СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.
Башта шундый матур темалар йөри. Язасы иде. Энҗе бөртекләре шикелле итеп тезеп бирәсе, сокландырырлык итеп язасы, кешеләрнең йөрәкләренә үтәрлек, күз яшьләрен чыгарырлык һәм кирәкле урында шатланып елмаерлек, иркенләп көләрлек итеп, кеше чын мәгънәсе белән ләззәтләнерлек итеп язасы иде.
Их, ничек язарга соң!
Бездә коммунистар образы бик аз. Алар да нинди дә булса нәчәлник итеп сурәтләндереләләр. Ә менә гади коммунистарны, нәчәлник түгел коммунистарны язучы юк, андыйларның образы матбугатта чагылмый. Ә бит чын коммунистның саф тойгыларын бирү ул гаҗәп яхшы булыр иде.
Шуны бирергә тырышачакмын. Чын коммунистның, чын большевикның саф тойгыларын бирергә кирәк. Аның һәркем аңларлык простой һәм ачык икәнлеген һәм шуның белән бергә бөек икәнлеген күрсәтергә кирәк. (Аның кечкенә бер күренеше «Сиваш»та Әхмәди турында бар.)
Язар идем мин, иптәшләр, йөрәгем белән язар идем.
1938, 18 апрель
Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала