Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Казан ханлыгында хәрби эшчәнлек һәм сугыш кораллары

Алтын Урданың гаскәре һәм кораллары турында сөйләгәндә урта гасыр дәүләтләрендә, беренче чиратта, Җүчи Олысында хәрби эшне оештыруның кайбер гомуми мәсьәләләренә тукталып киткән идек. Алтын Урданың бөтен дәүләт идарәсе тәртибе һәм иҗтимагый тормышы аннан соңгы татар ханлыклары өчен нигез булып калган. Казан ханлыгының хәрби эшләре һәм кораллануының үсеше турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Шуңа күрә гаскәрләрнең төзелеше, гаскәри тәртипләр, хәрби берләшмәләрне оештыру һәм тәэмин итү кебек мәсьәләләр хакында кабатлап сөйләүнең кирәге юк.

XVI гасырда Хан сарае күренеше. Н.Ф.Калинин реконструкциясе.
XVI гасырда Хан сарае күренеше. Н.Ф.Калинин реконструкциясе.

*

Укчы сакчылар тирә-якны күзәтеп торган

Әлбәттә, Казан ханлыгының хәрби эшләре Алтын Урданы кабатлау гына булмаган. Ул үзенә Идел буе Болгар дәүләтенең һәм урта гасыр башларында Урта Иделдә яшәгән кайбер бүтән берләшмәләрнең хәрби сәнгатеннән дә күпнәрсәләр алган. Бу бигрәк тә Болгар илендәге һәм Казан ханлыгындагы һөҗүмнән саклану ныгытмаларының шактый охшашлыгында чагыла. Дөрес, Казан ханлыгы шәһәрләре Болгар шәһәрләреннән ачык булулары белән аерылып торган. Сәяси үзәкләр генә, ягъни шәһәрләрнең кремльләре генә (соңгы чордагы Казанны исәпләмәгәндә) ныгытмалар белән әйләндереп алынган, ә шәһәрнең төп өлеше, ягъни халык яши торган бистәсе ачык калдырылган, курасы, ягъни тышкы дивары булмаган.

Шунысын да әйтергә кирәк: Көнчыгыш Европаның төньягында – Идел Болгарында, Рус дәүләтендә һәм Казан ханлыгында шәһәрләрнең, феодаль кирмәннәрнең һәм хәрби кальгаларның ныгытмалары бер төрдәрәк эшләнгән. Бу охшашлык табигый шартларның бертөрлелегенә һәм әлеге төньяк җирләр өчен төп төзү материалы буларак агач куллануга да бәйле.

Әйдәгез, шул борынгы ныгытмаларны күз алдына китереп карыйк. Менә шәһәр, дөресрәге, аның кремле, ике рәт җир өеме арасындагы чокыр белән әйләндереп алынган, эчкәреге өем өстенә юан бүрәнәләрне ике рәтле койма итеп бурап күтәргән кура торгызылган, ике койма арасына вак таш, кирпеч, яндырылган балчык, ком төеп тутырылган. Өемнең борылмаларында, бер-берсенә аткан ук барып җитәрлек ара калдырып, шундый ук бүрәнәләрдән машлар күтәрелгән. Ә шәһәргә керү урынында, өем тукталган җирдә, кораллы сакчылар күзәтүендәге куәтле капкалар эшләнгән. Машлар өстендә дә, стена уемнарында да тәрәзәләрдән («бойница»лар) укчы сакчылар тирә-якны күзәтеп торган. Тышкы өем өстенә очланган бүрәнәләрне бер-берсенә терәп, югары каратып утыртып чыкканнар. Бу корылмаларның барысы өчен дә имән, сирәк очракларда гына нарат файдаланылган.

Урта Иделнең ул чордагы шәһәрләрендә, шул исәптән, Казан артының бераз соңгырак шәһәрләрендә дә – Иске Казанда, Арчада, Чаллыда хәрби корылмалар тулаем менә шундыйрак булган. Агач кура-капкалары хәзергә кадәр сакланмаса да, аларның җир өемнәре һәм чокырлары-урлары күп урыннарда казып тикшерелде.

Татарларда хәрби-инженерлык эше югары булган

Казан ныгытмаларының да шундый булуына бернинди дә шик юк. Шәһәрнең татарлар чорындагы куралары 1552 елгы сугыштан соң тәмам җимерелеп бетсәләр дә, тарихи чыганаклар аларны күзалларлык дәлилләр бирәләр. «Казан каласы, – дип яза «Казан тарихы»ның авторы, – бик тә нык, куәтле, ул ике елга – Казан суы һәм Болак елгасы арасындагы биек тауга утырган, биек һәм юан имән бүрәнәләрдән өелгән җиде стена белән уратып алынган; стеналар эченә аралаштырып ком һәм таш тутырылган». Елъязмаларда Казан корылмаларын еш кына шулай тасвирлыйлар. «Җиде стена» дигәнне җиде рәтле стена дип түгел, ә зур капкалар арасындагы стена өлешләре дип күз алдына китерергә кирәк.

**

«Казанны саклаучылар». Рем Шәмсетдинов рәсеме.
«Казанны саклаучылар». Рем Шәмсетдинов рәсеме.

Казанның ныгытмалары шәһәргә килү юлы ачыграк булган урыннарда аеруча нык итеп эшләнгән. Мәсәлән, Казанга киң фронт белән килергә мөмкин булган Арча кыры ягындагы кураның калынлыгы 7 сажинга (14,91 м) җиткән, ә башка урыннарда 4 сажин (8,52 м) булган; стена алдындагы чокыр 7 сажин тирәнлектә, 3 сажин (6,39 м) киңлектә казылган.

Гомумән, шәһәрнең авыр капкалардан һәм биек манаралардан торган нык имән стенасы XV-XVI гасырларда татарларда хәрби-инженерлык эшенең югары дәрәҗәдә булганлыгын раслый. Мондый ныгытманы гадәти һөҗүм белән генә басып алырга мөмкин булмаган, һәм Иван Грозный воеводаларына, аны шартлату өчен, бик күп дары ташырга туры килгән. Казанны алганнан соң, Мәскәү патшасы мондагы ныгытмаларның шулай нык итеп эшләнелгәнлекләрен исе-акылы китеп карап йөргән. Аеруча калын һәм биек ныгытманы, бигрәк тә Арча кыры ягыннан һәм Болак буйлап сузылганын 1530 елда Сафагәрәй хан боерыгы белән эшләгәннәр. Соңыннан, чыннан да, шул яктан төп һөҗүмнәр ясалган һәм көчле шартлаулар оештырылган.

Башка шәһәрләрнең дә ныгытмалары куәтле булган. Менә 1552 елның сентябрендә Казанга һөҗүм ясар алдыннан рус гаскәре басып алган Арча каласы турында кыскача тасвирлама: «Ул острог Арча дип атала, нык итеп зур кала кебек төзелгән, һәм башнялары, һәм бойницалар бар, һәм анда кеше бик күп, каланы яхшы саклыйлар». Аннары тагын шунысы да әйтелә: рус воеводасы, шәһәрне тиз генә алып булмаячагын күреп (куәтле ныгытмалардан һәм күп халык тупланудан тыш, анда тагын 15 мең сугышчы була), пушкалардан, ут яудыргычлардан атарга боерык биргән. Шулай тупка тотканнан соң гына Арчаны ала алганнар.

Казан артына яуга чыккач, рус полклары татарларның башка ныгытмаларына да барып төртелгәннәр. Рус елъязмачысы шул турыда әйтеп, «алар зур крепостьлар төзегәннәр» дип сокланып куя. Иван Грозный, Казанны алу уңаеннан, Мәскәүдә Изге соборда сөйләгән нотыгында үзенең күп кенә воеводаларын татар калаларына һәм төбәкләренә таратып утыртканлыгын әйтә. Күпме кала булган – анысы күрсәтелми, алай да «Казан тарихы», патшаның шул сүзләрен көчәйтеп, рус гаскәрләре «ун көн эчендә зур һәм кечкенә 30 каланы алдылар» дип раслый. Бу кала һәм крепостьларның калдыклары булган шәһәрлекләрнең беразы гына безнең көннәргә кадәр сакланган. Татарларга киләчәктә көрәшергә мөмкинлек калмасын өчен, күбесе бөтенләй юк ителгән. Соңыннан аларның урыннары сөрелгән яки анда яңа шәһәрләр төзелгән.

Казан ханлыгы гаскәрләренең саны

1552 елгы Казан сугышы турында сөйләгәндә, рус елъязмачылары Казан эчендә төп хәрби көч сыйфатында 30 мең кеше булганлыгын әйтә (моннан кала, Явыш һәм Япанча биләр җитәкчелегендә тагын шулкадәр кеше шәһәрдән тышта хәрәкәт иткән). С.Герберштейн да хан карамагында 30 мең сугышчы булганын язган. Бу, әлбәттә, Иван Грозный походына кадәрге саннар. Татар чыганакларында бу хакта бернинди дә мәгълүмат сакланмаган.

***

Менә шушы саннар соңга таба рус һәм гомумтарих фәненә ныклап кереп киткән. Ләкин, шул вакытлардагы хәлләргә дөрес бәя бирә башласаң, татар сугышчыларының саны турындагы мәгълүматлар шик уята. Безгә мәгълүм булганча, Кырым ханлыгының һәм Нугай Урдасының гаскәрләре 300әр мең кешедән торган. Зур һәм куәтле дәүләт берләшмәсе булган Казан ханлыгы, шул чорның башка татар дәүләтләренә караганда, 10 тапкырга азрак сандагы гаскәр тотканмы? Юк, билгеле! Шуны да искә алырга кирәк: бу гаскәрдә Казан ханлыгына кергән башка халыкларның сугышчылары да булган. Һәрхәлдә, марилар белән чувашларның оста укчылар булулары хакында чыганакларда ачык язылган.

Тагын да килеп, 1506 елда Мөхәммәтәмин хан җитәкчелегендәге Казан гаскәре 100 мең сугышчыдан торган Василий III армиясен кырып салган. Шул ук олы кенәз 1524 елда Казанга 180 меңле гаскәр җибәргән, тик, казанлыларның көчле каршылыгына түзә алмыйча, хурлыкка калып, кире кайтып киткән. Боларның барысын да 30 меңле гаскәр белән генә эшләп буламы?!

Без бу 30 меңне Казан гарнизонындагы сугышчылар саны дип кенә карыйбыз. Моңа ханлыкның җыелма – ополчение гаскәре саны кермәгән. Казанның яңа ханы – күптән түгел генә тәхеткә утырган Ядкәр бу ифрат авыр чорда андый зур гаскәрне җыеп өлгерә алмаган, чөнки Зөя елгасы тамагында рус крепосте төзелү белән бергә, Тау ягы ханлыктан аерылып калган, ә Казан арты Казанга һөҗүм башланыр алдыннан бөтенләе белән яулап алынган. Шулай итеп, ханлыкның башкаласы боҗра эчендә калган. Үз вакытында Ибраһим, Мөхәммәтәмин һәм Сафагәрәй ханнар, Казан җиренең барлык гаскәрләрен бергә туплап, русларның Казанга 1469, 1506, 1524, 1530, 1545 нче еллардагы һөҗүмнәрен кире кайтара алганнар бит.

Татарларның батырлыгына сокланырлык

Татар сугышчыларының батырлыгы һәм гайрәтлелеге башкалардан бер дә калышмаган. Рус коралы һәм рухының бөеклеген пропагандаларга тырышкан рус елъязмалары үзләре дә Мәскәүнең олы кенәзләре белән сугышта татарларның куркусызлыгына сокланырга мәҗбүр булганнар. Бу бигрәк тә югарыда санап кителгән 1506, 1524 һәм 1530 нчы елларда һәм аннан алдагы, мәсәлән, Ибраһим хан идарә иткән чор вакыйгаларын тасвирлаганда ачык күренә. Татар хәрби башлыклары, һөҗүм сугышларында булсын, башка сугыш гамәлләрендә булсын, төрле тапкыр һәм уйланылган хәрәкәтләр ясап, таң калырлык осталыклар күрсәткәннәр.

Шул чордагы татар сугышчысының батырлыгын яхшырак күз алдына китерү өчен, С.Герберштейн язмасына мөрәҗәгать итик: «Кешеләр арасында, башка эшләрдәге кебек үк, сугыш алып барганда да гаять зур төрлелек яши. Нәкъ менә мәскәүле, качып котылудан бүтән бернәрсә турында уйламыйча, тизрәк качу ягын гына карап тора; дошман килеп чыкса яки эләктереп алса, ул каршы торып маташмый. Ә татар, аттан егылып төшсә дә, авыр яраланып коралыннан язса да, һаман куллары, аяклары, тешләре белән, гомумән, күпме булдыра ала – каршы тора, һаман көрәшә».

****

Татар гаскәренең кораллары

Татар гаскәренең кораллары да үз чорына җавап биргән. Аларның төп кораллары: ук һәм җәя, кылыч һәм балта, кистән һәм сөңге, калкан, шишәк һәм көбә күлмәк. Бу коралларның һәм хәрби киемнәрнең күбесе яки аларның калдыклары югарыда саналган шәһәрлекләрне казып тикшерүләр вакытында, кайберләре Казан тирәсендә очраклы рәвештә табылды. Әлеге табылдыклар арасында Казан гаскәр җитәкчесенең көбә күлмәге, башлыгы һәм алтын йөгертелгән калканы, аерым кылыч зур әһәмияткә ия. Алтын Урда чорындагы һәм Казан ханлыгы заманындагы коралларның төрләре турында татар фольклоры әсәрләре һәм рус чыганаклары да кызыклы бай мәгълүмат бирә.

Рус, Көнбатыш Европа һәм татар тарихы чыганакларында казанлыларның утлы ату кораллары – туплары һәм авыр мылтыклары да (пищаль) булганлыгы әйтелә. Рус һәм совет тарихи әдәбиятында Казан ханлыгында андый кораллар булмаган, булса да, татарлар аннан файдалана белмәгәннәр дип күрсәтеп киленде. Бу һич дөрес түгел! Көнчыгыш Европада утлы корал беренче тапкыр нәкъ менә Урта Иделдә – XIV гасырның 70 нче елларында Болгар шәһәрендә кулланылган.

Ләкин ни өчен соң фаҗигале 1552 елда татар туплары гөрселдәмәгән? Беренчедән, шуннан бер ел элек кенә рус кенәзе Серебряный, Сөембикәне әсир иткәндә, Казан дарысының бөтен запасын Мәскәүгә алып киткән була. Икенчедән, шуннан соң җыелган дарыны 1552 елда, Казанны ташлап чыкканда, Иван Грозный боерыгы белән, хыянәтче Шаһгали хан юк иткән. Ул шулай ук Казан тупларының көпшәләренә кургаш койдырган, кыскасы, үзенең Мәскәү хуҗасы ихтыярына буйсынып, Казанның бөтен утлы куәтен юкка чыгарган.

Казан гаскәренең хәрби кораблары да булган. Үз җирләре аша Европаның иң зур елгалары агып үтә торган дәүләтне хәрби флотсыз күз алдына да китереп булмый. Моны тарихи мәгълүматлар да раслый. Әле 1467 елда ук, Касыйм хан руслар булышлыгы белән Казанга яуга килгәндә, Зөя тамагы ягындагы ярда аны зур-зур көймәләргә төяп килгән күпсанлы гаскәре белән Ибраһим хан каршылый. Елъязмада да нәкъ шулай теркәлгән: «Казан татарлары аларга каршы (русларга һәм Касыймга каршы) судноларда килгәннәр һәм суднолардан ярга чыкканнар», «күп суднолар белән килгән Казан татарлары» һ.б. Ике елдан соң исә татарларның хәрби флотилиясе Казан янында Вятка белән Кама буйлап килгән устюглыларны тар-мар китергән. Руслар көч-хәл белән котылганнар: рус елъязмачылары раслаганча, алар, бер суднодан икенчесенә сикерә-сикерә, ярга чыгып качкан.

Гомумән, татар хәрби корабларын шуннан соң да рус гаскәрләренә каршы барлык сугышларда да диярлек кулланганнар. Әмма саклану корылмалары шулай югары дәрәҗәдә итеп төзелгән, гаскәрләре яхшы коралланган, талантлы гаскәр башлыклары һәм, шулар өстенә, көчле хәрби флотилиясе дә булуга карамастан, ахыр чиктә татарлар җиңелгән, һәм Казан ханлыгы яшәүдән туктаган.

*****

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи