Мәдәният Уку өчен 2 минут

Айдар Габдинов: «Чын талант әрсез була алмый»

Татарстанның халык артисты Айдар ГАБДИНОВ – затлы һәм тыйнак җырчыларыбызның берсе. Ул – сүз кешесе түгел, гамәл кешесе, башкалар күрсенгә түгел, милли сәнгатьне саклау һәм үстерү өчен эшли. «Кәефегезне нәрсә кыра?» – дигәнгә, ул: «Татар гаиләсендә балага татар телен өйрәтмәүләре!» – дип җавап бирә.

Айдар Габдинов.
Айдар Габдинов.

Илһам чыганаклары турында сорасаң, «Милләтебезнең алгарышы турындагы кош теле кадәр генә язмадан да күңелем була, тагын да дәртләнеп эшлим», – ди. Татар һәм башкорт халык җырларыннан алып, рус һәм чит ил классик әсәрләрен дә колачлаган киң репертуарга ия көчле тенордан милли музыка сәнгате, сәхнә кануннары турында фикерләрен белештек, борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек.

Татар җыр сәнгатенең хәле

– Татар җыр сәнгатендә сан сыйфат ягына күчте дип әйтергә мөмкин. 2000 елларда сәхнә чуар – бик әйбәт җырлаучылар да, шул ук вакытта карасаң көлке булырлык чыгыш ясаучылар да бар иде. Вакыт иләгеннән үтә алмаганнар коелып калды. Җыр сәнгатендә эстрада алга чыкты, бу исә классик әсәрләрне беркадәр арткы планга күчерде. Дөрес, алар да башкарыла, әмма әллә нигә бер, бездә болар да бар дип күрсәтү өчен генә кебек, – дип фикерләре белән уртаклашты Айдар Габдинов. – Теләгем: композиторларыбыз иҗатына багышланган, халык җәүһәрләреннән торган концертлар даими булсын иде, радио-телевидениедән дә еш яңгырасын иде.

Бүген тагын бер күренеш күзгә нык ташлана: эстрадада һаман бер үк җырчылар белән эшлиләр. Бездә җырчылар бик күп, ләкин еш кына нәкъ менә моңлы, матур тавышка ия җырчылар читтә кала. Талантлы җырчыларның һәммәсенә дә игътибар булсын иде. Ә сәхнә үренә менгәч, артистлар алдашмасын, «плүс»кә авыз ачып басып тормасын иде инде. Бу җәһәттән хәзер җиһазлар да камилләште, артистлар да шактый шомарды. Кайвакыт хәтта профессональ җырчылар да кемнең сәхнәдә тере тавышка җырлаганын, кайсының авыз ачып торганын аера алмый башлады. Кайберәүләр тамашачы каршында чыгыш ясаганда үзе җырлагандай кылана да, куплет тәмамлангач: «Ай-һай!» – дип кычкырып куя. Шуннан соң тамашачы аны чыннан да үзе җырлый икән дип уйлый. Күплетлар арасында залга мөрәҗәгать итеп: «Бергәләп җырлыйк!» – дип, «күзгә төтен җибәрүчеләр» дә шактый.

Зилә һәм Айдар Габдиновларның кызлары Айсылу да музыкаль сәнгать юлын сайлаган. /Фотолар – А.Габдиновның шәхси архивыннан.
Зилә һәм Айдар Габдиновларның кызлары Айсылу да музыкаль сәнгать юлын сайлаган. /Фото – А.Габдиновның шәхси архивыннан.

Бүгенге тамашачы классик әсәрләргә әзерме?

– Без – сәнгатьнең халыкны әйдәп баруына инанган буын. Ә хәзер киресенчә, сәнгать халык артыннан иярә кебек. Менә шуңа да, киң катлау тамашачы классик әсәр тыңламый дигән фикер еш ишетелә башлады. Моңа каршы торуның рецепты бер генә: халык артыннан иярмәскә, тамашачыны тәрбияләргә кирәк! Элек шулай иде. Ул чакта радио һәм телевидение, матбугат та шушы юнәлештә эшләде. Профессиональ дәрәҗәдә башкарылган музыкаль әсәрләр даими рәвештә яңгырап торса, нәтиҗә озак көттермәс иде. Классик әсәрләргә корылган концертның режиссурасы, сәхнәсе, артистлары затлы булса, нишләп әле аңа халык йөрмәсен ди?! «Ярамаган тагын сезгә...» дигән принцип белән эшләнсә, билгеле инде, тамашачыны андый концертка җәлеп итеп булмый. Кайчак уртакул концертларга да шуның кадәр реклама акциясе оештырыла, билетларын өеңә генә китереп бирмиләр инде. Классикага да шундый мөнәсәбәт кирәк. Ул бит мәдәният, җыр сәнгатенең һәм тәрбиянең нигезе.

Сәхнә тыйнакларны ярата/яратмый

– Ата-бабалардан килгән тәрбия традицияләренең һәм дини тәрбия нигезендә дә тыйнаклык ята. Нинди генә һөнәр иясе булсаң да, тыйнаклыкны югалтырга ярамый. Әмма хәзер тыйнак булу модада түгел бугай. Тыйнаклыкны аңлап та бетермиләр хәзер. Ә бит кайчак сәхнәгә чыккан кешеләрнең кыланмышларына карыйсың да, оят булып китә. Бүгенге заманда тыйнак булып тормыш алып бару мөмкин түгел дип тә әйтәләр, интернет дигәне дә мин-минлекне үстерә торган корал булып чыкты. Ләкин бу юлдан баруны дәвам итсәк, кая килеп чыгарбыз икән? Тыйнаклык беткән саен тәртип бетә, тәртип беткән илне ни көтә?

Бер олы яшьтәге сәнгатькәребез эстрада концертларын карагач: «Ыштаннарын салып болгыйсылары гына калды», – дип, бик борчылып чыга иде. Эстраданы кискен тәнкыйтьлисем килми: эзләнсеннәр, ялгышсыннар, төрлечә эшләп карасыннар, ләкин чама хисен югалтмасыннар иде.

Шәхес кадере

– Шәхес кадере дигәндә, заманга яраклаша алмаган шәхесләр күз алдына килә. Андыйлар совет чорында да булган, хәзер дә бар. Аның сере гади: чын талант әрсез була алмый, шуңа мактаулы исемнәрне, кадер-хөрмәт тә күрми. Ә әрсезе сәхнәгә дә менә, кирәк икән, маркетинг белән дә шөгыльләнә, кирәк дисәләр, мәктәпкә кытай телен өйрәтергә барырга мөмкин. Кайда үзенә отышлы дип таба, ул шунда. Бик моңсу күренеш, әмма хакыйкать шундый, чөнки бу дөнья камил түгел һәм була да алмый.

Айдар Габдинов кызы Айсылу белән. Фото – А.Габдиновның шәхси архивыннан.
Айдар Габдинов кызы Айсылу белән. Фото – А.Габдиновның шәхси архивыннан.

Сәхнә һәм гаилә

– Артист сәхнә белән гаилә арасында кайсысын сайларга тиеш? Бу һәр кешенең үзеннән тора. Мин бервакытта да гаиләгә зыян китереп сәхнәне сайламадым. Бу мәсьәләдә ир кешегә җиңелрәктер, хатын-кызга күпкә авыррак: ире таләбенә буйсынып сәхнәдән китүчеләр дә, яки киресенчә сәхнәне сайлаучылар да шактый. Безнең гаиләдә бу мәсьәлә кискен тормады, үзара аңлашып яшәдек. Хәләл җефетем Зилә профессиямә хөрмәт белән карады, өйгә соң кайткан чаклар да булды, әмма бервакытта да аңардан салкын караш сизмәдем.

Гаиләне сайларга кирәк, дип киңәш итәм мин яшьләргә. Дөрес, гаилә, балалар кечкенә дип, профессияңдә кайбер үрләрне алып бетерә алмаска да мөмкинсең. Әмма соңыннан сиңа дигәне барыбер насыйп була. Гаилә һәм тәрбияне сайлаган кеше ялгышмый.

Фото – А.Габдиновның шәхси архивыннан.
Фото – А.Габдиновның шәхси архивыннан.

Габдиновларның тормыш принциплары

– Без бик бәхетле әти-әни һәм хәзер инде бәхетле дәү әти белән дәү әни. Өч бала тәрбияләдек, алар туган телебез, гореф-гадәтләребезне белеп үсте. Өчесе дә өч телдә: татарча, русча, инглизчә сөйләшә, гаиләдә исә дәүләт теле – татар теле булганга, татарча аралашабыз. Кызыбыз Айсылу сәнгать юлын сайлады, ул үз тамашачысын тапкан артист һәм укытучы. Улларыбыз сәнгать юлыннан китмәсә дә, милли мәдәниятебезне якын итә, әдәбиятны белә. Хатыным Зилә белән милли рухлы чын татар гаиләсе булып яшәргә тырыштык. Бу юлда велосипед уйлап табасы түгел, халкыбызның буыннан буынга килгән традицияләренә һәм дини тәрбиягә таянырга кирәк. Безнең бөтен теләгебез – татар гаиләләре күбрәк булсын иде.

  • «Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи