27-30 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы карамагындагы «Россиянең татар авыллары» иҗтимагый оешмасы вәкилләре зур сәфәрдә булды. Алар Самара һәм Пенза өлкәләрендәге татар авылларын гизеп, туган ягында үз эшен булдырган, уңган милләттәшләребезнең көнкүрмеше, хуҗалык итү рәвеше белән танышты.
*
Эшлекле сәфәрдә Россиянең татар авыллары оешмасы шурасы рәисе, Башкортстанның Туймазы районындагы «Йолдыз» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе (КФХ) Фәнир Галимов, шура рәисенең урынбасары, Пермь крае Күнгүр районының Тор-Туз авылында КФХ хуҗасы Алмаз Хавыев, Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылындагы «Артур» КФХ җитәкчесе Айдар Габдуллин, Татарстанның Лениногорск районы Каран авылы янәшәсендә татар атлары үрчетүче Фәрит Нәбиуллин, Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районының Киров исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе (Сафаҗәй авылы) Шамил Нуриманов, Башкортстанның Чакмагыш районы Үрнәк авылындагы «Чакматаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ҖЧҖ) генераль директоры Ирек Бакиров, Уфада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен уку-укыту үзәге мөдире Рим Аблиев, Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылындагы «Родник» КФХ җитәкчесе Ислам Галимуллин, Ульян шәһәре янәшәсендәге «Тимер» ҖЧҖ директоры Руслан Кантимеров, Удмуртиянең Ува районындагы «Авангард» күмәк хуҗалыгы рәисе, Петропавел авылындагы «Халитов» КФХ җитәкчесе Фәрит Халитов, Ханты-Манси автономияле округындагы Түбән Варта районының Излучинск бистәсендә урнашкан эшкәртү кооперативы җитәкчесе Риф Сергин катнашты.
Татар милләте үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Соңгы дистә елларда халкыбыз язмышын, киләчәген фаразлаган, үтмешен сүтеп җыярга тырышкан гыйльми-гамәли җыелышларда бик еш яңгырый торган сорау бу. Юк, үлмәгән, әмма йокымсыравы хак. Хәер, кемлегебезне оныттырырга маташучыларга бирешмичә, шактый актив эш йөртүчеләр дә аз түгел. Тәгаен алганда, Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан дистәләгән берлектән икесе – «Россиянең татар авыллары» иҗтимагый оешмасы белән «Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте»нең эшчәнлеген барлаган сурәттә дә, алар милләткүләм әһәмиятле, шактый күп игелекле, саваплы эшләр башкара лабаса. Шуңа күрә башны ташка орырга ашыкмыйк, киресенчә, шулар үрнәгенә ияреп, кулдан килгән кадәр үзебез дә милләт тегермәненә су коярга тырышыйк (биредә төбәкчеләр җәмгыятен телгә алуыбыз очраклы түгел: татар авыл эшкуарлары Пенза җирен гизгән көннәрдә туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзалары Пенза өлкәсе татар миллимәдәни мохтарияте активы белән берлектә төбәк татар тарихын өйрәнүгә багышланган конференция үткәрде).
Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге башлыгы Ринат Закиров үзен һәм авылын да кайгыртып яшәгән, матди мәдәниятебезне генә түгел, рухи мәдәниятебезне дә саклыйк, дип борчылган мондый булдыклы ир-атларны «ак байлар» дип зурлый иде. Самара, Пенза җирендәге уңган милләттәшләребез биләмәләрен гизгәндә бу уңайдан Сафаҗәй әйдаманы Шамил Нуриманов: «Бай дигән сүз безнең халыкта тискәрерәк мәгънәгә ия. Ак эшкуар дип әйтсәгез, таманга гына килә инде», – дип белдергән иде. Фәнир Галимов җитәкчелегендәге ошбу шәрәфле делегациягә ияреп, «Мәдәни җомга» газетасы мөхбиренә дә әлеге ак эшкуарларның эш тәҗрибәсе, көнкүрмеше белән танышып кайту насыйп булды.
Самара өлкәсенең Камышлы районы
Сәфәребез эшкуар Марат Галиуллинның Рус Байтуганы авылы янәшәсендәге «Сәяхәтче йорты» ял базасында кайнар чәй эчүдән башланды. Чәйдән соң хуҗалар эшкуарларны Камышлы төбәгенең горурлыгы – иң популяр яңа заман татар әлифбасы авторы Сәләй Вагыйзовның туган туфрагында, Татар Байтуганы авылында ачылган «Әлифба» йортмузее эшчәнлеге белән таныштырды.
Дәүләткол авылына килеп керүгә күзгә ташланганы «Сагындыра туган як, исән йөреп, исән кайт» дигән тирән мәгънәле язу булды. Озатып калучы, каршы алучы мондый күркәм теләк-нәсыйхәтләр һәр юлаучы өчен газиз-кадерледер. Сала янында гына Фәрит Гыйлаҗевның крестьян-фермерлык хуҗалыгы урнашкан. Авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма техника, тегермән янәшәсендә тышаулап куелган бура хәтле сыер, әледән-әле каңгылдашкан көр казлар әүвәл сәеррәк тоелса да, чын фермер шулай яшидер инде дигән нәтиҗәгә киләсең. Чынлап та, көн буе техника арасында, тегермәндә мәш киләсең икән, сыерың, казларың да күз уңында булырга тиештер. Хуҗалыкны хуҗа үзе, хатыны һәм Камышлыда торучы улы – өчесе тартып бара икән. 300 гектардан бераз гына артыграк җирләре бар. «Игенчелек белән генә шөгыльләнәбез. Бөртеклеләргә шушылай түбән хак булганга, күптән бөлгенлеккә төшкән булыр идек. Хәзер ашлыкка кайчан бәяләр күтәрелер инде дип тормыйбыз. Ашлыкны тегермәндә он итеп тартабыз, катнашазык, фураж ясап сатабыз. Шул коткара», – дип сөйләде безгә Фәрит Гыйлаҗев.
**
Шунысы да бар: эшкуар берничә ел элек җир эшкәртүнең наутил ысулына күчкән. «Җирдә эшләү шактый нык ардырды. Сөрү, культивацияләүнең чыгымы күп. Бу эштән тәмам ваз кичәсеме әллә, дип йөри башлаган идем. Яңа ысулга күчкәч, җир сукалау, культивацияләү зарурлыгы юк. Орлыкны сай гына чәчәргә кирәк. Элек 67 сантиметр тирәнлектә утырта идем, хәзер 3 сантиметр да җитә дип уйлыйм. Дөрес, иртәрәк, кар сулары сеңеп беткәнче чәчәргә кирәк», – дип киңәш бирде ул кызыксынучыларга. Соңрак, әлеге ысул турында ни уйлыйсыз, сез дә шушы алымны файдаланырга җыенмыйсызмы, дип байтак эшкуардан сораштырдым. Берәүләр мактаса, икенчеләре: «Махсус техника таләп ителә. Технологияне төгәл үтәргә кирәк. Туфракка күп ашлама кертергә туры килә. Бу ысул җирне боза», – дип каршы төште.
Дәүләткол авылы янында тагын сокландырганы – икенче бер Фәритнең, Фәрит Гыйззәтуллинның балык хуҗалыгы булды. Уңган хуҗа, табигый инеш-буаның ярларын ныгыттырган да, керкә, хан балыгы, табан үрчетү эшенә керешкән. Яр буенда, кул сузымында ук көтү-көтү йөзеп йөрүче беләк буе балыкларга биһуш булып, шактый озак карап тордык. Билләһи, кармак салып тормыйча, кулны сузып кына да тотарга була әлеге «су кошларын». Тотарга рөхсәт анысы. Тик каптырган балыгыңны, акча түләмичә, алып китә алмыйсың. Кызганыч, хуҗасы Себердә торып ятканга, әңгәмә корып булмады. Хәер, каравылчы агай балык үрчетү серләрен, балык итен ашауның файдасы турында озаклап аңлатырга әзер иде.
Күпчелек халкы – татар
Төштән соң Әнвәр Давыдов исемендәге район мәдәният йортында Камышлы районы хакимияте башлыгы Айдар Зарипов катнашында «Россия татар авыллары» оешмасы шурасы әгъзаларының җирле эшкуарлар белән түгәрәк өстәл янында очрашуы булды. Әүвәл Айдар әфәнде Камышлы районының яшәеше белән таныштырды. Аның чыгышыннан аңлашылганча, районның 80 процент халкы татар милләтеннән булганга, Камышлы татар районы санала. Дөрес, кешесе күп түгел, 10 мең генә. Нигездә авыл хуҗалыгы районы бу.
Түгәрәк өстәл барышында «Россия татар авыллары» оешмасы әгъзалары эш тәҗрибәләре белән таныштырды, башка өлкәләрне гизгәндә күргән яңалыкларны җиткерде. Аерым алганда, Алмаз Хавыев яшелчә үстерү серләре белән уртаклашты; Фәрит Нәбиуллин исә: «Бу якларның табигате безнең Лениногорск, Бөгелмә якларын хәтерләтә: тугайлар, әрәмә-күлләр, ерганаклы җирләр шактый күп. Мал йөргән җирдә чүп үлән үсми. Сездә дә ат асрар өчен менә дигән урыннар бар икән», – дип камышлыларга татар атларын үрчетү белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Гали авылы эшкуары Халит Йосыпов: «Без фермерлык эшенә керешкәндә солярканың бәясе 7 сум иде, дәүләт бодайның бер килосын 7 сумнан сатып алды. Хәзер солярканың бер литры 70 сум тора, бодайның бер килосы – 89 сум. Ярый әле яңа эшкә керешкәннәргә грант бирәләр. Хәзер җирдә эшләү, файда алу шактый четерекләнде», – дип бик күпләрне борчыган бәяләр гаделсезлеге мәсьәләсен күтәрде. Камышлы эшкуарлары үз чиратында игенчелек, терлекчелек юнәлешендә тир түгүләрен җиткерде.
Оешма рәисе Фәнир Галимов: «Ростовтан алып Екатеринбургка кадәр 15 төбәктә булырга өлгердек. Самараны гизсәк тә, Камышлыны күргән юк иде әле. Безнең максат – татар авылларын ничек тә саклап калу. Россиядә 4200 татар авылы бар икән, аларның берсен дә югалтмаска иде», – дип, кан-кардәшләребез яшәгән авылларның бүгенге хәле, ничек хуҗалык итүе турында кыскача гына хисап бирде. Аннан Камышлы районының күркәм нәтиҗәләргә ирешүче, туган авылларын кайгыртып торучы крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, «Россия татар авыллары» оешмасының истәлекле бүләкләрен тапшырды, оешманың максатбурычларын бәян итте.
***
Соңгы елларда, тарихы белән кызыксынып, Оренбург якларына сәфәр чыкканга, еш кына Камышлы аша узарга туры килә иде. Шунда, олы юл буенда бастырып куелган «Камышла» дигән район үзәге атамасын күреп, нигә бу хатаны төзәтмиләр, «а» хәрефен «ы» хәрефенә генә алыштырасы бит, дип эч поша иде. Түгәрәк өстәл ахырында мин бу хилафлыкны район башлыгына җиткереп: «Нигә ул хатаны төзәтмисез?» – дип сорамый булдыра алмадым. Айдар Зарипов Камышлы районы хакимияте башлыгы булып әле 2 ел гына эшли икән. Ул ашыкты булса кирәк, озак уйлап тормыйча: «Без бит Россия Федерациясендә яши без», – дип җавап бирде (Татарстан да Россия Федерациясендә анысы).
Ни гаҗәп, Камышлы районының элекке җитәкчеләре дә бу хаталы язуга әһәмият бирмәгән. Югыйсә, «Географик объектлар атамалары» турындагы РФ федераль законының 7 маддәсе, 3 пунктында, җирле халыклар телләренең орфографиясенә туры килмәгән очракта, географик атамаларны нормальләштерү кирәклеге, мондый чара Россия Федерациясе халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау эшенең бер өлеше булуы турында әйтелә. Мондый хаталар Камышлыда гына түгел. Әнә Камышлыдан әллә ни ерак урнашмаган Ташлыда да «Ташла» дип язалар. Нәтиҗәдә җирле халык «Камышла», «Ташла» дип сөйләшә башлый. Шушылай «Камышла» дип чыгыш ясаучыларга без түгәрәк өстәл барышында да тап булдык. Озын сүзнең кыскасы, район җитәкчеләре кичекмәстән әлеге хатаны төзәттерсен, язуның каршы ягында үзебезчә, татарча, закон рөхсәт биргәнчә «Камышлы» дип яздырылган юл буе баганасы куйдыртсын иде дигән теләктә калабыз.
Келәүле
Киң күңелле милләттәшебез Фәрит Бәхтиевнең Самара өлкәсе Келәүле район үзәгендәге үсемлек майлары сыгу заводы безнең юл маршрутында каралмаган иде. Юмарт хуҗа: «Пензага юл ерак, минем кунакханәдә кунак булып китегез әле», – дип чакыргач, безнең ишле делегация бик рәхәтләнеп шунда тукталды. Нәтиҗәдә, байтак кына эшкуарыбыз, заводның мөмкинлек-куәтләре белән танышып чыккач, үстергән көнбагышларын Бәхтиев заводына китерергә булды. Монда калдыксыз технология ысулы белән эшлиләр. Көнбагышның кабыгы да кабаткабат эшкәртелә, бер кыйпылчыгы да әрәм ителми икән.
Әлеге тукталуның икенче нәтиҗәсе Фәрит Бәхтиевнең дусты, фикердәше, Шентала районындагы Карабиккол авылынан килгән, шул авыл янында катык, кефир, корт, эремчек, сыр, май кебек сөт ризыклары җитештерүче ширкәт корып җибәргән Эдуард Заһидуллин белән танышу булды. Шуңа күрә икенче көнне иртә таңнан делегациябез Шентала ягына юл тотты. Адәм балаларын язмыш йөртә, диләр. Эдуард үзе Казан егете икән. Егет, дуслары чакыруы буенча Шентала ягына килеп чыккан да, Карабикколда төпләнеп калган, авыл эшкуарына әйләнгән.
Ширкәт эшчәнлеге белән танышып, ризыкларын тәмләп караганнан соң, Эдуард Заһидуллиннан: «Бик тырышканда авыл җирендә дә бик тәмле сөт ризыклары җитештерүне җайга салып була икән. Ризыкларыгызны кайларга юллыйсыз?» – дип кызыксындык. «Карабиккол» дип язсагыз, интернетта барча мәгълүмат бар, диде ул. Әле мондагы тырыш егетләр «Карабиккол» дигән шифалы су чыгаруны да җайга салган икән. Шунысы да мөһим: авылдагы мәчетне карап торучы – әлеге сөт ширкәте. Җирле мәхәлләдә укымышлы кеше булмагач, Эдуард Екатеринбургтан бер милләттәш егетне чакырып китергән. Ибраһим хәзрәт шушында гаилә корып, бүген сөт эшкәртү цехында җаваплы вазифа да башкара.
****
– Безнең районда өч кенә татар авылы бар. Карабикколдан кала Әбдеки дә Денис. Дениста бик күркәм туган якны өйрәнү музее эшли. «Бер килгән уңайдан, аны да карап китегез инде», – дип Эдуард безне шунда дәште. Чынлап та, Дениста мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирле халык тырышлыгы белән милләтебез узмышын, аеруча инкыйлаб, Бөек Ватан сугышы елларын чагылдыручы шәйләрдән һәм документлардан торган бик бай музей булдырылган. Җәмәгать тәртибендә музей мөдире вазифасын башкаручы, мәдәният йортында озак еллар эшләп килүче «Чулпан» фольклор ансамбле җитәкчесе Рәгыйдә Бадыйкова авыл тарихыннан безгә байтак гыйбрәтле вакыйгалар җиткерде. Кунакларга бүләк итеп бирелгән, Әбдеки һәм Карабиккол авыллары тарихын яктырткан «Ике авыл – бер язмыш» дигән китапта (авторы – төбәк тарихын өйрәнүче Шамил Галимов), төбәкчеләр Минәсма Хәйруллина белән Роберт Гәрәев хезмәтләрендә Денис авылы хакында шактый күп мәгълүмат тупланган.
Очрашу барышында авыл китапханәсе мөдире Айгөл Шәфигуллина татарча китаплар аз булуга зарланды. Фәнир Галимов аңа Казанга, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Сүз ара сүз чыгып, хәзерге вакытта Денис мәктәбендә бер сәгать тә татар теле һәм әдәбияты укытылмавы ачыкланды. Без, закон мөмкинлек бирә ич, нигә укытмыйсыз, дип сорагач, китапханәчеләр: «Без бит Татарстанда түгел, Россиядә яшибез», – дип җаваплады. Аларга Алмаз Хавыев: «Безнең Пермь крае, шул исәптән Татарстан да Россия Федерациясенә керә. Пермь краенда атнасына бер генә сәгать түгел, икеөч сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла торган мәктәпләр бар», – дип җавап кайтарды. Билгеле, бу – бик аяныч хәл. Мәктәптә татар теле укыту бер тукталса, аны кабат тергезү шактый кыенга туры киләчәк. Чөнки белгечләр дә, тиешле дәреслекләр дә калмый.
Пенза ягы – мал ягы
Пенза өлкәсе татар эшкуарлары клубы рәисе Бәкер Акҗегетов «Россия татар авыллары» оешмасы шурасы әгъзаларын өлкә башкаласындагы «Кагау» дигән үз кунакханәсендә кабул итте (соңрак мин хуҗа кешедән: «Ни өчен кунак йортыгызны «Кагау» дип атадыгыз, бу сүз нәрсәне белдерә?» – дип сорадым. Пенза якларында тилгәнне кагау дип йөртәләр икән. «Бу – безнең нәселнең кушаматы», – дип аңлатты әлеге атаманың мәгънәсен Бәкер абый). Бу кунакханәне шәһәрнең татар мәркәзе дисәң дә һич артык булмастыр. Бинаның икенче-дүртенче катлары кунакханә вазифасын үтәсә, беренче катта милли чаралар уздыра торган зал урнашкан, анда шушы төбәктән чыккан милләтебезнең асыл уллары – Муса Бигиев, Гадел Кутуй кебек атаклы шәхесләребез турында шактый күп мәгълүмат җыелган. Диварның зур гына өлешен шуларның портретлары биләп тора.
29 октябрь көнне эшкуарларны Пенза ягының горурлыгы булган «Кувака» чыганагы мәдәнитарихи үзәге эшчәнлеге белән таныштырдылар. Экскурсияне «Кувака» компанияләр төркеме генераль директоры, Пенза өлкәсе губернаторы киңәшчесе Камил Дәүликамов үзе үткәрде. Өлкәгә килүче кунакларга: «Каменка районында булмасагыз, Лермонтовның “Тархан” музей-саклаулыгын, “Кувака” чишмәләр үзәген күрмәсәгез, безнең якларны белеп бетермисез әле», – дип әйтәләр икән. Без әүвәл Камил әфәнде биләмәләрен күрдек, соңрак Лермонтовның балачагы үткән Тархан җирләрен гиздек.
Кувака – чишмәләр ватаны ул (байтак кеше бу сүзне үзебезнең «куак» сүзенә бәйләп аңлата). Биредәге җидегән чишмә инкыйлабка хәтле үк мәгълүм булган. Әлеге чыганактан чыккан суны, бик шифалы дип, ил башкаласына – Петербургка кадәр озатканнар. Ошбу шифалы су үз заманында Парижда үткәрелгән күргәзмәләрдә дәрәҗәле урыннар яулаган. Тик большевиклар хакимияте урнашкач, әлеге чыганак ташландык хәлгә килгән. Ике дистә ел элек Камил Дәүликамов башлангычы белән шифалы чыганак тәртипкә китерелә. Биредә суны суыртып азапланасы юк: җирдән бәреп чыккан чишмәләр юлына тиешле җиһазлар урнаштырасы да шешәләргә тутырып кулланучыларга озатасы. Билгеле, беренче карашка гына шулай гади эш кебек.
*****
Шактый күп чыгым, үҗәтлек сорый торган эшюнәлеш бу. Әмма туган җирен яраткан, суларының кадерен белгән Камил Дәүликамов куркып кала торган кешеләрдән түгел. Чишмәләрне башкалар кызыгырлык хәлгә китергәч, әҗере килә башлагач, кайберәүләр туктап та калыр иде. Тик Камил ага, янәшәдә буа будырттырып, шешәләрдән артып калган суны файдалану юлын тапкан. Хәзер монда керкә, табан кебек балыклар үрчетәләр. Ул гына да түгел, янәшәдәге тау битендә, урман читендә, берничә гектар мәйданны тимерчыбык койма белән ураттырып алып, болан асрый башлаганнар.
Боланнар утлап йөри
– Боланнарыбыз өч йөз баштан артып китте инде. Бездә терлек азыгы җитәрлек. Әле дистәдән артык марал кайтарттык, – дип, Камил әфәнде эшкуарларга безнең тарафлар өчен сәеррәк тоелган тимгелле боланнар биләмәсен дә күрсәтте. Малкайлар туристларны кызыктырыр өчен генә түгел икән. Кайтыр юлга кузгалыр алдыннан янәшәдәге кафедан болан итеннән әзерләнгән консервалар сатып алдык. Шунда ат җене кагылган юлдашыбыз Фәрит Нәбиуллин: «Камил абый, сездә атлар тибенеп азык табарлык ерганаклар күп икән. Татар аты җитми монда», – дип, хуҗа кешегә ат үрчетергә тәкъдим итте. Мөгаен, Пенза ягына икенче килүебездә Кувакада утлап йөргән татар атларын күрү насыйп булыр.
Шунысы да күңелле: Кувака җирлегендә төзелгән христиан кәшәнәсе каршында берничә ел элек «Тюльпан һәм роза» дип аталган Татар тирмәсе торгызылган. Шулай итеп, биредә христиан һәм ислам, рус һәм татар мәдәни казанышларын гавамга танытучы бик күркәм биналар хасил булган. Бу гамәлләр – җирле халык өчен эш урыннары да бит әле.
Җидегән чишмә белән хозурлангач, Камил әфәнде эшкуарларны туган авылына – Кикинга алып кайтты. 2009 елны фидакяр милләттәшебез туган җирендә үзен тәрбияләп үстергән туталарына багышлап «Маһирә һәм Әйшә» мәчете төзеткән икән. Өйлә намазын без шунда укыдык. Намаздан соң Каменка районы имам-мөхтәсибе, Кикин авылы имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Такташев тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде (Соңрак мин аңардан: «Син шагыйрь Такташлар нәселеннән түгелме?» – дип сорадым. «Мин төбәгебездәге Алтавылның иң кечкенәсе булган Теләтин авылыннан. Бездә ярты авыл Такташевлар фамилиясен йөртә», – дип җавап бирде ул).
Казаннан шактый читтә, Пенза җирендә татар әдәби телендә болай матур, ягымлы, тәфсилле итеп нәсыйхәт бирерлек имамнар бар икән, яшибез әле, җәмәгать. Дөрес, икенче көнне – 30 октябрьдә Кузнецк районының Дәхтәрни авылы мәчетендә укылган җомга намазы һәм вәгазе дә күркәм булган иде. Дәхтәрни имамы Фәнүс хәзрәт Бикмаев гади, зирәк авыл агаен хәтерләтсә, Кикин имамын үзебезнең сүз осталары Җәлил, Рамил хәзрәтләр белән чагыштырырга мөмкин. Билләһи, Илдус хәзрәтне бүген тот та башкалабызның кыл уртасында урнашкан Кол Шәриф мәчетенә имам итеп куй!
******
Русның бөек шагыйре Лермонтовның үсмер чагы үткән Тархан җирләрен гизгәннән соң эшкуарларны бертуган Абдрәшитовларның «Тройка» үсемлек майлары җитештерү заводына алып бардылар. Монда инде, Келәүледәге Фәрит Бәхтиев ширкәтеннән аермалы буларак, күпчелек эшләр белән компьютерлар идарә итә. Рөстәм Иртугановның «Каменка-ит» консервалар заводына экскурсия дә яхшы тәэсир калдырды. Хуҗа кеше анда әлеге эшкә ничек алынганлыгын, нинди киртәләр аша узарга туры килгәнлеген бәян итте.
Дәхтәрни
Әлбәттә, җомга көнне булган төп вакыйга Кузнецк районының Дәхтәрни авылында каһарман шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы булды (газетабызның үткән санында бу вакыйга хакында бәйнә-бәйнә язганга, әлеге чарага кабат тукталып тормыйбыз). Тантанадан соң әлеге һәйкәлне булдыруга зур өлеш керткән эшкуар, иганәче Ринат Әбүзәров, кунакларны Сабан туе мәйданына алып барып, бу җирлектә сафка бастырыла торган рухи-мәдәни үзәк төзелеше белән таныштырды.
Әлеге колачлы эшкә алынган Ринат әфәнде – XXI гасыр татар дөньясында әлегә беренче һәм бердәнбер яңа заман мәктәбен салдыручы иганәче ул. Эшкуар 2012 елда 60 миллион сум акчасын тотып, туган авылында бик шәп мәктәп салдыра. 2021 елны янә, дистә миллионнарын кызганмыйча, мәктәп янында спорт комплексы төзетә. Пенза губернаторы, аның бу юмартлыгын күреп, «Батыр» спорткомплексын җиһазлауга 12 миллион сум акча биргән.
Ринат әфәнденең Себердә дә бизнесы бар икән. Әмма безнең өчен беренче чиратта аның туган ягын, татар авылларын саклап калу, халыкны эшле-ашлы итүгә юнәлдерелгән гамәлләре әһәмиятле. Уңган авыл эшкуары оештырган «Восток-агро» ширкәтендә бүген Дәхтәрни, Ялгаш, Татар Кынадысы, Евлаш (татарлар һәм руслар яши торган катнаш авыл), Ульяновка (рус авылы) кешеләре хезмәт куя. Ринат Әбүзәров игенчелек, терлекчелек тармагын да үз иткән. Хәзерге вакытта аның карамагындагы фермаларда өч мең баш сыер малы асрала икән. Моның белән генә тукталып калмыйча, эшкуар күрше-тирә районнардан, Ульян өлкәсеннән дә җирләр сатып алып, җитештерүне һаман киңәйтә бара. Менә шушындый ак эшкуарларның ихласлыгын, эш-гамәлләренең нәтиҗәсен күреп, сокланып кайттык без бу сәфәрдән.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала