Республикада Уку өчен 1 минут

Төп мәсьәлә – татар мәктәбен саклау

23 ноябрьдә Казанда, «Корстон» кунакханә-тамаша комплексында Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Милли Шурасы утырышы булды. Анда узып баручы елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләсе елга эш планы расланды.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы утырышы узды. /gossov.tatarstan.ru фотосы.
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы утырышы узды. /gossov.tatarstan.ru фотосы.

Милли Шура рәисе, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Васил Шәйхразыев: «Шураның 75 әгъзасыннан 51е килде, кворум бар», – дип утырышны башлап җибәрде һәм 2026 елда башкарылган эшләр хакында хисап бирү өчен сүзне БТК Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакировка бирде. Аның чыгышыннан аңлашылганча, ел дәвамында планга кертелгән 670ләп чараның барысы да тормышка ашырылган. Болар – федераль округларда республика-өлкә җитәкчеләре һәм җирле татар оешмалары активы белән очрашулар, ифтар дипломатиясе, татар авыллары эшкуарлары, татар дин әһелләре җыены, Сабан туйлары, ил буенча мәшһүрләребез Тукай белән Җәлилгә һәйкәл куюлар, «Татар кызы» конкурсы, татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференцияләре һ.б.

Утырыш БТК Башкарма комитетының 2026 елдагы эшчәнлеген канәгатьләнерлек, дип тапканнан соң, Милли Шура рәисе, яхшы традициягә әйләнгән әлеге мөһим чараларның 2027 елда да дәвам иттереләчәген, киләсе елның августында Татар конгрессының чираттагы корылтае уздырылачагын хәбәр итте. Милли Шураның май аенда планлаштырылган утырышында корылтай программасы кабул ителәчәк.

Васил Шәйхразыев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2027 елны Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев елы дип игълан итү тәкъдимен хуплап чыкты.

Быелгы эш нәтиҗәләре турында фикер алышу шактый эшлекле булды. БТК каршында нәшер ителә торган «Туган җир» журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: «Үткән тугыз ай эчендә безнең журналның сайтын 270 мең кеше кереп карады, бу – шактый зур күрсәткеч. Моңа игътибар итсәгез иде», – дип саллы сан китерде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама шәһәре һәм районы бүлеге башлыгы Рөстәм Ганиев, Сабан туеның эчтәлегенә игътибар җитеп бетми, мәдрәсәләрдә татар телен укытуны көчәйтеп җибәрергә иде, дип тәкъдим итте. Аның тәкъдимен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла күтәреп алды. «Татар теле мәдрәсәләрдә төп тел булырга тиеш. Ул гына да түгел, татар мәктәпләрен сакларга кирәк. Мәктәп бетсә, Сабан туйлары да юкка чыгачак бит», – дип белдерде. Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов моңа каршы, татар юрап китерер, дип мәсьәләне алай ук кискен куймаска киңәш итте. Марат Әхмәтов, гомумән, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде, Сабан туеның фәлсәфи эчтәлеген халыкка җиткерергә өндәде.

Татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров исә бик күп милли чаралар оештырылганлыгын, аерым алганда, Тубылда үз көчләре белән ике бинаны торгыза башлаулары турында сөйләде. Шул ук вакытта җирле хакимиятләрнең ярдәм кулы сузарга ашыкмавына, тәгаен алганда, Төмән туфрагында әлегәчә Тукайга да, Җәлилгә дә һәйкәл булмавына, «Искер» татар мәдәни саклаулыгын сафка бастыруга һәртөрле киртәләр куелуына ачынды һәм хакимиятләр белән уртак тел табуда Конгресстан ярдәм сорады. Бу уңайдан Татарстанның Россия Федерациясендәге даими вәкиле, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Равил Әхмәтшин фикере бик урынлы. «Татарстанның бик күп өлкә-республикалар белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләре бар; шулар нигезендә эш йөртергә кирәк, кайдадыр эшләп бетерми икән, әлеге килешүләрне яңартырга кирәк», – дип белдерде ул.

БТК Башкарма комитетының элекке рәисе Ринат Закиров үз чиратында, арабызда утыручыларның кимендә өчтән бере яшьләр булсын иде, дип, БТК эшчәнлегенә яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә чакырды. «Киләсе елда август аенда булачак корылтай программасында төп тема – татар мәктәбен саклап калу мәсьәләсе булырга тиеш», – дип тәкъдим итте. Чынлап та, сүз мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту зарурлыгы турында гына бармаска тиеш. Татарстанда инде җиде ел фәннәрне татар телендә укытучылар әзерләнми. Татар мәктәбен саклау – татар телендә гомуми урта белем бирү дигән сүз ул.

Әйтергә кирәк, Милли Шура утырышы XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены кысаларында үтте. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырыла торган форумда исә Россиянең 58 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан, шулай ук 10 чит илдән барлыгы 400 татар эшмәкәре катнашты.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи