(Кышкар мәдрәсәсе тарихы)
*
Ел артыннан еллар үттеләр
Мин Кышкар мәдрәсәсенә 1913 елның көзендә бардым. Мәдрәсә әле тулы, барлык өйләр дә ачык, гөрләп тора иде. Беренче тапкыр мәдрәсәгә килгән малайлар ниләр татырга тиеш булсалар, шуларның барысы да минем алга да килеп басты. Мин соңгарак калып килдем, көз башыннан ук килгән яшьтәшләрем инде «чиркән алганнар», шактый каешланганнар, эткәнгә-төрткәнгә генә түгел, чалтыратып яңакка сукканга да түзәргә, күз яшен күрсәтмәскә, бик әрнесәләр дә, шыпырт кына еларга күнегеп беткән иделәр. Алар мәдрәсә тәртипләрен миңа да аңлаттылар: «Бик авырттырып чеметсәләр дә, муен тамырыңа кундырсалар да, күз яшеңне күрсәтәсе булма, хәлфәләргә кереп әләкләү турында башыңа да китермә!» – диделәр. Ә узган ел килеп, инде бу «изге» йорт тәртипләрен тәмам белеп бетергәннәр: «Әй... Бу җәбер җәбермени!.. Менә Хан килсә, күрерсез әле җәберне... Аның йодрыгы чуен бизмән шикелле, тигән җирен көйдереп чыгармый калмый», – дип, безне тагын да өркеттеләр. Бар икән әле күрәселәребез…
Бер көнне ашханәдә аш пешергән җирдән контур өенә менсәм, җәмәгать сәкесенең уртасында хуш исле алма белән тулы зур кабык әрҗә утыра. Иптәш малайлардан берсе, килеп, минем колакка пышылдады: «Хан килде...» Ул арада ишектән килеп караган зуррак шәкертләр, авызларын ерып: «Ә!.. Хан килгән, Марҗа килгән!..» – дип, түрдә як-яктан иптәшләре белән уралып алынган, ниндидер кызыклы сүзләр сөйләп, тәбәнәк өстәл өстендә утыручы, колгадай озын буйлы, ябык гәүдәле, гадәттән тыш зур аякларына – каты үкчәле читек, өстенә арзанлы материалдан тужурка-чалбар кигән, көлгәндә дә ачулана кебек күренгән, сакал-мыексыз, усал чырайлы егет белен күрештеләр.
Хан (аның исеме Мөхәммәтхан иде) кинәт сикереп торды да, шүрәленеке кебек озын бармакларын тырпайтып, кабык әрҗәгә төртеп күрсәтеп: «Тау ягында Кайбыч дигән авылда Сөнгатулла мулла бакчасында үскән хуш исле әнис алмалар болар, касмаклар! Бүген Мөхәммәтхан абыегызның мәрхәмәтле көне. Корсагыгыз ярылганчы тыгыныгыз! Аннан соң минем тирәдә итәкҗиңегезне җыеп йөрегез: Ханның талканы коры булыр!..» – дип, йодрыгы белән шундый кизәнде, берәрсенә сугып җибәрәме дип торам. Ул, чыраен сытып, бик ямьсез итеп хихылдап көлде дә бармаклары белән әрҗәнең капкачын кубарып ыргытты. Контур өендә күпме кеше бар – барысы да алма ашарга тотындылар. Ул арада, сый турында ишетеп, башка өйләрдән дә кереп тулдылар. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, өч потлы әрҗәдә саламнар гына калды…
Ике көн дә узмады, Ханның «чуен чәкәне» минем дә уң як кашым өстенә бер «фонарь» утыртты. Шулай итеп, мәдрәсәнең «татлы сый»ларыннан авыз итә башладым…
И юләр! Кысканга былтыр кычкыралармы быел? Ул вакытта да тешләрне кысып чыдаган, бу кем «күчтәнәче» дип сораучыга: «Ишек яңагына бәрелдем», – дип кенә җавап бирелгән, бу «иркәләү»не ярты гасырдан артык вакыт үткәч искә алу бары кызык өчен генә. Андыйларны тезеп китсәң, истәлегеңне беркайчан да язып бетерә алмассың. Шуңа күрә, еллар аша сикереп-сикереп, төп вакыйгаларга гына тукталу хәерлерәк булыр.
**
1914 елның җәендә Европа сугышы башланганны һәркем белә. Ә менә шушы сугышның Кышкар мәдрәсәсенә нинди йогынты ясавын хәзерге көндә, миннән узып, кем әйтеп бирә алыр икән?
Ул елның көзендә шәкертләр бик зыңкарлык белән җыелды: берәүләрен солдатка алганнар, чалма, фәс кияргә җайланган башларына картуз киертеп, казармаларга озатканнар, икенчеләренең караласы – комиссия үтәсе бар, өченчеләре туганнарына бер як булганчы дип тоткарланган. Кыш уртасына кадәр, берәмләп-икешәрләп килә-килә, өч өйлек шәкерт җыелса да, кышкы каникулдан соң күпләр килмәде: «Күрәләтә ут эченә барып кереп, чит җирләрдә үлеп калуга караганда, хезмәте авыр булса да, берәр хәрби заводка урнашып, исән калу була», – дип, Казандагы дары заводына яки Иж каласындагы корал заводына барып, «учетка керүчеләр»нең күбесе мәдрәсә белән, бәлки, мәңгегәдер, алышбирешне өзделәр. Нибары бер өй-өй ярымлык шәкерт калды…
Мәдрәсәгә баруымның өченче елында (1915-1916 нчы уку елы) без «исагуҗиханнар» идек инде. Сугыш 100 ел дәвам итсә дә, солдат булу куркынычын тату ихтималы булмаган калдык-постык берничә өлкәнне искә алмаганда, без иң зур шәкертләр булып барабыз. Хәер, ниндидер акылга сыймаслык бер «сукыр бәхет» белән моңарчы ак билетта яшәгән ат кебек зур гәүдәле ага-энеле Чүлмәк Рәфикъ белән Кәшшаф бар иде. Кышкы каникулдан соң алар да килмәде: Рәфикъны солдатка алганнар, Кәшшафның колагына ак серкәне мулрак ычкындырып, теге дөньяга озатканнар…
1916-1917 нче уку елының урталарында мәдрәсә тагын бераз җанлана төште: сугышта яраланып, заводта имгәнеп, «ак билет» эләктергән егетләрдән берничәсе кире үз ояларына кайттылар, крестьян малайларыннан берничә кеше өстәлде…
Сугыш, аны тудыручы, дәвам иттерүче сәбәпләр турында безнең карашыбыз: «Тапмадылар бит шул бәдбәхеткә ике тиенлек көҗәлә (агу), ул катса, кан түгелү туктар иде…» – дип, Николай патшага тизрәк үлем теләүчеләр карашыннан күп аерылмагандыр. Әмма без инде яңалыклар ишетергә колакларны шәңкәйтеп кенә торабыз. Ә аларны безгә Казанчы Шәфикъ бөтенләй бушка китереп тора. Ул, шәһәргә барган саен, әле авылда беркем дә ишетмәгән өр-яңа хәбәрләр китерә: «Башкалада студентлар патшага каршы күтәрелгәннәр, ди. Рабочийлар да йоклап ятмыйлар, ди. Алар: «Бетсен сугыш!..» – дип, урамнарда кычкырып йөриләр, ди».
***
Мондый хәлләр башка шәһәрләрдә дә бар икән. Казан каласы да тыныч түгел. Рамазанов дворына төшкән сәүдәгәрләр дә, шушы арада ни булса да булыр, ни генә булса да, хәерлесе булсын, дип сөйләшеп тордылар. Крестауник, Алапуз рабочийлары да сугышка каршы, ди…
Шәфикъ агай бу хәбәрләрне үз күргән, ышанычлы, сер сыярлык шәкертләргә генә сөйли. «Дөнья хәлен белеп булмый, бик ачык авыз булырга ярамый», – дип кисәтергә дә онытмый. Ул «ышанычлы»лар башка «ышанычлы»ларга сөйлиләр, шулай ук кисәтеп тә куялар. Гарәп мәкале: «Ике кешедән үткән сер бөтен дөньяга билгеле була», – ди. Шуның кебек Казанчы Шәфикъ серләре дә, шул көнне ук булмаса, икенче көнне, колактан колакка күчә-күчә, бөтен мәдрәсә эченә таралып җитә. Дөньяда ике авыр нәрсә булса, шуның берсе – сер саклаудыр. Зөлкарнәен (ике мөгез иясе дигән сүз) патшаның кешеләрдән бик яшергән мөгезләрен дә эчендә сер тота алмаган берәү фаш иткән, диләр. Нинди генә юл белән булса да, патшаның мөгезен күргән кешеләрне шунда ук юк итә баралар, икән. Шундыйлардан берәүне, бик ялваргач, беркемгә дә сөйләмәм, дип, кырык тапкыр ант иттергәч, үтерми калдырганнар. Әмма сер тегенең эченә кату булып урнашкан, һич тә түземе калмагач, ул серен инеш буендагы камышларга сөйләгән. Көтүчеләр, шул камышны кисеп, быргы ясаганнар. Ә быргы: «Безнең патшаның ике мөгезе бар!» – дип кычкырып, бөтен дөньяга фаш иткән…
Шуның шикелле, шәкертләр Шәфикъ агайның серләрен дә, сакласалар, бик зур азап белән алдагы базарга кадәр генә саклыйлар. Аннан, беренче җай чыгу белән, өйдәгеләргә язып җибәрәләр. Радио да, газета да кирәкми, Ашыт, Әтнә базарлары аша бу яңалыклар тагын бик күп колакларга барып керәләр. Шуларга башка чыганаклардан килгән хәбәрләр дә кушыла…
Хәтеремдә бик ачык калган: бу елларда базарларда кеше бик күп була, һәм базар озаккарак сузыла иде. Сәбәбе нәрсә? Әнә шул яңадан-яңа хәбәрләр! Башка вакыт булса, бик тәҗел йомышы булмаган яки йомышын күршесе аркылы үтәүгә җай тапкан кешеләр, «ат ардырып, чабата туздырып», базарга барып йөрмиләр, һич тә бармый булдыра алмаучылар йомышларын тиз-тиз үтиләр дә кайтырга ашыга иделәр, ә хәзер яңа хәбәрләрне үз колагы белән ишетү өчен, йомышы бары да, югы да базарга агыла, әле бер, әле икенче почмакка колак сала-сала йөреп, көннең кичеккәнен дә сизми кала.
Мулла-мунтагай яңа хәбәр эзләүдә, аны таратуда бигрәк тә активлашып китте. Ни әйтсәң дә, авылның укымышлырак катлавы ич!
****
Бик әһәмиятле бу эштә мәдрәсә дә үз өстенә төшкән бурычны намус белән үтәде: яңа хәбәрләр тараткан чыганакларның берсе булды…
Март башы. Салкын, ачы җилле, ләкин аяз көн иде. Чәршәмбе көн. Иртәгесен Ашыт базары. Күпләр инде базарга чыгарга ат та белешеп куйган. Көндезге 11ләр тирәседер, мәдрәсә капка төбенә мичәүләп ике ат җиккән терәкле зур чана килеп туктады. Түрдә, чана эченә чумып, даха толыпларга төренеп, ике кеше утырган, ат башында – өстенә, якасын торгызып, зур сары толып киеп, билен кызыл пута белән буган, башына зур рус бүреге кигән, сакал-мыегы бозланган Арча ямщигы.
Кемдер, йөрәк кагып, паектай атылып керде дә, кабалана-кабалана:
– Студент! – дип кычкырды.
Хәлфәнең черелдәвенә дә колак салмыйча, барыбыз да, өсләребезгә, нәрсә эләксә, шуны киеп, әлеге ят кешеләр янына ташландык. Без чыкканда, кечкенә генә гәүдәсенә килешле генә студент формасы кигән егет, толыбын чанага салып куйган да, ботинкалы аяклары белән тыпыр-тыпыр биештереп чана тирәсендә йөренеп тора иде, күрәсең, аяк бармаклары арасына «таракан кергәндер». Бу «фетнәчеләр» турында күп ишетсәк тә, тере студентны без әнә шундый хәлдә күрдек. Зур гәүдәле, түгәрәк сакаллы икенчесе, чанага кадаклап, беркетеп куйган шикелле, һаман урыныннан кузгалмады.
*****
– Хәлфәләрдән берәресен чакырыгыз, – диделәр болар. Ул арада, төлке эчле тунын төймәли-төймәли, Габделхәй хәлфә үзе дә чыгып җитте. Ул чыккач, безне чана тирәсеннән кыраклатып куып җибәрделәр:
– Тормагыз, сасы колаклар, сер урларга!..
Кунаклар озак юанмадылар: алар, вакытлы хөкүмәт төзелү турында халыкка аңлату өчен, Ашыт базарына баралар икән, митингта берәр сүз әйтер өчен, хәлфәне дә чакырганнар.
Шуннан соң бер атна да үтмәгәндер, мәдрәсәгә тагын бер әкәмәт кеше килеп чыкты. Уртача буйлы, базык гәүдәле, кара туткыл йөзле, балыкныкы кебек калку, зур күзле, җитү бөдрә чәчле бу яшь егет, һава яхшы ук салкын торуга карамастан, бик җиңел киенгән: аякларында – штиблетлар, өстендә – көзге пальто, башында – хатын-кызлар баш киеменә охшаган салкын бүрек (ул бүрекнең ничек аталуын әлегәчә белмим). Ул шактый җилләгән булырга кирәк, туп-туры хәлфә бүлмәсенә үтте, Габделхәй хәлфә шунда ук берәүне ашханәгә чәйгә йөгертте.
Без «Шәмсия» дәресен кабатлап утыра идек, кунак, чәй эчеп җылынгач та, безнең янга чыгып: «Сабирҗан Аягузи!..» – дип үзен танытты.Безнең янга идәнгә килеп утырды да: «Мантыйк укыйсызмы?! – дип сорады. – Ташлагыз шул схоластиканы, хәлфәләрегездән таләп итегез: дөнья фәннәрен укытсыннар!..» – дип, кызу гына агитация да ясап алды. Күрәсең, бу әңгәмәне Габделхәй абзый ишетте булса кирәк, үзе чыгып, кунакны бүлмәсенә алып кереп китте. Җайлыжайсыз сайраган сандугачларны да яратмыйлар ич!
******
Кунак үзен «Сабирҗан Аягузи» дип танытты, ә без аңа «Катташилы Сабир» дигән яңа исем куштык. Безнең якта хатыннар кия торган «катташи» дип аталган бүреккә охшаган нәрсә кигәнгә шулай дидек.
Сабирҗан Казакъстанның Аягуз шәһәрчегендәге Сөләйман мулланың улы икән. Сөләйман мулла төп чыгышы белән безнең як кешесе булган. Күңгәр һәм Тазлар авылларының муллалары аңа якын кардәш тияләр икән. Сабирҗан, ни сәбәп беләндер, узган көздән бирле Бәрәңге ягындагы Куян авылында мөгаллим булып тора икән. Бер ара табып, туганнарын күреп китү өчен, монда килгән. Габделхәй хәлфә Тазлар Гатаулла ишанның кияве булганлыктан, ул Аягузига җизни тия, аны мәдрәсәгә шушы кардәшлек тартып китергән…
Күпмедер вакыт үткәч, «Кояш»тамы, әллә башка газетадамы (анык хәтерләмим) Аягузинең зур мәкаләсе басылып чыкты. Монда ул ишанлык белән шөгыльләнүче абзасын да, аның кызы Мәрьям ханымны да, кияве Габделхәй хәлфәне дә, алай гына да түгел, гасыр ярым буе тел-теш тими тирә-якка нур сибеп килгән мәдрәсәне да бик авыр сүзләр белән хурлаган. Мантыйк кавелләрен ятлап утыручы шәкертләрне – безне дә кимсеткән. Газетаны безгә күрсәтмәскә бик тырыштылар. Ләкин «без»не капчыкта яшереп калып буламыни?!.. Барын да бәйнә-бәйнә белдек.
Габделхәй абзый, үзенә иң якын берничә өлкәнрәк шәкертләр белән киңәшеп, мәкаләгә каршы бик озын җавап язды. Монысын инде, йогышлы авыруга каршы дәва рәвешендә, безгә дә укыдылар, ләкин жавап бер җирдә дә басылмады. Шуннан соң Сабирҗаныбыз башка күренмәде. Әмма ул сибеп киткән орлыклар акрынлап борный, тишелеп чыга башлады: моңа кадәр мантыйкның нигә кирәклеген белмәгән, ләкин төннәр буе китап карап, аны аңларга тырышкан шәкертләр, хәзер бу фәнне өйрәнүнең ни өчен кирәкмәгәнлеген аңлап бетермәсәләр дә, мантыйк дәресләренә саботаж ясый башладылар…
Журналга текстологлар Зөфәр Гыйлаҗев һәм Рүзилә Мөхәммәтова әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала