Мин сезгә татар халкының мәшһүр шәхесләреннән берсе Әхмәт Тимер турында сөйләп бирмәкче булам.
*
Татар дөньясының күренекле зыялысы, тел галиме, профессор Әхмәт Тимер 1912 елның 14 ноябрендә Татарстанда Әлмәт шәһәре урынында булган Әлмәт авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Әхмәтнең бала чагы әнә шул өч мәчет-мәхәлләле, өч мәктәпле шактый зур авылда үткән.
Әхмәтнең әтисе Рәшит бине Ярулла авылда мулла булып торган[1]. «Ул бик йомшак табигатьле, мәрхәмәтле вә урта буйлы, кара сакаллы бер зат булып, авылның өченче мәхәлләсенең имамы вә мәхәллә карамагындагы башлангыч мәктәбенең өлкән укытучысы иде», – дип искә ала аны Әхмәт ага үзенең истәлекләрендә.
**
Әхмәт аганың әнисе Зәйнәп Әлмәттән илле чакрымнар ераклыктагы Түбән Сөнчәле авылында 1888 елда Габделфәттах мулла гаиләсендә туган. Аның әтисе ягыннан нәсел җебе бик борынгы затларга барып тоташа[2].
Әхмәт ага Рәшит мулла белән Зәйнәп абыстай гаиләсендә[3] икенче бала була. Әхмәтнең башлангыч белем алуы шактый озакка сузыла. Ул бик кечкенәдән укырга өйрәнә. Әлмәттә әтисе укыткан татар мәктәбендә 3 ел укый, ләкин мәктәпне тәмамлый алмый кала, гаиләләре Бөгелмәгә күчеп китә. Бөгелмәдә әтисе аны рус мәктәбенә бирә. Анда рус теленнән «бик йомшак» булганга күрә, укуны яңадан беренче сыйныфтан башларга туры килә.
Әхмәт Тимер бу елларны түбәндәгечә искә төшерә: «Беренче сыйныфны чиркәү бинасындагы бер мәктәптә бетердем. Революциядән соң бу мәктәп гади бер рус мәктәбенә әверелде. Монда мин татар баласы булганга, күп интегүләр һәм кимсетүләр кичердем. Класста татарлардан мин бер үзем генә идем. Беренче сыйныфны зур тырышлык күрсәтеп тәмамлагач, икенче һәм өченче сыйныфларда яңа ачылган рус мәктәбендә укыдым.
Бу мәктәпне НЭП дәверендә зур татар бае Җалак бей белән ике рус бае бергә ачканнар иде. НЭПтан соң бу мәктәп ябылды. Дүртенче сыйныфны башка бер мәктәптә, бишенчене Сокол күпере янындагы Пушкин мәктәбендә тәмамладым. Мәктәпнең мөдире Екатерина Николаевна исемле рус хатыны иде. Ул математика укытты.
Мин бик тырышып укыдым, русчаны да яхшы ук өйрәндем. Дәресләремне яхшы белгәнгә, мәктәптә скрипкада һәм пианинода уйнарга өйрәттеләр. Рәсем ясарга шактый өйрәндем. Хәтта класс стенасына беркетелгән яшь Ленин рәсемен дә миннән ясатканнар иде...
Без үзебезнең кем икәнлегебезне белә идек һәм милләтче «төрек-татар» булып кала идек. Рәсми мәктәптән тыш татар дөньясының барлыгын, аның үз мәдәнияте һәм гакылы булуын белә идек. Дәүләтнең руслаштыру һәм христианлаштыру политикасына каршы көрәштә катнашырга әзер идек. Бөгелмә төбәгендә бу көрәшнең башында халык укытучысы, көрәшче Һади Атласи тора иде».
***
Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1925 елның ахырында Әхмәт 6 еллык рус лицеена укырга керә. Әмма лицейның беренче сыйныфын гына тәмамлап өлгерә. 1926 елда, икенче сыйныфка күчкәч, аны «гаиләсе пролетар булмаганга» лицейдан чыгаралар. Ул укудан мәхрүм кала. Шуңа карамастан, ул үз тырышлыгы белән укып, зур уңышларга ирешә ала.
Башлангыч мәктәптә укыганда ук ул алман телен өйрәнә башлый. Немец телен өйрәнүдә гаиләдә асрау булып торган алман кызы һәм өй эшләрендә булышучы әсиргә төшкән австрияле Санто исемле кеше ярдәм итә. Соңрак Һади Атласи аңа үз өендә системалы рәвештә дәресләр бирә, алман теленең грамматикасын аңлата.
Телләр белү яшь Әхмәткә, әтисенең һәм шәһәр китапханәсеннән тыш, Казан, Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләреннән китаплар алдырып, үзлегеннән белемен күтәрергә мөмкинлек бирә.
Әхмәт рус һәм дөнья әдәбияты һәм милли тарих белән кызыксына. Ул елларда Толстой, Пушкин, Тургенев әсәрләрен яратып укый. Аның дикъкатен шулай ук Көнбатыш әдәбияты, бигрәк тә Алмания әдәбияты җәлеп итә. Чөнки яшь Әхмәтнең фикеренчә, Россиянең цивилизацияле ил булып күтәрелүендә төп рольне немецлар һәм Германия уйнаган. Ул алман әдипләреннән Гете һәм Шиллер әсәрләрен укый, немец халык әдәбияты белән кызыксына, Пруссия тарихын өйрәнә.
Немец музыкасының дөньякүләмендә зур әһәмияткә ия булуын аңлый. Акырынлап француз һәм инглиз әдипләре әсәрләрен укый башлый. Иң элек Виктор Гюго, Ги де Мопассан иҗаты белән таныша, соңрак Жан Жак Руссоның «Эмиль» әсәрен бик кызыксынып укый. Бу әсәр белән ныклап танышу Әхмәткә соңрак тәрбияче һәм укытучы булып эшләгәндә ярдәм итә.
Бөек инглиз язучылары Вальтер Скотт, Чарльз Диккенс әсәрләре, Томас Карлиның «Каһарманнар» дигән әсәрләрен бик кызыксынып укый. Әтисе Рәшит мулланың бай китапханәсе булу яшь Әхмәткә, әлбәттә, белемен арттырырга, дөнья карашын формалаштырырга зур ярдәм итә. «Мәрҗани мәҗмугасы», «Себер тарихы», «Сөембикә», «Казан ханлыгы» кебек хезмәтләр, Г. Тукай, Каюм Насыйри әсәрләре булачак галимнең һәрчак өстәлендә була.
Төрек китаплары белән дә әтисенең көтепханәсендә таныша. Йомгаклап әйткәндә, Әхмәт Тимер яшьлегеннән үк шактый күп укырга, зиһенен ныгытырга һәм телен баетырга өлгерә. Киләчәктә бу рухи һәм зиһен байлыгы аңа Европа күләмендә төрки телләр белгече дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкинлек бирә.
Әхмәт Тимер яшьтән үк байтак телләрне өйрәнә. Ул татар, рус, немец телләренә балачактан ук таныша. Гарәп теле буенча да әтисе аңа дәресләр бирә. Ул телне ярыйсы ук үзләштерә. Болардан тыш, ул Ростов-Дон шәһәрендәге «Полиглот» дигән читтән торып уку мәктәбендә инглизчәгә, ә Төркиягә күчеп Трабзон шәһәрендә укыганда француз телен өйрәнә.
«1935 елда Төркиядә Хәйдәр паша лицеен тәмамлаганда мин немецчәне яхшы, французчаны һәм инглизчәне урта дәрәҗәдә үзләштергән идем. Болардан башка русчаны бик яхшы һәм гарәпчәне урта дәрәҗәдә белә идем», – дип яза ул соңрак үзенең тәрҗемәи хәлендә.
1929 елның җәендә Әхмәт иптәше Габделәхәт (ул әтисенең якын дусты, Карабаш авылының имамы Мөхәммәтшакир Бикколның улы булган) белән Төркия качып китә. Ни өчен Әхмәт чит илгә чыгып китәргә теләгән соң?
Төп сәбәбен Әхмәт ага Тимер болай дип язган: «Иң элек бу фикерне әтием әйтте: «Монда үзлегеңнән күпме укысаң да, дипломың булмагач, бу укуның практик кыйммәте булмаячак, – диде. – Россия эчендә укуны тәмамлауга гарантия юк. Иң яхшысы – сез Төркиягә качыгыз. Анда укый да, кеше кебек яши дә алырсыз. Төркия безгә кардәш ил».
Әтисенең мондый киңәш бирүе аңлашыла да, чөнки ул үзе Төркиядә ике мәртәбә булып кайткан, бу ил белән күпмедер таныш. Моннан тыш Совет илендә егерменче елларның дингә каршы көрәш көчәйде һәм дин әһелләрен эзәрлекләү дә акрынлап көчәя һәм киңәя барды. Бу хәлне Рәшит мулла һәм аның улы ачык аңлап эш иткәннәр, мөгаен.
Ничек качып китүләре турында Әхмәт Тимер тәрҗемәи хәлендә бик җентекләп яза. Аны укуы да шактый кызыклы. Ләкин, мөмкинлек булмау сәбәпле, бу мәкаләдә аның турында кыскача гына әйтеп китәргә туры килә.
Эш болай була. Башта Төркиягә качып китәргә 4 егет сөйләшкән булганнар: Әхмәтнең Зәкәрия һәм Габделбар исемле туганнан туган абыйлары, якын танышы Габделәхәт һәм Әхмәт үзе. Юлга чыкканда алар икегә аерылып, Әхмәт белән Әхәт ике атнага соңрак чыгалар.
Бу хәл аларга беренче ике егетнең ялгышлыкларын исәпкә алырга һәм шуның нәтиҗәсендә бәлагә эләгүдән котылып калырга мөмкинлек бирә. Зәкәрия белән Габделбарне Батум шәһәре янында дәүләт чиге аша качып чыгып барганда совет чик сакчылары тоталар. Соңыннан аларны Тифлис төрмәсенә утырталар.
Әхмәт белән Әхәт исә хәйләкәррәк булып чыга, чик янында яшәүче кешеләр ярдәмендә, күрәсең, контрабандистлар йөри торган юлга төшеп, Совет Россиясе белән Төркия чиген үтеп, Төркия ягына чыгып китәләр. Шулай итеп, Әхмәтнең әтисе тарафыннан хупланган Төркиягә качып китү планы тормышка аша.
Качкыннар башта, әлбәттә, төрек хәрби властьлары кулына эләгәләр. Шуннан аларны Артвин шәһәренә озатып, Төркия даирәләре аларга карата үзләренең карарын 3 ай көтәргә мәҗбүр итәләр. Әнкарадан, Төркия Мәгариф министрлыгыннан хат килгәч, егетләрне Һопа пристане аша Трабзонга озаталар.
Төркия Мәгариф министрлыгы Әхмәт Ярулланы һәм Габделәхәт Бикколны Трабзон Мөгәллим мәктәбенә пансионат укучылары итеп билгели. Шушы карарны чыгаруда Төркия Төрек Мәҗлесе әгъзасы, казанлы мәшһүр Йосыф Акчура ярдәм итә. Шуннан соң егетләр Трабзон укытучылар хәзерләү мәктәбендә укый башлыйлар.
Габделәхәт Бикколның соңгы язмышы миңа билгесез. Әхмәт Ярулла (Төркиядә ул Әхмәт Тимер исеме белән танылган) Трабзон Укытучылар мәктәбендә биш ел, аннан соң Истанбулдагы Хәйдәр паша лицеенда бер ел укып, 1935 елда урта белем ала. Әмма тынгысыз Әхмәт шул ук елда Әнкара университетының Тел, тарих һәм география факультетында Фуад Күперле, Ласло Расони, Г. Роһдә һәм башка олы галимнәрнең лекцияләрен тыңлап йөри.
Ниһаять, 1936 елның декабрендә Берлин университетына укырга керә. Берлин университетында ул заманда мәшһүр галимнәр эшләгәннәр. Әхмәт Тимер бөек немец галимнәре Р. Һартман һәм Фон Габаинның тюркологиядән лекцияләрен тыңлый, Э. Һениш дәресләрендә монгол һәм кытай телләрен өйрәнә. Профессор Васмерның славистика, Һ. Уберсбергның «Көнчыгыш Европа тарихы» лекцияләренә йөри. Германия көтепханәләрендә үзлегеннән укып, төрки телләрнең теориясен үзләштерә.
Тырышлыгы белән һәм, әйтергә кирәк, бәхетенә каршы, Әхмәт ага фашистик Германиянең безнең илебез белән сугыш башлавына кадәр докторлык диссертациясен тәмамлап өлгерә. 1941 елның 17 июнендә ул Һамбург университетында «Иске төрекчәнең җөмлә эчендәге бәйләнешләре» дигән темага диссертация яклый һәм 1943 елның июлендә диссертациясе расланып, аңа «Фәлсәфә докторы» дәрәҗәсе бирелә.
Шуннан соң Әхмәт Тимер Төркиягә кайта. Гомумән алганда, ул Германиядә, башлыча Берлин шәһәрендә, 1936 елдан 1943 елга кадәр яши. Берлин университетын тәмамлагач, шул университетның Шәрык семинарында татар телен һәм башка төрки телләрен укыта.
1943-1946 елларда Әхмәт Тимер Төркия гаскәрендә хезмәт итә. 1947-1951 елларда Төркия Милли Мәгариф министрлыгы каршындагы Музейларның гомуми мөдирлегендә эшли. 1952 елда Һамбургка барып, Һамбург университетында лектор булып, 2 ел төрекчә укыта. Шул ук заманда доктор Әхмәт Тимер тюркология һәм монголистика буенча лингвистик тарихи эзләнүләрен дәвам итә.
Нәтиҗәдә немец телендә «Киршәһәр әмире Җаҗаоглу Нур-эл-Диннең 1272 елдагы гарәпчә монголча вакифәсе» дигән фәнни хезмәтен тәмамлый. Шушы әсәрен Һамбург университетында яклап, «Тюркология һәм монголистика буенча приват-доцент» исеменә лаек була. Шуннан соң ул монгол теле буенча да лекцияләр һәм семинарлар алып бара башлый.
1954 елда Әхмәт Тимер яңадан Төркиягә кайтып, башта Һасаноглан укытучылар хәзерләү мәктәбендә укыта, 1955 елның март аеннан башлап Әнкара университетының Тел, тарих һәм география факультетында эшли башлый. 1962 елда Әхмәт ага Тимергә профессор исеме бирелә.
Әнкара университетында Әхмәт ага төрек телләре бүлегенең өлкән укытучысы һәм гыйльми эшләр башлыгы булып хезмәт итә. 1981-1983 елларда Германиянең Майнц университетында Шәрык белеме семинары белән җитәкчелек итә, төрки телләрне укыта һәм аннан соң 70 яшенә җитеп, пенсиягә чыга.
Профессор, доктор Әхмәт Тимер бөтен нәрсә белән кызыксына торган талантлы һәм актив кеше. Заманында ул тау чаңгысы спорты, шахмат белән дә шөгыльләнгән, музыкант та булган. Музыка белән Әхмәт малай чагыннан кызыксына. 10 яшендә ул әти-әнисе скрипкада һәм пианинода уйнарга өйрәнә.
Төркиягә килгәч ул Трабзон мөгәллимнәр мәктәбендә, Истанбулда Әкрәм Зәки, Әнкарада Нәҗдәт Рәмзи Атак исемле укытучылар җитәкчелегендә музыкага өйрәнә һәм 1935 ел ахырында Җөмһүрбашканлыгы симфоник оркестрының оркестранты булырга имтихан бирә.
Фәкать фән өстендә ныклап эшләргә кирәк булганга күрә генә, Әхмәт Тимер профессиональ музыкант булып китми. Әмма музыканы ул ташламый. Берлин һәм Һамбург университетларында хезмәт иткән чакларында ул университет үзешчән оркестрларында скрипкада уйнаучы була. Музыка Әхмәт Тимернең гомерлек мавыгуына әверелә. Аның татар-башкорт халык көйләренә язылган «Пентатоник скрипка концерты» дигән музыкаль әсәре нәшер ителүе дә билгеле.
Әхмәт ага Тимернең фәнни һәм фәнни-иҗтимагый эшләре гаять зур. Ул фәнни тикшеренүче, тәрҗемәче, журналист һәм фәнни-иҗтимагый эшләрне оештыручы һәм җитәкче. 1961 елда ул төрек галимнәре Абидин Итиль һәм Осман Нәдим Туна белән берлектә Әнкарада Төрек культурасы фәнни тикшеренү институтын оештыруда катнашып, 1962-1975 елларда аның рәисе хезмәтен үти.
Институт тарафыннан «Төрек культурасы», «Төрек культурасын өйрәнү» исемле журналлар чыгарыла. Бу журналларның беренчесе хәзерге көндә дә нәшер ителә һәм журналда тирән эчтәлекле фәнни мәкаләләр басыла. Мәсәлән, 1990 елның ноябрь санында Гаяз Исхакыйның «Барлык төрекләрдә (төркиләрдә) бөек бер бердәм төрек теленең булуы мөмкинме?» дигән зур мәкаләсе басылган. Бу журналда Әхмәт ага үзе дә еш кына мәкаләләр бастыра.
Профессор Әхмәт Тимер, төрки һәм монгол телләре белгече буларак, күп кенә фәнни җәмгыять эшләрендә актив катнаша. Мәсәлән, «Халыкара Шәркый тикшеренүләр җәмгыяте» (Франкфурт — Истанбул, 1950 ел), «Даими халыкара Алтаистика конференциясе» (ПИАЦ, 1957), «Урал-Алтай җәмгыяте» (Геттинген — Һамбург, 1955—1978 еллар) һәм башка оешмалар эшенә өлеш кертә.
****
1973 елда Төркия җөмһүриятенең 50 еллыгы бәйрәм ителү уңаеннан Әнкарада «Даими халыкара Алтаистика конференциясе» үткәрелә. Аның рәисе итеп профессор Әхмәт Тимер билгеләнә.
Профессор Әхмәт Тимернең күп санлы хезмәтләре фәнни төрле тармакларына карый. Ул үз гомерендә, 1930-1990 еллар арасында, 230 фәнни хезмәт язган. Алар арасында тюркологиягә, монголистикага, алтаистика, Болгар тарихы, Идел-Урал, Татарстан республикасын төзү һәм башка мәсьәләләргә кагылганнары бар. Аерым шәхесләргә, бигрәк тә фән эшлеклеләренә багышланган мәкаләләре бик күп.
Хәзерге көндә Әхмәт ага пенсиядә булуына карамастан, фән өстендә даими эшли һәм укыту эшен дә алып бара. Сиксән яшен узып китсә дә, профессор Әхмәт Тимер бик хәрәкәтчән, ачык зиһенле, көр күңелле кеше. Мин Әхмәт ага белән 1990 елның декабрендә Әнкарада берничә тапкыр күрешеп, фикердәш булдым.
Ул миңа үзем белән Казанга машинкада язылган тәрҗемәи хәлен (1929 елга кадәр) һәм 1988 елга кадәр язылган һәм нәшер ителгән фәнни хезмәтләренең тулы библиографиясен «татар халкына» дип биреп җибәрде. Мәкаләм нигездә профессорның шушы эшеннән чыгып язылды.
Профессор, доктор Әхмәт Тимернең фәлсәфи һәм сәяси карашы, әлбәттә, «безнеңчә», марксистик-ленинчыл түгел. Элегрәк без аны «буржуаз милләтче» дип атар идек һәм башка төрле исемнәр дә тагар идек.
Әмма хәзерге дөньяга карашыбызның күп төрле булуы фикер үсешенең бер шарты булып торганда, сыйныфлар көрәше сәясәте белән өртелгән мәдәни байлыгыбызга ябышып яту булмас, хәзер без яхшы аңлыйбыз, Әхмәт Тимер кебек галимнәребез, әллә нинди идеологик «изм»нарга бирелмичә дә, халыклар тарихы һәм культурасы буенча әһәмиятле фәнни мирас тудырганнар.
Шуның өчен, Әхмәт ага кебек зыялыларыбызның фәнни мирасын үзләштерү дә изге бурычыбыз. Алар да гомер буе, туган җирдән ерак яшәгән хәлдә, киләчәк мәдәни үсешебезнең ныклы нигезен салганнар икән бит.
*****
Искәрмәләр:
[1] Рәшит мулла үз вакытында күренекле татар зыялыларыннан булган. Ул – Рәшит бине Ярулла бине Сабит 1880 елның 20 мартында Әлмәт авылында туган. Ул әле бала чагында әти-әниләре гаиләсе белән Төркиягә күчеп, берникадәр вакыт Сүриядә һәм Гарәбстанда яшиләр. Шул заманда Рәшит 10 ел Мәдинә һәм Мәккә мәдрәсәләрендә укый. Әнисе-әтисе үлгәч, Рәшит Мисыр, Сүрия, Гыйрак һәм Анатолия илләрендә сәяхәт итә.
Шуннан соң, туган якларына кайтып, Уфадагы Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәтендә муллалыкка һәм укытучылыкка имтихан бирә. Нәтиҗәдә «Имам хатип һәм мөдәррис» дәрәҗәсен алып, туган авылына мөгаллим һәм имам булып хезмәт итә. Шул вакытта ул Түбән Сөнчәле авылының мөдәррисе Габделфәттахның кызы Зәйнәпкә өйләнә.
Рәшит хәзрәт Әлмәт авылында күп төрле эшләр башкара. Имам һәм укытучы вазифасыннан башка, ул җәмгыять һәм Земство аркылы халыкка җирләр бүлеп бирүдә, авыл хуҗалыгы машиналарын кайтартуда, аларны куллануда һәм башка төрле йомышлар юллауда катнашып, авыл халкына ярдәм итәргә тырыша. Матур тавышлы Коръән укучы буларак, Рәшит мулла Истанбул һәм Мәдинә тарафларында да танылган була.
1920 елның язында Ислам җәмгыяте чакыруы буенча Рәшит хәзрәт гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчә һәм Диния нәзарәте карамагындагы Бөгелмә кантонының икенче Наһия мөхтәсиблегендә хезмәт итә башлый. Шул заманнарда Рәшит мулла Уфа Диния нәзарәте рәисе мәшһүр тарихчы галим Ризаэддин бин Фәхреддин хәзрәтләре белән танышып, аның кул астында эшли.
Шулай ук башка зыялылар — казый Зияэддин әл-Кәмали, казый Габдулла Сөләймани, казый Мөхлисә Буби, Ибраһим Акчура һәм башкалар белән танышып, катнашып эш итә.
Совет чорында Рәшит мулла репрессия корбаны була. Бөгелмәдә Һади Атласи җитәкчелек иткән милли Идел-Урал оешмасын Совет властен бәреп төшерергә җыенган контрреволюцион оешма дип игълан итеп, анда катнашучыларга «чит ил шпионнары» тамгасын тагып, 24 кешене кулга алалар.
1937 елның октябрендә Казан хәрби суды тарафыннан 9 кеше үлем җәзасына хөкем ителә, калганнары төрле срокка төрмәгә утыртыла һәм сөргенгә сөрелә. 1938 елның 15 февралендә 9 кеше – Һади Атласов, Рәшит Яруллин, Габделбари Фәттахов, Зәкәрия Фәттахов, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, Сабир Уразманов, Гани Алтынбаев, Касыйм Исхаков атып үтереләләр.
² Зәйнәпнең дәү әтисе Габделкаюм Гыйсмәтулла бине Габдеррахман бик борынгы затлардан чыккан. Аларның ата-бабалары тарихта Казан ханлыгы заманыннан билгеле. Әлмәттә Зәйнәп абыстай мәшһүр ханым буларак, «мәхәлләнең королевасы» исеменә лаек була. Ул кызлар мәктәбендә укытудан башка милли җәмгыять эшләрендә һәм үзешчән сәнгатьтә катнаша, яшьләр һәм хатын-кызлар өчен лекцияләр укый, милли журналларда мәкаләләр бастыра.
«Әнием бөек дәрәҗәдә фидакарь, дини һәм милләтче, асыл рухлы бер хатын иде», – дип яза Әхмәт Тимер үзенең тәрҗемәи хәлендә. Ул 1978 елның 12 июнендә 90 яшенә җитеп, Әстерхан шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә.
³ Аларның барысы 6 баласы була. Зур уллары Мөхәммәт, 1908 елда Әлмәттә туган, 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган. (Мөхәммәтнең дүрт баласы бар, хәзер зурлар, Казанда яшиләр.) Уртанчы уллары Бәшир 1915 елгы, 1955 елда вафат булды. (Аның балалары Илтүзәр һәм Люция. Илтүзәр гаиләсе белән Казанда яши, 3 кызы бар.)
Әхмәт аганың калган 3 туганы — Һаува, Сәгыйть һәм Гамир — элекке Советлар Союзының төрле шәһәрләрендә (Әстерханда, Махачкалада һ. б.) яшиләр. Барсының да балалары белемле, укымышлы кешеләр. Шулар арасында профессор да бар.
«Мирас». – 1992. – №09. – Б.53-56.
Шулай ук Мюнхен институты профессоры Тимербәк Дәүләтшин турындагы мәкаләне укыгыз!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала