Гариб (шигырьләр)

Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани 1886 елның 8 ноябрендә Татарстанның хәзерге Арча районы Ташкичү авылында туа. 1905 елгы революция елларында Әстерханда укыта. «Шәркы рус» газетасында языша, «Туп» журналының фактик редакторы була. 1907 елда ул, Оренбургка күчеп китеп нәшриятта, типографиядә эшли. 1915-1917 елларда исә сатирик «Кармак» журналы чыгара.

 

Мәхмүт Галәү
Мәхмүт Галәү

М. Галәү-Мәрҗанинең иҗаты күпкырлы. Ул – шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, сатирик әсәрләр авторы. 1912 елда исә «Ник язылганнар?» исемле шигырьләр китабы дөнья күргән. Аның «кереш»ендә автор: «Һәрбер татар яшьләрендә әллә нинди бер авыру хөкмен алган «шагыйрь» булу арзусы бу тарихтан бераз гына элек миндә дә бик куәтле булган», – дип яза.

Совет власте елларында М. Галәү-Мәрҗани күренекле романист һәм драматург буларак танылды. Шәхес культы чорында репрессиягә эләгеп, 1938 елның 12 ноябрендә вафат булды.

 

Белмәдем[1]

(«Тәфкиләү» көенә дә ярый)

 

Тордым, үстем, «кеше булдым», үтте гомрем яртысы;

Дөньясында алдашудан башка ягын күрмәдем.

 

Максад, өмид, юл вә мәсләк – һәммәсе бушлык икән;

Бу исемнәр тик коры сүзләр икәнне белмәдем.

 

Алдады дуст-ишләрем һәм алдады күңлем кошы;

Бу «тереклек» үзе бер алдау икән бит – белмәдем.

 

Ялтырап көлгән иде бер көн киләчәк көзгесе,

Көзге – ялган, ингыйкяс[2], алдау икәнен белмәдем.

 

Уку, язу, эшләр эшләү, шау килеп бер «көн күрү»

Бер минутлык алдау-алдану икәнен белмәдем.

 

Гыйш-гашрәт һәм михнәт халийан[3] гадәт булып,

Бар да ялган, бар да күз буяу икәнен белмәдем.

 

Әллә яздым, әллә уйладыммы язарга буны,

Язганым чын яки тик алдау икәнме – белмәдем.

 

Кеше үлгәч кара җиргә күмелер,

Менә шунда гына чынлык күрелер.

 

Гариб[4]

Шатланамын: дустлар, мине күрә алмай,

Изгелекне хыянәткә санасалар,

Күз алдымда үтеп йөреп, дошман күреп,

Кан аралаш яшемә күз салмасалар.

 

Шатланамын яхшы күреп гариблекне,

Фәкыйрьлекне, мескинлекне, мазлумлыкны,

Күк йөзендә ялңыз кисәк болыт кеби

Даимән киңәшчесез ялңызлыкны.

 

Мәгълүм инде: тик гариблек корбанымын,

Шуның өчен һәр зәхмәтне чикмәк булам,

Фида итеп вөҗүдемне[5], бу дөньядан

Һич әсәрсез елдырымдай кичмәк булам.

 

Күңелемә[6]

Кайт, күңел, үз аслыңа, рухани бул – нурани бул!

Сатма кадреңне бикяргә[7], бирмә юл дөньясына.

 

Сине сындырмак юлында дөньяның һәрбер эше,

Үртәсеннәр, һич сузылма шул нәфис колгасына.

 

Кил, төзәт, кызган үзеңне вакыт узып сынмас борын,

Иҗтиһад ит, сынма бер кат, батма кан дәрьясына.

 

Саф икәнсең әлмисак көн[8] – холыгың да саф икән,

Кайтма инде тапланып ул бер Ходай дәргяһына.

 

Бел: нигә килдең җиһанга – бу фәсад[9] базарына,

Калсын эзең – таш хәзерлә мәңгелек бинасына.

 

Бервакыт бу «тән» исемле кабыгыңның мәркаден[10],

Юк дигәндә, телгә алсыннар карап буш ташына.

 

Зөфәр Рәмиев
Зөфәр Рәмиев

«ХХ гасыр башы татар лирик шигърияте» исемле бу антология моннан биш-алты еллар элек Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының кулъязмалар һәм текстология бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Рәми тарафыннан төзелеп басарга тәкъдим ителгән була. Ләкин заманалар кискен үзгәреп, китап чыгару эшләре кыенлашып китү сәбәпле, ул, кызганычка каршы, һаман да әле якты дөньяга чыга алмый.

Искәрмәләр:


[1] Белмәдем. «Вакыт» газетасының 1910 елгы 24 июнь (634 нче) санында «Мәхмүт әл-Мәрҗани» имзасы белән басылган. «Ник язылганнар?» китабында бар. Текст шуннан алынды.

[2] Ингыйкяс – чагылдыру, кире кайтару. Монда: чын түгел.

[3] Халийан – буш.

[4] «Шура» журналының 1909 елгы 16 нчы (15 август) санында «Мәхмүт әл-Мәрҗани» имзасы белән басылган, Казаннан җибәрелгәнлеге әйтелгән. «Ник язылганнар?» китабында бар. Текст шуннан алынды.

[5] Вөҗүдемне – гәүдәмне, яшәешемне.

[6] Күңелемә. «Вакыт» газетасының 1910 елгы 3 июль (637 нче) санында «Мәхмүт Мәрҗани» имзасы белән басылган. «Ник язылганнар?» китабында бар. Текст шуннан алынды.

[7] Бикяргә – юкка-барга.

[8] Әлмисак көн – яратылган көн.

[9] Фәсад – бозыклык.

[10] Мәркаден – каберен.

«Мирас». – 1998. – №5. – Б.20-22. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи