Алтын Урда рухи мәдәниятенең нигезен бу дәүләт барлыкка килгәнче булган ике этномәдәни дөнья тәшкил иткән. Аның берсе – җирле төрки, башлыча кыпчак дөньясы булып, икенчесе Үзәк Азиядән килгән төрки-татарлар һәм беркадәр, бигрәк тә Алтын Урда тарихының башлангыч чорында, монголлар санала.
Кыпчак балбалы. Луганскидагы кыпчак балбаллар парк-музее
Үзәк Азиядә яшәгән төркиләрнең, шул исәптән, борынгы татарларның һәм аларның көнбатыштагы кардәш күршеләре булган кыпчакларның да рухи дөньясы, барыннан да бигрәк, таштан ясалган кеше сурәтләрендә сакланып калган. Монголиядә, Алтайда һәм шул тирәдәге башка төбәкләрдә VI-VII гасырларда куелган таш сыннар дошман явында һәлак булган сугышчы образын гәүдәләндерә. Аның өстендә – хәрби кием, бер кулына – кылыч, икенчесенә касә тоткан. Мәҗүси төркиләр, шуның янына килеп, үзләренең йолаларын уздыра торган булганнар. Кулына касә тоткан таш сын, гүя, шунда үзе дә катнашкан...
Көнбатыштарак яшәгән тугандаш кыпчак халкында балбаллар азмы-күпме аерылып тора: аларда кешеләргә охшашлык күбрәк, таштан ара-тирә хатын-кыз сынын да ясап куялар (русларның «каменная баба» дигәне шуннан чыккан булса кирәк). Кыпчак балбаллары савытны ике куллап корсак турысында тоткан. Мөгаен, ул савыт, җан ияләрен теге дөньяда рәхәт-мул тормыш көтә, дигәнне аңлатадыр...
Балбалларны өйрәнүче галимнәр фикеренчә, кыпчаклар шул рәвешле үзләренең борынгы бабаларын илаһи бер батыр зат итеп күргәннәр. Алай табыну сыйнфый җәмгыятькә кадәр, кабиләләр булып яшәгән заманнарда кабилә башлыкларын олылаудан килә. Монголлар яу белән киләләр дә, ул башлыкларның кайсыларын читкә тибәреп, кайсыларын үтереп, алар урынын үзләре алалар. Алтын Урда дәүләте төзелгәч, Дәшти Кыпчак далаларында балбал куюдан туктыйлар. Моңа, әлбәттә, адәм сыны ясауны һәм шуңа табынуны тыйган ислам диненең дә йогынтысы булмый калмаган.
Фарсы әдәбиятының йогынтысы көчәя
Икенче яктан караганда, ислам динен кабул итү шәһәрләрнең үсеп китүенә, рухи дөньяның көчәюенә, гарәп алфавитының керүенә, язма китапларның киң таралуына сәбәпче була. Җүчи Олысында фарсы һәм гарәп дөньясының X гасыр даһи шагыйрьләре Фирдәүси белән Рудакый, XI гасырның бөек шагыйрьләре әлМәгарри белән Гомәр Хәйям, XII гасырның суфи шагыйре Гаттар белән Низами, XIII гасырның Руми белән Сәгъди һәм Шәрыкта иҗат иткән бүтән шагыйрьләрнең мәшһүр әсәрләре киң таралган була. Фирдәүсинең үлмәс «Шаһнамә» поэмасыннан алып Сәгъдинең «Гөлстан»ына чаклы – ул әсәрләр һәммәсе дә фарсы телендә язылып, фәкать гарәп шигъриятенең классигы әл-Мәгарри китаплары гына гарәп телендә була.
Шәрыкның акыл ияләре һәм шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләрне татар халкы борын заманда да, соңрак та яратып укый. Бигрәк тә фарсы әдәбияты йогынтысында Алтын Урданың үз шагыйрьләре, әдипләре күренә башлый. Урта гасырлардагы татар әдәбияты үрнәкләре дип бүген Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» поэмаларын, Насретдин Рабгузыйның «Кыйссаселәнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы») һәм Мәхмүд бине Галинең «Нәһҗел-фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы») дип исемләнгән чәчмә әсәрләрен әйтә алабыз.

Фирдәүси Мәхмүд Газнавигә «Шаһнамә»не укый. Вардгес Акопович Суренянц рәсеме. 1913 ел
Боларның байтагының фарсы теленнән тәрҗемә булып күренүе ихтимал. Бигрәк тә Котб «Хөсрәү вә Ширин»не Низами Ганҗәвидән, Сәйф Сараи «Гөлстан»ны Сәгъди Ширазидан алып язылган, хәтта исемнәрен дә үзгәртмәгән дип уйларга урын бар. Әмма Алтын Урданың талантлы шагыйрьләре, фарсы классикларының поэмаларын турыдан-туры безнең телгә тәрҗемә итү белән канәгатьләнмичә, аларга иҗади килеп, урта гасырлардагы татар-кыпчак дөньясының, кала һәм дала халкының рухын, көнкүрешен чагылдыралар. Әдәбият галимнәре фикеренчә, борынгы заманнарда һәм урта гасырларда, гомумән, язучылар мәгълүм сюжетларны оста файдаланалар. Бу күренешне үз чорының шигъри кануны, дөньяны кабул итүнең һәм шигъри фәлсәфәнең эстетик калыбы итеп санарга кирәк. Шагыйрьләр ул гадәтне соңга таба да бөтенләй үк онытып бетермиләр. Пушкин белән Тукай, мәсәлән, йә берәр даһига ияреп, йә берәрсенең әсәреннән көлеп, пародия төсендә өр-яңа әсәрләр иҗат итүләре белән дә шигърияткә үзләреннән зур өлеш керткәннәр.
Хөсрәүнең әбисе Истәми каһанның кызы була
Котб үзенең «Хөсрәү вә Ширин» әсәрен Сарай (Сарай Бәркә) шәһәрендә 1342 елда тәмамлаган. Хөсрәү – тарихи шәхес, 590-627 нче елларда Фарсы дәүләтенең шаһы була (тарихи чыганакларда — Хосрой II, Хосрой Парвиз); атаклы шаһ Хосрой Ануширванның (Хосрой I) оныгы һәм аның әбисе Төрки каһанлыгын төзүчеләрнең берсе, инде безгә таныш Истәми каһанның кызы була. Хөсрәү белән аның хатыны Шириннең кичергәннәре Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендә дә, бүтән шагыйрьләр иҗатында да тасвирлана. Фарсы поэзиясендә киң таралган темага кызыгып, 1181 елда Низами да һәм менә 1342 елны Котб та поэма иҗат итәләр.

Хөсрәү белән Ширин фарсы миниатюрасында
Котб әсәренең үзәгендә Хөсрәү белән Шириннең мәхәббәте сурәтләнә. Әмма Ширингә япь-яшь, гаҗәеп көчле рәссам булу өстенә, янә йөз һөнәр иясе Фәрһад та гашыйк. Аның гыйшкын автор намуслы затның илаһи саф хисе итеп тасвирлый. Каһарманнарының килеш-килбәтләрен сурәтләгәндә дә, изге хисләренә үз бәясен биргәндә дә автор һичбер мактау сүзен кызганмый:
«...Гыйшык берлә терек ошбу галәм!
Әгәр гыйшык булмаса, булмас ирде адәм».
Поэманың башыннан алып ахырына кадәр хатын-кызга ихтирам чагыла. Гомумән алганда, бөтен Шәрыктагы кебек үк, Алтын Урдада да асыл затны олылау гадәте яши. Бу уңайдан, Ибне Баттута: «Бу якларда хатын-кызга карата аларның (татарларның) олуг хөрмәт күрсәтүенә шаклар каттым. Ир-ат белән чагыштыргысыз зур хөрмәт үзләренә», – дип яза.
Котбның тезмә юллары замандашларына да (әйтик, Харәзмигә), аннан соң әдәбиятка килгән шагыйрьләргә дә – Мөхәммәдьярга (XVI гасыр), Утыз Имәнигә (XVIII-XIX гасырлар), Тукай белән Бабичка (XX гасыр башы) нык тәэсир итә.
«Гөлстан бит-төрки» – Алтын Урданың шигъри энциклопедиясе
Урта гасырларда татар әдәбиятының чәчәк атканлыгын шагыйрь Сәйф Сараиның иҗади мирасы да раслый. Шагыйрь 1321 елны Идел буендагы Камышлыда (хәзер Самара өлкәсенә керә) сәүдәгәр гаиләсендә туа.
Шагыйрьнең үзенә кушамат итеп Алтын Урданың башкаласы исемен алуы гына да иҗатында зур уңышлар казанганлыгын, олуг талант иясе икәнлеген күрсәтә. Олыгайгач, ул Мәмлүкләр Мисырына барып чыга, гомеренең соңгы елларын шунда яшәп, 1396 елда дөнья куя. Бүген безгә мәгълүм поэмаларын да шунда яшәү чорында иҗат итеп калдыра. «Гөлстан бит-төрки» («Төркичә Гөлстан», 1391) поэмасын автор XIII гасырда яшәгән фарсы шагыйре Сәгъдидән ирекле тәрҗемә рәвешендә язарга тотынса да, укучы игътибарына төрки дөньядагы җәүһәрләрне тәкъдим итүе белән әсәрен бик нык баета. Поэманың ахырында автор сигез төрки-татар шагыйренең берәр әсәреннән өзек китерә һәм, һәркайсына үзенең карашын сиздереп, җавап язып чыга. Шулай итеп, Сәйф Сараиның бу поэмасы шул замандагы татар шагыйрьләре иҗатыннан, төрки дөньяның барышыннан мәгълүмат биргән гаять әһәмиятле тезмә әсәргә, Алтын Урданың шигъри энциклопедиясенә әверелә.
«Гөлстан бит-төрки» поэмасында автор үзенең укучыларын тыйнак, намуслы, гадел, рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өнди. Ул үзенең каһарманнарын ошбу күркәм сыйфатларга ия иттереп тасвирлый, тормышның үзәгендә кайнаучы затлар буларак чагылдыра. Гыйбрәтле хәлләрне сурәтләгәндә автор ана теленең бөтен мөмкинлекләреннән оста файдалана һәм гаять мәгънәле шигъри юллар китереп чыгара. Менә ни сәбәпле бу әсәрнең төрки әдәбиятка ясаган йогынтысы искиткеч зур була. Сәйф Сараи ул әдәбиятны кешелеклелек идеяләре, яңа шигъри алымнар, фәлсәфи юллар исәбенә баета.
«Бәдр1 – дәүләт, голәмә, – котлы йөзең,
Кем, белек бәхре2 – үзең, җәүһәр – сүзең».
Автор үз әсәренә югары бәя бирә, аның белән чын күңелдән горурлана. Сәйф Сараиның һәм Алтын Урда заманында иҗат иткән башка шагыйрьләрнең әдәби мирасын ныклап өйрәнгән профессор Хатыйп Миңнегулов шагыйрьнең нәзыйрә, газәл, робагый, кыйтга һ.б. әдәби алымнарны ифрат оста куллануын билгеләп үтә. Шагыйрь үзенең иҗатында Шәрык шигъриятенең казанышларыннан иҗади файдалану үрнәген күрсәтә.
Ул чор әсәрләре безне тәрбияли
Шагыйрь Хисам Кятиб «Җөмҗөмә солтан» (1369) исемле поэмасында, хансолтанның башыннан кичкәннәрне үз авызыннан сөйләтеп, укучыларга бик гыйбрәтле хәлләрне бәян итә һәм фани дөньяда бүтәннәргә мәрхәмәтле, инсафлы булырга өнди:
«Чөнки килдең дөнйайа – китмәк кирәк,
Бар көчең йиткәнчә хәйр итмәк кирәк».
Харәзми исә «Мәхәббәтнамә» (1353) дигән поэмасын гашыйк егетнең сөйгәненә язган хатлары рәвешендә иҗат итә, шуңа күрә дә әсәр мәхәббәткә мәдхия булып яңгырый.
Насретдин Рабгузый «Кыйссасел-әнбия» («Кыйссаи Рабгузи» исеме белән дә мәгълүм, 1311 ел) китабын чәчмә вә тезмә юлларны катнаштырып яза, Адәм пәйгамбәрдән алып Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в) чаклы булган хәлләрне бәян итә. Мәхмүд ибне Галинең «Нәһҗел-фәрадис» (1358) дигән чәчмә әсәрендә дә шул ук тарих ята: Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) һәм аңа ияргән дүрт хәлифәнең гомер юллары тасвирлана. Автор үзенең китабында, кешеләрнең күркәм холыкларын, кылган изгелекләрен күрсәтү белән бергә, әшәкелек һәм вөҗдансызлык сыйфатларына да күз йомып калмый.
Алтын Урда ядкарьләре өйләрдә иң кадерле китаплар булып санала
Әлеге әсәрләр Алтын Урда дәүләтендә язма әдәбиятның, гомумән, рухи дөньяның ни дәрәҗәдә югары торганын, Урта гасырлардагы Шәрык поэзиясенең һәм фәлсәфәсенең кыйммәтле ядкарьләре булганын исбатлый. Аларның күбесен, ничәмә-ничә йөз ел үткәннән соң да, әле татар халкы яратып укый, кулдан-кулга йөртә, күчереп яза, гомумән, алар күпчелек өйләрдә иң кадерле китаплар булып санала, мәдрәсәнең мөдәррисләре дә, шәкертләре дә, галим-голәмә дә, мәчет картлары да, шагыйрьләр дә, гүзәллеккә соклана белүче һәм ата-бабага ихтирам саклаучы башка затлар да аларны укыган чагында бар дөньясын оныта.

Сарай – астрономия мәркәзе. Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Әдәби әсәрләр булудан тыш, Алтын Урданың тарихын, халкының тормышкөнкүрешен өйрәнү өчен дә алар кыйммәтле материал хезмәтен үти. Хан ярлыкларындагы кайбер сүзләрне, терминнарны да әлеге әдәби әсәрләрдә очратабыз. Алардан шулай ук музыка уен кораллары, азык-төлек, үсемлек дөньясы, йорт хайваннары һәм кыргый җанварларның исемнәрен укып беләбез, хәзергеләргә тәңгәл килүен күреп сөенәбез.
Сарай – гыйлем үзәге
Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасында мондый бер шигъри чагыштыру бар: шаһ кызы, сөеклесен күрү белән, Кояш тирәли йөргән Җир сыман, аның ягына борыла:
«Сөһәйлне күрде-йү әйләнде, бер тик –
Көнәш гирдендә3 йөргән мисле Җир тик».
Димәк ки, профессор Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, Алтын Урдада гелиоцентрик караш Европада Бруно белән Коперник, Шәрыктагы Олугбәкләргә чаклы ук яшәп килгән. Сарай каласында галимнәрнең астрономия һәм геодезия белән кызыксынганын археологлар табып алган астролябия һәм квадрант ватыклары исбатлый. Дәүләтнең мәркәзендә табиблар, дин галимнәре, төзү-кору осталары, бүтән төрле фән ияләре яшәгәне мәгълүм. Аларның кайберләре читтән килсә, башкаларының җирле халыктан чыкканлыгы бәхәссез. Ибне Гарәбшаһ нәкъ әнә шундый – мәдәниятнең һәм фәннең гөрләп чәчәк аткан чорына карата: «Сарай гыйлемнең бергә тупланган үзәгенә вә бәрәкәт чишмәсенә әверелде, тиз арада галимнәрнең һәм мәшһүр шәхесләрнең, әдипләрнең вә маһир затларның, тагын күптөрле уңган-булганнарның каймагы шунда җыелып өлгерде; мондый алтын кулларның әле Мисырдагы халык күп яшәгән шәһәрләрдә дә, аның авылларында да җыелганы булмады», – дип, үзенең фикерен белдерә.
***
Җүчи Олысының мәдәнияте белән бераз танышкач, без инде аны урта гасырлардагы кала белән даланың бербөтен тәшкил иткән дөньясы, меңнәрчә кеше яшәгән шәһәрләрнең зиннәтле сарайлары, кылган үскән очсыз-кырыйсыз далалардагы ак чатырлары һәм дөя кәрваннары, хискә бай һәм фәлсәфи тирән фарсы вә татар шигърияте, шәркый зирәклеге һәм рухи байлыгы, борынгы таш сыннар һәм аларны алыштырган мәһабәт манаралы мәчетләре, шаулап-гөрләп торган шәрык базарлары һәм ахшам намазыннан соң урнашкан төнге сихри тынлыгы белән кабул итәбез…
1 Бәдр – яңа туган ай.
2 Белек бәхре – белем диңгезе.
3 Көнәш гирдендә – кояш тартуында.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала