Дәүләттә төрле диннәр хөкем сөрү Җүчи Олысының аерылгысыз сыйфаты була. Чыңгызыйлар үзләре башлыча тәңрегә табыналар һәм өлешчә буддачылык динен тоталар, Урта Азиядә һәм Идел-Чулман Болгарстанында – ислам, рус җирләрендә христианлык хакимлек итә, Кырымда һәм Кавказда христианлык, ислам, яһүдилек тарала. Алтын Урда составына кертелгән күп кенә халыклар (мәсәлән, фин-угыр халыклары, кыпчакларның бер өлеше) ул чорда мәҗүсилектә гомер кичерә.

Чыңгызилар Коръән укый. Рәшидеддиннең «Елъязмалар җыентыгы»ннан миниатюра.
Күп очракта ханнарның буйсындырылган халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм традицияләренә карата төптән уйланылган һәм салмак сәясәт алып барулары нәтиҗәсендә, җүчиләр дәүләте ике йөз елдан артык яшәп килә. Урта гасырлар, Рим папасы һәм аның даирәсе Көнбатыштагы дәүләтләр идарәчеләре белән берлектә оештырган тәре йөртүчеләр яулары чорында гаять зур дәүләт үлчәмендә әлеге сыйфат уникаль күренеш була.
Татарга, рухи кыйммәтләрне ирексезләп тагуга караганда, сәясәт мөһимрәк
Диннәргә тигез караш кануннар белән беркетелә: Чыңгыз хан «Яса»сы башка халыкларның дини ышануларына карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булуны рәсмиләштерә, дин әһелләрен мыскыллаган өчен үлем җәзасы карала. Чыңгыз хан һәм аның варислары Евразиянең яуланган халыкларын, дәүләтләрен буйсындыру формалары хакында төптән уйлап, отышлы якларны алдан фаразлап эш итәләр. Әлеге халыкларның диннәре һәм руханилары алар хакимиятен бәреп төшерүгә өндәмәгән очракта, татарлар ул диннәргә карата югары дәрәҗәдә сабыр һәм хәтта химаячел мөнәсәбәттә булалар. «Дөньяны буйсындыручылар» сәяси хакимлеккә ирешүгә әһәмият бирәләр, үзләренең рухи кыйммәтләрен ирексезләп тагу аларның максатына керми. Шуңа күрә Үзәк Евразиядә үз хакимиятләрен урнаштыру чорында Татар империясенең Җүчи Олысы идарәчеләре, битарафлык күрсәтеп, яуланган җирләрдә таралган диннәрдән һәм дини ышанулардан ераклашалар, ягъни ул тәртипләргә тыкшынмыйлар.
Бәркә хан исламны ныгыта
Татар империясенең көнбатышында Бәркә хан (идарә итү еллары: 1257-1266) заманында, Бату вафатыннан соң, хан тәхете өчен көрәш җәелгән шартларда дини вазгыять үзгәрә. Хан тәхетенә бер яктан – Татар империясе эчендә бердәмлекне саклау тарафдарлары – Батуның христиан динендәге хатыны Баракчин һәм аларның улы Сартак, икенче яктан исламны кабул иткән һәм Җүчи Олысын бөек каһанга буйсынудан арындыру омтылышында мөселман сәүдәгәрләре тарафыннан яклау һәм хуплау тапкан Бәркә дәгъва кыла. Шулай итеп, ислам җүчиләрнең сәяси аерымлануының бер факторына әверелә.
Хакимият өчен барган көрәштә Бәркә җиңүгә ирешкәч, Алтын Урдада исламның позицияләре шактый көчәя. Ханның хатыннары, күп кенә югары түрәләр, хәрби җитәкчеләрнең бер өлеше ислам динен кабул итә. Бәркә чорында ислам дәүләт дине үк булып җитмәсә дә, ул аксөякләр даирәсендә генә түгел, гади күчмәннәр арасында да тарала башлый. Хәер, бу күренеш ул чакта массачыл колач алмый әле. Бәркә хан идарә иткән елларда ислам традицияләре акрынлап дәүләт идарәсе системасына тартыла, мөселман мораль-әхлакый кыйммәтләре Алтын Урда җәмгыятенең көндәлек тормышына үтеп керә.
Җүчи Олысы ислам цивилизациясенең бер өлешенә әверелә
Шул чордан башлап Җүчи Олысының тышкы сәясәте формалашканда, союздашларны һәм дошманнарны, йогынты төбәкләрен тәгаенләгәндә һәм башка мәсьәләләрдә ислам мөһим факторларның берсенә әверелә. Аерым алганда, Иран илханы, христианнарны үз күргән ике туган кардәше Һулагу (аның өлкән хатыны несториан юнәлешендәге христиан динендә була) белән Кавказ арты өчен көрәш алып барганда, мөселман илләрен союздаш буларак җәлеп итү өчен, Бәркә дини факторны файдалана. Бу исә Җүчи Олысының православиеле Византиягә, Көнбатышның католик динендәге илләренә, аларның Якын Көнчыгыштагы тәре йөртүчеләренә дошманлаштыра һәм сәлҗүк төрекләре, Мисыр мәмлүкләре белән якынайта.
Алтын Урданың шуннан соңгы идарәчеләре – Мәнгү Тимер (1269-1282), Туда Мәнгү (1282-1287), Тула Буга (1287-1291) һәм Тукта (1291-1312) ханнар заманнарында Җүчи Олысының эчке һәм тышкы сәясәтендә исламның роле көчәя. Шулай итеп, XIV гасыр башына аяк басканда, Алтын Урдада исламны дәүләт дине сыйфатында кабул итү өчен шартлар өлгереп җитә, Үзбәк хан идарә иткән елларда (1313-1341) ул гамәлгә ашырыла (Симеон елъязмасында күрсәтелгәнчә, хан, «бәсәрмәнләшеп», Мөхәммәд исемен ала). Нәтиҗәдә, Җүчи Олысы ислам цивилизациясенең бер өлешенә әверелеп, аңа мөселманнарның матди һәм рухи казанышларына юл ачыла. Үзбәк (аның җәйге ыстаны 1320 елга кадәр Наручат шәһәрендә урнаша) һәм улы Җанибәк (1342-1357) идарә иткән чорда күпсанлы мөселман тәшкиләтләре – мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр, ханәкәләр, тәкияләр, төрбәләр, зәвияләр һәм башкалар төзелә. Сарай әл-Җәдидтә – Хәрәзем осталары, Кырым/Солхат шәһәрендә Мисыр мигъмарчылары тарафыннан мәчетләр төзелә.
Шул ук вакытта исламның позицияләре ныгуы һәм аның дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелүе Алтын Урдада дин ара низаглар уятмый. Аның каравы, 1261 елда Бәркә хан заманында Сарайда митрополит Кирилл тарафыннан православие епархиясе оештырыла; 1315 елда, Үзбәк хан чорында шунда ук францисканнар миссионерлык эшчәнлеген җәелдерә. 1336 елга Алтын Урда территориясендә шундый оешмаларның саны унга җитә.
Илдә казыятлар да, яргулар да эшли
Үзбәк-Мөхәммәд илдә үзгәртеп корулар, әүвәл нәүбәттә мәхкәмә һәм хакимият реформалары уздыра. Илдә мөселман мәхкәмәләре – казыятлар гамәлгә кертелә, аларда гадел хөкем һәм карарлар шәригать нигезендә чыгарыла. Шунысы игътибарга лаек: шул ук вакытта элеккечә үк төрки-монгол мәхкәмәләре – яргулар да гамәлдә кала. Дәгъвачылар аларның кайсына мөрәҗәгать итәргә икәнен сайлый алалар. Бу хакта гарәп сәяхәтчесе, «Төхфәтенназзар фи гаранбел-әмсар вә гаҗәибел-әсфар» («Төрле шәһәрләр һәм сәфәрләрдә гаҗәеп хәлләргә шаһит булучыларга бүләк») китабы авторы Ибне Баттута хәбәр итә.
***
Алтын Урда цивилизациясендә диннәргә тигез караш формалашуда Бохара һәм Хәрәзем дин әһелләре алып килгән хәнәфиләр мәзһәбенең һәм, һичшиксез, дин ара тату хезмәттәшлекнең ханнарга китергән икътисади һәм сәяси файдасының да өлеше бар.
Үзбәк һәм Җанибәк ханнарның идарә итү чорлары Алтын Урданың иң куәтле заманы санала. Әлеге казаныш турыдан-туры исламның Җүчи Олысында рәсми дәүләт диненә әверелүенә барып тоташа. Сәүдә-игенчелек төбәкләрендәге (Идел-Чулман Болгарстанының, Кырымның, Хәрәземнең һәм башка өлкәләрнең) дәүләт төзелеше мөселман кануннарына яраштырып камилләштерелә.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала