Исемнәре һәм иҗатлары үз халкының тарихыннан аерылгысыз кешеләр бар. Алар иҗат иткән җәүһәрләр балачактан ук кеше күңеленә керә һәм бөтен гомере буена аның юлдашы була. Аларның мирасы бер милләт байлыгы булып кына калмый, ул бик күп халыкларның уртак хәзинәсенә әйләнә. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) – әнә шундый классикларның берсе.

Г.Тукай Казанның Г.А.Клячкин хастаханәсендә. 1913 елның 1 апреле (иске стиль буенча). Фотограф – И.М. Якобсон. Дуслары, шагыйрьнең көннәре санаулы булуын аңлап, аның рөхсәте белән хастаханәгә фотограф чакыра. Бер тәүлектән – 2 апрельдә 8 сәгать 15 минутта 27 яшьлек Тукайның йөрәге тибүдән туктаячак.
Тукай халкыбызның иҗат даһилыгын мәңгеләштерде, үз заманының иң зур һәм иң җитди мәсьәләләренә җавап бирде. Габдулла Тукай ислам диненең безнең җирдә ныклы үсеш алуын XIX гасыр мәгърифәтчеләре – дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең фидакяр хезмәтләре белән бәйли. Менә «Шиһаб хәзрәт» (1913) шигыреннән кайбер юллар:
Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) хәзрәтләре – милләтебезнең дини тарихын, әүвәл заманнардан алып мөселман мәгърифәтен безнең җирдә тасвирлаган галимебез. Мөхтәрәм имамыбыз Шиһабетдин Мәрҗанине Тукаебыз тикмәгә генә олыламый. Бәлки бүгенге көндә дә ислам дөньясында Мәрҗани фикере мөселманнарны гафиллектән уятуга, башка милләтләр, диннәр, дин әһелләре арасында Раббымызның чын бәндәсе булып яшәр өчен зур хезмәт куйган һәм үрнәк булган шәхескә Тукаебыз үзенең бәясен шулай бирә.

Мәдрәсәдә алган гыйлемен Габдулла Тукай (шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт тә имам, мулла) гомере буена милләтенә ирештерергә тырыша. Шигырьләре белән үзеннән соң булган буыннарга дөрес үгет-нәсыйхәт бирә.
Коръән-Кәримдә (Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим, 89:27-28) әйтелгән: «Иә әййәтүһәннәфсүл мутмәиннәһ», ягъни, тик Аллаһуның барлыгына, Пәйгамбәрнең хаклыгына изге нәфес белән инанган мөселманның рухына: «Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде. Инде син Аллаһудан разый булган хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайт!» – дигән Коръән кәламен исәпкә алып, әдип болай ди:
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә. («Васыятем», 1909)
Бу шигъри тәфсир шагыйребезнең ахыр сулышында безгә мирас итеп калдырган васыяте булды. Аның беренче ике юлы Габдулла Тукайның җәсәден күмәргә алып барганда ак ефәк тасмага язылган. Шуңа күрә дә без – иманлы кешеләр – Тукай шигырьләреннән күңелебезгә илһам алабыз, тормышыбызда бәндәчелек белән бәйле хата һәм гөнаһларыбызны төзәтергә ашыгабыз.
«Ана догасы» (1909) шигырендә «ястүеннән соңра» дигән гыйбарә дога укуының бөтен шартлары үтәлүенә ишарә булып тора. Димәк, теләк теләүче пакьләнеп, Коръән аятьләрен укып, тәсбих тартып башта намаз укый, аннан соң Аңа үзенең теләкләрен ирештерә – газиз улына бәхет сорый:
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сәхралар тора балкып.
Авыл тын. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?
Шунда ук шагыйрь: «Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?» – дип, анага теләктәшлеген дә белдерә.
Габдулла Тукай шигъри юллар белән «Кадер» сүрәсенең тәфсирен яза. Бу – Коръәнгә беренче шигъри тәфсир була. Шәһәретдин Шәрәф үз истәлекләрендә Тукайның һәрвакыт Коръән аятләрен укып йөргәнен язып калдыра. Дога текстлары белән без шулай ук Тукайның туганнары, якыннарына язган хатларында очрашабыз. Мәсәлән, 1902 елда һәм 1903 елның 30 июнендә Уральскидан Өчилегә апасы Саҗидәгә язган хатларыннан өзекләр: «…Алла ризасы булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән-көн артып торсын» яки «Хәзер дә әти-әниемә һаман Коръән укып торам, Мәүлам кабул итсен... Хәерле гомерләрегезне теләп язучы талибел-гыйлем Габдулла». 1904 елның 26 апрелендә туганнары Абдулловларга язган хаты тагын да үзенчәлеклерәк. Бу хат текстына ул ахун Мотыйгулла хәзрәт һәм Сибгатулла хәзрәт мәхдүмнәренең укыган дога текстын урнаштырган: «...Сезнең хәзер җибәргән ун рубляне күрсәткәч, болай кычкырып сезләргә хәер-дога кылдылар: «Ярабби илаһи, ушбу ятим шәкертнең хәленә мәрхәмәт кыйлып, акча җибәргән Гурьев байларының күңелләрен һәрвакыт шат кыйл вә ул җумартларның дошманнарын мәкһур әйләп, йөзләрен түбән капла, вә һәм ул байлар солтаны Абдулловларны бөтен җир йөзендә мәшһүр вә данлыклы кыйл, вә янә һәртөрле бәла вә казалардан үзең сакла вә җирләрне җәннәт кыйл. Ярабби яүме кыямәттә кояш сөңге озынлыгы якын килеп, халыкның миләрен кайнатып, бәгырьләрен көйдергәндә, бу җумартларны гарше күләгәсендә күләгәләндер!»
Инде күргәнебезчә, Тукай үзенең иҗатында диннең милләт өчен кирәкле гамәлләрендә катнашырга тиешлегенә игътибар итә. «Исемнәремез хакында» (1911) дигән мәкаләсендә ул, мәсәлән, дини тәрбияне милли тәрбия белән бәйләп алып барырга чакыра. Иман ул – мөэмин-мөселманның тәрбиялелек, әхлаклылык билгесе, күңел тынычлыгы чарасы, өмете. Татар дөньясы милли яңарыш юлында. Бу юлда милләтнең хәле, язмышына игътибар арта. Милләтне яшәтү, үстерү өчен аның берләшүе кирәк. Ә берләштерү юлларының иң изгесе – ул Иман. Габдулла Тукай исә боларны нык белгән, шул төшенчәләр белән яшәгән, аларга инанып өметен җуймаган һәм иҗат иткән.
Без, Аллаһыга мең шөкер, XXI гасырга да Тукай белән килеп кердек. Тукай мирасы яшәгәндә милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә Тукай да яшәр. Тукайны өйрәнү, иҗатының әле билгеле булмаган якларын ачу, аны зурлау, аның бөеклеген буыннан-буынга җиткереп бару – галимнәребезнең, әдәбият белгечләренең, дин әһелләренең һәм укытучыларның изге бурычы.
Шагыйрь безнең мәчетебез белән дә элемтәдә булган. Габдулла Тукай Казанның Ал мәчетенә шәкертләр фольклорын җыючы һәм мәдәни тормышта актив катнашучы буларак килгән. Ул Ал мәчет имамы Салихҗан хәзрәт Галиевнең кияве – танылган татар нашире Шәһәретдин Шәрәф белән җылы дустанә мөнәсәбәтләрдә була. Шәрәф шагыйрьне еш кына Ал мәчеткә, мәдрәсәгә чакыра. Шушы тыгыз аралашу нәтиҗәсендә Тукай үзенең шигъриятен дини һәм милли мотивлар белән баета.
2026 елда Габдулла Тукайның тууына – 140 ел. Бу истәлекле вакыйга безгә тагын бер тапкыр аның күпкырлы даһи каләм иясе булуын искәртә. Аның шигырьләре – безнең өчен нурлы юл, миллилек чыганагы, татар теленең матурлыгы һәм көче. Казанның «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәсендә Габдулла Тукай шигырьләрен яттан өйрәнү – мәҗбүри программа өлеше. Һәр шәкерт кимендә 4-5 шигырен яттан белергә тиеш. Музеебызда Габдулла Тукайга багышланган экспозиция эшли. Тукай шигырьләре аша шәкертләребез татар әдәбиятының нечкәлекләрен аңлый, туган телебезнең байлыгын тоя, милли рухны үзләренә сеңдерә. Без моны очраклы эш дип санамыйбыз. Һәр яттан өйрәнелгән шигырь – безнең тарихыбызның, мәдәниятебезнең бер өлешен күңелдә саклау дигәнне аңлата.
Габдулла ТУКАЙ
«ВАСЫЯТЕМ»
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.
Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтеңез:
Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.
Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!
Нәфсе мотмәиннәм — тынычлык тапкан күңелем.
Әһле тәкфир — кяфер, динсез дип әйтүчеләр.
Нә рәсмә — ничек.
Садремә — күкрәгемә (күңелемә).
«Васыятем» шигыре тәүге тапкыр «Әлислах» газетасының 1909 елгы 10 февраль (60 нчы) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган. Тукай үлгәч, «Васыятем» шигыренең баштагы ике юлы шагыйрьнең үз васыяте буенча табуты өстенә ак ефәк тасмага язып эленә. Әлеге шигырь кулъязмасының фотокүчермәсе бүгенге көндә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә саклана (9 ф., 1 тасв., 9 эш).
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала