13 ноябрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә тантаналы рәвештә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга төбәктә беренче һәйкәл ачылды. Шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган әлеге зур вакыйга хакимият вәкилләрен, җәмәгатьчелек һәм илнең төрле төбәкләреннән җыелган милләттәшләрне берләштерде.
Түбән Новгород өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе хәбәр итүенчә, тантанада Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Екатерина Солнцева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Сергач муниципаль округы башлыгы Олег Радаев, Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиле, Түбән Новгород өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов катнашты. Аларга һәйкәлне ачуның мактаулы хокукы бирелде.
Күпсанлы кунаклар арасында Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, депутатлар, федераль ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре, дин әһелләре, мәдәният эшлеклеләре, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, эшмәкәрләр, меценатлар һәм хәйриячеләр бар иде.
Тантанада чыгыш ясаганда, Екатерина Солнцева мемориалны ачуның тарихи хәтерне саклау һәм ике төбәк арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен аеруча зур әһәмияткә ия булуын искәртте.
Һәйкәлне урнаштыру урыны очраклы рәвештә сайланмаган. Гасырлар дәвамында Сергач Түбән Новгород татарлары күпләп яшәгән территориянең мөһим административ, сәүдә һәм транспорт үзәге булып тора. Шуңа күрә төбәк чикләреннән читтә Түбән Новгород татарларын еш кына «сергач татарлары» дип атыйлар.
Мемориал булдыру инициаторлары – Түбән Новгород өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Сергач муниципаль округы татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе. 2025 ел ахырында иҗтимагый оешмалар әлеге тәкъдим белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Инициативаны беренчеләрдән булып Васил Шәйхразыев хуплый, һәм бу зур проектны гамәлгә ашыруга нигез сала.
Соңрак Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Габдулла Тукай бюсты Түбән Новгород өлкәсенә бүләк итеп тапшырыла. Әлеге инициатива Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм төбәк Хөкүмәте тарафыннан да хуплана.
Васил Шәйхразыев үз чыгышында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген мәңгеләштерү һәм аның иҗади мирасын саклауның әһәмияте турында сөйләде. Ул халыклар дуслыгына аерым игътибар бирде. Аның фикеренчә, бу дуслык сүздә генә түгел, ә төгәл уртак эшләрдә дә чагылыш табарга тиеш. Ул Түбән Новгород өлкәсе, Сергач округы җитәкчелегенә, татар иҗтимагый оешмаларына, эшмәкәрләргә һәм проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
Мемориаль комплекс төзү зур күләмдә оештыру һәм килештерү эшләрен, архитектура проектын әзерләүне, финанслау чыганакларын җәлеп итүне, төзелешне һәм аның тирә-юнен төзекләндерүне таләп итүе мәгълүм. Эшләрне турыдан-туры координацияләүне Түбән Новгород өлкәсе һәм Сергачның җирле татар автономияләре Сергач муниципаль округы администрациясе һәм Депутатлар советы ярдәме белән башкарган.
Проектны гамәлгә ашыруда Түбән Новгород өлкәсе һәм Мәскәүдә яшәүче эшмәкәрләр, меценатлар, хәйриячеләр һәм якташлар зур роль уйнаган.
«Проект төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерде», – дип искәртте Тимур Шәрәфетдинов. Ул мемориалны булдыруда Түбән Новгород, Мәскәү, Сергач, Красный Октябрь, Пильна һәм башка муниципаль округлардан килгән хәйриячеләр, эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге вәкилләре, фермер хуҗалыклары һәм битараф булмаган күпсанлы кешеләр катнашуын билгеләп үтте.
Бюст авторы – Санкт-Петербург скульпторы Винера Абдуллина. Аның нәсел тамырлары Түбән Новгород өлкәсенең Семёновка дип аталган татар авылына барып тоташа. Мемориаль комплексның архитектура проектын Түбән Новгород архитекторы Никита Тимонин эшләгән.
Сергач муниципаль округы башлыгы Олег Радаев яңа мемориалның шәһәр халкы һәм кунаклары өчен тагын бер үзәккә әвереләчәген билгеләп үтте. «Без шушы җирлектә яшәүче халыкларның тарихын һәм мәдәниятен кадерләп саклыйбыз, рус һәм татар традицияләре бер-берсен тулыландырып тора», – диде округ башлыгы һәм мемориал тирәсендәге территорияне алга таба да үстерү ниятен белдерде.
Һәйкәл ачылганнан соң, мәртәбәле кунаклар Сергач үзәгендәге Мәңгелек утка чәчәкләр куйды.
Тантаналы чаралар Үзәк мәдәният йортында дәвам итте. Биредә мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады, җәмәгать эшлеклеләренә, меценатлар һәм хәйриячеләргә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев катнашында бәйрәм концерты тәкъдим ителде.
Әлеге истәлекле чара җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты: Үзәк мәдәният йортының тамаша залы тантанада катнашырга теләүчеләрнең барысын да сыйдыра алмады.
Түбән Новгород өлкәсендә Габдулла Тукайга беренче һәйкәлне ачу төбәкнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды. Ул Татарстан Республикасы белән күп гасырлык тарихи-мәдәни элемтәләрнең символына, Россия халыкларының уртак мәдәни мирасын саклау юлында хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр һәм гражданнарның бердәм тырышлыгын чагылдырган күркәм үрнәккә әйләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау һәм танытуга федераль дәрәҗәдә дә аерым әһәмият бирелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2026 елның 8 маендагы 303 номерлы «Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турында»гы Указы нигезендә, 2036 елда шагыйрьнең юбилеена багышланган чаралар үткәрү каралган. Документта Габдулла Тукайның илебез мәдәниятенә керткән зур өлеше билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тиешле чараларга әзерлекне тәэмин итү йөкләнә, ә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына аларны үткәрүдә катнашырга тәкъдим ителә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала