Татар халкының ничек оешуы – күптән инде галим-голәманы гына түгел, киң җәмәгатьчелекне дә кызыксындыра hәм уйландыра торган мәсьәлә. Чөнки ул фәнни әһәмияткә генә ия түгел, бәлки иҗтимагый-сәяси яңгыраш та алды. Гасырлар буе Россиясендә татарның үткәне турында, шул исәптән аның килеп чыгышы хакында да уйдырма фикерләр таратып киленде. Хәзер, ниһаять, туган халкыбызның чын тарихын өйрәнергә, шул унайдан аның ничек оешуын да фәнни нигездә ачыкларга мөмкинлек туа. Шушы яңа шартлардан файдаланып, без С. Алишев мәкаләсе белән татар халкының ничек оешуы турында сөйләшү башлап җибәрәбез. Анда бу мәсьәлә белән якыннан кызыксынган барлык иптәшләрне катнашырга чакырабыз.
Татар халкы тарихы белән танышуны әлбәттә халыкның оешу процессын тикшерүдән башларга кирәк. Бу процессны аңлау өчен баштан кавем, халык, милләт нәрсә ул дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Борынгы заманнарда кешеләр ыруг һәм кабиләләр булып яшәгәннәр. Кардәш гаиләләр, бер бабадан туган балалар үз гаиләләре белән җыйналып яшәгән оешмасы «ыруг» дип, берничә ыругка оешып яшәсә, аларны «кабилә» дип атаганнар. Бергә оешып яшәү өчен алар бер җирдә торырга һәм бер-берсен аңларга тиеш булган. Шуннан аларның тел һәм җирлек уртаклыклары барлыкка килгән. Тормыш алга киткән саен һәм кешеләрнең саны күбәя барган саен бер тирәдәге кабиләләрнең берләшүенә дә ихтыяҗ туган. Тормыш-көнкүреш, кешеләрнең социаль һәм икътисади хәле үзгәрә барып, хосусый милек үсә башлагач, кабиләләр берләшеп, бер идарәгә буйсынып яши башласлар, бу инде дәүләт килеп чыгуга җирлек була. Бер-берсенә якын кабиләләр, үзара бер үк төрле хуҗалык алып бара башласлар, бу – кавем (народность) оеша башлау дигән сүз. Кавем ул – кабиләләр тормышыннан милләт оешкан вакытка кадәр яшәгән кешеләр җәмгыяте. «Халык» дигән төшенчә исә ике төрле мәгънәгә ия. «Халык»ны бары тик «хезмәт ияләре» дип кенә аңлыйлар. Икенчесендә «халык» дип кавемне дә, милләтне дә, яки бөтен бер ил гражданнарын тулаем атыйлар. «Милләт» дип бер телдә сөйләшүче, бер җирдә оешкан кавемнән төзелгән, югары милли аны булган, үз халкы тарихын саклаган кешеләр җәмгыятенә әйтәләр. Без әнә шул кавем төшенчәсен аңлаткан җәмгыятьнең оешуы турында сүз алып барачакбыз.
Бик борынгы заманнарда «төрки» дип аталган кабиләләр – Төньяк Кытай чикләреннән Днепр елгасына кадәр арада, Себердә, Иран, Урта Азия, Идел буенда, Кавказда таралып яшәгәннәр. Аларның кайберләре күчмә тормышта яшәгәннәр, ягъни терлекчелек белән шөгыльләнеп бер урыннан икенче урынга күчеп, көтү көтеп көн күргәннәр. Икенчеләре утрак тормышта, ягъни иген игеп, йорт тотып яшәгәннәр. Бу төрки кабилиләр нигезендә соңрак төрле халыклар оешкан. Мәсәлән, казакъ, үзбәк, Идел буе татарлары, башкорт, каракалпак, кырым татарлары, кыргыз, төрекмән, төрек, азәрбайҗан һ. б. халыкларны «төркиләр» дип атыйлар. Ләкин күргәнебезчә, аларның үз исемнәре дә бар, әле төрле халыклар оешып җиткәнче үк, төрки кабиләләр үзләренең дәүләтләрен дә төрле урында төрлечә төзеп караганнар. Мәсәлән, Бөек Төрки каганаты, Уйгур төрки дәүләте, Иделнең түбән агымында Хәзәр каганаты, Төньяк Кавказ һәм Азов диңгезе буйларында Бөек Болгар дәүләте, Урта һәм Кече Азиядә сәлҗүк төрекләренең дәүләте һ. б. әнә шундый мәмләкәтләрдән булганнар. VII–VIII гасырларда Иделдән алып Днепрга кадәр булган арада «кыпчаклар» дип төрки кабиләләр тереклек иткән. Килеп чыгышы ягыннан кардәш булган болгар кабиләләре алар белән янәшә яшәгән. Бөек Болгар мәмләкәте Кубрат хан үлгәч таркалган. Аларның бер өлеше Аспарух хан җитәкчелегендә Дунай елгасы буена күчеп, андагы славян кабиләләрен үзләренә буйсындырып яңа дәүләт төзегәннәр. Славяннар күбрәк булганлыктан, алар славянлашканнар, ләкин дәүләткә үз исемен «Болгария» дип биреп калдырганнар. Болгар кабиләләренең икенче бер өлеше Дон, Идел буйлап югары күтәрелеп Чулманның (Каманың) Иделгә кушылган җирендә урнашкан һәм монда «Идел Болгарстаны» дигән дәүләт оештырылган. Жирлек төрки һәм фин-угор кабиләләрен алар үзләренә буйсындырган. Бу хәлләр VIII–IX гасырларда булган. Дәүләт белән алар хәрби демократия рухында идарә иткәннәр.
Гарәп сәяхәтчеләре һәм галимнәре X гасырда болгарларның эсегель, берсула, сувар, нокърат (серебряные булгары) дигән кабиләләрдән торганлыгын язып калдырганнар. Атаклы Ибне Фазлан үзенең Болгарга килгәндә язып калдырган сәяхәтнамәсендә Болгар патшасы Алмуш янында да тагын дүрт патша һәм башка хөкемдарлар яшәгәнлеген әйтә. Бу дүрт патша әнә шул кабиләләрнең башлыклары, ә башкалары буйсындырылган фин-угор кабиләләренең җитәкчеләре булырга тиеш. Болгар ханы исә – барысы өстеннән дә баш булган һәм үл рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән. Димәк, дәүләт төзелгән вакытта әле кабиләләр яшәгәннәр, алар дәүләт ныгыганнан соң да яшиләр, дип күрсәтә Карл Маркс. Ислам динен кабул итү – әнә шул дәүләтне ныгыту өчен, аның бердәмлеге өчен гаять әһәмиятле булган. Чөнки бер Аллага гына ышану – дәүләтнең бердәмлеген китерергә тиеш дип уйланылган. Дөрес, сувар кабиләләре башта ислам динен кабул итәргә теләмиләр, әмма Болгар патшасы бераздан аларны да яңа дингә күчәргә күндергән. Шулай итеп, күршеләр булып яшәгән кабиләләр бер дин байрагы һәм шул диннең бер өлеше булган ислам мәдәнияте астында, бер дәүләттә яшәп берләшәләр һәм бер кавем хасил итәләр. Ләкин дәүләт тә, дин дә аерым бер халыкның уртак билгесе яки сыйфаты түгел әле. Югарыда әйтелгәнчә, кавем оешып бетү өчен тел, җирлек, социаль-икътисади һәм мәдәни-көнкүреш уртаклыгы зарур.
Болгар кабиләренең X–XI гасырларда телләре дә берләшә барган, яшәү урыннары да бер Урта Идел буендагы җирләрдә булган. Мәдәни яктан да алар берләшә барганнар. Башка һәртөрле иҗтимагый оешмалар кебек үк, этник берләшмәләр дә социаль-экономик яки жиштертү ысулы уртаклыгына да ия була башлаган. Бу җәһәттән караганда, Болгар җәмгыятендә ул вакытта феодал тәртипләр, жиштертүнең дә феодал ысулы урнаша барган. Ыруг, кабилә башлыклары, аларның якыннары, хәрби башлыклар элеккечә кан-токым мөнәсәбәтләре нигезендә генә түгел, ә үзләренә буйсындырган җирләрне икътисади бәйләлектә тотып эксплуатацияли дә башлаганнар. Борынгы Болгар тарихын тикшерүче зур галимнәр Б. Д. Греков, А. П. Смирнов, болгарларда феодал жиштертү ысулы монгол яулап алулары алдыннан гына җиңеп чыккан, дип саныйлар.
XII гасырда әле болгарлар белән кыпчаклар, челматы, сабакули, бортас кабиләләренең берләшү процессы дәвам иткән. Шул ук вакытта кабиләләрнең аерымлыклары да сакланып калган. Әнә шундый оешу процессы төгәлләнеп килгәндә, 1236 елда Бөек Болгар дәүләте монголлар тарафыннан яулап алына. Табигый ки, сугышлар, яулап алулар, хәрби походлар вакытында төрле халыклар да бутала һәм шуның белән бергә этник үсеш тә тоткарлана. Бу очракта да шулай булган. Болгар шәһәрләре туздырылган, авыллар яндырылган, күп кенә болгар һөнәрчеләре яңа төзелгән Алтын Урда башкаласы Сарайга куып алып кителгән. Шулай итеп, халык оешуның беренче чоры бетеп, икенче чоры башланган.
Халыкны тәшкил иткән уртаклыклар турында бераз соңрак сөйләрбез. Хәзер исә Алтын Урда вакытында яшәгән Урта Идел буе халкы турында берничә фикер белән танышыйк. Монгол яулап алулары вакытында болгар халкы кырылып бетеп юкка чыккан, дигән караш бар. Бу, әлбәттә, дөрес фикер түгел. Чөнки археологик табылдыклар бу халыкның X–XII гасырлардагы кебек үк итеп эшләнгән тормыш-көнкүреш әйберләре XIII–XIV гасырларда да булганлыгын раслыйлар. Монголлар яндырган авыллар янында яңа болгар авыллары төзелгәнлеге дә археологлар тарафыннан раслана. Хәзерге кайбер авылларның да болгарлар тарафыннан төзелгәнлеге хакында риваятьләр бар. Ә болгар шәһәрләренең Болгар, Казан, Арча кебекләренә XII–XIV гасырларда нигез салынганлыгы мәгълүм. Тагын бер ялгыш фикер яшәп килә. Имеш, болгарлар чувашларның бабалары икән дә, ә бүгенге татарлар – килмешәк халык, яулап алучы монгол-татарлар икән. Бу фикер – болгарлардан калган кабер ташлары язмаларында берничә чуваш сүзе табылудан чыгып әйтелә. Ләкин мондый фикерне яклаучылар шул ук язмаларда булган бик күп татар сүзләрен исәпкә алмыйлар һәм этногенезне аңлата торган мәдәниятне, дәүләтчелекне, ислам динен һәм гарәп язуын, антропология һәм иҗтимагый үсеш проблемаларын тикшереп тормыйлар. Ә бу факторлар барысы да болгарларны казан татарлары белән тоташтыра. Болгар кабер ташларының телендә X–XII гасырларда да XIII–XV гасырларда да һәм аннан соң да нәкъ шундый ук элементлар сакланып кала hәм аларны казан татарлары да нәкъ шулай ук язып куя. Чуваш халкында исә мондый хәл күзәтелми.
Алтын Урда чорында Идел буенда яшәгән болгарлар башка төрки этнослар белән, бигрәк тә кыпчак кабиләләре белән бик нык аралаша, катнаша башлаган. Кыпчак кабиләләренең бер өлеше көньяктан (Дон елгасы буйлап булырга кирәк) югары күтәрелә һәм Ока белән Идел елгалары арасына урнаша. Алтын Урдадан хәзәрге мордва җиренә һәм Нижний Новгород, Пенза өлкәләре җиренә күчеп тә утыралар. Шундыйлардан Бәхан, Сигезбай, Бахмәт, Янлыч кебек феодалларны күрсәтергә мөмкин. XIII–XIV гасырларда мондый күчеп утыручы феодаллар үз якын-яраннары белән, ягъни урдалары белән руслар «мещера» дип атаган җирләргә барып утыралар. Алар соңрак русча «мещеряклар», татарча «мишәрләр» дип атала башлый. Болгарлар әнә шул мишәрләр белән дә, Алтын Урданың төп территориясендә яшәгән башка кабиләләр белән дә төрлечә элемтәдә була. Мәдәни һәм дини багланышлар, сәүдә итү һәм дәүләт идарәчелеге кебек элемтәләр булып алар, кавем оешуда үз эзләрен калдырмый шул процесска көчле йогынты ясаган.
Алтын Урда дәүләтендә нинди халыклар һәм нинди кабиләләр яшәгәннәр соң? Аның тирә-ягында, бигрәк тә төньягында буйсындырылган халыклар – руслар, Идел һәм Кама буе болгарлары, чуваш, мари, мордва, удмурт, башкорт; көньягында кыргыз, сартлар, төрекмәннәр; дәүләтнең төп җире булган Түбән Идел һәм көньяк далаларда, Идел белән Җаек (Урал) елгалары арасында һәм аннан да ары җирләрдә күп төрле кабиләләр: монгол аристократиясе, мангытлар, кыпчаклар, бәҗәнәкләр (печенеглар), каракалпаклар, ногайлар, ойротлар, үзбәкләр, сәлҗүк төрекләре һәм башка ваграк төрки ыруг-нәселләр һәм кабиләләр көн күргәннәр. Аларның гореф-гадәтләре, тормыш алып барулары, әлбәттә, бертөрле генә булмаган. Телләре дә, бигрәк тә халык сөйләм теле дә, төрлечә булган. Мәсәлән, сәлҗүк төрекләре белән мангытлар аралашып хәзерге кырым татарларының телен; болгарлар белән кыпчаклар кушылып соңгы вакыттагы Идел буе татарлары (мишәрләрне дә кушып) телен тудырганнар. Башка кабиләләр исә бүтән телләрне, мәсәлән, казакъ һәм кыпчак кабиләләре казакъ телен; кыпчак, үзбәк һәм сарт кабиләләре үзбәк телен һ. б. китереп чыгарганнар.
Тел турында сүз алып барганда халык сөйләм телен язма әдәби телдән аерып карыйлар, чөнки ул чынбарлыкта да шулай аерылган. Язма әдәби тел Алтын Урда дәүләте вакытында XIII–XIV гасырларда югарыда әйтеп кителгән әнә шул барлык кабиләләр, халыклар өчен уртак бер тел булгандыр, күрәсен. Хәзерге әдәбият һәм тел тарихы белгечләре XV гасырга кадәр язма әдәбият барлык төрки халыклар өчен уртак телдәге уртак әдәбият булган дип саныйлар. Ләкин кабатлап әйтәм: халык сөйләм теле – бер генә төрле hәм барлык халыклар, кабиләләр өчен дә уртак тел булмаган. Угыз-төрки һәм кыпчак-төрки телләре аерылган кебек, лексикада да аерымлыклар көчле сизелгән, чөнки тормыш шартлары төрле җирдә төрлечә булган.
Алтын Урданың төп җирләрендә Урта Идел буендагы кебек язуы кабер ташлары табылганы юк әле. Шулай ук Алтын Урда башкаласы Сарайда табылган археологик истәлекләре дә, һөнәрчелек әйберләре дә Болгардагы казылма табылдыкларга охшамаган, ә Хәрәзм әйберләренә охшаганнар. Бу турыда академик Греков Б. Д. һәм Якубовский Ю. А. язып чыктылар. Жирлек мәсьәләсенә килсәк, монда да аерымлык күренеп тора; Алтын Урда җирләре дала булганлыктан көтүлекләр өчен җайлы урын булса, Урта Идел урман, кырлар иле булып тора. Монда ел буе көтү көтеп булмый, игенчелек белән шөгыльләнергә кирәк. Шуннан чыгып, тормыш итү рәвеше дә ике җирдә ике төрле килеп чыга һәм тамырдан үзгәрешләр булуы күренеп тора. Берсендә күчмә тормыш, терлек көтү рәвешендәге тормыш булса, Урта Идел буенда утрак, игенчелек белән көн күргәннәр. Менә шундый ике төркем көрәш рәвешендә халыклар тормышының барлык якларына, иҗтимагый үсешкә, мәдәнияттә, гореф-гадәтләргә, милли үзаңга да зур йогынты ясаган.
Моңардан башка тагын бер зур факторны хәтердә тотарга кирәк. Ул – дин. Болгарлар 922 елда ук ислам динен рәсми кабул итеп, үз җирләрендә ислам мәдәниятен үстерә башлыйлар. Алтын Урдада исә ислам дине, Мөхәммәд Үзбәк хан вакытында, ягъни 1310-1320 елларда гына рәсми рәвештә кабул итеп, күчмә халыклар арасында тарала башлый. Соңгы гасырларда чыганаклар күчмә далаларда диннең таралуы яки ныгуы бик акрын барганлыгын сөйли. Мәсәлән, казакълар, кыргызлар һәм Себер татарлары арасында XVI–XVIII йөзләрдә ислам дине әле бик көчле булмаган. Димәк, ислам мәдәнияте да анда бик нык үтеп кермәгән булган. Ә ислам мәдәнияте – кешеләрнең тәртибен, үзләрен тотышын, гореф-гадәтләрен, гомумән, көн итү рәвешен билгели торган фактор буларак, халык тормышында зур роль уйнаган.
Шәһәрләргә килсәк; алардагы халык Хәрәзмнән һәм Болгардан куып китерелгән булганлыктан, монда дин – яхшы ук көчле булган. Бу шәһәрләр – ике культура үзәге арасында, ягъни Хәрәзм һәм Болгар арасында күчмә халыклар өчен файдалы булганга төзелгән.
Шулай итеп, Алтын Урда вакытында аңа кергән халыклар арасында якынаю һәм кушылу күренешләре белән беррәттән, аерым өлкәләрдә һәм аерым шартларда яшәүче халыклар арасында уртак билгеләр булмаганы да күренә. Әнә шул уртак билгеләрнең (жирлек, тел, икътисад, мәдәният) булмаганлыгы – Алтын Урда дәүләте таркалу сәбәпләренең берсе булган. XIV гасырда, Мөхәммәд Үзбәк ханнан соң бигрәк тә, бу дәүләт таркала башлый. Үзбәк хан яраннары яки кабиләсе дип әйтикме, ул үлгәч, сартлар урнашкан Урта Азия җиренә китеп, соңгылары белән кушылалар hәм бу кушылган халык «үзбәкләр» дип атала башлый. Икенче бер кабиләләр, күчмә тормышны ташламыйча, бераз көнчыгышка табы китеп, үз тормыш рәвешләрен дәвам итәләр hәм «казакълар» дип аталалар: «Казакъ» дигән сүз – үз иленнән читкә киткән кешене аңлата. Кайберәүләре – XIII гасырда Алтын Урдада яшәгән Ногай бәк исәмен алып, шул дәүләтнең төп урынында калалар. Угыз телле сәлҗүк төрекләре исә, мангытлар белән кушылып, Кырымда урнашалар. Бу китүләрнең төп сәбәпләре – даланың күчмә тормыш hәм көтүчелек белән шөгыльләнү өчен ярлылануы, климат шартларының начараюын, сәүдә юлларының үзгәрүе нәтиҗәсе дип санарга кирәк. Электән калган утрак тормышлы болгар-кыпчаклар үз урыннарында, Урта Идел буенда калалар. Электәге кебек үк шул ук җирләрдә мордвалар, чувашлар, марилар hәм удмуртар да яшиләр. Игенчелек белән ничәмә йөз еллар шөгыльләнгән бу халыкларның кендеге шунда береккән. Аларда күчмә тормыш күнекмәләре бөтенләй булмаган. Алар шул җирдә Алтын Урда дәүләте чорында да үз бәйләренә (бәк дисәк тә була) буйсынып, алар кул астында яшәгәннәр. Әлеге бәйләр Алтын Урда ханнары белән байланышта булсалар, халык массасы үз җир тормышы белән яшәгән. Урыс ельязмалары болгарларның Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчек, Казан бәйлекләре (алар язганча князьлекләр) булганлыгын язып калдырганнар. Димәк, ул вакытта Болгар җирендә феодал таркалулык хөкем сөргән. «Феодал таркалулык» дип феодализм үсешендәге бер дәверне, элек бер бөтөн булып яшәгән дәүләтнең төрле бәйлекләргә таркалып яшәгән чорын әйтәләр. Ул – феодализм үсешендәге бер баскычы булган. XIV гасырның икенче яртысында әнә шул феодаль таркалулык бетә башлаган, ягъни бәйлекләр бергә кушылу юл тота башлаганнар. Ельязмалар, әйтеп узылган бәйлекләрне, вак дәүләтләрне бергә кушып, «Казан бәйлекләре» (княжество казанския) дип атаганнар. Әнә шулай итеп, кавем оешуда икенче этап, феодал таркаулык, монгол дәүләте вакытындагы бер чор бетә hәм халыкның тәмам оешып бетү чоры, өченче – хәлиткеч этап башлана. Бу инде – Казан ханлыгы вакыты була. Казан феодал дәүләтен тарих фәнендә «Казан ханлыгы» дип атыйлар. Бу дәүләтнең оешуы ничек булганлыгы мәсьәләсен икенче урынга калдырып, татар халкының бу вакытта ничек оешып бетүе мәсьәләсен тикшерик.
Безнең күп кенә тарихчыларыбыз «Казанская история» дигән XVI йөз китабыннан шундый өзек китерергә яраталар. Имеш, Казанга Алтын Урдадан Мөхәммәд хан килгән hәм аның янына, ягъни Казанга, Алтын Урдадан, Кырымнан, Әстерханнан, Азовтан кешеләр килеп Казан халкын барлыкка китергәннәр... Шул ук китаптагы «Казан халкын болгарлар тәшкил иткән», – дип ассызыклап әйтелгән фикерне нигедер телгә алмыйлар. Бу – дөрес булмаган караш, hәм ул – патша самодержавиесе тарихчыларыннан калган hәм Сталин, Брежнев вакытындагы сәясәткә яраклы булганлыктан шулай дәвам итеп килде. Әле 1991 елда гына тагын бер караш килеп чыкты. Имеш, Алтын Урда җирендә махсус татар халкы оешкан hәм алар Казан җиренә килеп урнашканнар hәм шулай итеп татар халкы барлыкка килгән... Бу караш Алтын Урда империясен яклау, ул империяне хәзерге татарлар белән бәйләү идеясе генә. Ләкин, Алтын Урда җирләрендә «татар» дигән бернинди халык яшәмәгән. «Татар» дигән халыкның теле дә сакланып калмаган, археологик табылдыклар яки башка төрле мәдәни калдыклары да юк. Казан ханлыгының халкы турында Алтын Урда дәүләте, аның халкының тирән тикшергән академик Греков Б. Д. hәм Якубовский Ю. А. кебек зур галимнәр менә нәрсә язалар: «Тарих фәнендә бу дәүләтләрне (Казан hәм Кырым ханлыкларын) Алтын Урда дәвамы яки татар-монгол халыклары дип карау урнашкан. Кырымга карата әйтелгән бу караш байтак күләмдә дөреслеккә туры килә. Болгар яки Казан ханлыгы белән эш башкачарак тора. Ул ил – борынгыдан, аз дигәндә X нчы гасырдан башлап, җир эшкәртү белән көн күргән ил була. Игенчеләрнең хезмәте – икътисади һәм мәдәни тормышның нигезе була. Болгар мәмләкәте үз чорында Түбән Идел буенда һәм кыпчак далаларында яшәгән халыкларны икмәк белән тәэмин итә.
Болгар халкына XIII–XIV һәм XV гасырның беренче яртысында да монгол-татарларның этник яктан да, мәдәният ягыннан да йогынтысы бик аз булган. Киресенчә, Болгар мәмләкәтенең халкы хуҗалык ягыннан гына түгел, ә мәдәни яктан да Түбән Идел буендагы шәһәрләргә hәм дала халкына зур йогынты ясады. Ике йөз елдан артыграк булган татар хакимияте вакытында Болгар халкына бераз кыпчак-монгол элементларының да керүе кире кагылмый, әлбәттә. Ләкин антропология фәне мәгълүматлары бу мәсьәләдә бик көчсез дәлилләр бирәләр.
Димәк, Казан ханлыгы төзелүе – татар дәүләте төзелүе итеп карарга ярамый. Халыният һәм гаскәр генә басып алучы татарлар булганнар, ә төп халык – үзенең нигезендә җирле (абориген) болгар халкы булып калган. Мәсәләнә махсус тикшерүче рус галимнәре шулай итеп Казан ханлыгын Алтын Урда дәүләтенең дәвамы яки «кыйпчылчы» итеп карайлар. Шулай ук аның халкыннан монгол-татарлардан оешкан дип әйтмиләр. «Монгол-татар» дип әйтү урыс чыганакларында шундый атама кулланылганлыктан килеп чыккан. Алар – бер үк халыкны, ягъни монголларны «татарлар» дип атыйлар. Монгол Республикасының Фәннәр Академиясе чыгарган Монголия тарихы китабында «монголларны урыс чыганаклары hәм әдәбияты «татарлар» дип атыйлар» дигән искәрмә ясалган.
«XV гасырда Казанга Алтын Урдадан Олы Мөхәммәд ханның углы Мәхмүд белән 2 меңләп гаскәри килгән булырга тиеш, XVI гасырда Сахибгәрәй, Сафагәрәй ханнар заманында 300ләп гаилә Кырымнан килгән» дигән хәбәр бар. Башка җирләрдән, мәсәлән, Себердән, Әстерханнан берничә феодалның килеп, Казанда бәй булулары турында мәгълүматлар бар. Мондый турыдан-туры чыганаклардан тыш, тел тарихы чыганакларында ногайларның беразы Казан артына килеп утырулары турында сөйләнә. Ләкин алар монда кайчан килеп урнашулары әле ачыкланмаган. Ләкин бу килеп‐кушылулары болгар-кыпчак халкының оешуы бетү башында бик кечкенә элементлар дәрәҗәсендә генә иде. Әнә шундый элементлар буларак бу халык составына берникадәр фин-угор кешеләре дә кергән булырга тиеш. Безнең халыкның оешып бетүе – болгар, кыпчак компонентларыннан булуы бик күп фәнни чыганаклар hәм шул юнәлештәге фәнни тикшеренүләр белән дә раслана.
Казан ханлыгы вакытында җирле халыкны урыслар күбрәк «болгарлар» дип атаганнар. Иван III 1487 елда Казанны яулап алгач үзен «Казан патшасы» hәм «татар патшасы» дип түгел, ә «Болгар патшасы» («Князь Булгарский») дип атый. Югарыда телга алынган «Казанская история» авторы да «булгары» hәм «казанцы» этнонимнарырын «татары» дигән атамага караганда күбрәк куллана. «Ул халыкны тәшкил иткән болгарлар, («худые болгаре»), («срачиннар») (мөселманнар) hәм черемислар (мари, чувашлар) яңа ханны урыс яулап алуларыннан саклану өчен таяныч буларак шатланып каршы алдылар», дип язган.
«Бөтен русиянең патшасы – бөек кенәзе Федор Ивановичның намуслы тормышы турында повесть» XVI гасыр ахырында язылган hәм анда мондый сүзләр бар: «Иван IV бөек Казан шәһәрен алды, аның тирә-якларын әсирлеккә алды, бик күп пычрак болгарларны кырып бетерде. Федор (Иван IVнең углы) патшалык иткәндә болгарлар баш күтәрделәр hәм ул үзенең идарә итүчесе Борис Федоровичага (Годуновка) намуссыз болгарларга каршы бик күп гаскәрләр җибәрергә кушты... Бу гаскәрләр Болгар мәмләкәтенә килделәр. Алар анда күпләрне әсир алдылар hәм сугыштылар...».
XVI гасырның 80 елларында урысның бөек кенәзләре hәм патшалары турында язылган «Степенная книга» hәм XVII гасыр ахырында төзелгән Ельязма җыентыгында да «Казан-Болгар шәһәре» дип әйтелгән. Бу вакытта да әле «болгар» атамасы кулланышта йөргән. Ләкин шул ук вакытта православие дине әһәләре, урыс дәүләте чиновниклары арасында hәм кайбер ельязмаларда «татар» этнонимы да тарала башлый. Көнбатыш Европа илләрендә элегрәк тә Идел буе халыкларының барысын да «татар» дип атау гадәткә кергән булган, чөнки алар – халыкларның башка исемнәрен белмәгәннәр. Казан ханлыгында яшәүче фин-угор халыклары чувашлар hәм марилар төп җирле халыкны «суаела» дип, ә удмуртлар «бигер» (болгар) дип атаганнар. Без хәзер «татарлар» дип атаган төп халык үз-үзен «болгарлар» дип йөрткән. XVI йөзнең беренче яртысында яшәгән атаклы Казан шагыйре Мөхәммәдьяр узен «татар» дип атамау гына түгел, ә ул атамадан ачы көлеп язган.
Халыкның үзен татар дип атарга теләмәве 1917 елга кадәр дәвам иткән. Язучылар, шагыйрьләр hәм башкалар үзләренең язган әсәрләре астында «әл-болгари» дип өстәп куя торган булганнар. Борынгы кульязмалар белгече З. Максудова: «минем картотекада «әл-болгари» дип кул куелган меңләгән авторларның язмалары бар»,– дип әйтә иде. 1700 елда Әхмәт дигән берәү хаҗга баркан вакытта Исламбулда «кем син?» дигән сорауга «Урыс дәүләтендәге Болгар вилаятеннән» дип җавап бирә. Көчләп чукындырудан качып 1740 елларда Казан ягыннан Төркиягә киткән 70 ләп кеше үзләренең «тумыштан болгарлар без» дип әйтәләр. 1755 елгы атаклы восстаниенең идеологы Батырша (Габдулла Галиев) узе мишәр булса да, «безнең бабаларыбыз – болгарлар» дип язып калдырган.
Ш. Мәрҗани, ә соңрак Г. Ибраһимов «халык үзен «татар» дип атауга каршы килә», дип билгеләп үттеләр. Мондый мәгълүматлар җитәрлек, ләкин без Казан дәүләте чорыннан чыгып киттек инде...
Шулай итеп, тарихи фактлар Идел-Кама җирлегендә бер төрки халыкның, ягъни болгар-татар халкының үсеш процессын күрсәтәләр. Монда бер халыкны төрле халыкларга бүлү (татар, болгар, мишәр, ногай h. б.) мөмкин түгел. Ләкин кайбер тарихчылар Болгар кавеме турында XIV гасырларга кадәр китереп җиткереп язалар да, XV гасыр башлангач Казан татарлары кавеме дип яза башлыйлар. Алар уенча, болгарлар беткәннәр дә, татарлар килеп чыккан булып чыга. Татарлар кайдан килгәннәр, нинди әз калдырганнар – бу турыда тикшереп тормыйлар. Яңа халык оешу өчен йөзләр еллап вакыт кирәк, ә монда әнә шул мөһим мәсьәлә игътибардан читкә кала. Без хәзер «Болгар-татар халкы», «Казан татарлары» дип язабыз икән, ул «татар» атамасы урыслар тарафыннан тагылган кушамат буларак кына кулланышка кергән. «Казан татарлары» дигән атама соңгы чорда, бигрәк тә Совет чорында фәндә урнашкан исем генә. Чынлыкта бу җирдә мөстәкыйль яшәгән болгар халкы hәм аның дәвамчысы булган бүгенге татар халкы яшәгән, ягъни бер үк кавем узен яшәвен дәвам иттергән. Чөнки болгар-кыпчак теленнән, аның мәдәниятеннән hәм башка төрле үзенчәлекле, аермалы булган hәм үзенә генә хас булган чыганаклар да, археологик материаллар да булмау – югарыдагы фикерне раслый.
Тел тарихын тикшерүче галимнәрнең фикеренчә, XV–XVI йөзләрдә дә борынгы төрки әдәби теленең аерым төбәкләрдә төрлечә үрнәкләре килеп чыга. Шул төбәкләрдә яшәгән халыкларның исемнәре белән исемләнеп ул үрнәкләр фәндә түбәндәгечә аталалар: борынгы үзбәк, борынгы төркмән, борынгы азербайжан hәм борынгы татар язма әдәби телләре. Халык сөйләм теле исә, тормыш-көнкүреш hәм табигать шартларының аерымлыклары нигезендә – күрсәтелгән халыклар арасында аермалы булган. Безнең нигезен болгар, кыпчак кабиләләре тәшкил иткән халкыбызда диалектик аермалыклар да күптән яшәп килгәннәр. Ул аермалыклар Казан ханлыгы вакытында бераз көчәйгән булуы да ихтимал, чөнки мишәрләр урыс дәүләте хакимлегендә урыслар белән аралашып яшәгәннәр. Мишәрләр казан татарларына кадәр үк «татар» атамасын үзисем итеп кабул итәләр hәм шул ук вакытта «мишәр» атамасыннан да ваз кичмиләр. Чөнки «татар» дип аталу – Казан татарлары белән бер үк халык икәнлеген күрсәтә торган дәлил булып торган.
Казан татарлары hәм мишәрләр өчен уртак бер яшәү җире – Урта Идел буе булган. Алар электән үк инде бу җирне бергәләп мәдәни hәм икътисади яктан үзләштергән булганнар. Казан ханлыгы чорында мишәрләр Мәскәү дәүләте белән чиктәш булганнар hәм алар арасындагы чик казанлылар белән аралашуга комачау итмәгән. Чөнки дәүләт чикләре ул вакытларда хәзер без аңлаганча йозаклап куелган булган.
Икътисади мәсьәләләрдә дә багланышлар hәм уртаклыкны күрәбез; шул ук феодал тәртипләр: бер үк төрле җир биләү формалары; утрак тормыштагы игенчелек хуҗалыклары hәм һөнәрчелек. Халыкның утрак тормышы күчмә тормыштан бик нык аерылган булган hәм ул – халыкның үсешендә үзенә күрә бик зур йогынты ясаган, аның милли үзаңына, мәдәниятенә яхшы ук тәэсир иткән.
Мәдәният, милли үзаң hәм кешеләрнең гореф-гадәтләре, тәртипләре ул вакытта Ислам дине кысаларында булган. Казан ханлыгы чорында ислам мәдәнияте нык үскән дип санарга кирәк. Ул вакытта Казан татарлары hәм мишәрләр арасында бер үк төрле мәчетләр hәм алар янында мәктәп-мәдрәсәләр булган. Казанның үзендә зур китапханәләр эшләнгән.
Болгарлардан калган сәүдәгәрлек итү, сату-алу, табыш итү гадәте югарыда телгә алынган ике тугандаш этник төркемгә хас, көчле бер сыйфат булган. Шул эшкә һәвәслек, аны ярату хисләре – алар өчен аерым бер үзенчәлекле күркәм сыйфат булган. Уз илен ярату, Ватан өчен кайгырту хислоәре ул вакытта да булган. Ләкин сәяси аңлылык, әлбәттә, хәзерге югарылыкта булмаган. Үз илен саклау өчен яулап алуларга каршы алып барылган сугыш вакыйгалары, бигрәк тә 1552 елда дәүләтнең башкаласы Казанны халыкның каһарманнарча саклавы – Ватанны сөю хисләренең ачык чагылышы булып тора.
Шулай итеп, тормыш барышында төп рольне уйнаган, шул халыкка гына хас булган тел, җирлек, социаль-икътисади hәм мәдәни уртаклык сыйфатлары бердәм рәвештә Казан ханлыгы вакытында үсеп житкәннәр hәм соңнан «татар халкы» дип аталган кавемнең оешуын күрсәткәннәр.
Сәлам Алишев,
CCCP Фәннәр Академиясе Казан фәнни үзәгенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм тарих институтының тарих бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы.
Редакциядән: Татар халкының ничек оешуы – күптән инде галим-голәманы гына түгел, киң җәмәгатьчелекне дә кызыксындыра hәм уйландыра торган мәсьәлә. Чөнки ул фәнни әһәмияткә генә ия түгел, бәлки иҗтимагый-сәяси яңгыраш та алды. Гасырлар буе Россиясендә татарның үткәне турында, шул исәптән аның килеп чыгышы хакында да уйдырма фикерләр таратып киленде.
Хәзер, ниһаять, туган халкыбызның чын тарихын өйрәнергә, шул унайдан аның ничек оешуын да фәнни нигездә ачыкларга мөмкинлек туа. Шушы яңа шартлардан файдаланып, без С. Алишев мәкаләсе белән татар халкының ничек оешуы турында сөйләшү башлап җибәрәбез. Анда бу мәсьәлә белән якыннан кызыксынган барлык иптәшләрне катнашырга чакырабыз.
«Мирас». – 1991. – №1. – Б.76-83.
Сурәттә – CCCP Фәннәр Академиясе Казан фәнни үзәгенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм тарих институтының тарих бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Сәлам Алишев (1929-2015)
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала