Әмирхан Еникинең моңа кадәр гамәлдәге язуда дөнья күрмәгән әсәрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Олуг әдибебезнең әлеге хикәясе 1929 елны, «Безнең юл» журналының 11 санында басылган. Әсәрдә бер фабрика эшчеләре тормышы, Салах исемле егетнең батырлыгы сурәтләнә. Хикәя гаять күләмле, өч бүлектән тора. Яңалифта басылган текст кириллицага күчерелде. Әсәрнең тел-стиль үзенчәлекләре хәзерге әдәби телгә якынайтылды.
I
Кичә кич белән фабрикада зур бер бәхетсезлек булып ала язды. Таштан салынган бер катлы машина бүлегенең озын тимер морҗасы өч катлы серный цехның кыегы яныннан күккә таба сузылган… Калын тимер морҗа белән такта кыек арасы бик якын, бары ярты аршин чамасы гына булыр. Кыек корыган агачтан булу өстенә, буялган да… Шуңа күрә ут кебек кызу морҗадан агач кыекның кызып янып китүе бик ихтимал. Ләкин ул ихтималны булмас борын алдан күрүче юк иде әле.
Кичә әнә шул ихтимал, ихтимал булып кына калмыйча зур бер бәхетсез хәл булып китә язды.
Тимер морҗаның көн-төн кызуыннан буяулы агач кыекка ут кабынып, янгын чыкты. Ләкин минуты белән күреп калу белән бик ашыгыч рәвештә тиешле чараларны күрү аркасында янгын тиз бастырылды. Хәтта фабриктагы эшчеләрнең ут чыккан урыныннан читтәрәк эшләүчеләре янгынны сизми дә калдылар. Зарар да юк дәрәҗәсендә диярлек кенә булды.
Янгын бастырылу белән яна башлаган урынга фабриканың директоры, директор урынбасары, технический директор, инженер механик, инженер төзүче, фабком рәисе янә ике инженер техниклар менделәр. Аларның кайберсе портфельле, кайберсе өр-яңа фуражкалы, кайберсе күзлекле… Кайсысы аларның кыска юан, кайсысы мич кебек озын таза, кайсысы шәүлә кебек нечкә, бөкре. Ләкин һәр кайсының үз сыйфатлары үзенә шул кадәр килешле, бер генә сыйфатын алып ташласаң да аның йә инженерлыгы, яисә директорлыгы җуелыр кебек иде. Шуның өстенә аларның кыланышларында да гади кешенең ихтыярын җуярлык җитди кыяфәт, уйчан төс, үзара сөйләшкәндә дә акрын гына вәкарь белән сөйлиләр.
Алар янгын чыккан урынга бер караш ташлау белән йөзләрен кызартлык куркыныч бер игътибарсызлыкны күрделәр. Һәм шул игътибарсызлыктан зур бер бәхетсезлекнең чыга язуын уйлап борчылдылар булса кирәк, башларын селкеделәр.
Фабрика директоры, технический директорга карап:
— Әйе, Карл Павлович, бу көнгә кадәр моны күрмичә тору – мактаулы эш түгел – диде.
Асылынып торган сары мыеклы, симез битле, озон юан тех директор да бу фикергә артыгы белән кушылганын белдереп, берничә тапкыр акрын гына башын селкеде.
Алар кыектан төштеләр.
Төштеләр дә һәркайсы үз урыннарына таралдылар.
Директор үзенең кабинетына керер алдыннан тупсада тукталып, урынбасарына бу турыда тиешле кешеләргә, тиешле чараларны тизрәк күрсеннәр өчен тиешле язуны яздырырга кушты.
Урынбасар ризалык белдерде. Соңра һәр икесе үзләренең кабинетларына кереп бикләнделәр.
Урынбасар бер-ике сүздән гыйбарәт булган тиешле язуны үз кулы белән язмыйча, йомшак креслоның артынa ята биреп, бер кулы белән башын тоткан хәлдә икенче кулы белән өстәл өстендәге ак кәгазьгә төрле шәкелләр сызгалый-сызгалый секретаренә гына әйтеп торырга теләде.
Өстәлдәге ак төймә басылу белән һәр вакыт елмаеп тора торган йөзле-күзле, майлап, шома итеп таралган кара чәчле, пөхтә генә киенгән секретарь һәрвакыттагыча кулына берничә эш кәгазьләре тоткан килеш кереп тә җитте.
Урынбасар кабинетының матур җиһазлы мәгърур тынлыгынa шундый гадәт килешә; чит кеше берәр йомыш белән килеп керсә, кабинет иясенә үзе башлап сүз кушарга тиеш. Урынбасар дигән кеше үзенең коры карашы, кыска сүзе белән керүченең йөрәген өшетми... Әгәр дә секретарь кебек канцелярия хезмәткәре (фабрика эшчесе түгел, бу халык үз кәефләре буенча эш итәләр, кабинет тәртибенә буйсынмыйлар) килеп керсә һичшиксез күпме вакыт үтүгә карамастан урынбасарның сүз кушуын көтеп торырга тиеш... Гадәттә секретарь керүе белән иң элек кулындагы кәгазьләрен кул куяр өчен урынбасарның алдына сала. Соңра күзләрен урынбасарның йөзеннән алмыйча карап тора. Һәм барометр һаваның үзгәрүен күрсәткән кебек урынбасарның кызгылт йөзe эчендәге тойгысының үзгәреп торуын күрсәтсә секретарь да шуңа карап, үзгәреп тора... Урынбасар җитди усал булса, секретарь ай кебек моңсу була. Урынбасарның күз кырыйларына, көлү сызыклары җыелса, секретарь да кояш кебек елмая. Ләкин урынбасар нинди генә кәефтә булса да аның беренче сөаленә җавап кайтарганда мөмкин кадәр саф күңелле, ачык йөзле булырга тырыша.
Урынбасар кеше алдындагы кәгазьләрне укып чыккач, кулын куйгач, соңра уйлаган кешедәй бераз тынып торгач үзенең беренче сөален бирә, шуннан соң гына секретарь кара мыегын уңга-сулга сыпырып кашын күтәреп, кул башын сикертеп бәрхет кебек йомшак тавыш белән бөтен сүзен алдан хәзерләп куйгандай гаҗәп бер тизлек, шомалык белән җавап кайтара башлый.
Бүген дә нәкъ шулай булды.
Урынбасар алдындагы кәгазьләргә озын-озак кулын куйды. Бераз уйланып торган булды. Иртә белән бер мәртәбә сорашкан нәрсәләре турында янә бер тапкыр сорашып чыкты. Секретарь исә барысын да баштанаяк икенче тапкыр сөйләп чыгарга иренмәде. Сүзләре чибәр тәртипле, тавышы йомшак, сөйләве бер ни түгел... Читлектәге былбыл кебек сайрап кына тора.
Урынбасар бөтен нәрсәдән канәгать хасил иткәч, секретарь чыгып китәр алдыннан гына әлеге язуны хәтеренә төшерә.
— Ә менә нәрсә, Симон Викторович, бүген була язган янгын уңае белән сез тех директор Султска, фабрикны алдагы бәхетсезлекләрдән саклар өчен кирәкле булган чараларны ашыктыруын сорап бер язу языгыз әле... Ләкин тиз язгыз, миңа да бүген үк кертегез. Һәм бүген үк тиешле урынына да җибәрергә тырышыгыз.
Симон Викторович мыегын уңга-сулга сыпырып ала.
— Баш өсте, бар да сез дигәнчә булыр.
· · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · ·
Симон Викторович сүзендә тора торган булдыклы кеше. Кирәкле язу тиз языла, һәм шул көнне үк кул куяр өчен урынбасарга да кертелә. Тик тиешле урнасына гына чибәрелмичә кала. Чөнки язу-сызу эшләрен йөртүче марҗа каядыр икeнче җиргә җибәргән була. Ә ул, белмим әллә картлыгы, әллә артык ялкаулыгы аркасында киткән җиреннән менә һаман да кайтмый да кайтмый... Вә халәнки тех директор үзе берничә тапкыр канторага кереп чыкса да, аңа тиешле йомыш тел белән дә әйтелми, язу килеш тә бирми, чөнки алай турыдан-туры эшләү администрациянең эшен алып бару кагыйдәләренә сыймый. Шуңа күрә фабрикның ишек алдынан чыкмыйча ята торган тех директорга мәгълүм язуын тапшырыр өчен язу эшләрен йөртүче марҗаның кайтканын көтеп торырга кирәк була…
II
Иртәнге сменаның соңы якынлашып килә.
Эшләүчеләр вакытның үткәнен дә сизмичә, бер-берсеннән көнләшеп станок, валлар тавышына йотылып эшлиләр. Бөтен цехларда машиналарның гөрелдәве, кайсыларның тәгәрмәчләр арасында чабып уйнаулары, эшчеләрнең ара-тирә сөйләшүләре, көлүләре, кычкырып җырлап җибәрүләре яңгырый… Фабрикның озын тимер морҗасы кайнап торган хәрәкәтнең бу шау-шуын тагын да көчлерәк яңгыратырга теләгәндәй, язның зәңгәр аяз күгенә туктаусыз кара куе төтен тарата. Куе кара төтеннәр дулкын-дулкын булып зәңгәр күккә сызылалар, ерагаялар, һәм һава диңгезе эченә җәелеп югалалар.
Вакыт үтә. Кояш та фабрик биналарының шәүләләрен җир өстенә озынрак итеп суза бара… Икенче сменага диеп капка төбенә берәм-сәрәм эшчеләр дә килә башлыйлар.
Көн үзгәрә. Тик фабрик эче генә үзгәрм. Ул һаман кайный, шаулый.
Нәкъ шул мизгелдә, кайнап-күкрәп торган хәрәкәтнең кан тамырын өзәргә, йөрәгенең тибүен туктатырга, бөтен станок-машиналарны кинәт туктатып, барысының астын-өскә китерергә теләгәндәй фабрик йорты алдындагы чан кызу-кызу суга башлый.
— Даң, даң, даң, даң…
Көтмәгәндә яңгыраган чан тавышы фабрик эчендәге эшчеләрнең тәненә бозлы су булды. Аларның бармак очларыннан алып табан асларына кадәр нәрсәдер чәнчеп йөгерде. Йөрәкләре никтер бөтенләй кечерәергә теләп кысылды. Алар шул секундта ниндидер бәхетсезлекне тәннәре белән сизеп сискәнделәр, яшен тизлеге белән башларыннан үткән уйдан куркындылар.
Янгынчылар дружинасында торучылар, станокларның ташлап йорт алдына атылдылар. Калганнары бәхетсезлекнең кай урында икәнен белергә теләп тәрәзәгә капланмакчы булдылар… Ләкин станокларның салкын канлы салмак тавышы аларны кире урыннарына тартты… Кешеләрнең йөзләрендә курку, күзләрендә аптырау. Җан тавышы аларның ихтыярын алды… Тик менә цехлардагы тимер валлар машиналар, куркыныч сизеп сискәнмәделәр, туктап калмадылар. Алар үзләрнең көчле тигез тавышлары белән гөрли бирделәр. Һәм кызыл ялкын валларга урала башламас борын хәрәкәтләреннән туктамаска булдылар…
Үз эшендә көчле булган, куркыныч сизмәгән, бәхетсезлек алдында каушмаган тимер «җаннар»ның салкын хәрәкәтләре, куркынган эшчеләрне тынычландырырга тиеш иде. Каядыр, ниндидер бәхетсезлек булса да, баскан урыныңда эш кайнагач, станоклар эшче куллар өчен эшләп, әйләнеп торгач эшчеләр дә аларны бушка хәрәкәтләндермичә эшләрендә дәвам итәргә тиешләр иде. Ул шулай булды да. Бер мәлгә сискәнеп куркынудан дулкынланып алган эшчеләр әйләндереп алган дүрт стена эчендәге хәрәкәтнең үзгәрешсез дәвам итүен, һәм һаман шау-шу белән кайнап-шаулап торуын яңадан сизгәч, тынычландылар. Гүя күрше бүлмәгә чыкмакчы булганнар иде, арттан кемдер, калын стена эченнән күзгә күренмичә генә «чыкмагыз, сабыр итегез» дигәндәй булды да алар чыгасылары килсә дә тыеплып калдылар.
Бәхетсезлек кичәге урында.
Яна фабрикның яңа кыегы кыза-кыза тәмам кызык җиткән. Озын тимер морҗа шырпы булып кабынып утын кыекка салмаса да көн-төн кыздыруы белән шырпыдан ким булмаган кыздырган, кабындырган… Кичә яна язып кына калган иде. Бүген тәмам гөрләп янып киткән. Башта сыек төтен акрын гына сузылып кәрниз буйлап чыга башлаган. Соңыннан, түбәнең төрле якларыннан чыгуы күренгән… Монтер Алексеев кочегаркадан чыгып строгельный цехка таба китеп бара икән, күзе әлеге төтен чыгып яткан кыекка төшкән. Аптырап тукталган, бераз эшләмичә карап торган. Соңра төтеннең һаман ишәеп чыга баруын күргәч, кулындагы коралларын бер якка ташлап, янгын алачыгына таба атлаган. Һәм куркуыннан тыны кысылып үзен үзе белештермичә цехлардагы бөтен эшчеләрнең котын алырлык куәт белән җан кага башлаган. Фабрикның үз эчендәге ирекле янгын сүндерүчеләр ут тирәсенә җыелган да инде. Кыекның бөтен ярыкларыннан кара төтен ашыгып-ашыгып чыга иде.
Сүндерүчеләр эшкә тиз тотындылар. Минут та үтми, насосыннан алып ыргак, баскыч, лом, балта һәм сулы мичкәгә кадәр китереп җиткерделәр. Янгынга махсус киемнәрен аннан-моннан эләктереп өлгергәннәре кыекка таба үрмәли дә башладылар.
Икесе менеп җитеп бер түбә калаен каерып ташлауга, кыек астыннан кара төтен капылт бәреп чыкты. Аның арасында кызыл ялкын да күренде. Ялкын катыш төтенне күргәч сүндерүчеләр таушый калдылар. Сабырларын җуеп кабалана башладылар. Һәм нәрсәгә тотынырга белмәстән бер-берсенә кычкырырга тотындылар.
Төтен күтәрелә.
Ялкын чая елан кебек боргалана.
Әле үзенең мәһабәтен саклап артык исе китмичә сулышын акрын гына алып яткан фабрик пошына башлагандай күренә, машина бүлегенең түбәсендәге җиз гудоктан ак пар гадәттәгедән куәтлерәк чыга, акрын гына ыжгыра. Түбәдән бәреп чыккан озын ялкын, фабрикның җан җиренә тидеме, ул сабырын җуеп сыкранган тавыш белән үкерергә тотынды.
— Гу-у-у-у… Гу-у-у-у… Гу…
· · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · ·
Гудокның бу елау, сыкрау тавышы, цехларда эшләүчеләрнең йөрәгенә төште. Алар тыныч кан белән генә игътибар итмәскә тырышып эшләүдән уздылар, сүз куышкандай барысы бердән тукталдылар. Һәм бер-берсенә караштылар… Аларның һәр кайсында сытылган чырай, караңгы йөз нәрсәдер үзенең чын йөзе белән алга басты. Шуңа күрә һәркемнең йөзендә дәһшәт, куркынычы чын-чынлап аңлаган ышанычлы борчулы хасыйль булды, ләкин авыз ачып бер сүз әйтүче булмады, бар да ашыгып ишеккә таба атлый башладылар.
Шул арада тупсада агарынган директор күренде. Ул сүзен әйтмәс борын иң элек цех эченә карап кулын селкеде. Соңра гасаби тавыш белән тотлыгып кычкыра башлады.
— Ташлагыз… Иптәшләр, эшләрегезне ташлагыз… Барыгыз да янгын өстенә!.. Сүндерүче газларны алырга онытмагыз!.. Эшчеләр бар да ишектән кысыла-кысыла ташландылар.
Бер минут.
Каешлар тәгәрмәчләр өстеннән акрын гына шуыштылар да, тукталдылар. Үкереп, улап хәрәкәтләнгән станоклар йоклар алдыннан мыгырдаган кеше кебек соңгы тавышларын акрын гына сузып тындылар… Таш стеналар арасына карангы төн кебек калын тынлык урнашты. Зур тәрәзәләргә соңгы шәфәкъ нурларыннан куе кызыл ялкын шәүләсе төште. Цех эче кешесезлектән тынды-үлде.
· · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · ·
Янгын куәтләнә. Куе кара төтен күккә таба үскәннән үсә… Ялкын чыгарга теләгән зәһәр еландай кызыл телен тирә-якка сузгалый. Кыекның чытырдап янган коры карагай агачлары очкыннарын чәчрәтә, кызуы белән тирә-якны көйдереп бара.
Аптыраган, каушаган эшчеләр төркеме яу кебек янгынны чолгап алдылар… Ләкин аларның арасында һич тәртип юк, һәм тәртип урнаштырырлык команда да беркем тарафыннан бирелми. Шуңа күрә берсе-бер нәрсәгә тотынса, барысы да шуңа ябырыла. Барысының да кулларында чиләк, барысы да су ташыган була. Ләкин ике насоска су җитешми. Ә янгын бернәрсә белән дә хисаплашмый, төтен аксыллана, сирәгәя. Аның урынына ялкын коточкыч булып арта, җәелә. Ялкын арасыннан җиз гудок, әйтерсең тере кешенең тәнен телгәләп тоз сибәләр, шундый бер йөрәккә төшә торган тавыш белән туктаусыз акрын гына сузып-сузып үкерә, елый, ярдәм сорый…
— Гу-у-у-у… Гу-у-у-у… Гу-у-у-у…
· · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · ·
Берәр якыныңның үлек гәүдәсе өстендә матәм көен көйләсәләр бәлкем бу кадәр кешенең миенә кызган тимер булып кадалмас, йөрәгенә утлы күмер төшкән кебек булмас иде. Әйтерсең бер көчле җанвар таулар ишәрдәй көче булуга карамастан, кабер эче кебек салкын, сабыр үлемнең туфрагына эләккән дә каршы торырлык көч җыя алмаудан гаҗиз булган. Җан сөйгәнен үлсен дә, өстендә матәм җырын җырласыннар. Яшь балаңны күз алдынды кычкыртып бусыннар. Тик көчленең җиңелүен, җиңелеп, ачу, әрнү белән җылавын гына күрмә…
Ә ул… аз гына тора да, көр тавыш белән акрын гына үкерә.
— Гу-у-у-у… Гу-у-у-у… Гу-у-у-у…
· · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · ·
Тәртипсез рәвештә чуаланган, кабаланган эшчеләр төркеме өстеннән слесарь Салахның куәтле тавышы яңгырады:
— Иптәшләр, ашыкмагыз…
Ишеткәннәр, аның катгый, усал тавышыннан бераз гына тукталдылар, ишетмәгәннәр чуала бирделәр.
Салах кулларына җиләк тоткан халыкларга насос мичкәсе белән фабрик йорты алдының ар башында торган зур чан арасына тезелергә кушты. Бер төркемне янәшә торган цехның түбәсен сакларга җибәрде. Берничә халыкка бөтен цехлардагы янгын сүндергеч газларны җыеп алырга, шулар белән цехның эченә кереп, утны эчкә төшермәү чараларын күрергә кушты. Икенчеләр якын тирәне бушатырга тотындылар. Калганнар ут тирәсенә ябырылдылар.
Эшчеләргә шул гына кирәк иде… Аларга менә араларыннан берәү чыгып юл гына күрсәтсен, эшен генә кушсын. Бар да бик тиз, бик җитез, бик дәррәү була.
Тиз арада эшчеләрнең тәртипсез хәрәкәтләре, тәртипле фронтка әйләнеп янгын өстенә көчле һөҗүм башлана.
· · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · · ·
Салах янгынга усал карый. Тыңламаска теләүчеләрне дә коры тота. Бер әйтә. Икенче авыз ачарга ирек бирми. Вакыты шундый, спорлашып торсаң, авызыңа гына алырсың…
Цех эченнән чиккән күлмәге суланып пычранып беткән, тирләгән йөзле, яланбаш директор килеп чыкты. Ул туп-туры Салах янына барды да, аның кулларына тотынды… Йөзе манма су. Күзләре зур булып ачылганнар. Ирен читләре акрын гына калтырыйлар. Карлыккан тавыш белән тотлыга-тотлыга ашыгып сөйләргә кереште.
— Салах иптәш, сез зинһар цех эченә керегез… Стена эчке яктан яна башлады… Анда машиналарны сүтәргә өлгерә алмыйлар… Барыгыз тиз булыгыз. Мин монда үзем карармын.
Салах каршы сүз дәшмәде. Тик ул директорның артык борчулмы йөзенә күзләре белән тутырып карады, һәм азрак аптырады, аныңча бу кадәр пошыну кирәгеннән артык, аз гына тынычрак булганда файдалырак булыр иде!..
Салах цехка кергәндә эшчеләр, инженерлар ярдәме белән станокларны ашык-пошык сүтәләр, йөгертеп подъемный машинага китерәләр, аска төшерәләр… Капларга, кәрзиннәргә төялгән эшләнеп бетмәгән товарларны түбәнгә ташыйлар… Идән су белән тулган. Анда чәчелгән товарлар ауныйлар. Кайсылар сузылып яталар.
Ут эчкә дә кереп өлгергән. Известьле стена аерым бер дәрт белән ялкынлап яна. Аңа каршы сыңар насос кына зәгыйфь рәвештә сиптереп маташа. Әйтерсең усал җанварны үрти. Ут аның саен куәтләнә бара… Түбә янып, уелып чыккан. Кыектан кара төтен эчкә су кебек агып керә… Бөтен кешеләр төтен белән аралашып чәчәп йөриләр.
Салах керү белән төтен аша ялкынланган стенага таба, цехның торбасына узды… Түбә белән стена бергә тоташып яналар… Тагын аз гына яначаклар… яначаклар да… Салах килеп җитүе белән бер күз йөртеп чыгарга өлгерә алмады, кинәт артына борылды да шашкан кыяфәт белән кешеләргә кычкырды. Үз тавышы үзенә артык зәгыйфь тоелды. Ул янындагы кешеләрне ачу белән бер як стена буйлап артка таба этәрә башлады һәм туктаусыз аларның өстенә акырды.
— Китегез, иптәшләр, китегез… Харап буласыз. Тизрәк артка чигенегез…
Кешеләр Салахның кычкыруыннан һич нәрсә аңламасалар да, куркып арт ишеккә таба чигенә башладылар.
Насос тоткан Макар Салахның кычкыруын, һич ишетмәстән-күрмәстән дөрләп янган стенага янәшә торып су сиптерә. Өстенә сузылган ялкынны җиңмәкче була…
Салах артына әйләнеп, гамьсез Макарның кулыннан тотып үзенә тартып алуы булды… Нәкъ уртадан цехның бер башыннан икенче башына сузылган, һәр ике очы түбәгә беркетелгән тимер вал, үзенең ничәшәр йөз потлы тәгәрмәчләре белән җимерелеп тә төште… Дөнья яңгырады. Көчле гөрелдәү тирә-якка йөгерде. Тагын да нәрсәләрдер гөрселдәп аудылар. Тәрәзә пыялалары чылтырап коелдылар.
Бер секунд.
Дәһшәт тавыштан бөтен нәрсә онытылды. Бөтен күренеш, тирә-юнь күз алдыннан юк булды. Кешеләр бер-берсен аермас, берсе-берсенең нишләгәнен белмәс булдылар… Күзгә төртсәң, күренмәс кара төтен булдымы, җир өсте төпсез тирән бер бушлыкка әйләндеме… Әллә дөнья дигән нәрсә үзе юкка чыктымы… Белмим нәрсә булды… Тик секунд эчендә бөтенесен юкка чыгарган куркыныч җимерелү, куәтле тавыш, көчле тетрәү булды.
Җимерелгән түбәдән утлы күмерләр, гөрләп янган такта, бүрәнәләр эчкә коелдылар. Цех эче куәтле тавыштан соң һич нәрсә аерылмаслык булып төтен, ялкын белән тулды.
Куркып тышка качкан халыклар тиз арада кире эчкә ташландылар. Алар бәхетсезлекне тизрәк күрергә телиләр иде. Алар бәхетсезлекнең зур корбан белән булганын беләләр иде. Тик алар ишек тупсасының тышкы ягында чакта корбаннарның кемнәр булуын сизеп өлгермәгәннәр иде әле. Шуңа күрә һәр кемнең ярты «аек», ярты «исерек» башыннан яшен тизлеге белән:
— Кемнәр генә… Кемнәр генә харап булдылар икән. – дигән уй үтеп китте. Ләкин тупсаның нечкә ягына аяк атлау белән кешеләр барсы да корбаннарның кемнәр булуын нык сизү белән сизделәр һәм кайберәүләр, йөрәккә хәнҗәр кадалганнан соң үз-үзен белештермичә кычкырырга теләгәндәге шикелле шундый бер кысылып-буылып чыккан, карлыккан тавыш белән бер-берсенә шыпылдадылар.
— Салах юк бит ә… Салах юк… Макар да күрми… Аһ черт возьми, харап булмасалар ярар иде.
Төтен, ялкын белән тулган, бөтенләй хәрәбә хәленә килгән цех эчендә нәрсәне булса да аеруы кыен иде. Ләкин кешеләр төтен белән чәчәүгә, ялкынның көйдереп баруына, тагын да нәрсәләрнеңдер җимерелергә торуына карамастан, утның үзәгенә, цехның түренә уздылар.
Салах, Макарның бер кулын кул башына салган, бер кулы белән биленнән кочаклап алган, ватык тәрәзәдән тышка кычкыра… Тавышы зәгыйфь, халык аны ишетми. Ул кулы белән нәрсәдер сорап болгана… Уралып-уралып төтен кайнаган җимерек бина эчендә кисәк-кисәк тышка ялкын бәргән ватык тәрәзә янында кинәт Салах күренү белән тыштагы халыклар гөрләп шауларга, бер-берсенә кычкырынырга тотындылар.
— Баскыч берегез, иптәшләр, баскыч…
Халык шаулый… Кемнәрдер йөгертеп баскыч китерәләр, кемнәрдер Салахка нәрсәдер әйтергә теләп авызларын югары күтәреп кычкыралар.
Салах ялгыз. Башы бөтенләй түбән салынган Макарны кочагына алган. Йөзендә тереклек әсәре юк. Күзләре курку, ачу белән карыйлар, артка таба егылып китмәс өчен сыңар кулы белән тәрәзә яңагына ябышкан. Халык Салахның үлем чигендә, күтәрелеп карарга авыр булган куркыныч эчендә торуын күреп каушыйлар, ашыгалар. Хатын-кызлар авыр сулыйлар, кайберәүләре елыйлар.
Менә баскыч китерделәр… Кемнәрдер куеп җиткермәс борын ук югарыга таба үрмәли дә башлаганнар иде. Ләкин нәкъ шул чакта эчке яклап Салахның артыннан да килеп җиттеләр… Ялкыннан көеп барган кешеләр арыш көлтәсе кебек авырга торган Макарны тизрәк Салах кочагыннан алдылар. Салахның үзен ике кеше килеп култыклады. Һәм ашыктырып ялкын эченнән, янып яткан бүрәнәләр аша чиккә таба алып та киттеләр.
Тыштагы халыклар, Салахны каршы алыр өчен цехның ишегенә ябырылдылар.
—---------------------------------------------------------------------------------------
Ике сәгатьтән соң янгын сүндерелә… Шәһәр янгын сүндерүчеләре 17 минут соңга калып килгән булалар. Ләкин шулай да аларның маһирлыгы, бигрәк тә эшчеләрнең тырышлыгы аркасынңа янгын артык зурга җибәрелми. Бастырыла… Янгыннан фабрикның бер цехы нык зарарлану белән зарарланып кала.
Салах белән Макарны янгын эченнән алып чыккач та ашыгыч ярдәм белән больницага озаталар.
III
Җәй башлары, көннәр аяз, эссе. Һәр көн диярлек төнлә белән яңгыр була. Көндез көне буе кояш кыздыра. Һавалар яхшы. Табигатьтә җанлылык сизелә. Агачлар куе яшеллеккә төренгәннәр. Бакчаларда чәчәкләр йөзләрен ачканнар, тирә-якка хуш исләрен чәчәләр. Җир өсте матур, сөйкемле. Һәркемдә җиңеллек-шатлык… Салах бүген генә больницадан чыккан икән. Бәйрәмчә, җиңелчә генә киенеп, яңа фуражка, кара чалбар, ак күлмәктән, билен тар гына каеш белән буып, азрак хәлсезлектән таякка таянып фабрикага килгән.
Шәһәр читендә, саф һавалы яшел үләнле яланга якын, тирә-ягына зур тирәкләр үскән. Фабрика аның йөрәгенә артык ягымлы тоелды. Үзенең мәһабәт ак биналары, кояшка каршы ялтыраган зур тәрәзәләре, ишек алдында көннең ягымлылыгыннан, җәй һавасының йомшаклыгыннан рәхәтләнеп изүләрен чишеп йөргән кешеләре белән фабрикның матур аяз көндә тыныч кына эшләп ятуын күргәч, Салахның йөрәгендә бөтен тәненә җиңеллек биргән ниндидер бер шатлык көчле ташкын булып күтәрелде… Аның хәлсез кул-аяклары акрын гына калтырыйлар, зур итләч йөзе, калын иренле авызы яшь сабыйларныкы кебек һич җыеп алмаслык булып ерылган, кысык күзләрендә яшь бөртекләре… Бигрәк тә янган цехның тиз арада шундый матур булып эшләнеп бетүе аның өр-яңа кыегы, кояш астында күз нурларын алып торган ак калай түбәсе, аның янында бөтен фабрикага зур бер гигант төс биреп торган озын кызыл кирпеч труба, фабриканың бөтен яңалыгы Салахта шашкан шатлык уятты… Андый шатлыкны кешеләр сирәк татыйлар. Андый шатлык, күкрәккә тулган андый кайнар хисләр, бөтен кешеләрне, бөтен хайваннарны, бөтен дөньяны, барысын бер юлы яраткан сөйгән минутта гына була…
Салах бер җиргә дә сугылмады, туп-туры эшләнеп яткан цехка таба китте… Больницада яткан чагында ул, хәлен белергә барган иптәшләреннән фабрика тормышы хакында күп яңалыклар ишеткән иде; директор урынбасарының урыннан алынуы, тех директорның һәм бер-ике инженерның судка бирелүе, ячейкага икенче секретарь билгеләнүе һәм башка яңалыклар аңа билгеле иде инде. Ләкин беркем дә фабриканың шәфкатьле ана кебек шундый матурлыгын тел белән сөйләп бирә алмаган иде әле.
Салах цехка кергәч анда машиналар урнаштырып яткан таныш слесарь механиклары белән озак юллар сагынып кавышкандагы шикелле каты кул кысышып һәм озаклап күреште. Дуслары аны җылы, мактаулы сүзләр әйтеп, шаулап күтәреп каршы алдылар.
— Әй Салах братец.
— А, безнең Салах герой.
— Ә Салах туган, нихәл, исәнме, саумы, тазардыңмы… Безне сагындыңмы…
Һәркем тарафыннан бер юлы яуган бу сөальләргә Салах ничек диеп тә җавап бирергә белмәде. Аның ирен читләре калтырады. Күзләре һәр кемгә эчендәге шатлыгын, куанычын белдерергә теләп текәлеп озаклап мәхәббәт белән карады.
Ул иптәшләре янында сәгатьләр буенча аларның эшләгәннәрен карап торды. Дуслары аннан күп нәрсәләр турында сораштылар. Бигрәк тә аның җәрәхәте һәм ничек терелүе белән кызыксындылар. (Салахның җәрәхәте зур гына иде. Шул янгында аның иң башына бүрәнә төшеп бер кулы чыккан, җилкәсенә утлы күмер коелып аркасы янган иде) Салах шул турыда сөйләгәндә иптәшләре сытылган чырай белән сүз дәшә алмыйча тыңладылар…
Сүз арасында Салахка бер балта остасы белән сүз көрәштереп алырга туры килде. Тәрәзә рамнары ясаучы зур сары сакаллы, арттан кырыккан чәчле, эре гәүдәле, керләнгән кызыл күлмәк кигән Захар дигән урыс Салахның үзе турыда сөйләгәннәрен тыңлап торды да, сүзгә кушылып, аның шундый бәләгә юлыгуын яшьлек юләрлеге аркасында гына булган хәл диеп ышанмакчы булды. Салах аның сүзләренә кәефсезләнмәде. Ашыкмыйча җавап кайтарды. Ләкин шулай да усалрак сүзләр кулланды.
— Да Захар, синеңчә шулайрак булыр шул. Сиңа нәрсә, син бүген монда эшлисең, иртәгә тегендә… Күпме йорт фабрика янса җимерелә шулкадәр сиңа эш күп була. Сиңа файдадан башка зарар юк… Син әле шулай ук мондый фабрикаларның януыннан халыкка, хөкүмәткә ничаклы зарар булуын да уйлый алмыйсыңдыр. Чөнки синең башыңда пешмәгән бәрәңге генә бит… Син аның авырлыгын да татый алмыйсың. Чөнки синең йөрәгең тутыккан тимер… Ә мин, вообще без, менә монда эшләүчеләр икенче төрлерәк уйлыйбыз. Безгә фабрика яшәсә генә яхшы тормыш бар… Син балаңны ерткыч тарафыннан коткарыр өчен бернәрсәдән дә куркып тормас идең бит… Бездә шулай үз интересыбыз өчен бер нәрсәдән дә куркып тормыйбыз… Син мине яшьлек юләрлеге, кызулыгы аркасында гына утка кергән дисең… Ә менә болар фабриктагы бөтен рабочийлар… – барысы да «яшьлек юләрлеге» аркасында утка ташланалармы? Әнә Макар 50 яшьлек карт иде. Ул бөтенләй шуның аркасында үлеп тә китте. Тоже «яшьлек юләрлеге»ме…
Захар кызарынды-бүртенде, тирә-ягына каранды. Җилкәсен кашыды. Авызыннан сүзе чыкмады. Башкалар аңа ачу катыш елмаю белән карап тордылар.
Салах Захарны уңайсызлыктан коткарыр өчен йомшак кына тавыш белән аркасына сугып:
— Шулай карт, син әле без сизгәнне сизеп бетерә алмыйсың… Ә Макар кеше иде. Ах ул бичара больницада ничек газапланып үлде… – диде.
Аның күзләре бер ноктага текәлде.
Басмага Ихтыяр Кыямов әзерләде
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала