К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов 16 ноябрьдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, 17 ноябрьдә үзе күп еллар хезмәт куйган театрда аның иҗат кичәсе булды.
Сүзебезне күренекле артистның әти-әнисенә рәхмәт укып башлыйк. Назыйм ага Бөек Ватан сугышыннан авыр яраланып кайтып, гомере буе туган авылында баш бухгалтер булып эшләгән, Әнвәрә апа фидакярләрчә колхозда хезмәт куйган. Бер-берсен яратып кавышып, матур гаилә корган шушы ике мөхтәрәм зат үз вакытында шәһәр рәхәтлекләренә кызыгып Мөслим районындагы Түбән Табын авылыннан чыгып киткән булса, татар халкы Зөфәр Харисов дигән зур артисттан мәхрүм калыр иде. Чөнки бию һөнәрен үзләштерергә мөмкинлекләре булган зуррак шәһәрдә яшәсә, гаиләдәге алты баланың бишенчесе булып туган Зөфәр, һичшиксез, балет сәнгатенә кереп китәр иде. Эзлә син аннары аны чит илләрнең затлы сәхнәләреннән. Әле авылда торып та ул балет артисты булырга хыялланып үсә, «Музыкальная жизнь» журналына язылып, бер санын да калдырмыйча йотлыгып укып бара, Плисецкая, Васильев кебек атаклы балет осталарының иҗатын өйрәнә һәм, кеше күрмәгәндә генә, көзге алдында бию хәрәкәтләрен кабатлый. Күрәсең, Түбән Табынның гүзәл табигате, Ык буеның карлыган, бөрлегән, шомыртлар үскән сихри әрәмәлекләре шушы үсмердә матурлыкка соклану хисе тәрбияләгәндер, аның ихлас күңеленә күкләрдән нур төшкәндер. Бала чагында балет белән җенләнүе турында Зөфәрнең беркемгә дә әйткәне булмаган, күп еллар үткәч, Татарстан радиосы тыңлаучыларына серен ачты ул.
Артистның юбилее уңаеннан Татарстан радиосында аның иҗатына багышланган зур тапшыру әзерләнде. Шулай да без газета укучылары игътибарына моннан 10 ел элек эфирга бирелгән икенче бер әңгәмәне тәкъдим итәргә булдык. Башта фондыбызда саклана торган шушы язманы, аннары тапшыруның яңасын тыңлап, үткән еллар эчендә иҗатчының үсеш динамикасын күз алдына китерергә мөмкинлек булыр, дип уйлаштык.
Зөфәр Харисов: «Казаннан, үз театрымнан башка миңа бернәрсә дә кирәк түгел иде»
– Зөфәр, мәктәп елларында алдырган «Музыкальная жизнь» журналларының язмышы ничек булып бетте?
– Кызганыч, аларны саклау башка килмәгән. Аның каравы, мин Казанга укырга киткәч, энекәшем макулатурага тапшырып, беренче урын алган, линейкада бөтен мәктәп алдында мактаганнар, грамота белән бүләкләгәннәр үзен.
– Без синең бик тә хисчән, нечкә күңелле кеше икәнеңне беләбез, ләкин Зөфәр шигырь язадыр дип уйлаганыбыз да юк иде.
– Шигырь язам дип кычкырып әйтү дөрес булмас, мөгаен. Яшьрәк чакта языла иде инде, кызларга багышлап, җавапсыз мәхәббәтләр турында... Ә соңгы вакытта туган як, кендек каны тамган изге туфрак, туган авыл ныграк уйландыра, каләм шул тарафларга тартыла.
– Зөфәр, каныңда ниндидер бер затлылык сизелеп тора, бабаларың кем булган?
– Харис бабамның мулла булуын беләм.
– Шулайдыр дип уйлаган идем аны, син бит үзең дә дин әһеленә охшагансың. Бервакыт, сәхнәдән җырлаганыңны тыңлаганда, бу кеше мәчет манарасыннан азан әйтсә, аның моңлы-матур тавышы бөтен дөньяга ишетелеп торыр иде, дип күз алдына китереп утырган идем.
– Бирсен Ходай, шундый көннәргә дә җитәргә язсын.
– Димәк, Аллаһы Тәгалә дини тәрбия бирү белән шөгыльләнгән нәселегезнең бер буынына, менә сиңа, артистлык вазифасын йөкләгән.
– Шулай булгандыр ул, мин бит үзем беркайчан да артист булам дип хыялланмадым, ул үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Ходай тарафыннан бирелмәсә, ниндидер институтлар тәмамлап кына артист булып булмый. Ул җанда, тәндә булырга тиеш, чөнки сәхнәгә чыккач, синнән сирпелеп торган энергетика да, табигатьтән бирелгән сәләт тә булырга тиеш. Үзең ышанмаган әйбергә тамашачы да ышанмый бит. Уку кирәк, әлбәттә, шушы эшне камилләштерү өчен, аны системага салу өчен кирәк. Әмма иң зурысы – Ходайдан бирелгән багышлану.
– Авыл малайлары тракторчы, комбайнчы, бәлки кайберләре колхоз рәисе булырга уйлап йөргән бер вакытта син балет артисты булырга хыяллангансың. Балеттан театрга кереп китү ничек булды?
– Элек бит укытучылар коллективы төрле бәйрәмнәр уңаеннан спектакльләр куя иде. Мине малайлар рольләрендә катнаштыра башладылар. Менә шунда карашлар нык кына үзгәреп куйды. Хыяллар Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлар бүлегенә алып килде. Ширияздан Сарымсаковтан сабак алдым. Данлыклы режиссер булудан тыш, ул гаҗәеп кешелекле, чын мәгънәсендәге мөгаллим иде.
– Ширияздан ага шәкертенә, укуын тәмамлагач, театрга юл туры булгандыр кебек тоела.
– Юк. Юллар урау булды. Диплом алгач, Күчмә театрга барып карадым. Спас манарасындагы бер бәләкәй генә бүлмәгә урнашкан булса да, «Кремль театры» дип зурлап йөртәләр иде аны. Директор Сәет абый Шәкүров, режиссер ярдәмчесе итеп алабыз, актерлык штаты юк, бераз эшләгәч урын табылыр, диде. Юк, минем артист буласым килә дип, Әлмәткә киттем. Анда тагын бер мәшһүр кеше, чын мәгънәсендәге күренекле режиссер Гали Хөсәенов ачык йөз белән каршы алды. Бернинди тикшерүсез-нисез, хәтта шигырь дә сөйләтеп карамыйча, эшкә кабул итте. Ул инде минем күземә театрдан башка берни дә күренмәгәнен аңлагандыр. Чираттагы режиссер вазифасында Рөстәм Абдуллаев иде, аңа да бик рәхмәтлемен.
– Безнең тормышта «тәүге адым» дигән төшенчә бар. Беренче тапкыр җиргә тәпи басу, беренче мәхәббәт... Тәүгеләрнең кайберләре үкенечкә кала, кайберләре күңелгә юшкын булып утыра, кайберсе, искә төшкән саен, рәхәтлек бирә…
– Профессиональ театрда беренче адымым Әлмәт театрында булды. Ничә еллар хыялланган мизгел иде бу, аны ничек онытасың?! Үземә бирелгән беренче роль ул – якташым Фоат абый Садриевның «Ач тәрәзәң» спектаклендә тикшерүче Булат роле. Аннары Юныс Әминовның «Очрашырбыз, Гөлсылу»ы булды. Менә шушы ике әсәрдә уйнап кала алдым. Аннары армиягә алдылар. Красноярскида тимер юл-инженер гаскәрләренә барып эләктек. «Татбригада» дип йөрттеләр безне, чөнки 14 татар егете бергә киттек, бергә хезмәт иттек, әле дә аралашып яшибез. Әйтик, бүгенге көндә мөфтияттә баш казый булып торган Җәлил хәзрәт Фазлыев та армиядәге «служагым» булды. Әнә шундый шәп егетләр җыелган иде.
– Казанга кайту ничек булды?
– Курсташым Рафаэль Насыйбуллин белән хат алышып тордык, аның комсомолда эшләгән чагы иде. Кайтышлый ук аңа кердем. Ул мине театрга җитәкләп алып китте. Режиссер Равил ага Тумашев елмаеп каршы алды. 1980 елның декабрендә сынап карадылар, 1981 елның 12 гыйнварында эшли дә башладым.
– Зур балыкка зур су кирәк дип, Казанда калырга булгансыңдыр.
– Мине Казан һәрвакыт үзенә тартты. Бервакыт Чаллыда яңа ачылган театрның директоры, курсташым Гыйлемхан Мөбарәкшин: «Әйдә, монда фатир да алырсың, рольләр дә күп булыр», – дип кыстап караган иде. «Юк, Казанны, шушы театрымны бернәрсәгә дә алыштырмыйм», – дидем. Яшерен-батырын түгел, Күчмә театрда табигый сайланыш кануны көчле иде. Елның сигез ае – гастрольдә, гел юлда үтә, хезмәт хакы да зур түгел, ачлы-туклы яшәү. Мондый шартларга һәркем түзә алмый, бераз эшләүгә, күбесе китеп бара. Моңа түзү өчен театрны барысыннан да өстен күреп ярату кирәк. Яратмаган эшне эшләү яратмаган хатын белән торуга тиң бит ул, яратып торганда гына бөтен авырлыкка да түзәсең. Казаннан башка һәм үз театрымнан башка миңа бернәрсә дә кирәк түгел иде, башка театрга күчеп эшләүне күз алдына да китермәдем.
– Синең режиссер булып чыгарган спектакльләрең дә шактый.
– Үземне зурлап режиссер дип әйтә алмыйм, әмма миндә ул сәләт бар, чөнки мин режиссерлыкка укыдым, һәм нинди режиссерда укыдым! Мин сәхнәдә актерның төп кеше икәнен беләм, чөнки драматургның фикерен артист илтеп җиткерә. Шуңа күрәдер, Аллаһыга шөкер, куйган спектакльләрем уңышлы булды, дип уйлыйм.
– Актер буларак үзеңнең амплуаң тәгаенләнеп җиткән дип уйлыйсыңмы?
– Үземне драматик артист дип беләм, ләкин комедияләрдә дә күп катнашылды. Икесен дә уйный алам, ләкин халык драматик рольләремнән дә кызык эзли нигәдер, анысын аңлата алмыйм инде.
– Җырлы рольләрең дә күп булды.
– Сәхнәгә чыгып бер җыр җырлауга караганда, ике спектакль уйнау җиңелрәк. Җыр ул шулхәтле күп көч сорый. Юк, физик көч тә түгел ул, илһам көче, дип әйтимме. Бик кызык хәл, җырлаганымны белсәләр дә, мине бик соң гына җырлы рольләрдә файдалана башладылар. Мәрхүм Дамир Сираҗиев театрга баш режиссер булып килгәч, Гозәер Гаджибековның «Аршын мал алан» спектаклендә миңа Гаскәр ролен уйнарга туры килде. Шунда мин беренче тапкыр җырчы актер буларак ачылдым. Шуннан соң гел җырлы рольләр бирә башладылар…
Без әле, хөрмәтле укучылар, әңгәмәнең нәни бер өлешен генә тәкъдим иттек. Аның иң кызыклы урыннарын тапшыруның аудиоязмасыннан тыңлый аласыз. Әңгәмә Зөфәр Харисов башкаруындагы җырлар һәм ул катнашкан спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп бара. 16+
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала