АЛТЫН УРДА ТАРИХЫ
.jpg)
У.Р.Шепердның «Тарихи атлас»ында татар дәүләте биләгән мәйдан кызыл төс белән аерып алынган
Чит ил кешеләре Алтын Урда мәчетләрен күреп таң калган
Күп илләрнең сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре, дипломатлары һәм дәүләт эшлеклеләре, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән өр-яңа илне – Алтын Урданы, аның бай шәһәрләрен күрү һәм кодрәтле ханнары белән танышу, андагы халыклар турында белешмәләр туплау өчен, меңнәрчә чакрым юл үтеп, әлеге шәһәрләргә килгәннәр. Гомерләрендә күрмәгән сарайларны, мәчет вә төрбәләрне, башка матур йортларны күреп таң калганнар. Бу сарайлар, бу йортлар чын мәгънәсендә искитмәле булган: ак, зәңгәр, яшел, саргылт һәм фирүзә төстәге мозаика һәм майолика – чынаяк кирпечләрне чиратлаштырып, кирәк җирендә алтын йөгертеп, чәчәк һәм геометрик бизәкләр, Коръәннән сүрәләр һәм Шәрык әдәбиятыннан шигъри юллар белән бизәкләп эшләнгән мәһабәт корылмалар, эчке яктан күз явын алырлык матур итеп бизәлгән заллар, юыну һәм йокы бүлмәләре, су бөркеп торган фонтаннар һәм сайрар кошлар белән тулы гөлбакчалар! Болар һәммәсе булган, алар турында шул чорлардан калган язма һәм археологик истәлекләр сөйли. Әлеге матурлыкны «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге тылсымлы дөньяга тиңләп булыр иде…
Археологик казылмаларга карап, Алтын Урда шәһәрләрендәге һөнәрчелекнең һәм сәнгатьнең – архитектура һәм төзелеш, зәркән сәнгате, ягъни алтынкөмештән асылташлар белән бизәп, зиннәтле, бизәнү әйберләре эшләү, кара һәм төсле металлургия, чүлмәк, шул исәптән, төсле, затлы савыт-саба ясау, сөяктән һәм пыяладан күпсанлы әйберләр эшләү, ташка язу – боларның һәммәсенең бик нык алга киткәнлеген күз алдына китерүе читен түгел. Журнал укучыларына таныш А.В.Терещенко 1830-1840 нчы елларда үткәргән, шул вакыттан соң бүгенге көнгәчә алып барылган археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган искиткеч зур байлык шуны раслый.
Бронза мангал – Алтын Урда мирасы!
Сарай-Бәркәдә табылган кайбер нәрсәләрне атап үтик. Менә зиннәтле зур май лампасының, графин һәм вазаларның калын-калын пыяла кисәкләре: аларга зәңгәр, кызыл, ак, сары һәм яшел төсле бизәкләр, үсемлек орнаменты төшерелгән, гарәпчә язулар язылган. А.Ю.Якубовский фикеренчә, мондый затлы әйберләрнең зур дәрәҗәле, зыялы бер шәхеснең махсус үтенече буенча башкарылган булуы ихтимал. Табылган хәзинәләрнең берсе – бакырдан бизәп-сырлап ясалган ишек тоткасы, Шәрыкта шундый асылма боҗра тоткалар кую гадәте булган. Кышкы суык кичләрдә кул-аякны җылыту өчен, утлы күмер салырга дип, бронзадан мангал ясый торган булганнар. Шулай ук алтыннан коелып ясалган зур тирән савыт та игътибарга лаек: аның астан өскә таба сузылган ике тоткасы аждаһа башлы, балык гәүдәле, әкияти сурәтле итеп эшләнгән; Үзбәк ханның сабына алтын белән исеме язылган кылычы. Тагын әле җиз шәмдәлләр, инкрустацияләп эшләнгән сугыш балталары, тимергә алтын йөгерткән шишәк, инкрустацияле һәм гарәп хәрефләре язылган көмеш яки чуен пайцза ише нәрсәләр хәтсез күп.
.jpg)
Туктамыш хан кызы Җаникә ханым төрбәсе. Кырым, Чуфут-Кала. XV гасыр
Алтын Урда калаларыннан табып алынган бөтен нәрсәне дә татар-кыпчак (XIII гасырда бераз гына монгол да катнаша) җирле халыклары үзләре генә эшләп чыгарган дип әйтеп булмый, әлбәттә. Арада читтән, әйтик, Урта Азиядән, Болгар калаларыннан, рус кенәзлекләреннән, хәтта ерактан – Мисыр белән Сүриядән килгән әйберләр дә бар. Тик инде табылган хәзинәләрнең күпчелек өлеше җирле һөнәрчеләр һәм осталар кулы белән эшләнгәне бәхәссез. 1950 елда СССР Фәннәр академиясе нәшриятында басылып чыккан, Б.Д.Греков һәм А.Ю.Якубовскийның «Золотая Орда и ее падение» («Алтын Урда һәм аның таркалуы») дигән зур күләмле монографиясендә әйтелгәнчә, Алтын Урдада сәнгать чәчәк аткан дәвердә «аның үзенең осталары, рәссамнары һәм дә үзенең мәктәпләре була». Биредә һөнәрчеләрне һәм бизәүчеләрне тәрбияли торган остаханәләр күздә тотыла.
.jpg)
Татар ханнары тарафыннан бирелә торган хакимият билгесен күрсәтеп торучы табличка – пайцзалар
Алтын Урдада мозаика һәм майолика сәнгате иң югары үсеш ала Җүчи Олысында аеруча монументаль архитектураның мозаика һәм майолика сәнгате иң югары үсеш ала. Әлбәттә, моңа Урта Азия, Кавказ арты (Азәрбайҗан), Кече Азия мөселман сәнгатенең йогынтысы зур була. Бик азы бу заманнаргача сакланган, башлыча археологлар эзләнеп казып чыгарган XIII-XIV гасыр архитектурасы үрнәкләреннән кайберләрен әйтеп китү мәгъкуль булыр: мәһабәт, зиннәтле хан сарайлары, биек манаралы олуг мәчетләр һәм аларга сыенган мәдрәсәләр, зур-зур төрбәләр, аксөякләрнең әллә ничәшәр бүлмәле сарайлары…
.jpg)
Архитектур майолика. Җәннәт кошы сурәте
Табылган әйберләр арасында алтын-көмештән коелган һәм матур бизәкләр төшерелгән савыт-саба, муенсалар һәм беләзек-йөзекләр кебек зиннәтле әйберләрне ясаганда алтын-көмешчеләрнең металлга чокып рәсем төшерү, үрү-челтәрләү, кою, бөртекләү һ.б. ысулларны куллануы зәркән сәнгатенең гаҗәеп зур камиллеккә ирешкәнлеген күрсәтә.
.jpg)
Чыңгызыйлар сараендагы архитектур мозаика
Алтын-көмеш савытларның тоткалары дельфин яисә аждаһа кыяфәтендә ясалуы Шәрык дөньясындагы сәнгати фәлсәфәнең чагылышы булып тора. Җүчи Олысының алтынчы һәм көмешчеләре кулыннан чыккан зиннәтле әйберләр урта гасырларның бөтендөнья сәнгате стандарт-өлгеләренә бик тә туры килә.
Мозаика (француз сүзе) – төсле ташлардан, керамик плитәләрдән, тонык пыяла кисәкчекләреннән эшләнгән сурәт яисә бизәк. Сынлы сәнгатьнең аерым бер төре буларак, зур-зур биналарның эчке һәм тышкы стеналарын бизәкләүдә, матурлауда кулланыла. Белгечләрнең әйтүенчә, Алтын Урда мозаикасындагы бизәкләү алымнары югары сәнгати дәрәҗәдә булган.
Серле көзгеләр
Тормыш-көнкүреш өчен дә кирәкле, сәнгать әсәре буларак та мактауга лаек бизәнү әйберләреннән түгәрәк металл көзгеләрне әйтеп китү зарур. Көзгенең икенче ягы кабарынкы итеп эшләнә дә аңа балык һәм төрле киек-җанвар сурәтләре төшерелә; сурәтләр әнә шул түгәрәк буйлап чабып барган сыман тоела. Көзге артына шулай ук үсемлек, бигрәк тә лалә, кызалак (тюльпан) рәсемнәре ясала. Андый көзгеләр шәһәрдә генә калмый, дала халкына да барып ирешә.
Гүзәл орнаментлы ук савытлары – садаклар
Ук савыты – садак та шундый ук гамәлгә юлыга: аларны көньяктагы далага хас күчмә халык каберләрендә дә, шәһәр тирәсендә дә очратырга мөмкин. Садакның тышлыгына ябыштырылган сөяк пластинкага шул заманның гаҗәеп матур бизәкләрен төшерә торган булалар. Гадәттә, «энҗеле орнамент» дигән бизәк белән аралаштырып, болан, барс, башка берәр хайван яисә инде әкияттә генә очрый торган аждаһа сурәтләрен төшерәләр.
Майолика (итальян сүзе) – төсле балчыкны изеп эшләгән һәм өстенә калын ялтыравык йөгертелгән керамик әйберләр (төзелеш плитәләре һ.б.). Шәрык архитектурасында бизәк төшерүнең үзенә генә хас мәдәни ысулы бар: анда үсемлек һәм геометрик сурәтләр чиратлашып бара, шуңа күрә аны европалылар арабескалар дип атаганнар. Алтын Урда керамикасында күбрәк зәңгәр һәм яшел төсләрнең төрле төсмерләре кулланылган; бизәкләр белән аралаштырып һәм гарәп хәрефләре белән искиткеч матур итеп язган язуларны үтәкүренмәле глазурь белән каплагач, һәркем сокланырлык чын сәнгать әсәре килеп чыккан.
Ә безнең татар телендә мозаик һәм майолик плитәләрне гади генә итеп чынаяк кирпеч дип атаганнар, ягъни матур, ялтыравыклы кирпеч дигән сүз («кирпеч» үзе дә – татар-төрки сүзе). «Чини кирпеч» дигән билгеләмә дә кулланылган. Бу – «Чин» («Кытай») сүзеннән алынган һәм Кытайдан кергән төсле, ялтыравыклы чынаякка охшатып әйтелә торган булган. Чынаяк (дөресрәге, чинаяк, ягъни чин+аяк) шул ук «чин» сүзеннән ясалган һәм кытай савыты (керамикасы) дигәнне аңлата.
Алтын Урданың затлы керамикасы
Археологик казулар вакытында балчыктан ясалган савыт-саба һәм аларның ватыклары бик күп табыла. Арада кызыл балчыктан эшләнгән кувшин-чүлмәкләр генә түгел, чынаяк-касәләр дә еш очрый. Алардагы нәфис бизәкләр, чәчәк һәм геометрик орнамент, кош һәм хайван сурәтләре пыяласыман ялтыравык катлам белән капланган була. Архитектур мозаика һәм майолика кебек үк, әлеге бизәкләр дә төрки-татар дөньясының гаҗәеп бай рухи сәнгатен чагылдыралар. Гәрчә Урта Азия, Иран һәм Азәрбайҗан сәнгатенең азмы-күпме тәэсире булса да, Г.А.Федоров-Давыдов фикеренчә, Алтын Урда нәфис керамикасының үз юлы, үз йөзе бар. Андый савыт-сабаларны ясаучы осталар бизәк төшергәндә ачык төсле буяулар сайлап, савытның бөтен өстен тоташтан бизәп чыгалар да калын итеп төсле ялтыравык белән каплыйлар, шул рәвешле рәсем яисә бизәк бик ачык чыга, орнамент зураеп күренә, эчтән яктылык бөркелгәндәй, нурланып тора. Андый керамиканың читтән китерелмичә, шушы җирлектә Алтын Урданың үз осталары эшләгән нәрсә икәнен Сарай-Бату, Сарай-Бәркә һәм бүтән шәһәрләрдә табылган остаханәләр, алардагы җиһазмазар тәгаен исбатлый.
.jpg)
Кызыл балчыктан ясалган амфора. СарайБәркә. XIV гасыр. Волгоград өлкәсенең Туган якны өйрәнү музее фондыннан
Глазурь (немец сүзе) – керамиканы саклау һәм бизәү өчен астагы язу яки бизәк өстенә салына торган үтәкүренмәле калын, пыяласыман катлам. Татар телендә «төсле ялтыравык» дип атарга мөмкин булыр иде.
Инкрустация (латин сүзе) – берәр әйбергә уеп бизәк төшереп, шуңа калкып тормаслык итеп кенә затлырак нәрсә – алтын-көмеш, перламутр, сөяк һ.б.-ны тутыру. Әйтик, Сарай-Бәркәдән табылган сугыш балтасы, тимердән коелган булып, көмеш белән инкрустацияләнгән.
Алтын Урданың акча сугу үзәкләре
Алтын Урданың һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре сыйфатында барлыкка килгән шәһәрләрендә акча сугу эше дә җайга салынган була. Бу эштә дан казанган 32 шәһәр арасында элеккеге Болгар дәүләтенең 4 каласы да бар. Җүчи дирһәмнәре – көмештән, «пул» дип аталганнары бакырдан сугыла. Һиндстанның ул вакыттагы мөселман солтаннары суктырган алтын динарлар да гамәлдә була. Ул акчалар җиргә күмелгән хәзинәләр рәвешендә әледән-әле табылып тора. Алтын Урда биләгән гаҗәеп зур мәйданда, аңа якын Көнчыгыш Румыния, Төньяк Иран чикләрендә, Урдага буйсынган Рәсәй җирләрендә дә очраклы рәвештә табылган хәзинәләрнең саны 350гә җитә. Аларның кайберләрендә акча гына, кайберләре исә ювелир әйберләр белән акчалардан тора. Хәзинәләр йөзләп, меңләп, берничә йөз меңләп борынгы акчаларны үз эченә ала; бу – бихисап байлык. Аннары тагын «табыш» («находка») исемендә төрле музейларга тапшырылган 300дән артык хәзинә билгеле — алар унар яки йөзәр дирһәмнән торалар. Болар, әлбәттә, – электәге хәзинәләрнең сакланып калган өлешләре.
Җир астында яткан хәзинәнең килеп чыгуы бик тә очраклы хәл. Җитмәсә, аларның күбесе музейларга тапшырылмыйча, билгесез кешеләр кулына эләгә һәм, шулай итеп, фәнгә барып җитмичә, мәңгегә югала. Әлегәчә археолог көрәге, экскаватор чүмече яки бульдозер калагы актарып чыгарганны «көтеп», җир астында ятканнары да хәйрандыр. Андый очраклы табышлар әле безнең заманнарда да булгалый. Татарстанның Тәтеш районында 1954 елда табылган хәзинәдән, әйтик, 20 алтын, 20 меңнән артыграк көмеш тәңкә килеп чыга. Күрше Апас районында 1986 елны ике җирдән кыйммәтле хәзинә табылды, шуларның берсе 25 мең көмеш дирһәмнән тора. Г.А.Федоров-Давыдов билгеләгәнчә, әлеге хәзинә ике Сарайдан тыш, Азак, Урда, Харәзем, Иске һәм Яңа Кырым, Хаҗитархан, Сарайчык, Маҗар калаларында XIV гасырның 80 нче елларында Туктамыш хан әмере белән сугылган акчаларны үз эченә алган иң зур хәзинә булып санала.
Алтын Урдада XIII-XIV гасырлардагы матди дөньяны кыскача гына өйрәнү дә халыкның ни рәвешле яшәгәнен һәм аның сәнгати-эстетик зәвыгының ни дәрәҗәдә югары булганын раслый.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала