Сәнгати мирас Уку өчен 2 минут

Курчакларда – тарих чалымнары

Казаныбызда беренче тапкыр «Россия халыкларының традицион костюмнары» исемле Бөтенроссия фестивале булып узды. Дизайнер, рәссамнар берничә көн буе фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясап, коллекцияләрен халыкка күрсәтеп, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып мәйханә килде.

Рәссам Альбина Нуретдинова. /Фотолар – А.Нуретдинованың шәхси архивыннан.
Рәссам Альбина Нуретдинова. /Фотолар – А.Нуретдинованың шәхси архивыннан.

Иҗат эшләрен төрле номинацияләр буенча бәяләделәр. Фестивальдә «Традицион киемле курчак» төрендә I дәрәҗә диплом яулаган Альбина Сәмит кызы НУРЕТДИНОВАның иҗаты белән таныштырабыз.

XIX гасыр – XX йөз башында татар халкының төрле этник төркемнәре нинди кием кигән булса, Альбина Нуретдинованың курчаклары шундый күлмәкләрдән тәкъдим ителде. Тәрәзәгә карап иҗат ителгән костюмнар түгел ул. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең Идел буе, Уралның татарлар күпләп яшәгән төбәкләренә экспедициягә баргач күреп кайткан материаллар буенча башкарылган. Кул остасы костюмнар комплексын институтның өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева җитәкчелегендә иҗат иткән. Курчаклар тупланмасын ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы «Таткультресурсүзәк» эшләткән.

Альбина Нуретдинова, «Россия халыкларының традицион костюмнары» Бөтенроссия фестивалендә XIX гасыр – XX йөз башында татар халкының төрле этник төркемнәре киемнәреннән курчаклар тәкъдим итеп, «Традицион киемле курчак» номинациясендә I дәрәҗә диплом яулады.
Альбина Нуретдинова, «Россия халыкларының традицион костюмнары» Бөтенроссия фестивалендә XIX гасыр – XX йөз башында татар халкының төрле этник төркемнәре киемнәреннән курчаклар тәкъдим итеп, «Традицион киемле курчак» номинациясендә I дәрәҗә диплом яулады.

Альбина Нуретдинова курчакларында татар хатын-кыз костюмы бай булып күз алдыбызда җанлана. Тәңкәләр, сәйлән бөртекләре белән бизәлгән нәни генә изүләренә хәйран калырлык. Кызылга ак бизәкләр төшерелгән «Француз яулык» турында барыбыз да белә. 1812 елда Наполеонны җиңгәч яугирләребез аларны хатыннары, сөйгәннәре, әнкәйләренә бүләккә алып кайткан, имеш. Исеме дә шуннан килә, диләр. Альбина Нуретдинова курчаклары өчен нәни «Француз яулык» булдырган. Моның өчен махсус басып бизәк төшерү өчен штамп ясаткан. Бизәге дә шул ук – әбиләребезнең «Француз яулыгы»ндагыча. Курчакларга карап татар халкының гамәли-бизәү сәнгатен танып белергә мөмкин. Аның төрләреннән берсе – тамбур (элмәле чигү). Тамбур белән итәк, алъяпкыч очларын, күлмәк җиңнәрен, күкрәкчәләр, калфаклар, шулай ук сөлге, чаршауларны бизәкли торган булганнар. Альбинаның мәдәниятебезгә тирән мәхәббәте әнә шулай курчаклар аша чагыла, татар халкының бай мирасын яңа буынга күрсәтергә тели ул. Үзе ул – күпләгән курчак бәйге-фестивальләренең лауреаты. Шуның өстенә Альбина Нуретдинова иҗат студиясендә шөгыльләнүче балаларның курчаклары да Мәскәүнең «Манеж» күргәзмәләр залында оештырылган дәрәҗәле күргәзмә-бәйгеләрдә җиңү яулаган.

Казанда тәүге тапкыр үткәрелгән бу фестивальнең нинди югары дәрәҗәдә узганын чамалар өчен осталар иҗатын бәяләгән жюридан берничә белгечнең исемен язып үтү җитә. Мәсәлән, Санкт-Петербургтан Россия этнография музееның бүлек җитәкчесе, культурология докторы, Технология һәм дизайн дәүләт университеты профессоры Наталья Калашникова, Себер дәүләт рус халык академия хорының баш рәссам-модельеры, модель агентлыгы җитәкчесе, Парижда рус рәссамнары ассоциациясе әгъзасы Николай Терюхин, Дәүләт Эрмитажының яңа экспонатлар секторы башлыгы, Санкт-Петербург дәүләт технология һәм дизайн университеты доценты Марина Блюмин исемнәрен телгә алсаң да, осталарның нинди иләктән үткәннәре яхшы аңлашыла.

Фестивальнең Гран-при иясе Түбән Новгородтан Ольга Бочарова (сулда), I дәрәҗә диплом иясе Альбина Нуретдинова, II дәрәҗә диплом алган Тула өлкәсеннән Надежда Черкасова, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән Белгород өлкәсе Старый Оскол шәһәреннән Елена Ислентьева.
Фестивальнең Гран-при иясе Түбән Новгородтан Ольга Бочарова (сулда), I дәрәҗә диплом иясе Альбина Нуретдинова, II дәрәҗә диплом алган Тула өлкәсеннән Надежда Черкасова, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән Белгород өлкәсе Старый Оскол шәһәреннән Елена Ислентьева.

Альбина, дәрәҗәле бу чарада катнашып, мәдәниятебезне саклап калу өчен тырышкан осталар белән күрешү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге биргәннәре өчен «Таткультресурсүзәк»нең җитәкчесе Алсу Мифтаховага, аның фән буенча урынбасары Гөлназ Латыйповага һәм галимә Людмила Шкляевага рәхмәт белдерде.

 

«Россия халыкларының традицион костюмнары» фестивалендә Алтай Республикасы һәм Магаданнан Белгород өлкәсе һәм Санкт-Петербургка кадәр барлыгы 24 төбәктән костюм дизайнерлары һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре катнашты. 200 дән артык курчак, 300 данә бизәнү әйбере, 20 костюм комплексы тәкъдим ителде.

  • «Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи