Сезнең игътибарга Г. Исхакыйның «Яңа милли юл» журналында басылган публицистик хезмәтләреннән «Татарстанда әдәбият һәм матбугат» дигән мәкаләсен тәкъдим итәбез. Бу хезмәт «Чыңгыз» тәхәллүсе белән мәҗмуганың 1937 елгы 8 нче санында чыга.
*
Совет Татарстанында матбугат вә әдәбият иске заманда уку-язуга өйрәнгән, аз-маз каләм тәҗрибәләре ясагач, үзләренең әдәби көчләре кечкенә, гыйльми хәзерлекләре аз булу аркасында, милли сәхнәдә урын тота алмаулары өчен, милли әдәбият, милли матбугатка каршы күңелләрендә зур бер кинә тоткан кешеләрнең кулында иде[1].
Бу әфәнделәр үзләренең миллият дәверендәге уңышсызлыкларын, китаплары әсәрләренең эшкә ашмавының сәбәпләрен үзләренең хәзерсезлекләрендә, көчсезлекләрендә күрмичә, ул вакыт әдәбият матбугат дөньясының зур эшчеләрнең, боларга игътибар итмәүләрендә, боларны көнләүләрендә дип уйлаганга милли әдәбият, милли матбугатка каршы зур бер дошманлык берлә мәйданга атылдылар вә аны җимерергә керештеләр, шактый озын вакытлар эшләгәннән төрек-татар матбугатының телен тәмамән аңлашылмас бер хәлгә куйдылар.
Әдәбият дип, һичбер халык арасында әдәби кыйммәте булмаган чүп-чарны төрек-татар әдәбияты мәйданына аттылар. Үзләренең мәгънәсез бу әсәрләренең кыйммәтсезлеге, көлкелеге ачык күренмәсен өчен, аларны элекке әдәбиятымыз берлә чагыштырырга имкян булмасын өчен, безнең классик әдәби әсәрләремезне бастырмадылар. Аларның парчаларын хәтта кыйраәт китапларыннан да чыгардылар.
**
Үзен үзе Кызыл Татарстан әдәбиятында ялгыз итеп күрсәтер өчен, мөхәррир Г. Ибраһимов бу юлда бик күп пычраклыклар эшләде. Аның артыннан төрле вак-төяк язучылар шул юлдан хәрәкәт иттеләр. Шулай советлашкан татар матбугаты, татар әдәбияты әүвәлге ун ел эчендә адәм мәсхәрәсе булды да китте.
Боларның кирәк мәгънә ягыннан, кирәк шәкел ягыннан мәсхәрәлеге мәрхүм әдип Ф. Әмирханга «Әдәбият ничек язылмый, матбугат ничек алып барылмый» мәүзугында бик зур материал булып, мәрхүмнең нечкә сатирасында җанланган, үлми торган бик күп әдәби парчаларның тууына сәбәп булган иде.
Менә бу мескенләр[2], маташа-маташа русчадан төрле большевик лыгырдамаларын тәрҗемә итә-итә, халык тарафыннан сүгелә-сүгелә язу техникасына аз-маз өйрәнделәр. Элекке заманның 4-5 нче дәрәҗәдәге язучылар дәрәҗәсенә менә яздылар.
Боларның әдәбият берлә мәшгуль буламыз дип, уйланганлары да бик күп мәгънәсез русча тәрҗемәләр ясап, тормышымызга һичбер уймаган колхоз, совхоз трактор кеби ике бакыр бер тиенлек мәгънәсе булмаган нәрсәләрне басып бастырып, укучының көлүе, мыскыл итүе астында әдәбиятның болай булмавын күрә башладылар.
***
Бер халыкның әдәбияты өчен, шул халыкның үз тормышындан мәүзугъ алыну гына түгел, әсәрдәге фикер, мәгънәнең дә шул халыкның үз тормышы шараите эчендә баруы, укучыга һичбер нәрсәнең, һичбер манзараның чит-ят, чирканыч булмавы кирәк икәнен сизгәли башладылар. Шул юлда каләм тәҗрибәләре ясарга маташтылар.
Ләкин Совет илләрендә, хосусан, милли культурага, милли әдәбиятка караш тәмамән дошманча булганга, совет илләрендәге милли җөмһүриятләр, Сталинның сүзе буенча, «форма ягыннан милли, мәгънә ягыннан социалистчы» булырга тиеш булганга, боларның әдәбиятны халыкчанлаштырырга теләүләре үзеннән-үзе советларның милли сәясәтләренә каршы килү булып чыкты.
Үзеннән-үзе, аларча әйткәндә, контрреволюциончы булып китте. Коммунистларча, милли әдәбият, милли культура чит халыкларны бөтенләй куркытмас, өркетмәс өчен генә, вакытлы рәвештә генә мөсәгадә ителгән (мөмкинлек бирелгән) бер уен гынадыр. Социализмны үтәр өчен бер баскыч кынадыр.
****
кытай шагыйре Эми Сяо, Кәрим Тинчурин. Мәскәү, 1934 ел
Бу көнге совет Русиясе шараитында (шартларында) руслаштыру өчен бер хәйлә коралы гынадыр. Ягъни эченә халыкның үзлеген боза торган, үз мәдәниятен җимерә торган зәһәр тутырылган бер даруның тышыны, халыкка мөлаем булган бер төскә булу гынадыр.
Совет милли җөмһүриятләре, совет милли культурасы дигән сүзләр, большевизмны йоттырыр өчен ясалган капсуллар гынадыр. Ел үтә-үтә күзләре ачыла башлаган совет татар язучылары беренче мәртәбә күзләрен тулы итеп тутырып үзләре яшәгән татар тормышын корулары, күрә белүләре берлә үк совет корылышының ялганына барып бәрелделәр.
Рус коммунистларының төрек-татар халкын алдарга корган хәйләле тозагын кордылар. Болар да форма ягыннан тәмам советчы булып күренеп, әллә никадәр «теге сүзләрне» сөйләп, мәгънә ягыннан тагын социализм язмышы астында халык тормышын төрек-татар халыкның эчке тойгысын кертергә мәҗбүр булдылар.
Акрын гына совет-татар әдәбиятының эченә халыкчанлык, татар халыкчанлыгы керә башлады. Бу халыкчанлык совет шараите эчендә милләтчелек булып китте, шулай итеп милләтче әдәбиятка дошманлыктан башланган бу татар большевик язучылары вәкаигъның (вакыйганың) кушуы буенча, үзләреннән үзләре, үзләре төкереп киткән коедан су эчәргә мәҗбүр булдылар.
Моның милли суы, рус аракысыннан бозылып бетмәгәнләренә бик тәмле төсле тоелды. Гөнаһсыз балалык вакытларын исләренә төшерде, илемезнең мул-бай, гөрләп милли тормыш берлә яшәгән көнләрен җанландырды. Шулай итеп, көн үткән саен совет әдәбияты эченә совет буявына буялган, көн-ай уты берлә советлыктан килгән ят буяулары коелачак, беренче җилдә үк, «теге сүзләре» коелып төшкәч тә, үзлеген, әдәбилеген саклаячак әсәрләр күренә башлады. Халык та боларны укуда ләззәт ала башлады.
Гайни (әһәмиятле) процесс русларда инде күптән дәвам итеп килгәнгә, алар да инде культура сәхәсендә (мәйданында), хосусан, әдәбият, театрда тәмаман руслашып җиткән. Бу русчылык берлә бергә үк, руслыкның бер хассасы (үзенчәлеге) булган башка халыкларга дошманлык, башка халык мәдәниятләрен түбән күрү, аларны җимерү рухын да бергә алып кергән иде.
Нәтиҗәдә, бүгенге совет рус матбугаты, совет рус әдәбияты, Русиядә яшәүче башка халык культураларына каршы һөҗүмчелеккә чыкты. Чит халыкларга да тәдриҗи (эволюцион) рәвештә советларның халыкчанлыгына таба баруын күреп, аларга иске дәвердәге җимерүче советчылыкка садыйк (тугъры) калуны таләп итте.
Хәзерге вакытның советчылыгы мәгънә җәһәтеннән русчылык, рус империализмы булганга гына, ул таләп башка милләт матбугатын, әдәбиятын формада советчы калдырып, эчендә руслаштыру процессы бик зур адымнар берлә алга китә. Алар русларның империалистчы бөтен тарихларын хәзер мөкатдәсләндерәләр (изгеләндерәләр). Рус империализмының киңәюенә, башка халыкларның мәмләкәтләре җимерелүгә сәбәп булган генераллар... министрлар, падишаһларны, ватан каһарманы итеп күрсәтәләр. Рус тарихына карашны тарихчы Эловайскига якынлаштыралар.
Совет рус әдәбиятына, бөтен сыйныф мөҗәдәләсенә (бәхәсенә) бик каты каршы булган, хәтта үзләре кол асраучы булган алпавыт язучыларын, милли байлык итеп совет тормышына кертәләр. Хәтта «Жизнь за царя» операсын ясаган Глинканы да советларның театрына хөрмәтле бер музыкант итеп кабул иттеләр.
*****
Безнең төрек-татар халыкларына килгәндә, шул табигый эволюцияне совет хөкүмәте, совет даирәләре, коммунист партиясе ничек каршылый? Бу сөальгә жавапны руслар берлә төркиләрнең сәяси вә культур тартышларында даими беренче сугыш сафы булган Идел буе төрекләренең әдәбият, матбугат сәхәсендәге беренче әхвәленә күз ташлау җитәчәктер.
Бүген Идел буенда эшләнә торган эшләр иртәгә Кырымда, икенче атнада Кавказда, бер ай соң Төркестанда эшләнәчәктер. Монда менә нишлиләр. Апрель аенда Башкортстан, Татарстанда булып яткан татар-башкорт язучыларының җыелышларында өлкә фирка сәркатипләрнең кысрыклавы берлә ун еллар буе язучылар җәмгыятенең идарәсендә булган совет матбугаты, әдәбиятында зур роль уйнаган бая сөйләп үткән иске коммунист бөтен язучыларны себерке берлә урыннарыннан куып чыгардылар.
Беренче имансыз коммунистлардан – Салих Атнагулов, Гыйлемдар Баембет, Газыйм Касыймов, күптән инде милләтче, халык дошманы итеп игълан ителделәр. Яшьрәк коммунистлардан Гомәр Галине «Совет әдәбияты» мәҗмугасы редакторлыгыннан, Кави Нәҗмине ун ел хезмәт иткән идарәләреннән чыгардылар.
Толымбайны[3] һәм идарәдән, һәм әдәбият мәҗмугасыннан кудылар. Иске коммунист Фатих Сәйфи, Шамил Госмановларны халык дошманы, милләтче дип игълан итеп, бөтен культур сәхәсеннән, урыннарыннан чыгардылар. Боларга ияртеп әллә никадәр вак-тояк язучыны куалар.
Ник? Гаепләре нәрсә? Хафиз Наум дигән бер яшь коммунист әдәбият хакында язган бер китабында, Пушкин рус шагыйре генәдер, минем өчен Мәҗит Гафури Пушкиннан өстенрәк дип язган. Шуның өчен китабын җыйдырып алалар, үзен милләтчелектә гаеплиләр.
Толымбайны үзе дә катышкан «Татарча сүзлек» (лөгат) китабында Гаяз Исхакыйның әсәрләреннән мисаллар алырга ярый дигән өчен, Г. Нигъмәтине кыйрәат (уку) китапларында Гаяз Исхакыйның әдәби әсәрләрендән парчалар алуда зарар юк диюе өчен, культур эш сәхәсеннән куалар.
******
Башкаларның да шундый җәзаларга төшерүче гаепләрендә, милләтчелек исе килү, милләтчеләр дип куылган большевиклар берлә мөнәсәбәте бетмәү кеби гөнаһлардыр. Фатих Сәйфи «Зөбәрҗәт»[4] исемендә «милләтчелек» исе килә торган пьеса язган имеш. Туфан дигән шагыйрь дин исе килә торган «Ант» дигән шигырь язган. Димәк безнең илемездә әдәбият, татар сәхәсендә совет идарәсе монда яшәгән төрек-татар халкына рух, тел, мәгънә ягыннан ят, чирканыч булмаган әсәрләрне язуны гөнаһ саный.
Бу милли җөмһүриятләрдә театр, әдәбият аша кара русчылык кына сугарга тели, илемездә аппаратларның культур му' ассасәләренең (оешмаларының) халыкчылануы берлә бииман тартыш алып бара. 27 нче апрельдәге Татарстан язучыларының җыелышында иске идарәне төшереп, яңаны сайлатканның соңында, Татарстан коммунист фиркасенең кәтибе Мөхәммәдҗанов татар әдәбиятына менә нинди юл күрсәтә.
Татар әдәбияты, театры Ленин-Сталинның язуларыннан үрнәк алырга кирәк, рус телен яхшы белергә кирәк, рус әдәбияты артыннан барырга кирәк, Ватан каһарманнарын җанландырырга кирәк ди. Димәк, татар совет язучылары коммунизм намына (даны, шөһрәте өчен) Казан халкын кылычтан кичергән Иван Грозныйны үзләренең илләренең каһарманы итеп санарга кирәк.
Илемездә йөзләрчә мәдәният учакларымыз, мәдрәсәләремезне яндырган әлхерәй (архиерий) Гермагенны мәдәниятемезгә иң зур хезмәт иткән кеше дип олугъларга кирәк, миссионер Ильминскийга, Победоносцевка, татар пролетариаты исеменнән шөкеранә төсендә Казанда һәйкәлләр утыртырга кирәк.
*******
Арттагы рәттә сулдан җиденче – Гомәр Толымбай. Мәскәү, 1934 ел
Менә коммунист фиркасенең безнең төрек илләрендә культура сәхәсендә татбикъ иттеге (яраклаштырган) «милли сәясәте», менә коммунизмның илләремезгә китергән бәйләлмиләл уңышлары. Мәскәү большевигының шул таләпләрен татбикъ итәр өчен яңадан эш башына китерелгән татар совет язучылары Мәскәүнең бу киңәшен тотарга беләчәкләрме (тота алырлармы)?
Әллә аларның да кызыл рус чикмәнләре бик тиз очып, алар да халыкчы булырга мәҗбүр булачаклармы? Безнеңчә, тормыш бу сатлык бәндәләрне дә үз калыбына сугачак, аларны да халыкчы, милләтче ясаячактыр, вә бик тиз көндә болар да милләтчелектә гаепләнеп, урыс коммунистлары тарафыннан урыннарыннан куылачаклардыр.
Чөнки коммунист фиркасенең милли сәясәтенең максаты – руслаштырудыр. Халык әдәбияты, халык театрының максаты – үзлеген, халыкның барлыгын саклаудыр. Вә бу ике агым һәрвакыт бәрелешәчәктер, һәрвакыт ачыктанмы, яшереннәнме тартыш хәлендә булачаклардыр, боларны берләштереп, бергәләштереп, советчы төрек культурасы тудыру, советчы төрек-татар әдәбияты, төрек-татар театры вөҗүдкә китерү (барлыкка китерү), һичбер вакыт тормышка ашмаячактыр.
Бер халыкның культуры (мәдәнияте) фәкать милли нигездә генә яшидер, милли нигездә генә үсәдер, тәрәккый итәдер, милли нигездә генә ул үзенең хосусиятен (үзенчәлеген) саклап, үзенең мәгънәви куәтен югалтмаенча, дөнья культуры эченә кыйммәте, кадере бар бер барлык булып керә беләдер.
********
Хаким бер халыкның мәхкүм (хөкем астындагы) халыкка көчләп үзенең рухиятен кертер өчен сәнәгый (ясалма) рәвештә ясаган нәрсәләре, әдәби формага куелса да, әдәбият түгелдер – полис (полиция) әмере генәдер.
Моның кыйммәте дә, гомере дә шул полис чат башында тора белгәнчегә кадәр генәдер. Бүгенге советчы төрек-татар әдәбияты, театрының да гомере менә шул кадәр кыскадыр.
Искәрмәләр:
[1] Болар Фатих Сәйфи, Шамил Госман, Кави Нәҗми, Толымбай, Гыйлемдар Баембет, Салих Атнагулов, Шаһит Әхмәдиев, Газыйм Касыймовлар иде. Боларга соңгы елларда Сәгъдетдин угълы Гомәр Гали, Г. Нигъмәтиләр вә башкалар катышып киткәннәр иде. – Г. Исхакый.
[2] Мескен-сафил (түбән кеше) мәгънәсендә кулланам. – Г. Исхакый.
[3] Бу мәгълүматлар «Кызыл Татарстан», 31 май саныннан алынды. – Г. Исхакый.
[4] «Зөбәрҗәт 1934 нче елгы «Совет әдәбияты» мәҗмугасының 4-7 саннарында басылды. Бу әсәр (милләтчелек бер якта торсын) большевиклар мәсәгъдә (рөхсәт) иткән кадәр «шәкелгә» дә мәлик (ия) түгел. Типлар тәмам рус типлары, хәтта рус исемнәре, рус тормышы күзгә ташланадыр. Бер кат кулыңа тотсаң, 10 кат кулыңны юарга тиеш булган пычрак бер китап. – Г. Исхакый.
Чыңгыз.
Мәкаләне журналга Алсу Кәримова әзерләде.
«Мирас». – 1999. – №6. – Б.27-29.
Әлеге язма «Мирас» журналының 1990 елларда чыккан санында басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала