга юнәлә. Шушы вакытта Әфәнде көпрүсү дигән авылга да нигез салына.

Госманлы дәүләтендә аю биетүче
Төркия жирендә татарлар бер урында гына төпләнеп утырмаган. Югарыда күренгәнчә, әүвәлрәк күченүчеләр Искешәһәрдә һәм аның тирә-ягындагы авылларда (Куруһүйүк яки Османийә, Зинҗирликуйу), моннан ерак түгел генә Кутахья шәһәрендә һәм аның янындагы Әфәнде көпрүсүндә, борынгы сәлҗүк дәүләтенең башкаласы Коньяда, Акшәһәрдә, Илгында, Конья тирәсендәге Решадийе (Бейрүделик), Мешрутийе һәм Исмил авылларында, Измирдә, Истанбулда һәм Әнкарада яшәгән һәм әле дә яши.
Төркиядә булган очрашулар вакытында кайберәүләр Бейрүделик авылына 1876 елда нигез салынган дип тә фараз иткәннәр иде. Әмма соңрак Истанбулда нәшер ителгән «Казан» журналы белән танышкач, бу фикернең ялгыш икәнлегенә инандым.
Бейрүделиктә үзе булып кайткан Исфәндийәр Чынбай бу авыр кешеләренең Омск тирәсеннән күчкәнлекләрен яза һәм бу күчүнең 1908 елда булганлыгын әйтә. Ихтимал, татарлар яшәгән тагын башка авыллар да бардыр, ләкин алар турында әлегә төгәл мәгълүматлар юк.
Шундый бер вакыйга да искә төшә. Төрек галимнәреннән берәү ниндидер «Казан» исемле авыл барлыгы турында да сүз йөрткән иде, тик ул үзе анда булмаган һәм кеше сүзе буенча гына «анда казанлылар яши» дигән фикерне хәтеренә сеңдергән.
Бу язмада татарларның Төркиягә фәкать массакүләм күченү вакыты турында гына сүз бара, чөнки милләттәшләребезнең аерым вәкилләре Мәккәгә хаҗга барып кайту юлында яки сәүдә эшләре белән йөргәндә, Төркиядә моңарчы да төпләнеп калулары бик мөмкин һәм ул шулай булган да.
Татар әдәбиятының күренекле вәкиле Муса Акъегетнең 1888 елда Төркиягә китүен генә искә төшерик (ул анда хәтта газета чыгару эшенә дә керешеп карый); Казанда китап басу эше кысыла башлагач, татар китапларының бер өлеше Төркия басмаханәләрендә басылу күренеше дә күп нәрсәне аңлата торган факт.
****
Истанбул университеты үткәргән халыкара конгресс барышында яшь төрек галимәсе Адак Йылдырым белән танышуым хәтергә килә. Ул үзе безнеңчә бер калимә белмәсә дә, «мин казанлымын» дип кабатлый иде. Бу бер дә аптырарлык түгел, милләттәшләребезнең шактые, инде үз телләрен онытып, әби-бабаларының нигезе Татарстан җирендә икәнлеген генә белә.
Мин дә бу очракта шундыйрак хәлдер дип уйладым. Әмма бервакыт кызның әнисе: «Нинди татар булыйк инде без хәзер, безнең бабалар Төркиягә XVIII гасырда ук күчкән бит инде», – дигәч, тагын да борынгырак бәйләнешләр булганлыгы турында шик тә калмады.
Авылларда яшәүче милләттәшләр ничек гомер итә икән соң? Хәйретдин Көләчйөз, мәсәлән, Куруһүйүк авылын түбәндәгечә сурәтли: авыл янында гына 30-40 метрлы яшеллексез коры калкулык бар икән, шуның итәгендә авыл корылган. Биредә җәен эссе һәм коры, кышын салкын, еллык явым-төшем 350 мм тирәсе. Авыл халкы иген игү һәм хайванчылык белән көн күрә.
Җирләренең яртысы диярлек тигезлектә урнашкан һәм гомумән алганда, уңдырышлы туфрак түгел. Шул сәбәпле, бөртеклеләргә, бигрәк тә бодай чәчүгә игътибар бирелә. Авыл янында гына алма бакчасы бар, анда зәйтүн дә үстерелә. Болынлык җир үләнгә бай булмаганлыктан, хайваннар авыл кешеләренең ихтыяҗы өчен генә тотыла. Бары умартачылык кына киңрәк җәелгән һәм бал читкә сату өчен дә әзерләнелә.
Авылда 424 кеше яши. Билгеле, бу моннан 15 ел элекке саннар. Баштарак халык саны да күбрәк булган, ләкин шәһәрләргә күчү процессы монда да үзен сиздерә. 5 класслы башлангыч мәктәптә 3 укытучы эшли, ә укый-яза белүчеләрнең саны 70% тирәсе икән. Бу – гомумән, югары күрсәткеч.
Конья янындагы Бөйрүделик авылында кунакта булган Исфәндийәр Чынбай авыл халкының бай яшәвен сокланып яза. Урамның як-ягына 1-2 катлы йортлар тезелеп киткән, арттарак – амбарлар, ат сарайлары, тавык кетәкләре, каз-үрдәк оялары. Авыл уртасында - чәчәкләр эчендә утырган манаралы мәчет.
Күпчелек йорт эчләре шәһәрдәгечә, заманча жиһазландырылган, халык шат, ачык йөзле. Авылда 36 трактор, 7 комбайн, 6 йөк машинасы, 9 такси машинасы булуы гаҗәпләндерә аны. Биредә хәтта футбол командасы да бар икән. «Кыскасы, – дип йомгаклый ул, – Бөйрүделик авылыбыз үсештә, заманча авыл булачагы якындыр».
Авыл тормышы үзгәрәк булу сәбәпле, Төркия җөмһүриятенең икътисади, мәдәни һәм сәяси агымында ул үзен сиздерә алмый. Һәрхәлдә аның йогынтысы икътисадиятта гына булырга мөмкин. Шәһәрләрдә яшәүче кешеләр һәрчак күз уңында була, төрле урыннарда эшләп, алар дәүләтнең яшәешенә зур өлеш кертә ала.
Төркиягә соңрак күчкән милләттәшләребезнең зур бер өлеше Кытай, Япония, Филиппин, Корея һ. б. җирләрдән бирегә юл тоткан. Бу күчешләр төрле вакытларга туры килсә, аның иң зурысы 1945 елдан соң була.
Совет гаскәрләренең Ерак Көнчыгышка керүләре «Милли байрак» газетасы редакциясенең һәм күп кенә зыялыларның кулга алынуы, шактый кешеләрнең Америка Кушма Штатларына һәм Төркиягә күчүләренә этәргеч була. Гомумән алып караганда, Төркиядәге татарларның 90% ы диярлек – 1917 еллардан соң туган туфракларын ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләр.
Моннаң 20 еллар элек Надир Дәүләт белән Мәхмүт Таһир бер социологик тикшеренү үткәргән иде. Аның нәтиҗәсеннән шулар күренә: тумышлары ягыннан Төркиядәге татарларның 35,9% ы Русиядә туган, Кытайда туучылар – 45,9%, ә Төркияда, Япониядә, Кореяда һ. б. җирдә туучылар 18,2% тәшкил итә. Шөгыльләре буенча караганда, мондый хәл килеп чыга:
өйдә эшләүчеләр (йорт эше, бала карау h. б.) – 21,4%
секретарь, хисапчы һ. б. – 19,25%
урамда сатучылар – 7,09%
эшсезләр, пенсионерлар – 5,35%
студентлар – 10,25%
ширкәт, кибет, мастерской хуҗалары – 4,38%
табиб, тетеш врачы, аптекачы – 3,35%
техниклар – 8,35%
эшчеләр – 6,85%
тегүчеләр, кул һөнәре осталары – 1,85%
инженерлар – 3,9%
идарәчеләр, ширкәт мөдирләре – 1,2%
дипломлы бухгалтерлар – 1,5%
шоферлар – 2,4%
укытучылар – 1,03%
сәламәтлек хезмәтендә – 0,85%
профессор, фән хезмәткәрләре – 0,5%
Татарларның 66% тан артыгы урта һәм югары белемгә ия, ике-өч чит телне белүчеләр саны 82,3% тан ашып китә (татар телен белү бу исәпкә керми). Бу саннар Төркиядә яшәгән татарларның югары культурага ия булуларын ачык күрсәтә.
******

Садри Максуди (1878-1957)
Бу язмада мин Төркиядә эшләгән татар зыялыларның шәхесләренә тәфсилләп тукталып тормыйм, чөнки аларның һәркайсы турында аерым-аерым хезмәтләр язарга кирәк һәм алар аңа лаеклы. Идел-Урал дәүләтенең президенты итеп сайланган мәшһүр Садрый Максуди, Финляндия, Францияләрне урап, Төркиягә килеп төпләнә.
Әнкара университетының хокук профессоры итеп сайланган Садри Максуди Арсал сәяси мәсьәләләр буенча илнең президенты Мостафа Кемал Ататөрекнең ярдәмчесе, киңәшчесе була һәм 1930 елда мәҗлес депутаты итеп сайлана. Соңрак ул Әнкара белән Истанбул университетлары профессоры итеп сайлана.
Бу вакытта танылган татар язучысы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый Төркиядә яши иде.
Бу вакытта Төркиядә чагыштырма тюркологиягә нигез салучы, 120ләп фәнни хезмәт авторы, «Ислам энциклопедиясе»н башлаучыларның берсе профессор Рәшит Рәхмәти-Арат иҗади эшчәнлеген җәелдереп җибәргән иде.
Бу вакытта Германия археология институтының, Вена университеты археология җәмгыятенең, Венгрия этнография җәмгыятенең, Финляндия археология җәмгыятенен, Төркиядәге берничә җәмгыятьнең әгьзасы, ЮНЕСКОның ачык һавадагы музейлар бүлеге җитәкчесе профессор Хәмит Зөбәер Кошай Истанбулның атаклы Топ-Капы музеенда баш сакчы вазифаларын үти иде.
Бу вакытта Идел буе халыклары өчен гаять кыйммәтле документларны табып, бастырып чыгарган, тарихи чыганакларның белгече профессор Әкъдәс Нигъмәт-Курат Әнкара университетында лекцияләр укый иде.
Бу вакытта тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе профессор Йосыф Акчура Төрек Тарих Жәмгыятенең рәисе хезмәтен башкара иде.
Бу вакытта Гаяз Исхакыйның кызы профессор Сәгадәт ханым Чагатай Әнкара университетында дәресләр бирә иде.

Йосыф Акчура (1876-1935)

Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗанов
«Мирас». – 1992. – №5. – Б.114-117.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала