«Алар тормышка башкача карый, якты дөньяның ямен бездән күбрәк күрә! Менә шул сыйфатларыннан бераз көнләшеп тә куям», – дигән сүзләрне рәссамнар иҗаты турында фикер алышканда еш ишетергә туры килә. Илебез һәм республикабызның горурлыгы булган рәссам-импрессионист Александр Шадринның гүзәл картиналарына карасаң, чыннан да әлеге фикер белән ризалашмый мөмкин түгел. Александр Шадринның иҗаты турында сөйләгәндә, аның портретлар остасы булуын әйтергә кирәк. Шулай да бүген без аның шәһәр пейзажларына тукталабыз.
*
– Александр, сүзне тормыш һәм иҗат юлындагы уңышларыгыздан башлыйк әле.
– Мин 1968 елның 22 гыйнварында Волгоград шәһәрендә туганмын. Әмма кала һавасы миңа килешмәде – күпкатлы йортлар арасында яшәү кызык түгел иде. Берсендә, миңа өч яшь ярым булгандыр, кулыма күмәч тотып, дөнья буйлап сәяхәткә чыгып киттем... Бара торгач су тулы зур канау янында туктадым. Суда кечкенә балыкларны күреп, кулдагы күмәчем беткәнче аларны ашаттым. Эңгер-меңгер төшә, кояш сүрелә башлаганда милиционерларга ияреп әнием килеп җитте, ул үксеп елый иде…
Дүрт яшемдә яраткан әбием янына авылга кунакка алып кайттылар: менә кайда җәннәт! Йөгер, уйна, шаяр – иркенлек! Бу – балачакның иң бәхетле мизгелләре булгандыр. Мәктәпкә барыр чак җиткәч, мин әти-әнигә алар белән яшәргә теләмәвемне, әби янына кайтып, авыл мәктәбендә укыячагымны белдердем. Алар каршы килмәде. Минем ирек сөйгән җаныма мәктәптә уку бик үк ошады дип әйтә алмыйм... Шулай да дәресләрдән соң табигать кочагына чыгу мөмкинлеге үзе зур бәхет иде! Тик тормышта миңа бик иртә олыгаерга туры килде: унбер яшемдә – әнине, унике яшемдә әбине мәңгегә югалттым…
Төшләр күрдем, Күктәге ниндидер игелекле затлар мине шул төшләр аша тәрбияләде. Нәрсәгә өйрәттеләр? Әлбәттә, яхшылыкка.
Мин киләчәктә рәссам булачагымны тоя-белә идем. Мәсәлән, әле балачакта берәр журнал битендә бастырылган картина репродукциясен күрсәм, күңелемне ниндидер дулкынлану биләп ала, минем дә мондыйны ясаганым булды, кирәк икән хәзер дә ясый алам, бераз искә төшерергә, өйрәнергә генә кирәк, дигән уй килә иде. Үсеп җиткәч рәсем сәнгате серләренә төшенү, белем туплау өчен шул юнәлештә укырга кердем.
...2003 елда Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлекләренә кабул ителдем. 2012 елда Россия Сәнгать академиясенең көмеш медаленә, академик сынлы сәнгатьтәге пластика дәрәҗәләре өчен бирелә торган Н.И.Фешин исемендәге премиясенә лаек булдым. Заманча сәнгать өлкәсендә уздырылган күп конкурста җиңдем. Әсәрләрем дәүләт музейларында, башка илләрдәге хосусый коллекцияләрдә саклана. 2012 елда «Урал» дип аталган картинамны Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Трутнев сатып алды. Ни гаҗәп, әлеге «Урал» өчен образ эзләгәндә таныш рәссам министрлыкларның берсен җитәкләгән Юрий Трутневның йөзенә карап ясарга киңәш иткән иде.
**
2023 елда бер картинамны Истанбул мэры Муаммер Кескин сатып алды. Шушы үткән елларда бихисап картиналар иҗат иттем. Араларында портретлар, пейзажлар, тематик әсәрләр дә бар. Республика, төбәкара, халыкара күргәзмәләрдә катнашып торам. Иҗатыма карата бигрәк тә башка осталарның бәяләмәсен белү-ишетү мөһим. Әйтик, Төркиядә күргәзмә үткәргәндә танылган бер төрек рәссамы киләсен дә хәбәр иттеләр. Ул күргәзмә залындагы картиналарымны карап чыкты да, яныма килеп, бер сүз дә әйтмичә кочаклап елады. Иҗатымны ошатты, димәк. Минем дә күңелем тулды. Чын рәссамнар бер-берсен сүзсез дә аңлый дип уйлыйм.
– Узган елларга әйләнеп кайтыйк әле. Балачакта бер көн дә сәнгать мәктәбендә белем алмагач, сезгә Удмурт дәүләт уни верситетының нәкышь бүлегенә укырга керү җиңел булмагандыр? Иҗат юлыгызның башында нинди юнәлешләр, нинди темалар белән кызыксындыгыз?
– Юк, авыр булмады. Мин университетның сәнгать факультетында, аннары илнең Сәнгать академиясе карамагындагы Казан иҗат остаханәсендә дә яхшы укыдым. Берара авангардизм белән мавыктым. Аннары график булып танылдым. Шуннан соң гыны майлы буяулар белән картиналар язарга карар кылдым һәм сынлы сәнгатьтә үзем өчен бер юнәлеш уйлап таптым. Аны перцептуаль (ягъни образлыхиссиятле) сәнгать юнәлеше дип атадым.
Минемчә, теләсә кайсы рәссам үзе хакында яза. Рәссам нинди булса, картиналары да шундый. Картиналарым – үз карашларым нәтиҗәсендә туган бер төр камиллек. Шул үз юнәлешемне бүгенгәчә дәвам итәм. Элек осталык дәресләре дә үткәрә идем, соңрак бу өстәмә шөгыльдән туктадым.
Егерме биш яшемә кадәр сынлы сәнгать тарихын һәм осталыгын илһамланып өйрәндем. Иҗатта ниндидер яңалык эзләп табасым килде. Тәҗрибә арты тәҗрибә үткәрдем, берәр нәтиҗәгә ирешер өчен тәүлекләр буе күзгә йокы кермәгән чаклар булды. Төшләргә кергән идеяләрне киндергә төшерү өчен таң атканын көтмәдем. Ләкин яңа картинам язылып бетүгә тагы күңел төшә, газапланып, янә эзләнергә тотына идем. Шулай 8 ел гомерем үтте. Моның аңлатмасы да булган инде: мин бит үз җанымны, аның халәтен өйрәнмәгәнмен. Рәссамга әүвәл үзүзен яхшы өйрәнергә кирәк. Нәтиҗәм шул: бүгенге көнгә инде барлыгы дүрт меңнән артык картина яздым. Һәрберсен йөрәгем аша үткәрдем. Илһам ташып торганда гына бөтен әйтәсе фикереңне әсәрең аша халыкка җиткерә аласың.
***
Картиналарда җаннарны баланска китерерлек сихәт көче була. Минем бер әсәрем «Исәнме, Кояш!» дип атала. Киндердәге кыз образын табигатьтә яз җитеп килгән мәлдә чагылдырган идем. Кыз күзләрен йомып, Кояшка йөзе белән борылган килеш басып тора. Менә шушы картина алдында торганда күпләрнең күзләре яшьләнә. «Ник елыйсыз?» – дип сорыйм. «Аңлата да алмыйбыз», – диләр. Димәк, аның тәэсир итү көче бар. Бу картинам үземә дә бик ошый. Аны беркайчан да сатмаячакмын. Кайчак көчле картиналарны сатмау яхшырак, чөнки син аларга карыйсың да, болардан калышмаслык итеп ясарга кирәклеген аңлыйсың.
Иҗатымның төп идеясе – Җир-Ана белән генетик бәйләнешне эзләү. Без бит ни өчендер нәкъ шушы илдә туган... Нәсел тарихы аша үзеңне табу, тамырларыңны барлау... Ә бит кайчандыр мине белем бирергә Франциягә чакырганнар иде, ләкин мин баш тарттым, чөнки үз ватанымда, Казанда яшисем килә. Лилия белән бергәләп илебез шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгам, музейларга керәм.
– Сезнең картиналарда якты көн хозурлыгы патшалык итә…
– Чөнки кечкенәдән Кояшка гашыйкмын! Ул – минем илһам чыганагы. Кайчандыр мине «Кояшка гимн җырлаучы рәссам» дип тә атыйлар иде. Җылы һәм якты Кояш нурларының бар тирәлекне үзгәртү көченә сокланам. Бервакыт төш күрдем. Шул төштә миңа: «Син тирә-юньнән бары яктылык һәм шатлык эзлисең. Тапсаң – сөенәсең, тапмасаң – көенәсең. Шуңа күрә һәрдаим соклану белән күңелсезләнү хисләре дулкынында тибрәләсең. Эчке тынычлык халәтенә килеп җитә алмыйсың. Ләкин син шушы матур Җирне күрүең белән бәйле уйдан гына да бәхетле булырга тиеш. Тормышның һәр мизгеленә сокланырга өйрән», – дигән сүзләр яңгырады. Шуннан бирле мин Җирдәге матурлыкка таянам, аны һәрнәрсәдә күрәм. Тормышка, Кояш нурларына мөкиббән китүем – иҗатымның мәгънәсе.
Темаларны бары тик үзем генә сайлыйм. Күңелемә милли тема бик якын. Идел буе халыкларының тарихы, этнографиясе, костюм үзенчәлекләре һәм үзара милли бәйләнешләре картиналарымда еш чагылыш таба. Милли дуслык гаиләбез аша да барлана: әбиемдә башкорт геннары бар иде, әтием һәм аның ир туганнары татар телен өйрәнде һәм татарча һәрчак бик теләп сөйләште. Үземнең хәләл җефетем дә татар кызы. Лилия иҗатымны, уй-фикерләремне тулысынча кабул итә торган, үзе дә булдыклы гамәли сәнгать остасы, талантлы һәм игелекле зат. Безне чиксез иҗади мохит, рухи омтылышларыбыз берләштерә. Җәйләрен матур чәчәкләргә күмелгән бакчабыз Җирдәге җәннәткә охшый. Кайчак андагы чәчәкләрне дә сурәтлим. Күптән инде тагы бер төш күргән идем, андагы тавыш миңа: «Рәхимлек Иясенең чәчәкләрен яса, моның файдасы күбрәк булыр...» – диде.
– Иҗат иткәндә медитация халәтендә буласызмы?
– Әйе. Мондый халәткә кереп яза алу тәҗрибәсенә күптән төшендем. Моңа махсус сулыш алу күнегүләре дә ярдәм итә. Кайбер рәссамнарның шундый халәттә иҗат итүе мәгълүм.
****
– Сез бит әле хикәяләр дә язасыз…
– Хикәяләремне бернигә өмет итмичә генә интернетка чыгарган идем, укучылар ошатты. Аларның уңай бәяләмәләренә куандым, әлбәттә, әмма үземне биниһая зур язучылык талантына ия дип санамыйм.
Гомумән, үзем турында шуны әйтер идем: рәссамлыкны дан-шөһрәт казану, матди байлыкка ия булу өчен сайламадым. Сынлы сәнгать миңа үз җанымны аңлау өчен кирәк булды.
– Александр, ихлас әңгәмә өчен рәхмәт! Иҗатыгыз дәвамлы булсын!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала