Республикада Уку өчен 1 минут

«Күзлек» балалар театр лабораториясенә йомгак ясалды

Туфан Миңнуллин исемендәге өченче «Күзлек» балалар театр лабораториясе 25 августта Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Күзлек» балалар театр фестивале белән төгәлләнде.

kzn.ru фотосы.
kzn.ru фотосы.

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, лабораториядә, «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре белән беррәттән, «Алмачуар» яшь буын театр фестивале җиңүчеләре һәм Әлмәт, Чаллы, Мәскәү шәһәрләренең театр студияләрендә шөгыльләнүче балалар катнашты. Барлыгы 100гә якын шәкерт 12 көн дәвамында Казан читендә урнашкан балалар лагеренда яшәде. Алар өчен махсус остаханәләр, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләр һәм бәхәс мәйданнары уздырылды. Төп максат – балаларда театр сәнгате аркылы туган телгә, мәдәниятебезгә, әдәбиятыбызга кызыксыну уяту, театр студияләрендә шөгыльләнүче балаларны бергә туплау, кыска вакыт эчендә мәшһүр әдипнең иҗатын өйрәнү һәм аның әсәрләренә театраль эскизлар кую.

Лабораториядә шулай ук чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләр узды. «Апуш» студиясе остазлары Гөлнара Байназарова, Алия Хәмзина, Наилә Закирова – вокал, Миләүшә Гыйльметдинова, Дарина Тимергалина – сәхнә хәрәкәте дәресләре үткәрде.

Быел балалар остазлар белән берлектә, язучы Фатих Әмирханның тууына 140 ел булу уңаеннан, аның иҗаты буенча эскизлар әзерләде. Шулай ук Туфан Миңнуллин иҗаты да читтә калмады, драматургның «Җанкисәккәем» әсәренә аерым тукталдылар, эскизның музыкаль бизәлеше исә композитор, «Апуш»ның якын дусты булган Азат Хөсәеновның истәлегенә багышланды. Шулай итеп, быелгы лаборатория иҗатка өч шәхес күзлеге аша карады.

«Апуш» студиясе җитәкчесе, режиссер, актерлык осталыгы остазы, «Күзлек» лабораториясен оештыручы Алия Фәйзрахманова сүзләренчә, лабораторияне лагерь форматында оештыру отышлы. «Монда үзеңә үзең экспериментлар куя, күптәннән күңелеңдә йөрткән иҗади хыялларыңны тормышка ашыра аласың», – диде ул.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи